Л хәрефе һәм авазы. 1 сыйныф
план-конспект урока на тему

Ваганова Альбина Ильсуровна

1нче сыйныф өчен ачык дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon urok_1_kl._l_hrefe_hm_avazy.doc63 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле  дәресе. 1 сыйныф (татар төркеме)

1 квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ваганова Альбина Ильсур кызы

Тема: Л хәрефе һәм авазы.

Максат: 1. Укучыларны Л хәрефе белән таныштыру һәм [л] авазы кергән

              сүзләрне дөрес әйтергә өйрәтү.

                2. Укучыларны дәрестә игътибарлы булырга, кул күтәреп җавап

              бирергә өйрәтү.

                3. Бәйләнешле сөйләм, уй-фикер йөртү сәләтләрен арттыру.

Дәрес тибы: яңа белем “ачу” дәресе

Җиһаз:  рәсемнәр, сүзләр язылган карточкалар, авазлар аңлата торган

             шакмаклар, хәрефләр йорты плакаты, компьютер, проектор.

Дәрес барышы:

I.Мотивлаштыру-ориентлаштыру.

- Хәерле көн, укучылар!

- Бер-берегезгә комачауламыйча тәртипле генә утырыгыз.

1. Белемнәрен актуальләштерү.

- Укучылар, әйдәгез тактага карыйк. Кояш нурларында нинди хәрефләр балкый? (укучылар сузык авазарны укыйлар) 

- Болар нинди хәрефләр? (сузыклар)

- Ни өчен аларны сузыклар дибез? (чөнки һава агымы киртәгә очрамый, аларны  җырлап, сузып була)

- Дөрес, укучылар сезнең дөрес җавапларны ишетеп, кояшыбыз тагын да балкыбрак  китте.

- Кояш нинди төстә һәм формада? (сары, түгәрәк)

- Тагын нәрсәләр сары, түгәрәк була ала? ( шар,алма, лимон)

2.Кереш әңгәмә.

(укытучы лимон күрсәтә)

- Лимон нинди? (ачы, файдалы, сары, түгәрәк)

- Лимон сүзе нинди аваз белән башлана? ( [л] )

- Тагын нинди җиләк-җимешләр исемендә [л] авазы кулланыла?

(лайм, алма, әфлисун, карлыган, кура җиләге)

(слайдта җиләк-җимеш рәсемнәре күрсәтелә)

- Ә сезнең бакчада нинди җиләк-җимешләр үсә?

- Җиләк-җимешләрнең кешеләргә нинди файдасы тия? (алар организмны витаминнар белән баета, авыруларга каршы көрәшергә ярдәм итә һ.б.)

- Ә аларны юмыйча ашарга ярыймы? (Юк, чөнки файдасыннан күбрәк, зыяны булачак)

- Бик дөрес фикерлисез укучылар.

II.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

1.Әкият сөйләү

- Хәзер мин сезгә хәрефләр турында бер әкият сөйлим. Ә сез игътибар белән тыңлагыз, соңыннан сорауга җавап бирерсез.

- “Борын-борын заманда хәрефләр аерым-аерым яшәгәннәр. Аларга яшәү бик күңелсез булган. Хәрефләр эшсезлектән иза чиккәннәр, нәрсә эшләргә белми аптырап йөргәннәр. Шулай, анда барып, монда килеп, ни эшләргә белми йөргәндә, беркөнне А,У,И,Л хәрефләре бергә очрашканнар.

      - Бу ни хикмәт, ни гаҗәп! Карагыз әле, бергә яшәгәндә нинди күңелле, кызык икән! – диешкәннәр алар”.

- Укучылар, хәрефләр нигә гаҗәпләнгәннәр?

( Чөнки алар бергә кушылып иҗек, сүз ясый алганнар)

- Әйдәгез әле, балалар, без дә аларны бергә куеп әйтеп карыйк, ул серне ачыйк. Хәрефләр йортына рәхим итегез.

