5нче сыйныф (рус телле балалар өчен) «Татарча да яхшы бел» дәреслеге буенча дәрес конспекты. Тема: "Һәр әйбернең үз урыны бар"
план-конспект урока (5 класс) на тему

Хамидуллина Альфия Абриковна

 5нче сыйныф  «Татарча да яхшы бел»    дәреслеге ( рус телендә сөйләшүче балалар өчен, 2нче кисәк  /Р.Р.Нигъмәтуллина, Ф.С.Фәизова)   буенча дәрес конспекты. Тема:  "Һәр әйбернең үз урыны бар" (7нче тема, 4нче дәрес)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Дәрес конспекты76 КБ
Файл Дәрескә слайдлар1.34 МБ

Предварительный просмотр:

Төзүчесе:

Татрстан республикасы

МБББЙ «Биектау муниципаль районы

Шәпше урта белем бирү мәктәбе»нең

беренче категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Хәмидуллина Әлфия Абрик кызы

(1нче слайд)

(5нче сыйныф (рус телле балалар  өчен)

«Татарча да яхшы бел»  

Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең

5нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге

( рус телендә сөйләшүче балалар өчен)

2нче кисәк /Р.Р.Нигъмәтуллина, Ф.С.Фәизова. –

Казан: Мәгариф, 2006.)  буенча.

(2нче слайд)    

Тема: Һәр әйбернең үз урыны бар.

(7нче тема, 4нче дәрес)

I. Дәреснең максатлары:
1) коммуникатив максат: «Һәр әйбернең үз урыны бар» (фатирда, бүлмәдә)  дигән  тема буенча  яңа лексик берәмлекләрне сөйләмдә дөрес  кулланырга  өйрәтү һәм алга  таба шушы  лексиканы кулланып монологик сөйләм оештыру;
2) фәнни максаты: төрле килешләрдәге изафә бәйләнешле исемнәрнең дөрес кулланылышы турында мәгълүмат бирү;
3) тәрбияви максат: тәртиплелек һәм җыйнаклык тәрбияләү.

II. Бурычлары:

—   укучыларның сүзлек хәзинәсен баету;

— үз фикерләрен татар телендә  эзлекле, җыйнак, төгәл һәм матур итеп бирергә  өйрәтү, логик фикерләү сәләтен үстерү;

—укучыларның  танып-белү сәләтләрен һәм мөстәкыйль эшләү  күнекмәләрен      үстерү, аларны үзлекләреннән белем алуга әзерләү;


III. Принциплары:
1) дидактик принциплар: фәннилек, уку–укыту барышының тәрбияви характерда булуы;
2) лингвистик принциплар: функциональ–семантик принцип, бүлекара бәйләнеш принцибы;
3) гомумметодик принциплар: коммуникатив, ситуатив–тематик принциплар
4) хосусый методик принциплар: лексик–морфологик, грамматик теория белән сөйләм практикасының берлеге принцибы.

IV. Укыту ысуллары: аңлату–күрсәтү, өлешчә эзләнү ысуллары.

V. Укыту алымнары: рәсемнәр буенча эшләү,   грамматик биремле  күнегүләр эшләтү.

VI. Дәреснең төре: катнаш дәрес.


VII. Җиһазлау:  компьютер, интерактив такта, фатир күренешләре ясалган рәсемнәр, магнитофон, аудиодиск.

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше.

 Исәнләшү.  (3нче слайд)

– Исәнмесез, кадерле укучылар. Барчагызга да хәерле көннәр,  исәнлек- саулык, тынычлык, сәламәтлек, күтәренке кәефләр телим.
– Кәефләрегез ничек?
– Авырмыйсызмы?
– Кем кизү?
– Бүген сыйныфта кемнәр юк? Ни сәбәпле?
– Ничәнче число? Һава торышы ничек?

 Дәреснең темасы белән таныштыру. (4нче слайд  )  

 – Укучылар, бүгенге дәресебезнең темасы: «Һәр әйбернең үз урыны бар». Без сезнең белән фатирыбыздагы йорт җиһазлары  һәм көнкүреш әйберләре  турында сөйләшербез. Кайсы бүлмәдә нинди җиһаз торырга тиешлегенә игътибар итербез.

II. Актуальләштерү.

 Тема буенча  алдан  өйрәнелгән сүзләрне искә төшерү.

Хәзер башлангыч сыйныфлардә өйрәнелгән сүзләрне искә төшереп китик.

(5нче слайд).

Беренчедән , рәсемгә карап бүлмә исемнәрен  тәрҗемә итәбез:

алгы бүлмә – прихожая,   караңгы бүлмә – чулан, кладовка,

балалар бүлмәсе – детская,  йокы бүлмәсе – спальная комната,

кунак бүлмәсе – гостиная,   аш бүлмәсе – күхня,

юыну бүлмәсе – ванная комната.

Икенчедән, «Фатир» темасына кагылышлы сүзләрне искә тәшереп китик (чылбыр буенча):

тәрәзә – ишек – идән – стена – өстәл – урындык – шкаф – диван….

III. Яңа  лексика белән таныштыру. 

 Яңа лексик берәмлекләр белән таныштыру:

Хәзер, укучылар, игътибар белән аудиодискны тыңлагыз һәм сорауга җавап бирегез:

Рәсемнәрдәге әйберләрнең кайсылары – көнкүреш әйберләре, кайсылары – йорт җиһазлары?  (6нчы слайд)

                  Игътибар итегез!

йорт җиһазлары – мебель для дома

көнкүреш әйберләре – бытовые предметы

 Аудиодискны тыңлау.

