Телләр белгән - илләр гизгән
элективный курс (9, 10, 11 класс) на тему

Тимофеева Танзиля Мизхатовна

     “Телләр белгән – илләр гизгән” дип аталган махсус курс программасы 34 сәгатькә исәпләнгән, 9-11 нче сыйныф укучылары өчен тәкъдим ителә. Курс ике блоктан тора: “Тәрҗемә итү серләре” һәм “Татарстан – туган ягым”. Программа тәрҗемә серләренә өйрәнүне һәм туган як турында белемнәрне ныгытуны күздә тота.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tellr_belgn_-_illr_gizgn._mahsus_kurs.docx29.53 КБ

Предварительный просмотр:

Телләр белгән – илләр гизгән

Аңлатма язуы

        Милләтара аралашу чарасы, аерым дәүләттә, республикада, регионда массакүләм коммуникация чарасы булып тел тора. Икенче телне белмичә, шәхесара мөнәсәбәтләр урнаштыру мөмкин түгел. Икетеллелек (билингвизм) һәм күптеллелек (полилингвизм) кешеләрнең аралашуы өчен зур әһәмияткә ия булып тора, этнослар арасындагы төрле каршылыкларны кисәтә, халыклар дуслыгын ныгыта. Телне аралашу чарасы буларак кына түгел, бәлки үл халыкның мәдәниятен, психологиясен, әдәбиятын, гореф-гадәтләрен тәкъдим итү чарасы буларак карау да мөһим.

     “Телләр белгән – илләр гизгән” дип аталган махсус курс программасы 34 сәгатькә исәпләнгән, 9-11 нче сыйныф укучылары өчен тәкъдим ителә. Курс ике блоктан тора: “Тәрҗемә итү серләре” һәм “Татарстан – туган ягым”. Программа тәрҗемә серләренә өйрәнүне һәм туган як турында белемнәрне ныгытуны күздә тота.

      Парлы һәм группалы эш алымнары куллану уңай нәтиҗә бирә.

      Программа теоретик материал, практик характердагы биремнәр, кызыклы сорауларны, экскурсиягә баруны үз эченә ала. Курс презентация  яклау белән тәмамлана.

      Бу курс тәрҗемәче һәм экскурсовод һөнәрләрен үзләштерүгә юнәлеш бирә.

Курсның максаты.

  • Укучыларда татар теленнән рус теленә, рус теленнән татар теленә, шулай ук инглиз һәм алман телләренә тәрҗемә итү күнекмәләрен үстерү.
  • Туган як турында белемнәрне ныгыту, туган якның исәлекле урыннары турында мәгълүмат җыю, татар халкының тарихи-мәдәни мирасын башка халыкларга җиткерү.
  • Туган ягың, үз халкың белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Курсның бурычлары.

  • сөйләм культурасы, әдәби тел нормалары белән таныштыру;
  • татар теленнән инглиз һәм алман телләренә тәрҗемә итү күнекмәләре үстерү;
  • татар теленнән рус теленә, рус теленнән татар теленә тәрҗемә итү күнекмәләрен үстерү;
  • Татарстан турында белемнәрне ныгыту;
  • Түбән Кама тарихы һәм истәлекле урыннары турында мәгълүмат туплау;
  • Туган якка карата мәхәббәт тәрбияләү.

 Курсны өйрәнүдән көтелгән нәтиҗә:

  • татар теленнән рус теленә, рус теленнән татар теленә, шулай ук инглиз һәм алман телләренә тәрҗемә итү күнекмәләрен үстерү;
  • туган якның тарихы, мәдәнияте буенча мәгълүмат туплаган, башка халыклар белән белемнәрен уртаклаша алырлык шәхес формалаштыру.
  • укучыларда туган тел, туган якның мәдәни-тарихи мирасы аша милли үзаң формалаштыру;
  • һөнәри эшчәнлек базарында үз туган телендә һәм рус телендә  сөйләм культурасы югары конкурентлык дәрәҗәсендә булган шәхес тәрбияләү.

