"Телләр белгән шәхес тәрбияләү" темасына доклад
материал на тему

Исламова Миляуша Хасановна

Методик берләшмә утырышында ясаган доклад

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tellr_belgn_shhes_trbiyalu.doc32 КБ

Предварительный просмотр:

    Милләт, аның теле, мәгарифе, әдәбияты һәм мәдәнияте язмышы һәркайсыбызны уйландыра, дулкынландыра.

    Дөньяда 5 меңнән артык тел бар, димәк, 5 меңнән артык милләт бар дигән сүз. Россиядә 165 милләт вәкиле яши. Татарстанда 115 төрле милләт халкы дус һәм бердәм гомер кичерә. Шуларның 2 миллионнан артыгын татарлар, 1,5 миллион чамасын – руслар, якынча 120 меңен чувашлар тәшкил итә. Республикада 34 этномәдәни оешма эшли.

    Татарстаннан читтә 5 миллионнан артык татар яши. Аларның өчтән бер өлешен балалар тәшкил итә. Шуңа күрә Россия төбәкләрендәге һәм БДБ илләрендәге татар мәгариф учреждениеләрен саклау һәм яңа балалар бакчалары, мәктәпләр, гимназияләр ачу, милли-мәдәни компоненттан файдалану мөһим мәсьәлә булып тора.

    “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” Татарстан Республикасы Законында әйтелгәнчә, Татарстан Республикасында гражданнар тәрбия һәм уку-укыту телен ирекле сайлау хокукына ия. Балаларны телгә өйрәтү – ата-аналарның граждан бурычы.

    Татарстан Республикасында гражданнар төп гомуми белемне туган телләрендә алырга хокуклы. Моның өчен дәүләт туган телне өйрәтү һәм укыту өчен шартлар тәэмин итә.

    Дәүләт аккредитациясе булган мәгариф учреждениеләрендә, Татарстан Республикасы дәүләт телләре буларак, татар һәм рус телләре, татар һәм рус телләрендә әдәбият дәүләт мәгариф стандартлары нигезендә өйрәнелә. Гомуми белем бирү учрежденияләрендә, башлангыч һәм урта һөнәр белеме учрежденияләрендә татар һәм рус телләре тигез күләмнәрдә өйрәнелә.

    “Тел дигән дәрья бар, төбендә энҗе-мәрҗән бар дип халкыбыз юкка гына әйтмәгән. Телне тагын да тирәнтен өйрәнергә, аны сакларга, үстерергә кирәк. Телне саклау һәм үстерүнең төп шарты шуннан гыйбарәт: аның әһәмияте, кулланылышы, тукталмыйча арта һәм киңәя барырга тиеш, – ди академик Рүзәл Юсупов. - Әмма бу шартның гамәлгә ашырылуы бер җитди таләпнең үтәлүенә бәйле: туган тел, аннан дөрес файдаланганда, аны куллануда һәркем үзенә таләпчән булганда гына саф булып калачак”

    Куллануда хаталарга юл куеп, аларның үрчегәннән – үрчүе белән килешеп, телне саклап та, үстереп тә булмый. Чыннан да, татар сөйләмен хата басты. Моңа үз-үзеңә таләпчән карап, һәр хатаны халык игътибарына чыгарып кына чик куеп булыр.

    Үзеңнән башларга кирәк! Һәр газет, журналның, радио, телевидениенең, интернет-сайтның үз “тел чүплеген” булдырырга кирәк. Телебезнең нигезен җимерә, җелеген корыта торган, иң хәвефле хата-калькалар. Урысча уйлап, татарча әйтергә азаплану кәсәфәте.

Машинаны рульдәге шофер йөртә.  

Укучы бала компьютерда утыра.

    Татар шушылай уйлый. Шушылай әйтә! Әйткәнен русчага тәрҗемә итү ихтыяҗы туганда гына ул үз әйткәненә үзе шикләнә башлый. Урысча уйлаганга күрә. Татарча уйлыйк! Фикеребезне ана телебездә дөрес әйтик! Калька кебек корткычны сөйләмебезгә якын да җибәрмик, һәр кальканы – “тел чүплегенә”.

    Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: телләр белгән шәхес тәрбияләү, иң беренче чиратта, телебезнең сафлыгын, аның үзенә генә хас аһәңен, үзенчәлекләрен саклау, өйрәнүдән башланырга тиеш. Шул очракта гына укучылар кабатланмас әдәби җәүһәрләребезне төшенер дәрәҗәдә телебезне үзләштерерләр һәм андагы рухи кыйммәтләрне аңлый алырлар.

Файдаланылган әдәбият

  1. Татарстаннан читтәге милләттәшләр телебезне онытмасын! “Мәгариф”, 2003 ел, 11 нче сан.
  2. Һәркемнең бар туган теле. “Мәгариф”, 2008 ел, 10 нче сан.
  3. Тел дигән дәрья бар... “Мәгариф”, 2003 ел, 8 нче сан.
  4. “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” ТР Законы
  5. “Тел чүплегенә” “Татарстан яшьләре”, 2010 ел, 4 нче март.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кызыксындырып укыта белгән кеше генә яңа үрләр яулый.

Кызыксындырып укыта белгән кеше генә яңа үрләр яулый....

"Г.Афзал иҗатында патриотик тәрбия" темасына фәнни-тикшеренү эшенең презентациясе

В слайдах презентации даются  несколько фотографий  татарского народного писателя Г. Афзала,  также поэта-патриота М.Джалиля, которому автор посвящает свои стихи....

Г.Афзал иҗатында патриотик тәрбия" темасына фәнни-тикшеренү эше

Фәнни-тикшеренү эшендә туган якка мәхәббәт һәм Ватанга тугрылыклы булу хисләренең  Г.Афзал шигырьләрендә сәнгатьчә чагылышын  чагылышы  анализлана....

Телләр белгән - илләр гизгән

Телләр белгән - илләр гизгән. Әлеге презентацияне гади һәм ачык дәресләрдә, берәр кичәдә, татар теле атналыгында, туган тел көнендә куллана аласыз....

Телләр белгән - илләр гизгән

   “Телләр белгән – илләр гизгән” дип аталган махсус курс программасы 34 сәгатькә исәпләнгән, 9-11 нче сыйныф укучылары өчен тәкъдим ителә. Курс ике блоктан тора: &l...

“Телләр белгән – илләр гизгән” (татарның бөек шәхесләре тормышын өйрәнү аша рус телле балаларны татарча сөйләргә өйрәтү буенча проект )

ldquo;Телләр белгән – илләр гизгән”(татарның бөек шәхесләре тормышын өйрәнү аша рус телле балаларны татарча сөйләргә өйрәтү буенча проект )...

Үткәнен белгән-тарихын белгән

ldquo;Үткәнен  белгән-тарихын  белгән”.Бу гыйбарәләр узган сәхифәләргә хөрмәт белән караган,аларны кадерләгән халыкның гына киләчәге барлыгы, яшь буынның хөрмәтенә лаек булачагы...