"Мин татарча сөйләшәм" акциясе буенча отчет.
материал

Забурдаева Раушания Рифовна

"Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында үткәрелгән бәйгеләргә отчет.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл otchet_min_tatarcha_soylshm.docx13.35 КБ

Предварительный просмотр:

“ Мин татарча сөйләшәм”  акциясе  кысаларында

үткәрелгән чаралар буенча отчет.

          Һәр кешенең беренче көннән үк туплый башлаган хәзинәсе - туган тел. Һәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле тел - үзенең туган теле. Әгәр  кеше  туган телен  сөймәсә,  ул туганнарын  да  яратмас. Туган  тел  нурлы  кояш  сыман  бөтен  дөньяга яктылык, җылылык  тарата.

          21 нче февраль - һәр милләт, һәр халык өчен Халыкара туган тел көне буларак бәйрәм ителә.   Шул уңайдан  2 нче гомуми урта белем мәктәбендә Халыкара туган тел көненә багышланган “Туган телем- иркә гөлем” дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Бу бәйрәмдә Зәй шәһәре мәктәпләре, Гулькин мәктәбе укучылары, Сарсаз-Баграж мәктәбенең “Сандугач” балалар керәшен фольклор ансамбле катнашты. Бәйрәмдә татар, рус, чуваш, инглиз телләрендә шигырьләр, җырлар яңгырады. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә, тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә һәм без аны сакларга тиеш.

          Бәйрәм ике телдә алып барылды. 6 нчы А сыйныфы укучысы Полина Куликова (2нче мәктәп) һәм гимназиянең 11 нче сыйныф укучысы Гафурова Гүзәлләрнең шигырь сөйләүләре бөтенесен таң калдырды.

         Шулай ук бүген “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенә старт бирелде. Акциянең төп максаты – татар теленә игътибарны җәлеп итү, татар телен шәһәр яшьләре арасында популярлаштыру, заманча татар башкаручыларын киң җәмәгатьчелеккә таныту.

          “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе кысаларында укытучылар укучылар белән берлектә кибетләрдә, музейда, урамнарда кешеләр белән әңгәмә оештырдылар. Ана теле һәрвакытта беренче урында торырга тиеш, аның аша дөньяга, аң-белемгә юл ачыла. Әйе, милләт буларак сакланып калу бүген безнең һәрберебездән тора. Халыкның рухи байлыгы бервакытта да саекмасын, кимемәсен, милләт үткәнен хөрмәт итсен, кеше үзенең туган җирен, туган телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын онытмасын өчен укытучылар туган тел дәресләрендә һәм дәрестән тыш чараларда шушы рухи хәзинәне саклап калу максатыннан, төрле бәйрәмнәр үткәрүне дәвам итәләр. Гомәрова Альбина Мөнир кызы туган тел дәресендә 4 нче сыйныф укучылары белән “Мин татарча сөйләшәм” дигән уен –дәрес үткәрде.

            Забурдаева Раушания Риф кызы “Туган ягым-Татарстан” дип исемләнгән брейн-ринг үткәрде. Уенда 6,7 сыйныф укучылары туган як турында белемнәрен күрсәттеләр.  Уен бию-җыр белән бергә үрелеп барды. 2нче сыйныф укучылары туган телгә, Татарстанга багышланган шигырьләр сөйләделәр. Левашина Анна (9А), Журавлева Виктория (8А) үзләренең “Читекләр” һәм рус халык биюләрен күрсәттеләр. Родионова Диләрә белән Миргалимова Вероника (9нчы сыйныф) “Без бәхетле” җырын башкардылар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2 сыйныфта татар теленнән "Мәгънәләре буенча исемнәрне төркемләү" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

2 сыйныфта татар теленнән "Мәгънәләре буенча исемнәрне төркемләү" темасы буенча дәрес үткәрелә. Предметны белдергән сүзләр ныгытыла, аларны мәгънәләре буенча төркемнәргә бүләргә өйрәтелә....

Татар теле буенча ФГОСка нигезләнеп эшләнгән "Сыйфат дәрәҗәләре" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе.

Бу дәрес 3Б сыйныфында бирелде.Дәрес үстерелешле укыту методикасына нигезләнеп төзелде.Дәрес проблемалы сорау белән башланып китә.Укучылар дәрестә анализлыйлар, чагыштыралар, иң мөһимен аерып чыгарала...

Дәрес эшкәртмәсе.Әдәби уку буенча ФГОСка нигезләнеп төзелгән "Тычкан беләнчыпчык" әкияте буенча татар төркемнәре өчен.

Бу дәрестә әдәби укудан татар төркемнәре өчен 3 сыйныфлар өчен төзелде. Дәрес проблемалы сораулар аркылы укучыларның фикерләү сәләтләрен ачуда ярдәм итә....

ГТукай"Карлыгач"шигыре буенча бәйләнешле сөйләм дәресе буенча презентация

Бу презентация "Карлыгач" шигыре буенча бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе буенча төзелде....

5нче сыйныф (рус телле балалар өчен) «Татарча да яхшы бел» дәреслеге буенча дәрес конспекты. Тема: "Һәр әйбернең үз урыны бар"

5нче сыйныф  «Татарча да яхшы бел»    дәреслеге ( рус телендә сөйләшүче балалар өчен, 2нче кисәк  /Р.Р.Нигъмәтуллина, Ф.С.Фәизова)   буенча дәрес конспекты. Тема: ...

6 класс - Вакланмасы буенча сан табу темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

Дәрес планы.1.Оештыру моменты.2.Актуальләштерү.3.Дәрес темасын һәм максатын әйтү.4.Яңа дәрес материалын аңлату.5.Яңа дәрес материалын ныгыту.6.Физкультминут.7.Мөстәкыйль эш.8.Дәресне йомгаклау.9.Өй эш...

“Телләр белгән – илләр гизгән” (татарның бөек шәхесләре тормышын өйрәнү аша рус телле балаларны татарча сөйләргә өйрәтү буенча проект )

ldquo;Телләр белгән – илләр гизгән”(татарның бөек шәхесләре тормышын өйрәнү аша рус телле балаларны татарча сөйләргә өйрәтү буенча проект )...