“Телләр белгән – илләр гизгән” (татарның бөек шәхесләре тормышын өйрәнү аша рус телле балаларны татарча сөйләргә өйрәтү буенча проект )
методическая разработка на тему

Гильманов Дамир Шарифзянович

“Телләр белгән – илләр гизгән”

(татарның бөек шәхесләре тормышын өйрәнү аша рус телле балаларны татарча сөйләргә өйрәтү буенча проект )

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл programma_uchitel_issledovatel_microsoft_office_word_3.docx25.01 КБ

Предварительный просмотр:

“Телләр белгән – илләр гизгән”

(татарның бөек шәхесләре тормышын өйрәнү аша рус телле балаларны татарча сөйләргә өйрәтү буенча проект )

Актуальлеге.

Бүгенге көн шартларында татар теле укытучылары алдында бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән, рус телле балаларда телне өйрәнүгә кызыксынуны үстерү. Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә.

Ике телне дә камил белү өчен татар теле һәм рус теле мөнәсәбәтләрен генә белү җитми, ә ике халыкның да танылган шәхесләрен белү, ягъни культурологик аспектны да күздә тотарга кирәк.

Рус балаларына татар телен уңышлы өйрәтү өчен алшартларның берсе - шушы телне йөртүче халыкның дөньякүләм һәм илкүләм танылган уллары, кызлары үрнәге нигезендә телне өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш булдыру. Бу үз чиратында татар халкының милли мәдәниятын аңларга теләк уята, ә мәдәният аша телне өйрәнү мөмкинлеге киңрәк ачыла. Тәҗрибә күрсәткәнчә, бу юнәлештә эшләү беряктан укучыларның интеллектын үстерергә ярдәм итсә, икенчедән, телне өйрәнүгә мотивация тудыра.

Практика күрсәткәнчә, рус телле балаларда татар телен өйрәнүгә җанлы кызыксыну шулай ук татар халкының дөньякүләм танылган шәхесләре эшчәнлеге аша да башкарыла ала. Дәреслекләрне анализлаганнан соң бу юнәлештә материалларның җитмәгәнлеге күренде.

Балаларның шәхси мөмкинлекләрен үстерүдә проектлар методикасы нәтиҗәле алым. Шунлыктан бу методика нигез итеп алынды.

Проект Белем бирү стандартына нигезләнеп, Мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән “Татарстан мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак укыту эчтәлегенә таләпләр минимумы”н исәпкә алып рустелле балаларга татар теле өйрәтү программасы нигезендә төзелде.

Бу проект электив курс буларак гомуми урта белем бирү мәктәбе, гимназия, лицейда укучы рус телле балалар белән эшләүне күз уңаенда тота.

 Проект буенча эш нәтиҗәле булсын дисәк, берничә шартны үтәү зарури:

  1. Укытучыга түбәндәге сыйфатлар хас булырга тиеш дип саныйм:
  • Ул - иҗади эзләнүчән;
  • лингвометодикадагы яңалыклардан хәбәрдар;
  • яңалыкка омтылучан;
  • фәнни эчтәлекле, җанлы дәресләр үткәрергә сәләтле;
  • балаларны шәхес итеп кабул итергә әзер;
  • педагог хезмәтен иң кызыклы эш итеп кабул иткән;
  • чын күңелдән эшенә бирелгән;
  • балаларны яратучы Ш Ә Х Е С.

2. Проект укытучы – укучы – гаилә хезмәттәшлеген күз алдында тота.

Алда аңлашылганча, максатны тормышка ашыру өчен укытучы методик эшчәнлеген продуктив рәвештә оештырырга омтыла, ул аның иң мөһим эш юнәлешенә әйләнә- бары шул очракта гына нәтиҗә булырга мөмкин.

Проект эшебез рус мәктәпләрендә рус балалары белән эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларына багышлана.

Проектның практик әһәмияте һәм яңалыгы: рус балалары белән эшләүче укытучыларга кулланма өчен материал була алуында.

