[йа], [йә] аваз кушылмалары һәм я хәрефе
план-конспект урока на тему

Тимофеева Танзиля Мизхатовна

Татар теле дәресе 2 нче сыйныфның татар төркемендә үткәрелде.Дәрес планын төзегәндә дәреслектәге уку материалын, татар теле дәреслегенә электрон кушымта, электрон “Әлифба” кулландым. Укучыларның белем дәрәҗәсен истә тотарга тырыштым. Дәрес темасы һәм дидактик максат формалаштыру өчен табышмаклар кулландым.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele_dresen_tehnologik_karta2.docx26.67 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле  дәресенә технологик карта            

         

Класс:        2Г

Предмет: татар теле

Тема: [йа],  [йә] аваз кушылмалары һәм я хәрефе

Максат: Я хәрефенең ике авазга билге булып йөрүен үзләштерү, калын [йа] һәм нечкә [йә] авазларын дөрес билгеләү күнекмәсен үстерү

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

метапредмет – татар теленең авазлары һәм хәрефләре турындагы белемне гамәлдә иркен куллану;

предмет – я хәрефенең ике авазга билге булып йөрү үзенчәлеген күнегүләр эшләү барышында куллану;

шәхескә кагылышлы – белем алуда иптәшләреңә уңай мөнәсәбәт күрсәтү.

Төп төшенчәләр: я хәрефе,  [йа],  [йә] аваз кушылмалары        

Пространство оештыру:  индивидуаль, төркемнәрдә эш, парларда эш

Кулланылган белем чыганаклары: “Татар теле”, 2нче сыйныф, / Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова; - Казан: Татарстан китап нәшр., 2013, 36-38 нче бит

Җиһазлау: Татар теле дәреслегенә электрон кушымта, индивидуаль биремнәр, төркем өчен биремнәр

Предметара бәйләнеш: татар теле,  физкультура, әдәби уку

Дәрес этабы

 Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

        УУГ

ШУУГ – шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ – регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ – танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ – коммуникатив универсаль уку гамәлләре

I.    Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

1.Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру

Максат: дәрес эшчәнлегенә керешеп китү ихтыяҗы булдыру өчен шартлар тудыру

- Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн!

Музыка куям.

- Исәнмесез, саумысез! Хәерле  көн!

Укучылар партага башларын куялар һәм кабатлыйлар: “Минем кәефем яхшы. Мин барысын да булдырам. Үземә һәм дусларыма уңышлар телим”.

Башларын күтәрәләр, бер-берсенә елмаялар.

КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

РУУГ: үзмаксат кую

2.Өй эшләрен тикшерү.

Максат:үзләштергән белемнәрне кулланып эшләү нәтиҗәсен күрү

  • 1.  -Сезгә өй эше нәрсә бирелгән иде?

(63 нче күнегүне тикшерү;

3 сүз белән җөмләләр төзү)

Укучыларның җавабы тыңлана

Үзбәя. Һәркем үзе куя

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү,  коллектив фикер алышуда катнашу

3. Актуальләштерү.

Максат: элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру

-В нинди аваз хәрефе?

-В хәрефе татар телендә нинди авазлар белдерә?

-Татар сүзләрендә [w] авазы нәрсәләр ярдәмендә әйтелә?Ул нинди тартык аваз?

-Рус сүзләрендә [в] авазы нәрсәләр ярдәмендә әйтелә? Ул нинди тартык аваз?

-В хәрефе сүзнең кайсы урыннарында языла?

Укучыларның җавабы тыңлана

Үзбәя. Һәр дөрес җавапка бер түгәрәк алып куялар

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү,  коллектив фикер алышуда катнашу

4.Уку мәсьәләсен кую.

Максат: яңа белемнәрне актуальләштерүгә  юнәлеш бирү;килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү

-Хәзер мин табышмак әйтәм, ә сез җавабын табыгыз.

1.Язын дөньяга килә,

   Көзен саргаеп үлә. (Яфрак)

2.Ялт итте, йолт итте,

  Елгага төшеп китте. (Яшен)

-Яфрак һәм яшен сүзләре нинди хәрефтән башлана?

-Димәк, без бүген дәрестә нинди хәреф турында сөйләшербез?

-Я хәрефе турында нәрсәләр белергә тырышырбыз?

Укучыларның җавабы тыңлана

Хаталы фикерләрне дөресләп әйтәләр. Уку мәсьәләсен билгелиләр

Үзбәя. Һәр дөрес җавапка бер түгәрәк алып куялар

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу

5.Эш дәфтәрләренә матур язу күнегүләре

Максат: хәрефләрне дөрес һәм матур язу

  • - Бүген без я хәрефен язарбыз. Язу үрнәген экранда карыйбыз(мультимедиа басма куллану), аннан яфрак һәм яшен сүзләрен язып куегыз

Укучыларның җавабы тыңлана

Үзбәя. Бер-берсенең язуларын тикшерү

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

Максат: яңа белемнәрне дәреслек һәм өстәмә биремнәр кулланып камилләштерү; өстәмә материал  белән эшли белү; укучыларның тәҗрибәләрен практик кулланырга мөмкинлек тудыру

1.-Яфрак сүзенең  хәрефләрен әйтегез.