   А

  Ә

   У

  Ү

   О

  Ө

   Ы

  Е

  И

([о],[ө] авазлары таблицада ябык, чөнки әлегә бу сузыклар өйрәнелмәгән)

- Укучылар иҗекләрне хор белән укыйлар.

(ла,лу,лы,лә,лү,ле,ли, ил, әл,ыл ...)

- Нечкә иҗекләрне әйтегез. (лә,лү,ле,ли,әл,ил ...)

- Калын иҗекләрне әйтегез. (ла,лу,лы,ал,ыл ...)

- Укучылар, хәрефләр йортында сез нинди сүзләр таба     алдыгыз? (ал, ил, ул)

2. Л хәрефе һәм авазы белән таныштыру.

- Хәзер игътибар белән тактага карагыз. Мин сезгә тагын берничә сүз тәкъдим итәм.

(тактада кул рәсеме ясалган кәгазь бите)

- Бу нәрсә? (кул)

- Бу сүздә ничә иҗек? (1 иҗек)

- Беренче аваз нинди? ([к])

- Ул сузыкмы, тартыкмы? (тартык)

- Икенче аваз нинди? ([у])

- [у] авазы нинди? (сузык)

- Ни өчен сузык? (һава агымы киртәгә очрамый, аны сузып, җырлап була)

- Өченче аваз нинди? ([л])

- Ул тартыкмы, сузыкмы? (тартык)

- Ни өчен тартык? (һава агымы киртәгә очрый,  аны җырлап булмый)

- Бу аваз калынмы, нечкәме? (калын)

- Ни өчен?  (чөнки аның янында калын сузык аваз)

- Аваз схемасы ясау.

              К           У          Л

-------

-------

--- ---

-------

-------

-------

- Дөрес. Ә хәзер игътибар белән икенче рәсемгә карыйбыз. Рәсемдә нәрсә сүрәтләнгән? (күл)

- Бу сүздә ничә иҗек? (1 иҗек)

- Беренче аваз нинди? ([к])

- Ул сузыкмы, тартыкмы? (тартык)

- Икенче аваз нинди? ([ү])

- [ү] авазы нинди? (сузык)

- Ни өчен сузык? (һава агымы киртәгә очрамый, аны сузып, җырлап була)

- Өченче аваз нинди? ([л])

- Ул тартыкмы, сузыкмы? (тартык)

- Ни өчен тартык? (һава агымы киртәгә очрый,  аны җырлап булмый)

- Ә бу аваз калынмы, нечкәме? (нечкә)

- Ни өчен?  (чөнки аның янында нечкә сузык аваз)

- Аваз схемасы ясау.

              К           Ү         Л

-------

-------

--- ---

-------

-------

-------

- Димәк, кул дигән сүздә [л] нинди аваз? (калын аваз).

- Ә күл дигән сүздә? ([л] нечкә аваз).

- Әйдәгез, аларны парлап әйтәбез.

                  ,

   [Л ] -  [Л ]

                 ,

- [Л ], [Л ] авазлары белән белдерелгән хәреф ничек атала? (Л (эль) дип атала) 

- Әйдәгез, хор белән әйтик.                                              ,

- Димәк, Л хәрефе ике аваз белән белдерелә  [Л ] -  [Л ].

 3. Ял минуты.

Уен “Күрсәт әле, дускаем...”

- Күрсәт әле, дускаем, күлдә ничек йөзәләр?

(балалар җавап бирә һәм күрсәтә: менә шулай, менә шулай күлдә йөзәләр)

- Күрсәт әле, дускаем, ничек балык тоталар?

(менә шулай, менә шулай балык тоталар)

- Күрсәт әле, дускаем, ничек кошлар очалар?

(менә шулай, менә шулай кошлар очалар)

- Күрсәт әле, дускаем, ничек сәгать текелди?

(менә шулай, менә шулай сәгать текелди)

- Күрсәт әле, дускаем, тәртипле укучы дәрестә ничек утыра?

(менә шулай, менә шулай тәртипле укучы утыра)

4. Дәреслек белән эш.

а) Баш һәм юл Л хәрефе белән танышу.

