Тимофеева Танзиля Мизхатовна

сайт учителя татарского языка и литературы

"Мәңгелек дөньяны мизгел белән үзгәртәм дип яшә." Ш.Галиев

Профессия: учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: творчество, психология, педагогика, новые технологии в обучении

Увлечения: люблю читать, увлекаюсь цветоводством

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г.Нижнекамск

Место работы: МБОУ "СОШ №10"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/timofeeva-tanzilya-mizhatovna
"Берәү чит бер телне өйрәнәсе булса, башта үз телен яхшы белсен."
Каюм Насыйри

         XXI гасыр – компьютер заманы. Мәгълүмат бик күп, шуңа да һәр кеше үзенең шәхси тормышына, һөнәренә кирәклесен аерып ала белергә тиеш. Шәхесне үстерү, аның фикерләвен заман таләпләренә яраклаштыру, дөньяны дөрес итеп кабул итәргә өйрәтү – укытучының мөһим бурычы. 

О себе

     Мин, Тимофеева Тәнзилә Мизхәт кызы,1961 нче елның 26 нчы октябрендә Сарман авылында туганмын. Балачактан укытучы булырга хыялланганга, мине юлларым Яр Чаллы педагогия институтына алып килде.

     Хәзерге вакытта Түбән Кама шәһәренең 10 нчы урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Педагогик стажым - 30 ел. Татар теле һәм әдәбиятын 23 ел укытам. Күбрәк татар сыйныфларында һәм татар төркемнәрендә эшлим.

     Укытучы һәрвакыт үз белемен күтәрү өстендә эшләргә, эзләнергә, яңалыкка омтылырга  тиеш дип саныйм. Минем максатым - мәгълүмат ташкынында үзлектән белем алу, дөрес ориентлашу,кирәкле информацияне сайлап алу, гомумиләштерү һәм нәтиҗә ясау күнекмәләре формалаштыруның заманча метод һәм алымнарын өйрәнү,аны татар теле һәм әдәбияты укытуда һәм тәрбия эшчәнлегендә куллану.

   

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Фәнис Яруллин "Җилкәннәр җилдә сынала", Әмирхан Еники "Матурлык", "Әйтелмәгән васыять", Аяз Гыйләҗев "Җомга көн кич белән"

Мой взгляд на мир

Язмыш синең тез астыңа китереп сукса - егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса - үзең аннан да көчле ян, шулвакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга салса - күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат: ялтыравыңны күреп , чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса - кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса - чишмәгә әверелеп, иреккә ургы; җиргә күмсә - орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса - йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракларда да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә ала. Түземнәр генә бәхеткә лаек. 

Фәнис Яруллин

Моё портфолио

Минем мини-сайтыма рәхим итегез! Үз тәҗрибәм белән бик теләп уртаклашам. Сезгә иҗади уңышлар телим.

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио:
Мои альбомы