2 сыйныф " Ә хәрефе"
план-конспект урока на тему

Габбасова Гөлчәчәк Шамил кызы

«2 нче сыйныфның татар төркеме укучылары өчен

 Татар теленнщн “Ө хәрефе” темасы буенча технологик карта»

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл o_hrefe.docx32.49 КБ

Предварительный просмотр:

Технологик карта

«2 нче сыйныфның татар төркеме укучылары өчен

 Татар теленнщн “Ө хәрефе” темасы буенча технологик карта»

Укытучы

Габбасова Гөлчәчәк Шамил кызы

Предмет

Татар теле

Тема

“Ө хәрефе”

Класс

2 татар төркеме

Үткәрү вакыты

14.10.2016

Максатлар

Укучыларны  ө ләштереп укыганда икенче һәм башка иҗекләрдә е хәрефен язу кагыйдәсен өйрәтү.

Ишеткәннәрне дөрес итеп язу  күнекмәләрен камилләштерү.

Парларда , төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен камилләштерү.

Татар теле дәресләренә мәхәббәт тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы: үзеңә һәм башкаларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере бедән исәпләшә белү; хайваннарга карата мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Метапредмет:

Танып – белү УУГ:Тыңлап аңлау, аңлап уку, нәтиҗә чыгара һәм гомумиләштерүләр ясый белү.

Коммуникатив: ачык итеп үз фикерләрен җиткерә белү.

Регулятив: “ ө” ләштереп укыганда икенче һәм башка иҗекләрдә е хәрефен язу кагыйдәсе

Предмет буенча: Укучыларның  сузык аваз хәрефләрен  аера, ө хәрефенең сүзнең беренче иҗегендә генә язылуын , калган иҗекләрдә [ө]авазы ишетелсә дә е хәрефе язылуын белү

Дәреснең тибы

яңа белемнәрне үзләштерү дәресе

Предметара бәйләнеш

уку

Эшне оештыру

төркемдә, парлада, индивидуаль.

Материал

Дәреслек:Харисов Ф.Ф татар теле: рус телендә башл. Гомуми белем бирү мәкт.2 нче с-фы өчен д-лек ( татар балалары өчен)/Ф.Ф.Харисов,Ч.М. Харисова, Е.А.Панова.- Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр.,2013.

Җиһазлау

дәреслек, компьютер, проектор, презентация,дидактик таратма материал, биремле карточкалар.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Универсаль укыту гамәлләре

I. Оештыру моменты (уку эшчәнлегенә мотивация)

Максат: уку эшчәнлегенә уңай мохит тудыру, уку теләге булдыру.

СЛАЙД №2

– Исәнмесез,укучылар!

 - Хәерле көннәр сезгә!

 – Утырыгыз. Укучылар,сез дәрескә әзерме?    - Кәефләрегез ничек?

           

СЛАЙД№2

- Бүгенге дежурларны тыңлыйк.

-Алия, бүген ничәнче число?

-Атнаның нинди көне?

-Бүген көн нинди?  

-Класста кем юк?

Ә хәзер, балалар, күрсәтегез миңа:

— Җил ничек исә?

— Кояш ничек чыга?

— Укучылар ничек матур итеп утыралар?

 Бүгенге дәрестә сезгә уңышлар телим.

Укучылар бер-берсенең хәлләрен сорыйлар.

- Исәнмесез!

- Хәерле көн!

-Әйе.

-Яхшы.

.

- Бүген унөченче октябрь.

-Атнаның бишенче көне,җомга.

- Бүген көн салкын,җил исә, кояшлы түгел.

-Класста барысыда бар.

ШУУГ Укытучыны һәм иптәшләреңне хөрмәт итү, дәрескә әзерлеккә үзбәя бирү.

ТБУУГ Тыңлап аңлау.Нәтиҗә чыгару.

КУУГ Диалогта катнашу,фикерләрне ачык һәм дөрес җиткерү.

РУУГ Эшчәнлекне оештыра белү, җавапларны бәяли белү.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

Максат:  яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау, һәр укучының индивидуаль эшчәнлегендәге авырлыкларын ачыклау.

1.[о] авазларының әйтелешен, язылышын кабатлау.