Методик эшчәнлегемнең эчтәлеге: укытучы рус телле балаларда татар теленә кызыксыну уятырга тиеш. Моңа ирешү өчен укытучы шуны истән чыгармаска: иң элек без эшебезне чын күңелдән яратырга, туган телен өйрәтүче шәхес дәрәҗәсенә җитәргә тиешбез, һәм безнең шундый икәнлегебезне балалар тоярга тиеш.

Тәҗрибә күрсәткәнчә, бүгенге укучыда, хәтта ата-анада да татар теленә тискәре мөнәсәбәт яши. Иң элек шушы мөнәсәбәтне үзгәртү мөһим. Проект исә шушы эштә бер адым булып тора.

Укучы үзе яши торган төбәкнең табигатен, аның үзенчәлекләрен, халкын, традицияләрен, мәдәниятен, тарихын яхшы белергә тиеш. Һәр халыкның үзенең күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйләнелә, кылган гамәлләре хөрмәтләнә, яшь буынны да шулар үрнәгендә тәрбияләү максаты куела. Проект шушы мәсьәләне күз уңаена ала.

Проектның төп максаты: башка милләт укучыларына татар телен укыту процессында татар халкының танылган шәхесләре эшчәнлеге аша укучыда тел өйрәнүгә кызыксыну уяту

Шушы максатка ирешү юлында башка милләт балаларына татар телен укытуның төп бурычларының берсе түбәндәгечә билгеләнә:

  1. Укучыларның белемнәрен системага салу, тирәнәйтү, үстерү һәм ныгыту, эзләнү күнекмәләре булдыру
  2. укучыларга татар теле аша татар халкының яшәеше, мәдәнияте, сәнгате,гореф-гадәтләре турында мәгълүмат бирү.
  3. Телне өйрәтү аша баланың гомумкультура дәрәҗәсен күтәрү, баланың зәвыгын үстерү.
  4. Укучының иҗади потенциалын үстерү юлларын булдыру.
  5. Укчыларда татар телен өйрәнүгә теләк уяту.

Проект методикасы шәхескә юнәлтелгән һәм татар теленә өйрәтүнең яңа технологияләре таләпләренә җавап бирә; балаларның акыл эшчәнлеген төрле яклап үстерә, чөнки проект методикасы мөстәкыйльлекне, инициативаны һәм өйрәнелә торган предмет белән кызыксынуны тагын да арттыра.

Проект тел һәм әдәбият дәресләрендә, бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләрендә, класстан тыш чараларда тормышка ашырылырга мөмкин.

Әдәбият дәресләрендә рус балаларын татар телендә бәйләнешле итеп сөйләргә, үз фикерләрен эзлекле итеп әйтеп бирергә өйрәтүне максат итеп куябыз. Максатыбызны гамәлгә ашыруда проект - дәресләрнең әһәмияте зур дип саныйбыз, шунлыктан бу проект нигезендә оештырылган дәресләр нигездә дәрес-проектлау формасында оештырыла. Чөнки проект барышында һәр укучы үзенең мөмкинлегеннән, сәләтеннән чыгып эш итә, үзреализацияләү алып барыла, укучыга үзүсешен күзәтергә мөмкинлек ачыла. Шулай ук проектлау алымы үзтәрбиялелеккә дә корылган. Проект төзегәндә укучы башка укучы белән мөнәсәбәттә була, бу исә үз чиратында татар телендә аралашу (коммуникативлык) сәләтен үстерә һәм танып-белү эшчәнлеген формалаштыра.

Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең инновацион технологияләре арасында проектлар методы аерым урын алып тора. Бу метод буенча эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау-фикерләү эшчәнлегенә тартылалар. Проектның нигезен проблемалы ситуация булдыру тәшкил итә. Аны чишү өчен, телне лингвистик фән буларак үзләштерү генә җитми,бәлки өйрәнелә торган предмет буенча җитди коммуникатив күнекмәләр һәм осталык таләп итә.

Татар телен чит тел буларак өйрәткәндә, түбәндәге проектларны кулланабыз:

мәгълүмати (темага караган материаллар туплау аларны катнашучыларга тәкъдим итү, алар турында фикер алышу);

• тикшеренү (хезмәтнең актуальлеген нигезләү, тикшеренүнең максаты әйтү, бурычлар кую, аларны чишү юлларын күрсәтү);
• иҗади (кичә яки бәйрәм үткәрү өчен сценарий төзү, мәкалә язу һ.б.);
• гамәли юнәлешле (һәр укучының, төркемнең бөтен эшчәнлеген яхшы нәтиҗәләргә ирешү максатыннан чыгып планлаштыру);
•предметара бәйләнеш – интеграция (берничә предметка нигезләнү).
Әйтүебезчә, без аларга мәгълүмати технологияләр белән бәйле проектлар төзибез. Төрле идеяләрне тормышка ашыру мавыктыргыч процесска әверелә. Шул ук вакытта татар теленә кызыксыну уяну да күзәтелә.

Көтелгән нәтиҗәләр:

  • Укучыда татар телен өйрәнүгә мөнәсәбәтен уңайга юнәлтү;

- бөек шәхесләребез турында мәгълүмат алу;

- әңгәмә-дискуссияләрдә катнаша алу, үз фикереңне әйтә белү;

- укучыларда татар халкына хөрмәт аша телгә кызыксыну формалашу;

- өйрәнелгән материалны төрле ситуацияләрдә куллана белү, конкурентлыкка сәләтле шәхес булуга ирешү;

- мәктәп шартларында бу метод белән эшләү коммуникатив күнекмәләр барлыкка китерә, татар теленә формаль якын килүне бетерә;

- предметара бәйләнешләрне тормышка ашырып, балаларның белемнәрен интеграцияли, танып белү эшчәнлеген арттыра, ижади һәм тикшеренү күнекмәләрен үстерә.

Көтелгән белем нәтиҗәләре:

Түбәндәге Проект- дәресләр тәкъдим ителә:

  • “ Татар халкының  җырчы сандугачы– Сара Садыкова”.
  • “Татар философы – М.Хәнәфи”.
  • “Маяк булып торсын синең алда намус, белем, акыл! (Лев Толстой исемендәгехалыкара медаль бүләге иясе Ә.Галимҗанов эшчәнлеге)
  • “Татарны галәмгә таныткан шәхесләр (Р.Нуриев, М.Шәймиев)” .
  • “Алар даны мәңгелек ”(Бөек Ватан сугышы геройлары турында)

Проект этаплары:

п/п

Этаплар

Эштөрләре

Хезмәттәшлек

Үткәрү урыны

1

1 этап. Оештыру этабы.

-Проект эчтәлеге, максаты, бурычлары белән таныштыру.

-Проектлар тәкъдим итү. -Җаваплылар билгеләү.

Укытучы - укучы

Класс бүлмәсе

2

2 этап.Төп өлеш

Проектлар буенча эшләү.
1. Әзерлек этабы:
а) тема сайлау;
ә) күләмен билгеләү;
б) укытучы белән бергә эш планы төзү;
в) укучыны чыганаклар белән эшләргә өйрәтү.
2. Проектны төзү этабы:
а) план буенча эш башкару;
ә) чыганаклар белән эшләү, күргәзмә материаллар туплау.

Укытучы-укучы- ата-ана

3 этап. Проектны тормышка ашыру этабы.

3. Проектны тормышка ашыру этабы (эшне төгәлләү һәм тикшерү).

4 этап. Йомгаклау этабы

(проектны яклау, башкаларны хезмәт нәтиҗәләре белән таныштыру).
Йомгаклау этабы.

Класс бүлмәсе

Проектны эшләү барышында беренчел нәтиҗәләр:

1. Татар телен чит тел буларак өйрәтү процессында танылган шәхесләр эшчәнлеге аша татар телен өйрәнү укучыны белем алуга, укуга дәртләндерә, анда фән белән кызыксыну уята.

Сөйләм теле дәресләре эчтәлеге.

Программа блоклардан тора,  һәр блокта проектлар каралган. Алда әйтелгәнчә, проект өчлек хезмәттәшлеген күздә тота: укучы –укытучы- ата-ана.

Календарь-тематик план

Тема

Сәг

Үткәрү формасы

Проектлар

1.

I Блок

Оештыру өлеше.

Кереш өлеш. Программа белән, максаты, бурычлары белән таныштыру.

