ЭССЕ. " Үткән белән горурланабыз - киләчәкне төзибез ".
материал по теме

Халилова Роза Ахатовна
    Әдәбият - ул минем киләчәгем.Укыгыз китапларны! Анда безнең тарихыбыз,милләтебез,безнең бүгенге һәм киләчәк көнебез! Телебезгә, әдәбиятыбызга тугрыклы булып калыйк, дуслар!                                                                             

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse._utkn_beln_gorurlanabyz_-_kilchkne_tozibez.docx4.45 КБ

Предварительный просмотр:

                Үткән белән горурланабыз - киләчәкне төзибез.

        Киләчәк.....     Мин-татар кызы!  Күпме мәгънә, күпме горурлану хисе салынган бу юлга! Горурланырлык та шул. Тукае, Җәлиле, Сәйдәше,Туфаны...Сөембикәсе булган горур милләт кызы бит мин. Мин үземнең җырлы- моңлы туган телемә, горур милләтемә мөкиббән. Татар телендә сөйләшүем, Татарстан җирендә яшәвем белән бик бәхетле мин. Әйе, моңлы Тукайлары,батыр Җәлилләре, мәхәббәтле Кол Галиләре...һәм, ниһаять,тимер кебек көчле ихтыярлы Минтимерләре бар милләтемнең. Алар бит-татарның йөзек кашлары. Шундый көчне каян алган, ничек моңлы булган, батыр булганнар? Ул көч-халыкта, туган җирдә, туган телдә. Нинди генә сынауларга дучар булмаган минем татар халкым?! Сыналган- сыгылмаган, үз исеменә тап төшермәгән. Бүгенге көндә татар халкын таныйлар, санлыйлар, фикерләренә колак салалар, киңәшләрен тыңлыйлар. Татар халкы яшәмәгән кыйтга, ил, шәһәр бармы икән җир шарында?! Кайда гына яшәсә дә, татар кешесенә эш сөючәнлек, кунакчыллык, гаделлек, пөхтәлек кебек сыйфатлар хас. Чит илләрдә яшәүче татарларда бу сыйфатлар бигрәк тә ачык сизелә. Алар һәрвакыт татарларның үзәге булган Татарстанны сагыналар, телләрен онытмыйлар, динне, гореф-гадәтләрне, милли йолаларны саклыйлар, бер-берсенә ярдәм итәләр, рухи яктан көчле булырга тырышалар, милли бәйрәмнәрне бергәләп үткәрәләр. Татар халкының милли бәйрәме-Сабантуй гына да ни тора! Ул инде күптән Татарстан чикләрен үтеп чыкты. Башка милләт халыклары да рәхәтләнеп Сабан туен бәйрәм итәләр, аралашалар. Ул чын-чынлап дуслык бәйрәменә әверелде. Шулай да бүгенге хөр, ирекле тормыш җиңел генә бирелмәгән. Тарихка әйләнеп кайтсак, күпме михнәт күргән безнең халык. ...1552 нче елда борынгы бабаларыбыз үз дәүләтен югалтуга дучар ителгән, азатлык өчен көрәштә күпмесе шәһит киткән, Сөембикә- ханбикә кулга алынган. Буйсынмаган, халкын, динен сатарга теләмәве, онытмавы өчен Явыз Иван төрле җәзалар биргән: яратмаган кеше белән яшәргә мәҗбүр иткән, сөекле улыннан аерган, рухи яктан Сөембикәне сындырырга тырышкан. Татар халкының горурлыгын үзендә чагылдыручы мәһабәт Сөембикә манарасы бүген шуның тарихи символы булып тора. Тигезсез көрәштә шәһит киткәннәрнең каны тамган җирдә күтәрелгән Кол Шәриф мәчете, бүгенге буынга үткәннәрне онытмаска өндәп, азан тавышын яңгырата. Татар милләтенең тугырылык символы булып Гаяз Исхакыйның Зөләйхасы тора (Г. Исхакый "Зөләйха” драмасы ). Үзенең диненә, теленә, милләтенә гомере буена тугырылык саклаучы Зөләйха образы күпме татар халкының прототибы ул. Күпме ихтыяр көче , күпме көчле рух кирәк булган аларга. Алар милләтнең йөз аклыгын саклаганнар, шушы асыл сыйфатларны киләчәк буынга тапшырыр өчен күпме күз яше түккәннәр, күпме кан тамызганнар, күпмесе гомерләре белән түләгәннәр. Тарихны хаклы рәвештә халык хәтере, диләр. Бүгенге буын үзенең үткәнен белергә, хөрмәт итәргә һәм аны киләчәк буынга тапшырырга тиеш. "Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”, диелә халык мәкалендә. Без үткән буын каршында бурычлы. Алар тапшырган эстафетаны без түкми –чәчми киләчәк буынга тапшырырга тиеш. Тукай кебек бөек шагыйре булган халык-бөек халык. Киләчәк буын да моны яхшы аңласын, белсен һәм хөрмәт итсен иде. Милләтебезнең тамырларын, тарихыбызны белергә тиешбез. Тарихын, динен, телен белмәгән милләтнең киләчәге юк. Татар кешесе үзенең нәсел шәҗәрәсен белергә тиеш.

    Мин Татар халкының башка милләт халкына игелек кенә кылып яшәве, тигез хокуклар биреп, үз кочагында яшәтүе, диннәрен, йолаларын хөрмәт итүе белән чиксез горурланам. Милләтемнең киләчәгенә зур өметләр баглыйм. Татарстан дигән Ватаным бар, Татар дигән халкым бар минем. Үткәннәрдән түгел, мин халкыма Киләчәктән урын барлыймын.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Үткәнебез белән горурланабыз, киләчәкне төзибез. Эссе.

Үткәнебез белән горурланабыз, киләчәкне төзибез.Эссе....

ЭССЕ. Үткәнебез белән горурланабыз, киләчәкне төзибез.

Заманалар, кешеләр үзгәрә, ләкин иң мөһиме - үткән белән горурланып, хәзергене саклап, киләчәккә якты өметләр белән алга атлау!...

Үткәннәргә ышанып - киләчәкне төзибез!

Укытучы!Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән.Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән.Синең хезмәт айлык түгел, еллык түгел.Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өченДистә еллар т...

Структура эссе. Алгоритм написания эссе.

Структура эссе . Алгоритм написания эссе....

Критерии оценивания эссе. Примеры эссе и их анализ .

Критерии оценивания эссе . Примеры эссе и их анализ....

Эссе "Үткәнебез белән горурланабыз- киләчәкне төзибез"

Эссе "Үткәнебез белән горурланабыз- киләчәкне төзибез"....