СЛАЙД№3

Булат кулына шар тоткан.

-Шар да нәрсә язылган?

СЛАЙД№4

-.[о] авазы нинди аваз әле?

- О хәрефе сүзнең кайсы иҗегендә генә языла.

-О хәрефе рус сүзләрендә  кайсы иҗекләрдә языла?

2. Карточкалар белән эшләү.

-Укучылар, сезнең алдыгызда карточкалар бар.

-Хәрефе төшеп калган сүзләргә тиешле хәрефне куеп языгыз.

Й..лд..з, б..л..н, к..л..н, ..рл..к, й..мр.., й..к.., б..л..т, с..л.., кин..,  т..рм..ш.

СЛАЙД №5

- Эталон буенча үзеңне тикшер.

СЛАЙД № 6

Коллективта эш.  - Фотолар буенча яңа сүзләрне ныгыту

- Балалар,хәзер экранга карыйбыз.

-Рәсемдә нәрсә ясалган?

-Төлке сүзендә ничә иҗек?

-Беренче иҗекне әйтегез.

-Нинди сузык аваз ишетелә?

-Икенче иҗектә нинди сузык аваз ишетелә?

- Бу авазны язганда нинди хәреф белән күрсәтелә икән?

Шулай ук сөт, көзге,чөгендер сүзләрен тикшерәбез.

- Димәк балалар, Ө хәрефе сүзнең ничәнче иҗегендә генә языла?

-Калган иҗекләрдә, ө авазы ишетелсә дә, нинди хәреф языла?

-[о]авазы язылган

-.[о]авазы калын сузык аваз.

- О хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла.М-н: болыт,борын.

- О хәрефе рус сүзләрендә төрле иҗекләрдә языла.М-н: кино

Эталон буенча үз-үзләрен тикшерәләр.

Йолдыз, болын, колын, орлык, йомры, йокы, болыт, солы, кино,  тормыш.

Фотолар:төлке,көзге,сөт,чөгендер.

             

-Төлке

-2 иҗек

-төл

-[ө]сузык авазы ишетелә

-[ө]сузык авазы ишетелә

-е хәрефен язабыз

-ө хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла.

- калган иҗекләрдә е хәрефе языла.

ТБУУГ Тыңлап аңлау.Символлар куллану.

Предмет нәтиҗәләр: Сорауларга җавап бирә белү.

РУУГ Җавапларны дөресли,дәлилли белү.

III. Проблема куеп, яңа белемгә чыгу.

Максат: дәрес темасын һәм максатын ачыклау. Алган белемнәргә таянып, текстны аңлап уку.

Физминутка.

СЛАЙД № 11

Нәтиҗә ясау. Кагыйдә чыгару.

-Кагыйдәне әйтеп карагыз әле.

-Балалар, сез ничек уйлыйсыз, без бүген дәрестә нинди тема буенча эшлибез?

- Димәк, дәрестә нишлибез?

-Әйдәгез әле балалар тикшереп карыйк , без кагыйдәне дөрес чыгарганбыз микән.Китапларыгызның 30 нчы битен ачтык.Фәрит абый нәрсә дип язган икән.

36 нчы күнегү - телдән.

Сүзләрне укыйбыз һәм иҗекләргә бүләбез.

- Һәр иҗектә нинди сузык аваз ишетелә?

 - Сүз иҗеккә ничек бүленә?

 - Ө хәрефе сүзнең ничәнче иҗегендә генә языла?

Хәзер”Сүз әйт” уенын  уйнап ял итеп алабыз

-ө хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла,калган иҗекләрдә ө авазы ишетелсә дә е хәрефе языла

-Бүген без дәрестә ө-е хәрефләрен язарга өйрәнәбез.

-бер укучы кагыйдәне укый.

-төн,көн,сөз-геч,Гөл-фия,көз-ге,тө-тен,дө-ге,өч,чө-ген-дер,сө-енеч.

-ө хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла.

Укучылар бер-берсенә туп бирәләр,тупны биргәндә [ө] авазы булган сүз әйтәләр.

Сорау кую һәм аларга җавап бирү (Коммуникатив УУГ)

Максат кую (Танып белү УУГ)

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү (Регулятив УУГ)

РУУГ Үзрегуляция.

IV.Уку мәсьәләсен чишү.                                                                                                               Максат:  яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау, һәр укучының индивидуаль эшчәнлегендәге авырлыкларын ачыклау.

1.Дәфтәрдә эш

-Дәфтәрләрне ачтык, матур язу күнегүе язабыз.

Әә Әә

Дәфтәр- укучының көзгесе.

-Нинди сүз өйрәнгән кагыйдәгә туры килә?

2. 37 нче күнегү  - язмача. 

Табышмакларны уку һәм җавапларын табу.

Гәүдәсе бар –җаны юк,

Үзе эшләпә кигән – башы юк.

Гәүдәсе нәзек булса да,

Бик зур чалма чорналган.

-Табышмакларның  җавапларын күчереп язарга. Ө,е хәрефләренең астына сызарга

     - Нинди сузыктан соң е хәрефе “ө” ләштереп укыла?

     - Бу сүзләр калынмы яки нечкәме?

-Шул сүз белән җөмлә төзегез.

Укучылар “Дәфтәр –укучының көзгесе” мәкален тактадан күчереп язалар. Мәкальнең мәгънәсен аңлатып, нәтиҗә ясыйлар.

- дәфтәрләрне чиста,пөхтә тотарга кирәк.

-көзгесе

Сүзне табып,кагыйдәгә туры килгән хәрефләр астына төсле карандашлар белән, сызып куялар.Бер-берсенең эшен тикшерәләр.

-Гөмбә.

-Көнбагыш

-өстәл

-төтен

-төтен

-нечкә

Иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү (Коммуникатив УУГ)

Укытучы куйган уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү. Үз эшчәнлегеңне планлаштыру; үз фикереңне башкаларга җиткерү (Регулятив УУГ)

Тиешле мәгълүматны таба белү (Танып белү УУГ)

V. Белемнәрне системалаштыру һәм ныгыту.

Максат: алган белемнәрне практикада куллана белү

Максат: Яңа белемнәрне кабатлау һәм ныгыту. Өйрәнгән теманы ничек аңлауларын ачыклау, коррекцияләү.

 Карточкаларда эш.

Укучыларның эшләренең дөреслеген тикшерү

Укучылар биремне мөстәкыйль эшлиләр.

Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ)

Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару (коммуникатив УУГ)

Үз эшчәнлегеңне бәяли белү (Регулятив УУГ)

VI. Дәресне йомгаклау. Рефлексия.

Максат: теманы үзләштерүеңне аңлау, үз эшчәнлегеңә үзбәя һәм сыйныф эшчәнлегенә бәя бирү.

- Без бүген дәрестә нишләдек?

- Дәреснең темасы нинди иде?

- Максатка ирештекме?

- Кемгә дәрестә җиңел булды?

- Кемгә авыр булды? Ни өчен?

Үзбәя. Укытучы яшел төстәге карточкаларны тарата. Карточкада 3 төрле бәя бирелгән( Бик әйбәт. Әйбәт. Тырышырга кирәк). Укучылар үзләренең эшчәнлеген бәяләү өчен кирәк булган сүзләрнең астына сызалар. Үзләренең ни өчен мондый бәя сайлауларын аңлатала

-Сорауларга җавап бирдек,текст төзедек,карточкалар буенча эшләдек.

-- Ө хәрефенең әйтелешен һәм язылышын өйрәндек

-Максатка ирештек.

Дәрестә үз эшчәнлекләренә бәя бирәләр.

Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ)

Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ)

VII. Өй эше

31 бит 38 нче күнегү.

Көзге сүзе белән җөмлә төзергә.

Бәяләү

- Сау булыгыз. Дәрес өчен рәхмәт

Өй эшен көндәлеккә язалар.

ТБУУГ Биремне аңлау.

РУУГ Эшчәнлекне оештыра белү.

Й..лд..з,  б..л..н,  к..л..н,  ..рл..к, й..мр..,  й..к..,  б..л..т,  с..л..,  кин..,   т..рм..ш.

Й..лд..з,  б..л..н,  к..л..н,  ..рл..к, й..мр..,  й..к..,  б..л..т,  с..л..,  кин..,   т..рм..ш.

