Үткәнебез белән горурланабыз, киләчәкне төзибез. Эссе.
материал на тему

Насыбуллина Гульшат Камилевна

Үткәнебез белән горурланабыз, киләчәкне төзибез.

Эссе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse_golshat.docx15.37 КБ

Предварительный просмотр:

Үткәнебез белән горурланабыз, киләчәкне төзибез.

Эссе.

        Көз. Сары яфрак коела.

Алтын яфрак ява урамнарга,

Сукмакларга ява, юлларга...

Урам буйлап атлый укытучы

Чумган килеш тирән уйларга...

       Аяк астында яфраклар кыштырдый. Мин мәктәбемә ашыгам. Анда мине укучыларым көтә. Алар бик төрле, ләкин һәрберсе минем күңелемә бик якын. Шулай булырга тиеш тә, чөнки мин – укытучы. Аларның шатлыкларына куанып, уңышларына сөенеп яшим. Укучыларга белем бирүче, тәрбияләүче генә түгел сердәшче булырга да тырышам.

       Укытучы – балаларга киләчәк тормышка юл күрсәтүче, тәрбия бирүче, тормыш гүзәллеген күрә белергә өйрәтүче. Ул барысының да башлангычы. Күренекле язучылар, шагыйрьләр, галимнәр, сәясәтчеләрнең барысын да гади бер укытучы укыткан, тәрбияләгән.

Йөрәк түрләреннән урын алып

Гомер буе сине озата бара.

Уңыш, ялгышларны күзләп тора

Укытучы – бар дөньяга “Ана”.

Р.Камаева.

        Бу һөнәрне сайлавыма нәрсә этәргеч булгандыр, белмим. Ләкин мин язмышыма бик рәхмәтле. Бу һөнәр сайлауда беренче укытучымның да роле зур булгандыр. Аның безгә биргән белеме, киңәшләре, күңел җылысы – онытылмаслык хәзинә. Ул хәзер дә безнең тормышыбыз белән кызыксынып яши.

      Укытучы һөнәрен саулавымда озак еллар буе татар теле укыткан дәү әниемнең дә өлеше кергәндер. Өлкән яшькә җиткән апа – абыйларның дәү әниемә “укытучы апабыз” дип хөрмәт белән эндәшүләре балачак хәтирәләремдә якты эз булып калды. Күңелемдә горурлану хисләре тудырды.

     Ә яфраклар коела да коела. Яз җиткәч, алар урынына яңалары чыгар. Озакламый минем укучыларым да мәктәпне тәмамлап, үз юлларыннан китәрләр. Аларга алмашка икенчеләр килер. Алар да минем күңелемә бик якын булырлар. Чөнки укытучы башкача яши дә алмый. Бөтен тормышы аның укучылары белән бәйле.

     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ЭССЕ. Үткәнебез белән горурланабыз, киләчәкне төзибез.

Заманалар, кешеләр үзгәрә, ләкин иң мөһиме - үткән белән горурланып, хәзергене саклап, киләчәккә якты өметләр белән алга атлау!...

ЭССЕ. " Үткән белән горурланабыз - киләчәкне төзибез ".

  Әдәбият - ул минем киләчәгем.Укыгыз китапларны! Анда безнең тарихыбыз,милләтебез,безнең бүгенге һәм киләчәк көнебез! Телебезгә, әдәбиятыбызга тугрыклы булып калыйк, дуслар!   ...

Үткәннәргә ышанып - киләчәкне төзибез!

Укытучы!Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән.Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән.Синең хезмәт айлык түгел, еллык түгел.Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өченДистә еллар т...

Структура эссе. Алгоритм написания эссе.

Структура эссе . Алгоритм написания эссе....

Критерии оценивания эссе. Примеры эссе и их анализ .

Критерии оценивания эссе . Примеры эссе и их анализ....

Эссе "Үткәнебез белән горурланабыз- киләчәкне төзибез"

Эссе "Үткәнебез белән горурланабыз- киләчәкне төзибез"....