Габбасова Гөлчәчәк Шамил кызы

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы сайты

Хезмәтем, көчем - милләтем өчен!

Профессия: Учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: Участие в профессиональных конкурсах, конференциях, семинарах разного уровня

Увлечения: Читаю книги,слушаю музыку.

Страна: Российская Федерация

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Казань

Место работы: МБОУ "Средняя общеобразовательная школа №169" города Казани

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/gabbasovag
Яхшы укытучы булу өчен, үзең укыта торган фәнне дә, укучыларны да яратырга кирәк. (В.О.Ключевский)

Сезне сайтымда күрүемә бик шатмын, рәхим итегез! 

О себе

Мин – Габбасова Гөлчәчәк Шамил  кызы,1986 нчы елның  4 апрелендә  Балык – бистәсе районында  туганмын..

2005  нче елда Казан педагогия училищесын тәмамладым, ә 2009 нчы елда-  Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын.

Эш стажымны 2005 нче елда Казан шәһәренең 27 нче гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак башладым.

2012 нче елдан 169 нчы мәктәптә эшлим.

Укучыларымда әниләрдәй кадерле туган телебезгә,  гаҗәеп бай әдәбиятыбызга мәхәббәт  тәрбияләргә тырышам. Эшемдә файдаланырлык яңалыкка омтылып яшим.

Тормыш  девизым:"Укытучыга  җитмеш  төрле  һөнәр  дә  аз", Шуны  истә тотып, барысына  җитешергә, һәрнәрсәдән  хәбәрдар  булырга  тырышам. Эшемдә  гаиләмнең  терәген  һәрчак  тоям.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Фәнис Яруллин "Җилкәннәр җилдә сынала", Г.Әпсәләмов "Ак чәчәкләр", Нәбирә Гыйматдинова әсәрләре, Зифа Кадыйрова"Язмыш сынавы"

Мой взгляд на мир

 

Мои достижения

Сертификат участника Республиканской конференции и мастер-класса в рамках курсов повышения квалификации по теме «Обучение татарскому языку и литературе в билингвальной среде в условия ФГОС ОО: теоретический и прикладной аспект» ГАОУГПО “ИРО РТ”

Благодарственное письмо за подготовку победителя  всероссийского конкурса творческих работ «Моя мама лучшая на свете»,

Благодарственное письмо за подготовку победителей и участников в международной олимпиаде по татарскому языку "Татар теле. Инфо",

Благодарственное письмо за подготовку победителей и участников на международной олимпиаде по татарскому языку «Йомшак керпе».

Моё портфолио

        Мин үзем башлангыч сыйныфларда татар теле һәм әдәбият укытам. Башлангыч сыйныф укучылары белән эшләгәндә проект эшчәнлеген  куллану отышлы дип исәплим. Проект эшчәнлеге укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән. Бу метод белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү эшчәнлегенә тартылалар. Тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен, эш барышында әдәби китаплардан, сүзлекләрдән, интернет аша күп мәгълүмат тупларга, ижади фикер йөртергә кирәк.

     Гомумән, проект методы - баланың интеллектын, иҗади сәләтен, логик фикерләвен үстерүдә нәтиҗәле алымнарның берсе булып тора дип уйлыйм мин.Проект эшчәнлегенең нигезе - эзләнү-тикшеренү эше.Эшнең уңышлы килеп чыгуы аның дөрес планлаштырылуына бәйле. Монда укытучы, укучы һәм ата-ана хезмәттәшлеге бик әһәмиятле. 

     Проект  методы укытучы һәм укучыларның яхшы әзерлеген, сыйныфның һәм иҗади төркемнәрнең үзара килешеп эшләүләрен таләп итә. Проект турында сөйләшүдә катнашып, укытучы да тигез хокуклы фикердәшкә, ярдәмчегә әйләнә. Проектны гамәлгә ашыру барышында укучылар әйләнә-тирәдәгеләр белән уртак тел табып эшләргә, фикерләрен дәлилләргщ өйрәнә.

      Минем фикеремчә,укучыларның иҗади эшчәнлеген, логик фикерләү сәләтен үстерү максатыннан, дәресләрдә дифференцияле биремнәр , мини-проектлар төзү отышлы.   Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар методын куллану – укучыларның иҗади сәләтен устерүгә этәргеч булып тора. Укучыларда  яңа проектлар эшләү теләге туа һәм фәнгә карата кызыксыну уяна. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә.

     Чын укытучы иң беренче балаларны яратырга, аларның психологиясен камил белергә, эшендә үзенә генә хас, яңа алымнар кулланырга, укучыларны мавыктыра белергә тиеш дип саныйм. Мин үземне чын укытучы дип саныйм!!

Мои публикации:
Материалы для родителей
Материалы методических объединений
Разное
Родной язык и литература
Добавить грамоту в портфолио