Курсны үткәрү формалары:

  • Лекция
  • Семинар
  • Түгәрәк өстәл янында сөйләшү
  • Гәҗит чыгару
  • Проектлар төзү
  • Эшлекле уен
  • Баш миен штурмлау
  • Эзләнү, материал туплау

Методик яктан тәэмин ителеш:

  • Телдән журнал
  • Экскурсия
  • Сүзлекләр, энциклопедияләр
  • Мультимедиа презентацияләре
  • Электрон дәреслек

Техник яктан тәэмин ителеш:

  • Мультимедиа проектор
  • Аудио, видеомагнитофон

Методик тәкъдимнәр:

  • укучыларның шәхси эшчәнлегенә күбрәк игътибар бирергә киңәш ителә;
  • курсны уздырганда информацион технологияләр куллану хуплана;
  • махсус курс буенча үзләштерелгән белемнәрне гамәли эшләр белән ныгытып барырга тәкъдим ителә;
  • биремнәр, өстәмә материаллар укучыларда туган якка мәхәббәт тәрбияләсен.

Программаның эчтәлеге

I блок.Тәрҗемә итү серләре (17 сәгать).

Сөйләм культурасы.Әдәби тел нормалары. Икетеллелек.”Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында Татарстан Республикасы Законы” – 2 сәгать.

Сөйләмдә сүзләр бәйләнеше һәм аның төрләре (хәбәрлекле, ачыклаулы, аныклаулы мөнәсәбәт). Хәбәрлекле, ачыклаулы, аныклаулы мөнәсәбәткә кергән сүзләрне рус теленә тәрҗемә итү – 2 сәгать.

Җөмләдә сүз тәртибе. Җөмләнең актуаль кисәкләргә бүленеше. Татар һәм рус телләрендә сүзләрнең урнашу тәртибе үзенчәлекләре. Татар һәм рус телләрендәге җөмлә төзелешен чагыштырып, бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү – 3 сәгать.

Стилистик хаталар. Төрле стильдәге текстларны тәрҗемә итү – 2 сәгать.

Калька. Структур һәм семантик калькалар. Рус теленнән татар теленә сүзтезмәләрне, фразеологизмнарны, морфологик кисәкләрне калькалаштыру – 2 сәгать.

Сүзлекләр. Телара, фразеологик сүзлекләр. Русча-татарча сүзлекләр төзү тарихы. Берничә тел сүзлекләре. Татар теленнән инглиз, алман телләренә тәрҗемә итү – 6 сәгать.

II блок.Татарстан – туган ягым (17 сәгать).

Татарстан турында гомуми мәгълүмат (мәйданы, халкы, шәһәрләре, тарих битләре, республика символлары, мәдәнияте һ.б.) – 1 сәгать.

Казан – Татарстанның башкаласы – 1 сәгать.

Казан шәһәрендә уку йортлары – 1 сәгать.

Түбән Кама турында гомуми мәгълүмат – 1 сәгать.

Шәһәребез тарихы – 1 сәгать

Түбән Камада уку йортлары. Училищега экскурсия – 2 сәгать

Түбән Кама – сәнәгать үзәге – 1 сәгать.

Түбән Каманың истәлекле урыннары. Изге чишмәгә экскурсия – 2 сәгать.

Якташларыбыз иҗаты. Язучы белән очрашу – 2 сәгать.

Түбән Камада һәйкәлләр. Габдулла Тукай һәйкәленә экскурсия – 2 сәгать.

Шәһәр музеена экскурсия – 1 сәгать.

Алабуга шәһәренә экскурсия – 1 сәгать.

 Презентацияләрне яклау. “Татарстан – туган ягым” – 1 сәгать.

Курсның тематик планы

№п/п

Тема

Барлык сәгатьләр саны

Шул исәптән

Эшчәнлек төре

Үткәрү вакыты

теория

практика

I блок. Тәрҗемә итү серләре

17

7

10

1

Сөйләм культурасы. Әдәби тел нормалары

2

1

1

Лекция, әңгәмә. Сорауларга җавап

2

Сөйләмдә сүзләр бәйләнеше һәм аның төрләре

2

1

1

Лекция, әңгәмә. Практик эш (тәрҗемә итү)

3

Җөмләдә сүз тәртибе. Җөмләнең актуаль кисәкләргә бүленеше. Татар һәм рус телләрендә сүзләрнең урнашу тәртибе үзенчәлекләре

3

2

1

Тәрҗемә итү. Әңгәмә. Биремнәр үтәү.