Проектлар тәкъдим итү

1

әңгәмә, лекция

2.

Татар халкының тарихына күзәтү ясау

1

әңгәмә, лекция

Проектлар өчен материаллар туплау

3-4

Читтән торып музейларга сәяхәт

2

Сәяхәт-дәрес

Проектлар өчен материаллар туплау

5-6

2 блок. Алар исеме гасырларда кала...

Проект “Мин яшәгән урам аның исемен йөртә”

2

Эзләнү-тикшеренү эше

Проект яклау

7

3 блок.

“Татарның танылган философларыннан...”

2

Гамәли эш

Проект “М.Хәнәфи – танылган философ”

8

4 блок.

“Милләтпәрвәр шәхесләрдән... ”

1

Эзләнү-тикшеренү эше

“Замандашлар” (Отчественники)

фильмынкарау; гамәли эш

Проект “Акчуриннар татарча сөйләшә...”

Проект “Маяк булып торсын синең алда намус, белем, акыл!”

9-10

5 блок. Татарны галәмгә таныткан шәхесләр.

2

Матбугат, интернет материаллары нигезендә эзләнү

Проект “Рудольф Нуриев – дөньяга танылган биюче”

Проект  “Җырчы сандугач”

Проект “Экспериментатор, философ, иң кыю, иң гаҗәеп композитор София Губайдуллина

11

6 блок “Алар - халкым намусы”

2

Редакциягә сәяхәт

Проект “Исемнәрен тарих безгә үзе саклап килә ерак еллардан!

 (Газинур Гафиятуллин батырлыгы, М. Җәлил батырлыгы)

Файдаланган әдәбият:

  1. Бөтендөня татарлары (Татары мира)
  2. Их именами названы улицы Казани (Под редакцией В, В. Кузьмина. В.Белокопытов, Н.Шевченко.) Казань, Татарское книжное издательство, 1977.
  3. Мирсияпова Т.И. Экзистенциальные мотивы в творчестве М.Ханафи: автореф. дис. канд. филол. наук / Т.И.Мирсияпова. Казань, 2009. - 26 с.
  4. Сайт Панорама Экскурсия по Казани
  5. Таиров Н.И. Акчурины. Казань. Тат. кн. изд-во 2002.160.с.
  6. Татар һәм рус телле студентлар өчен татар теле әсбабы http://belem.ru/tatar-tele/vuz-tat/i____.html
  7. Татарская электронная библиотека


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Бер матур җыр идең үзең дә, гомерең дә калды җыр булып” (Муса Җәлил иҗаты буенча проект - дәрес)

   Проек-нинди дә булса проблеманы өйрәнү һәм аның гамәли нәтиҗәсен күрсәтү өчен укучыларның мөстәкыйль эшчәнлегенә нигезләнгән укыту методы.Әлеге метод укучыга мөстәкыйль иҗади ...

Тәрбия эше буенча проект

"Милләтнең көче, яшәү егәре  - аның тамырларында"...

Телләр белгән - илләр гизгән

Телләр белгән - илләр гизгән. Әлеге презентацияне гади һәм ачык дәресләрдә, берәр кичәдә, татар теле атналыгында, туган тел көнендә куллана аласыз....

5нче сыйныф (рус телле балалар өчен) «Татарча да яхшы бел» дәреслеге буенча дәрес конспекты. Тема: "Һәр әйбернең үз урыны бар"

5нче сыйныф  «Татарча да яхшы бел»    дәреслеге ( рус телендә сөйләшүче балалар өчен, 2нче кисәк  /Р.Р.Нигъмәтуллина, Ф.С.Фәизова)   буенча дәрес конспекты. Тема: ...

"Телләр белгән шәхес тәрбияләү" темасына доклад

Методик берләшмә утырышында ясаган доклад...

Телләр белгән - илләр гизгән

   “Телләр белгән – илләр гизгән” дип аталган махсус курс программасы 34 сәгатькә исәпләнгән, 9-11 нче сыйныф укучылары өчен тәкъдим ителә. Курс ике блоктан тора: &l...

"Мин татарча сөйләшәм" акциясе буенча отчет.

quot;Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында үткәрелгән бәйгеләргә отчет....