Й..лд..з,  б..л..н,  к..л..н,  ..рл..к, й..мр..,  й..к..,  б..л..т,  с..л..,  кин..,   т..рм..ш.

Й..лд..з,  б..л..н,  к..л..н,  ..рл..к, й..мр..,  й..к..,  б..л..т,  с..л..,  кин..,   т..рм..ш.

Й..лд..з,  б..л..н,  к..л..н,  ..рл..к, й..мр..,  й..к..,  б..л..т,  с..л..,  кин..,   т..рм..ш.

Й..лд..з,  б..л..н,  к..л..н,  ..рл..к, й..мр..,  й..к..,  б..л..т,  с..л..,  кин..,   т..рм..ш.


Бик әйбәт.

Әйбәт.

Тырышырга кирәк

Бик әйбәт.

Әйбәт.

Тырышырга кирәк

Бик әйбәт.

Әйбәт.

Тырышырга кирәк

Бик әйбәт.

Әйбәт.

Тырышырга кирәк

Бик әйбәт.

Әйбәт.

Тырышырга кирәк

Бик әйбәт.

Әйбәт.

Тырышырга кирәк

Бик әйбәт.

Әйбәт.

Тырышырга кирәк

Бик әйбәт.

Әйбәт.

Тырышырга кирәк

Бик әйбәт.

Әйбәт.

Тырышырга кирәк

Бик әйбәт.

Әйбәт.

Тырышырга кирәк

Бик әйбәт.

Әйбәт.

Тырышырга кирәк

Бик әйбәт.

Әйбәт.

Тырышырга кирәк

Бик әйбәт.

Әйбәт.

Тырышырга кирәк

Бик әйбәт.

Әйбәт.

Тырышырга кирәк

Бик әйбәт.

Әйбәт.

Тырышырга кирәк

Бик әйбәт.

Әйбәт.

Тырышырга кирәк

Бик әйбәт.

Әйбәт.

Тырышырга кирәк

Бик әйбәт.

Әйбәт.

Тырышырга кирәк

Бик әйбәт.

Әйбәт.

Тырышырга кирәк

Бик әйбәт.

Әйбәт.

Тырышырга кирәк

Бик әйбәт.

Әйбәт.

Тырышырга кирәк

Бик әйбәт.

Әйбәт.

Тырышырга кирәк

Бик әйбәт.

Әйбәт.

Тырышырга кирәк

Бик әйбәт.

Әйбәт.

Тырышырга кирәк

Бик әйбәт.

Әйбәт.

Тырышырга кирәк

Бик әйбәт.

Әйбәт.

Тырышырга кирәк

Бик әйбәт.

Әйбәт.

Тырышырга кирәк

Бик әйбәт.

Әйбәт.

Тырышырга кирәк

Бик әйбәт.

Әйбәт.

Тырышырга кирәк

Бик әйбәт.

Әйбәт.

Тырышырга кирәк


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар төркемендәге 2 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән "К хәрефе" темасына дәрес эшкәртмәсе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен уздырылган шәһәркүләм семинарда күрсәтелгән дәрес планы.(2 класс,татар төркеме.)...

Л хәрефе һәм авазы. 1 сыйныф

1нче сыйныф өчен ачык дәрес эшкәртмәсе...

П хәрефе һәм п авазы. 1 сыйныф

1 нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе...

2 сыйныф " Я хәрефе"

«2 нче сыйныфның татар төркеме укучылары өчен Татар теленнән “Я хәрефе” темасы буенча презентация»...

1 сыйныф " Җ хәрефе"

«1 нче сыйныфның татар төркеме укучылары өчентатар теле “Җ хәрефе ” темасы буенча технологик карта»...

1 сыйныф " Һ хәрефе"

«1 нче сыйныфның татар төркеме укучылары өчентатар теле “Һ хәрефе ” темасы буенча технологик карта»...

Я я хәрефе (2 нче сыйныф, татар төркеме)

2 нче сыйныф  (татар төркеме) Тема  -  Я я хәрефеМаксат:  1) Яя хәрефенең ике авазга билге булып йөрүен ачыклау, я хәрефе кергән сүзләрне дөрес әйтергә һәм язарга өйрәтү;2) Ук...