-Ничә хәреф?

-Яфрак сүзенең авазларын әйтегез

-Ничә аваз?

-Аваз һәм хәреф саны ни өчен тигез түгел?

-Ни өчен бу сүздә [йа] аваз кушылмасы кулланыла?

-Яшен сүзенең хәрефләрен әйтегез.

-Ничә хәреф?

-Яшен сүзенең авазларын әйтегез

-Ничә аваз?

-Аваз һәм хәреф саны ни өчен тигез түгел?

-Ни өчен бу сүздә [йә] аваз кушылмасы кулланыла?

2.Татар теле дәреслегенә электрон кушымта белән эш. Кагыйдәгә тиешле сүзне куеп уку. Сүзләрне ике төркемгә аеру.

3.49 нчы күнегү

Физкультминут.

4.Дәреслекнең 36 нчы битен ачыгыз. 47 нче күнегүне табыгыз. Диалогны рольләргә бүлеп укыйбыз.

-“Нәрсә ул Яңа ел?” - дигән сорауга ничек җавап бирер идең?

-Кайсы сүзләрдә я хәрефе бар?

-Ни өчен Яңа ел сүзе баш хәрефтән язылган?

5.Парларда эш.

Авазлар саны хәрефләр саныннан артык булган 3 сүз языгыз.

6. Төркемнәрдә  эш.

Сузык яки тартык авазларны алыштырып, яңа сүзләр ясап яз:

Аңа- ...ңа            он – о...

Узу - ...зу            дөм – дө...

Акты - ...кты      каз – ка...

7. 4.Индивидуаль эш. Һәр укучыга ике сүз бирелә.Сүзләрнең аваз һәм хәреф санын ачыклап язарга: сөт, як, төн, якты, такта, ябалак,  куян, тәрәзә, яшь, китап, коя, дәфтәр, ярлы, гөл.  

8. Индивидуаль  эш.

Модель төзү

Укучыларның җаваплары тыңлана

Үзбәя. Һәр дөрес җавапка бер түгәрәк алып куялар

Электрон кушымта белән эш. Биремне укыйлар, аңлаталар.  

Үзбәя. Һәр дөрес җавапка бер түгәрәк алып куялар

Дөрес утыру, дәфтәрне дөрес кую кагыйдәләрен кабатлыйлар.

Күнегүне язмача эшлиләр. Соңыннан тикшерәләр.

Үзбәя.

Рольләргә бүлеп уку. Сорауга җавап эзләү

Үзбәя. Һәр дөрес җавапка бер түгәрәк алып куялар

Төркемдә эшләү. Укучыларның җаваплары

Үзбәя.

Парларда эшләү.

Үзбәя.

Парларда модель төзиләр. Аңлаталар

Үзбәя.

ТБУУГ: я хәрефенең нинди авазлар белдерүе, яңа мәгълүмат туплауда өстәмә материал куллану

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә башкаларны тыңлый белү, туган тел нормаларын саклап сөйләү, әңгәмәдә катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

III. Рефлексия.

Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү; үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

  • Дәрестә нәрсә белдегез?
  • Ничек белдегез?

Я хәрефе турында белгәннәрне туплап, модель төзү

Үзбәя. Түгәрәкләрне саныйлар. Үзләренә билге куялар

ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

 Өй эше

Максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

1.48  нче күнегү (күчереп язарга)

2.48 нче күнегү (я хәрефе кергән сүзләрне язып алырга)

3.48 нче күнегү (я хәрефе кергән сүзләр белән җөмләләр төзергә)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тартык [җ] авазы һәм Җ, җ хәрефе 1класс

Тема: Тартык [җ] авазы һәм   Җ, җ  хәрефеМаксат: 1. Сүзләрдә җ авазын ишетергә күнектерү. Җ   хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу күнекмәләрен бирү;2. Җөмлә төзү күнекмәләрен ...

К к хәрефе һәм авазы.

Данный урок предназначен для учащихся 1 класса основной школы....

по татарскому языку "Җҗ хәрефе һәм (җ)авазы

разработка  урока татарского языка для 1 класса...

Л хәрефе һәм авазы. 1 сыйныф

1нче сыйныф өчен ачык дәрес эшкәртмәсе...

П хәрефе һәм п авазы. 1 сыйныф

1 нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе...

[Л] авазы һәм хәрефе.

1 сыйныф өчен дәрес план-конспекты...