4

Стилистик хаталар

2

1

1

Лекция. Биремнәр эшләү

5

Калька. Структур һәм семантик калькалар

2

1

1

Лекция. Практик эш

6

Сүзлекләр. Телара, фразеологик сүзлекләр

6

1

5

Әңгәмә. Сүзлек белән эш. Тәрҗемә итү. Зачет

II блок. Татарстан – туган җирем

17

10

7

7

Татарстан турында гомуми мәгълүмат (мәйданы, халкы, шәһәрләре, тарих битләре, республика символлары, мәдәнияте һ.б.)

1

1

-

Лекция. Әңгәмә. Презентация, видеоматериал карау

8

Казан – Татарстанның башкаласы

1

1

-

Лекция. Әңгәмә. Презентация, видеоматериал карау

9

Казан шәһәрендә уку йортлары

1

1

-

Казандагы уку йортлары сайтларына керү, алар турында мәгълүмат туплау

10

Түбән Кама турында гомуми мәгълүмат

1

1

-

Лекция. Әңгәмә. Презентация, видеоматериал карау

11

Шәһәребез тарихы

1

1

-

Лекция. Әңгәмә. Презентация, видеоматериал карау

12

Түбән Камада уку йортлары. Училищега экскурсия

2

1

1

Уку йортлары турында мәгълүмат туплау. Экскурсия

13

Түбән Кама – сәнәгать үзәге.

1

1

Лекция. Әңгәмә. Презентация, видеоматериал карау

14

Түбән Каманың истәлекле урыннары. Изге чишмәгә экскурсия

2

1

1

Лекция. Әңгәмә. Презентация, видеоматериал карау. Экскурсия

15

Якташларыбыз иҗаты. Язучы белән очрашу

2

1

1

Китаплар карау. Очрашу

16

Түбән Камада һәйкәлләр. Габдулла Тукай һәйкәленә экскурсия

2

1

1

Әңгәмә. Презентация карау

17

Шәһәр музеена экскурсия

1

-

1

Экскурсия

18

Алабуга шәһәренә экскурсия

1

-

1

Экскурсия

19

Презентацияләрне яклау. “Татарстан – туган ягым”

1

-

1

Презентацияләр яклау

Барлыгы

34

17

17

Укытучы өчен әдәбият

  1. Абдуллин Ф.А. Еракка китеп кара. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2006
  2. Ахунзянов Э.М. Русские кальки в татарском литературном языке/ Вопросы татарского языкознания. – Казань: Из-во Казан.ун-та, 1965
  3. Байрамова Л.К., Сафиуллина Ф.С. Сопоставительный синтаксис русского и татарского языков. – Казань: Из-во казан.ун-та, 1988
  4. Вагизов Ф. Колесо жизни. – Нижнекамск: ИПЦ “Гузель”, 1998
  5. Җәгъфәр Х.Г. Алданмасын, дуслар, күңелегез. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2006
  6. Кәримова Р. Мин табигать баласы. – Түбән Кама: “Ихлас”, 2004
  7. Молодежь Нижнекамска. Вчера, сегодня, завтра. – Нижнекамск: Сабакташ, 1996
  8. Муллин Р. Изгеләр чишмәсе. – Түбән Кама: НПҮ “Гүзәл”, 1997
  9. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. – Казан: Мәгариф, 2006
  10. Суверенный Татарстан. – Москва: ИНСАН, 1997
  11. Түбән Кама -  туган шәһәрем: ИПЦ “Гузель”, 2008
  12. Фәтхетдинова Ә.Ш. -  Яр Чаллы: Яр Чаллы типог.,2003
  13. Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәнүнең фәнни-методик нигезләре. – Казан: Мәгариф, 2002
  14. Харисова Л.А., Гарипова В.А. Ватаным Татарстан. – Казан: Мәгариф, 1998
  15. Хәбибуллина Һ.И. Могҗиза тудыручылар. – Түбән Кама: ИПЦ “Гүзәл”, 2006
  16. Хисмәтуллин Р. Тәүбә. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1995
  17. Юсупов Р.А. Икетеллелек һәм сөйләм культурасы. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1987

Укучылар өчен әдәбият

  1. Борһанова Н.Б., Мәхмүтова Л.Т. Русча-татарча фразеологик сүзлек. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1959
  2. Махмутов М.И. Школьный русско-татарский словарь. – Казань: Татар.книж.из-во, 1984
  3. Мустафин М.Р., Хузеев Р.Г. Все о Татарстане (экономико-географический справочник). – Казань: Тат.книж.из-во, 1994
  4. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. – Казан: Мәгариф, 2006
  5. Сафиуллина Ф.С. Карманный татарско-русский и русско-татарский словарь. – Казань: ТаРИХ, 2001
  6. Татарстан тарихы. – Казан: ТаРИХ, 2001
  7. Татарча-русча-инглизчә сүзлек. – Яр Чаллы: КамАЗ, 1992
  8. http://kpfu.ru/
  9. http://kpfu.ru/finance-economy
  10. http://www.kstu.ru/
  11. http://www.kgasu.ru/
  12. http://www.kgeu.ru/
  13. http://www.kgmu.kcn.ru/
  14. http://www.ksavm.senet.ru/
  15. http://www.kazgau.ru/
  16. http://www.kazguki.ru/
  17. http://kazanconservatoire.ru/
  18. http://www.kuimvd.ru/
  19. http://tatngpi.ru/
  20. http://ngtti.ru/index.php/ru/
  21. http://agni.tatarstan.ru/
  22. http://rgteu.tatarstan.ru/rus/index.htm

Түбән Кама шәһәре аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче

10 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тимофеева Тәнзилә Мизхәт кызының

“Телләр белгән, илләр гизгән” махсус курсына

рецензия.

“Телләр белгән, илләр гизгән” махсус курс программасы 9-11 нче сыйныф укучыларына профессиональ юнәлеш бирү максатыннан тәкъдим ителә.

Махсус курсның эчтәлеге куелган максатка туры килә. Программа үз эченә теоретик материалны һәм практик биремнәрне ала. Практик өлешендә презентация, экскурсия, мәгълүмат туплау, язучы белән очрашу һ.б. эш төрләре тәкъдим ителә. Алар укучыларның яшь үзенчәлегенә туры килә. Бу алымнар алган белем һәм күнекмәләрне кулланырга, ныгытырга, аларны системалаштырып барырга ярдәм итә. Укучыларда эзләнү, тикшеренү, проектлар төзү эшләре белән шөгыльләнүгә омтылыш уята.

Махсус курс хәзерге заман таләпләренә җавап бирә: курс презентация ясау һәм аны яклау белән тәмамлана. Бу укучыларны информацион технологияләр кулланып эшләргә, туган як тарихын һәм истәлекле урыннарын өйрәнүне информатика фәне белән берләштереп алып барырга ярдәм итә.

Махсус курсның программасы һәм тематик планы кабул ителгән тәртип нигезендә төзелгән.

 Укытучы һәм укучылар өчен әдәбият исемлеге җитәрлек күләмдә бирелгән.

                     Педагогика фәннәре кандидаты, ИЭУПның (Казан шәһәре)

                     педагогик психология һәм педагогика кафедрасы доценты

                     ____________________Р.Ф.Гатауллина          


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кызыксындырып укыта белгән кеше генә яңа үрләр яулый.

Кызыксындырып укыта белгән кеше генә яңа үрләр яулый....

Кызыксындырып укыта белгән кеше генә яңа үрләр яулый.

Кызыксындырып укыта белгән кеше генә яңа үрләр яулый....

Кызыксындырып укыта белгән кеше генә яңа үрләр яулый.

Кызыксындырып укыта белгән кеше генә яңа үрләр яулый....

Телләр белгән - илләр гизгән

Телләр белгән - илләр гизгән. Әлеге презентацияне гади һәм ачык дәресләрдә, берәр кичәдә, татар теле атналыгында, туган тел көнендә куллана аласыз....

"Телләр белгән шәхес тәрбияләү" темасына доклад

Методик берләшмә утырышында ясаган доклад...

“Телләр белгән – илләр гизгән” (татарның бөек шәхесләре тормышын өйрәнү аша рус телле балаларны татарча сөйләргә өйрәтү буенча проект )

ldquo;Телләр белгән – илләр гизгән”(татарның бөек шәхесләре тормышын өйрәнү аша рус телле балаларны татарча сөйләргә өйрәтү буенча проект )...

Үткәнен белгән-тарихын белгән

ldquo;Үткәнен  белгән-тарихын  белгән”.Бу гыйбарәләр узган сәхифәләргә хөрмәт белән караган,аларны кадерләгән халыкның гына киләчәге барлыгы, яшь буынның хөрмәтенә лаек булачагы...