- Әлифба китабының 25 битен ачыгыз. Анда ничә хәреф язылган? (2)

- Ни өчен ике хәреф бирелгән? (чөнки берсе – баш, ә икенчесе – юл хәрефе)

- Ә баш хәрефтән нинди сүзләр языла? (Исемнәр, фамилияләр, шәһәр, елга исемнәре, җөмләнең беренче сүзләре баш хәреф белән языла).

- Кайсыгызның фамилиясе, яисә исеме Л хәрефенә башлана? (Лиана, Ләйсән, Ленар һ.б.)

б) аудирование

- Әйдәгез тагын бер уен уйнап алабыз.

Мин сезгә сүзләр әйтәм, әгәрдә бу сүздә [л] авазы нечкә булса сез кул чабасыз, ә калын булса – тик утырасыз.

Тел, тал, ил, бал, авыл, кызыл, яшел, ал.

в) Текст өстендә эш.

- “А” хәрефе булган иҗекләрне хор белән укып чыгыйк.( ал, ла, ала)

- “У” хәрефе булган иҗекләрне хор белән укып чыгыйк.(ул, лу)

- Беренче җөмләне укыгыз.

- Бөтен җөмләләрне укыгыз.

5. Хәреф язу.

- Матур язу дәфтәрләрен ачыгыз, авыш итеп куегыз. Ручкаларны дөрес итеп тоттык һәм  Л хәрефен башта һавада язып карыйбыз.

- Баш һәм юл Л хәрефләрен дәфтәрдә язабыз.

- Тырышып языгыз, дәфтәрегез - сезнең йөзегез.

III.Рефлексив бәяләү 

1.Йомгак ясау

- Бүгенге дәрестә без нинди хәреф өйрәндек?(л)

- Ул нинди аваз белдерә?(нечкә, калын)

- Ни өчен аны тартык дип әйтәбез? (чөнки һава агымы киртәгә очрый, тешләр кысыла)

- Зур Л хәрефе ни өчен кирәк? (чөнки исемнәр, фамилияләр, шәһәр, елга исемнәре, җөмләнең беренче сүзләре баш хәреф белән языла).

2.Үзбәя, бәя.

-Укучылар, дәрестә эшләү нәтиҗәсе буенча үзегезне ничәнче баскычта дип саныйсыз?

- Укучылар, бүгенге дәрестә сез бик актив катнаштыгыз, тулы матур җаваплар бирдегез, молодцы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тартык [җ] авазы һәм Җ, җ хәрефе 1класс

Тема: Тартык [җ] авазы һәм   Җ, җ  хәрефеМаксат: 1. Сүзләрдә җ авазын ишетергә күнектерү. Җ   хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу күнекмәләрен бирү;2. Җөмлә төзү күнекмәләрен ...

К к хәрефе һәм авазы.

Данный урок предназначен для учащихся 1 класса основной школы....

по татарскому языку "Җҗ хәрефе һәм (җ)авазы

разработка  урока татарского языка для 1 класса...

П хәрефе һәм п авазы. 1 сыйныф

1 нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе...

Я я хәрефе (2 нче сыйныф, татар төркеме)

2 нче сыйныф  (татар төркеме) Тема  -  Я я хәрефеМаксат:  1) Яя хәрефенең ике авазга билге булып йөрүен ачыклау, я хәрефе кергән сүзләрне дөрес әйтергә һәм язарга өйрәтү;2) Ук...

[Л] авазы һәм хәрефе.

1 сыйныф өчен дәрес план-конспекты...

[йа], [йә] аваз кушылмалары һәм я хәрефе

Татар теле дәресе 2 нче сыйныфның татар төркемендә үткәрелде.Дәрес планын төзегәндә дәреслектәге уку материалын, татар теле дәреслегенә электрон кушымта, электрон “Әлифба” кулландым. Укучы...


 

Комментарии

Халилова Роза Ахатовна

Әлеге ачык дәрес эшкәртмәсе өчен бик зур рәхмәт.Дәрестә кулландым.