Халилова Роза Ахатовна

сайт учителя татарского языка и литературы

"Кешенең акылы-эшеннән,гыйлеме сүзеннән беленер".(Татар халык мәкале)

Профессия: Учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: Үз белемеңне күтәрү, балаларны ярату, аларга шәхес итеп карау

Увлечения: Җыр сәнгате,китап уку.сәяхәт итү

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: город Казань

Место работы: МБОУ "Средняя общеобразовательная русско-татарская школа №124" Советского района города Казани

Звание, ученая степень: Учитель I-квалификационной категории

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/halilova-roza-ahatovna
И туган тел! Синдә булган Иң элек кыйлган догам: Ярлыкагыл,дип,үзем һәм Әткәм-әнкәмне,Ходам!
Габдулла Тукай

Хөрмәтле коллегалар!  Сезне үземнең сайтымда күрүемә шатмын.  Сайтны үземнең эш тәҗрибәм белән уртаклашу һәм сезнең белән турыдан-туры аралашу максатыннан булдырдым.  Үзегез өчен файдалы булган мәгълүматларны таба алсагыз, мин бик шат булыр идем. Үзегезнең фикер, тәкъдим һәм киңәшләрегез белән дә уртаклашуыгызны телим. Авыр, ләкин шул ук вакытта кызыклы эшебездә иҗади    уңышлар теләп калам!                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                              

                     Чаң кагам мин:

                     -Бар халыклар!

                     Барлык теләк-гадәтләрне

                     Буйсындырып бары акылга,

                     Кул бирегез бер-берегезгә,

                     Җир хакына,яшәү хакына!

                                                                             (Әхсән Баянов.)

О себе

     Мин - Хәлилова Роза Әхәт кызы, Казан шәһәре Совет районының 124нче мәктәпнең I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

   Әнием миннән бервакыт ,кечкенә вакытым да,  кем булырга теләвем турында сорады. Мин югалып калдым, һөнәр сайлау бит ул-бик авыр һәм җаваплы адым.Дөньяда бик күп һөнәрләр бар.Кайсын сайларга?

  Уйладым,уйладым да шундый фикергә килдем : укытучы булам..Укытучы һәрбер  баланы укырга, язарга өйрәтә.Хәтта президентларны да укытучылар укыткан бит.

  Укытучы булу җиңел түгел.Моның өчен бик күп белергә,балаларны яратырга һәм хөрмәт  итәргә кирәк. Ходайга рәхмәтлемен,минем хыялым тормышка ашты: ундүрт ел инде балаларга белем бирәм. Кечкенә чагымны, беренче тапкыр мәктәпкә баруларымны искә төшердем.Күз алдыма балалар бакчасындагы тәрбиячеләрем, беренче укытучым - Насыйбуллина Рәдинә апа килеп басты.Һәм мин бер фикергә килдем: укытучы-иң мактаулы һәм иң намуслы хезмәт иясе. Укытучыдан башка беркем дә һөнәргә өйрәнә алмый. Укытучы-барлык һөнәрләргә юл ачучы кеше.Шуның өстенә, алар әле һөнәр генә түгел,ә тәрбия дә бирәләр.

   Даими рәвештә эзләнәм, яңалыкка омтылам. Укытучы буларак,методик яңалыклар белән танышып барам. 

  Мәгълүмати технологияләрдән файдалану – заман таләбе. Мин үз дәресләремдә компьютер технологиясеннән һәм мультимедияле презентацияләрдән файдаланам. Слайдларны укучылар белән бергәләп әзерлибез. Аерым язучылар иҗаты буенча компакт-дисклар, аудио һәм видео язмалардан файдаланып үткәрелгән дәресләр нәтиҗәлерәк була. Мәктәбебезнең интернет челтәренә тоташуы да күп мәгълүматлы булырга ярдәм итә. Китапта булмаган кайбер нәрсәләрне укучылар шуннан табалар; эзләнәләр, тикшеренәләр һәм нәтиҗәләр ясыйлар. Укучыларның мөстәкыйльлегенә, танып-белү активлыгына, ныклы һәм тирән белемле булуларына ирешүдә класстан тыш эшләрнең дә әһәмияте зур. 

  Мин укучыларымны матурлыкны тоярга һәм күрергә өйрәтәм. Чөнки күңеле матур булган кеше ямьсез гамәлләр кыла алмый.

    Үземнең хезмәт җимешләрем - ачымы ,татлымы - мин аларда күрәм.

                               Килгән чакта башка авырлык,

                               Җитми калса,көч  я  сабырлык.

                               Сиздермичә ярдәм иткәнсез,

                               Сез иң гүзәл кеше икәнсез!

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Г. Исхакый "Зөләйха” драмасы 

Мой взгляд на мир

Дөньяда, тынычлык, иминлек,дуслык булсын!

Мои достижения

Рәхмәт хатлары, мактау грамоталары:

-Грамота управления образования г. Казани,2014г.

-Благодарственное письмо международная дистационная олимпиада по татарскому языку сайт  " ТАТАР ТЕЛЕ . ИНФО ", г. Казани, 2014г.

-Сертификат вторая международная научно-практическая конференция, г. Казани, 2014г.

 

Моё портфолио

Эш тәҗрибәм белән төрле мәйданнарда уртаклашам:

-  конференцияләрдә чыгыш ясау;

-  төрле конкурсларда катнашу;

-  газета-журналларда, интернет челтәрендә мәкаләләр бастыру;

-  укучыларымны төрле дәрәҗәдәге конкурс, олимпиадаларга әзерләү.

                              Рәхим итегез!

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: