Алмашлык. Билгесезлек алмашлыклары
план-конспект урока (8 класс) на тему

Гиматдинова Гульназ Салихзяновна

8 нче сыйныфта татар теле дәресе

Презентцация 

Скачать:


Предварительный просмотр:

8 нче  класс.

Татар теле дәресе.

Тема:     Алмашлык. Билгесезлек алмашлыклары.

Максатлар:

1.  Алмашлыклар турында белемнәрне ныгыту.

2. Мөстәкыйль сүз төркемнәрен җөмләдә дөрес билгели алуларына ирешү. Алмашлык төркемчәләрен дөрес билгеләү күнекмәләрен ныгыту.  Төркемнәрдә эшли белү күнекмәләрен үстерү; сорауларга төгәл җавап бирү күнекмәсен камилләштерү.

 3. Үз фикерләрен  дәлилли алучанлыкларын, эзлекле фикер йөртүләрен, танып-белү эшчәнлекләрен үстерү,  туган телгә ихтирам тәрбияләүгә этәргеч ясау.

 Метод һәм алымнар: әңгәмә, дидактик уеннар, тест сорауларына җавап бирү, төркемләп эшләү, индивидуаль бирем үтәү.

Предметара бәйләнеш: татар әдәбияты Яңа педагогик технология: компьютер технологиясе.

Дәрес төре: өйрәнгән темаларны гомумиләштереп кабатлау.  

Җиһазлау: компьютер, проектор, дәреслек (147-148 нче битләр), индивидуаль биремле карточкалар,  презентация.

Дәрес барышы:

 

I.Оештыру өлеше.

1) Исәнләшү.

2) Укучыларның дәрескә хәзерлекләрен тикшерү:

-кем буген дежур?

-бүген нинди һава торышы?

II.Булган белемнәрне актуальләштерү.

  1.  Өй эшен тикшерү – 9, 10, 11 нче күнегүләр 146 бит
  2. Слайд - Уйла, эзлә, тап! Мәкальләрдә нинди сүзләр төшеп калган?

             

III. Белемнәрне ныгыту, барлау.

  1. Алмашлыкның ничә төркемчәсе бар? (7)

РЭЛЛИ РОБИН СТРУКТУРАСЫ БУЕНЧА ЭШ.  (Һәр алмашлык төркемчәсенә 2 шәр мисал,  табарга, 2 укучы чиратлашып җавап бирә)

  1. Слайд – бирелгән җөмләләрдән алмашлыкларны табарга.

  • Тапкан алмашлыкларны нәрсә булса да бәйлиме? (Әйе, барысы да билгесезлек алмашлыклары)
  • Димәк, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез? (Билгесезлек алмашлыклары)
  • Билгесезлек алмашлыклары ничек ясала? (-дыр/дер, -тыр/-тер кушымчалары, әллә сүзе)

IV.Өй эше

  1. 4 нче күнегү – укыгыз һәм тәрҗемә итегез, билгесезлек алмашлыкларын күрсәтегез.

Физкультминутка

  1. 6 нчы күнегү – билгесезлек алмашлыкларының дөрес тәрҗемәләрен табыгыз, алар белән җөмләләр төзегез.

Кемнедер – кого-то

Нәрсәгәдер – чему-то

Кемдәдер – у кого-то

Кемгәдер – кому-то

Нәрсәдәндер – от чего-то

  1. 7 нче күнегү -  күп нокталар урынына билгесезлек алмашлыкларын куеп, җөмләләр языгыз.               (Каяндыр, каядыр, кемнәндер, ниндидер, кемдер, ничектер)

  1. Карточкалар белән эш –

 

V.Өй эше.

  1. 4 билгеләү алмашлыгы белән җөмлә төзергә

  1. 8 нче күнегү 148 бит -  җөмләләрне тәрҗемә итегез.

VI.Йомгаклау, билгеләр кую


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

«Алмашлыклар. Билгесезлек алмашлыклары» темасына ачык д әрес Гиматдинова Г.С.

Слайд 2

1) ... эшләми, ... ашамый. 2) ... сабыр, .... эшнең җаен таба р. 3) … халыкны ң … батырлары була. 4) Батыр ... халкын яклый. Уйла, эзлә, тап ! Мәкал ь ләрдә нинди сүзләр төшеп калган?

Слайд 3

1) Кем эшләми, шул ашамый. 2) Кем сабыр, шул эшнең җаен таба р. 3) Һәр халыкны ң үз батырлары була. 4) Батыр үз халкын яклый. Уйла, эзлә, тап ! Мәкал ь ләрдә нинди сүзләр төшеп калган?

Слайд 4

Алмашлыкның ничә төркемчәсе бар? 5 3 4 6 7

Слайд 5

Алмашлыкның ничә төркемчәсе бар? 1. Зат алмашлыклары - личные местоимения 2. Тартым алмашлыклары - притяжательные местоимения 3. Күрсәтү алмашлыклары - указательные местоимения 4. Сорау алмашлыклары –вопросительные местоимения 5. Билгеләү алмашлыклары – определительные местоимения 6. Билгесезлек алмашлыклары – неопределенные местоимения 7. Юклык алмашлыклары – отрицательные местоимения

Слайд 6

Һәр алмашлык төркемчәсенә 2 шәр җөмлә төзергә 1. Зат алмашлыклары – мин, син, ул, без, сез, алар 2. Тартым алмашлыклары – минеке, синеке, аныкы, моныкы, һ.б. 3. Күрсәтү алмашлыклары – бу, ул, әнә, теге, шул, андый, һ.б. 4. Сорау алмашлыклары – кем, нәрсә, нинди, ник, кайсы, һ.б. 5. Билгеләү алмашлыклары – һәр, бөтен, үз, һәммә, барлык, һ.б. 6. Билгесезлек алмашлыклары – кемдер, нәрсәдер, каядыр,әллә кем, никтер, кайдадыр, һ.б. 7. Юклык алмашлыклары – беркем, бернәрсә, һичкем, берничек, һичнәрсә, һичнинди, һ.б.

Слайд 7

Ул сезнең артыгыздан нидер кычкырып калды. Бу кешене мин кайдадыр ниндидер җыелышта күргән идем бугай. Кемдер гармунда уйнады, кемнәрдер матур итеп җырла�дылар. Хәлләрегезне никтер беркемгә дә сөйләмисез. Аның сүзләре ничектер йөрәкләргә барып җитте. Бу кабинетта һәрвакыт кемдер нәрсәдер сөйли. Эт кемгәдер ниндидер ямьсез тавыш белән өрә иде. Мин кайчандыр жур�налист булырга хыяллана идем, ә хәзер нигәдер бу теләк юк. Бирем - алмашлыкларны табарга

Слайд 8

Ул сезнең артыгыздан нидер кычкырып калды. Бу кешене мин кайдадыр ниндидер җыелышта күргән идем бугай. Кемдер гармунда уйнады, кемнәрдер матур итеп җырла�дылар. Хәлләрегезне никтер беркемгә дә сөйләмисез. Аның сүзләре ничектер йөрәкләргә барып җитте. Бу кабинетта һәрвакыт кемдер нәрсәдер сөйли. Эт кемгәдер ниндидер ямьсез тавыш белән өрә иде. Мин кайчандыр жур�налист булырга хыяллана идем, ә хәзер нигәдер бу теләк юк. Бирем - алмашлыкларны табарга

Слайд 9

Образуются от вопросительных местоимений: а) путем присоединения к ним безударных аффиксов -дыр/-дер, -тыр/-тер. Например: кайдадыр (где-то), ничектер (как-то); б) путем сочетания вопросительных местоимений со словом әллә. Например: Әллә нинди (какой-то), әллә кемнән (от кого-то). Билгесезлек алмашлыклары

Слайд 11

Өй эше: 1) 4 билгеләү алмашлыгы белән җөмлә төзергә 2) 8 нче күнегү 148 бит - җөмләләрне тәрҗемә итегез


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Алмашлык. Тест. 6 нчы класс.

"Алмашлык" темасына 6 нчы класс өчен тест....

Презентация, правила по татарскому языку. Алмашлык (Местоимение).

Презентация, правила по татарскому языку. Алмашлык (Месстоимение)....

Алмашлык.Морфологик-синтаксик анализ ясау.

Дәрес экологик тәрбия бирү максаты белән үрелеп бара. Шулай укукучылар  алмашлыкларга морфологик-синтаксик анализ ясарга өйрәнәләр. Дәрес рус мәктәбенең татар төркеме өчен тәкъдим ителә....

Алмашлык ( тест)

"Алмашлык" темасы буенча укучыларның белемнәрен тикшерү өчен тест...

4 класс (татар төркеме). "Алмашлык" темасына дәрес конспекты.

4 сыйныф татар төркемнәрендә укучылар белән "Алмашлык" темасына үткәргән дәресемнең конспекты. Коллегаларыма ярдәме тисә, мин бик шат булыр идем......

Алмашлык. Алмашлык төркемчәләре (план- конспект)

Алмашлык. Алмашлык төркемчәләре. 6 сыйныф. татар теле...

Билгесезлек алмашлыклары

6 нчы сыйныфның татар төркеменә "Билгесезлек алмашлыклары" темасына татар теле дәресенә технологик карта....