Билгесезлек алмашлыклары
план-конспект урока (6 класс) по теме
6 нчы сыйныфның татар төркеменә "Билгесезлек алмашлыклары" темасына татар теле дәресенә технологик карта.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 21.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Татар теле дәресенә технологик карта
Класс: 6г | |
Предмет: татар теле | |
Тема: Билгесезлек алмашлыклары | |
Максат: 1) Билгесезлек алмашлыкларын дөрес табу, куллану; 2)логик фикерләүне арттыру; 3) иптәшләренә карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү. | |
Предмет буенча нәтиҗәләр : алган белемнәрне актуальләштерү, яңа мәгълүматлар туплауда дәреслек белән эшли белү; йөгерек уку, тыңлау, ишеткәннәрнең асылына төшенү. | |
Төп төшенчәләр: билгесезлек алмашлыклары | |
Пространство оештыру: индивидуаль, төркемнәрдә эш, парларда эш | |
Чыганаклар: “Татар теле”, 6 нчы сыйныф, / Р.К.Сәгъдиева, Р.М.Гарәпшина, Г.И.Хәйруллина; - Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр., 2015, 130-132 нче бит | |
Җиһазлау: индивидуаль биремнәр | |
Предметара бәйләнеш: татар теле, физкультура |
Дәрес этабы | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | УУГ ШУУГ – шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре РУУГ – регулятив универсаль уку гамәлләре ТБУУГ – танып белү универсаль уку гамәлләре КУУГ – коммуникатив универсаль уку гамәлләре |
I. Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру Максат: дәрес эшчәнлегенә керешеп китү ихтыяҗы булдыру өчен шартлар тудыру | - Исәнмесез, укучылар! - Кәефләрегез ничек? - Рәхмәт, балалар. Ә хәзер бер-беребезгә карап елмаеп алыйк. - Дежур укучы рапорты | - Исәнмесез, саумысез! Хәерле көн! | КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү РУУГ: үзмаксат кую |
II. Актуальләштерү. Яңа материалны актуальләштерүгә ихтыяҗ тудыру Максат: элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру |
2 . Өй эшендәге җөмләләрдән билгеләү алмашлыкларын аерып чыгарыгыз. | Укучыларның җавабы тыңлана Өй эшендәге җөмләләрдән билгеләү алмашлыкларын аерып чыгаралар. Үзбәя | ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу КУУГ: тыңлый белү, коллектив фикер алышуда катнашу |
III. Уку мәсьәләсен кую. Максат: яңа белемнәрне актуальләштерүгә юнәлеш бирү; килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү |
| Хаталы фикерләрне дөресләп әйтәләр. Укучыларның җавабы тыңлана Кагыйдә белән танышу. Үзбәя | ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую РУУГ: кагыйдә, инструкцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу |
IV.Танып-белү эшчәнлеге. Уку мәсьәләсен чишү. Максат: күзаллау булдыруда ярдәм итү; мисаллар китереп раслый белү |
Карточкалар бирелә. Карточкаларда сорау алмашлыклары язылган. Сорау алмашлыкларыннан билгесезлек алмашлыкларының ике төрен ясарга, икесе белән җөмлә төзергә 1 нче карточка. Кем, нинди, кайсы. 2 нче карточка. Нәрсә, ничек, кайда Физкультминут | Укучыларның җаваплары тыңлана Үзбәя | ТБУУГ: Билгесезлек алмашлыкларын билгеләү КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә, башкаларны тыңлый белү, туган тел нормаларын саклап сөйләү, әңгәмәдә катнашу РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу |
V. Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану Максат: яңа белемнәрне дәреслек кулланып камилләштерү; укучыларның тәҗрибәләрен практик кулланырга мөмкинлек тудыру | 1.131 нче биттән 302 нче күнегүне табыгыз. Телдән эшлибез. Язмача эшлибез 2.Парларда эш 303 нче күнегү телдән. Рәсем буенча парлап җөмлә төзиләр | Дөрес утыру, дәфтәрне дөрес кую кагыйдәләрен кабатлыйлар. Күнегүне язмача эшлиләр. Соңыннан тикшерәләр. Үзбәя | РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү ТБУУГ: яңа мәгълүмат туплауда дәреслек материалын куллану КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү |
VI. Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә. Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү; үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү | Билгесезлек алмашлыклары темасы буенча белгәннәрне модельләштерү (төркемнәрдә эшләү)
| Билгесезлек алмашлыклары темасы буенча белгәннәрне кулланып модель төзү Үзбәя | ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу |
VII. Өй эше Максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату | 1.301 нче күнегү. Күчереп язарга, билгесезлек алмашлыкларының астына сызарга 2. Билгесезлек алмашлыкларын кулланып, 5 җөмлә язарга 3. 304 нче күнегү. |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
4 нче сыйныфларының татар төркеме өчен"Күрсәтү алмашлыклары" темасы буенча төзелгән дәрес конспекты.
4 нче сыйныфының татар төркемендә үткәрелгән дәреснең конспекты....
![](/sites/default/files/pictures/2012/11/11/picture-142262-1352657715.jpg)
"Алмашлыклар" 6нчы сыйныф
6нчы татар сыйныфы өчен "Алмашлыклар" темасын гомумиләштереп кабатлау буенча дәрес эшкәртмәсе....
![](/sites/default/files/pictures/2013/12/09/picture-361998-1386561571.jpg)
Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы. Тукай иҗатында алмашлыклар.
Максат. 1. Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы турында мәгълүмат бирү.2. Иҗади фикер эшчәнлеген үстерү.3. Г. Тукай иҗатына карата кызыксыну һәм тәрбияләү.Җиһазлау: компьютер, карточкалар, тест, татар т...
![](/sites/default/files/pictures/2014/12/04/picture-544729-1417723938.jpg)
Презентация "Сорау алмашлыклары"
"Морфология" бүлегендә "Алмашлык төркемчәләре" темасын үткәндә куллану өчен...
![](/sites/default/files/pictures/2019/04/01/picture-302135-1554122626.jpg)
"Алмашлыклар" темасын кабатлау
Бу дәрес рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең 4 нче сыйныфында (татар төркемендә) үткәрү өчен тәкъдим ителә. Барлык эш төрләре дә укучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып төзелгән. Әлеге дәрес эшкәр...