 Сорауга җавап бирү (дәреслектә – 25нче бит, 2нче күнегү):

 – Рәсемнәрдәге әйберләрнең кайсылары – көнкүреш әйберләре, кайсылары – йорт җиһазлары? 

У1 : Кәнәфи – йорт җиһазы.

У2 : Келәм – йорт җиһазы.

У3 : Компьютер – көнкүреш әйбере.

У4: Телевизор – көнкүреш әйбере.

У5: Суыткыч – көнкүреш әйбере.

У6: Газ плитәсе – көнкүреш әйбере.

У7: Кер юу машинасы – көнкүреш әйбере.

У8: Китап шкафы – йорт җиһазы.

У9: Кием шкафы – йорт җиһазы.

У10: Тузан суырткыч – көнкүреш әйбере.

Йомгаклап әйтсәк: нәрсәләр – көнкүреш әйберләре, нәрсәләр – йорт җиһазлары?

У1 : Кәнәфи, келәм, китап шкафы, кием шкафы – йорт җиһазлары.

У2 : Телевизор, компьютер, суыткыч, газ плитәсе, кер юу машинасы, тузан суырткыч –  көнкүреш әйберләре.

 Рәсем буенча эшләү (дәреслектә - 26нчы бит, 3нче күнегү)  (7нче слайд )

– Укучылар,  рәсемгә карагыз һәм һәр бәйләмнән берәр шар алып, җөмләләр әйтегез.

Хәзер җавапларны тикшерәбез.  Һәр җөмләне укыйбыз һәм тәрҗемә итәбез.  (8нче слайд )

У1 : Суыткыч ашамлыкларны суыта. – Холодильник охлаждает продукты.

У2 : Кер юу машинасы керләрне юа. –Стиральная машина стирает бельё.

У3 : Тузан суырткыч тузанны суырта. – Пылесос собирает пыль.

Дөрес. Хәзер сорауларга җавап бирегез:

Суыткыч нишли?

У1 :  Суыткыч  суыта.

– Суыткыч нәрсәләрне суыта?

У2 : Суыткыч ашамлыкларны суыта.

– Суыткыч кер юамы?

У3 : Юк, суыткыч кер юмый, ул ашамлыкларны суыта.

Кер юу машинасы нишли?

У4: Кер юу машинасы юа.

Кер юу машинасы нәрсәләрне юа?

У5: Кер юу машинасы керләрне юа.

–Кер юу машинасы тузанны суыртамы?

У6: Юк, кер юу машинасы тузанны суыртмый, ул керләрне юа.

– Тузан суырткыч нишли?

У7:Тузан суырткыч суырта.

Тузан суырткыч нәрсәләрне суырта?

У8: Тузан суырткыч тузанны суырта.

– Тузан суырткыч ашамлыкларны суытамы?

У9: Юк, тузан суырткыч ашамлыкларны суытмый, ул тузанны суырта.

  • Күнегү өстендә эшләү.

Йорт җиһазларын һәм көнкүреш әйберләрен дөрес урнаштырыгыз.

  (9нчы  слайд)

              Үрнәк: Газ плитәсе аш бүлмәсендә торырга тиеш.

– Ләкин игътибар итегез:  Кайда? –    Аш бүлмәсендә.     Алгы бүлмәдә.

Газ плитәсе                                    

Суыткыч

Кер юу машинасы                          

Тузан суырткыч                 кунак бүлмәсе                  

Телевизор                           юыну бүлмәсе          ндә

Компьютер                         алгы бүлмә

Диван                                  караңгы бүлмә                         торырга тиеш.

Кәнәфи                                йокы бүлмәсе

Торшер                               балалар бүлмәсе       дә

Китап шкафы                      аш бүлмәсе

Савыт-саба шкафы

Кием шкафы

Келәм

 Рәсем буенча эшләү (дәреслектә -  26нчы бит, 4нче күнегү):  (10нчы слайд )

– Сорауларга җавп бирегез.

Йорт җиһазлары үз урынында торамы?

Нәрсәләр дөрес тора / тормый?

Кайсы бүлмәдә нәрсә торырга тиеш? Сөйләгез.

   Үрнәк:  Газ плитәсе дөрес тормый.

                Ул аш бүлмәсендә торырга тиеш.

У1 : Телевизор дөрес тора. Ул  кунак бүлмәсендә торырга тиеш.

У2 : Аш өстәле дөрес тормый. Ул аш бүлмәсендә торырга тиеш.

У3 : Диван дөрес тора. Ул кунак бүлмәсендә торырга тиеш.

У4: Келәм дөрес тора . Ул кунак бүлмәсендә торырга тиеш.

У5: Суыткыч дөрес тормый. Ул аш бүлмәсендә торырга тиеш.

У6: Кәнәфи дөрес тормый. Ул кунак бүлмәсендә торырга тиеш.

У7: Гөл дөрес тормый. Ул кунак бүлмәсендә торырга тиеш.

У8: Журнал өстәле дөрес тормый. Ул кунак бүлмәсендә торырга тиеш.

 Рәсем буенча эшләү (дәреслектә – 26нчы бит, 5нче күнегү). (11нче слайд)

 – Укучылар, рәсемгә карап әйберләрне кирәкле бүлмәләргә урнаштырыгыз.

      Үрнәк: Кәнәфине  кунак бүлмәсенә куярга кирәк.

У1 : Китап шкафын кунак бүлмәсенә куярга кирәк.

У2 : Кием шкафын йокы бүлмәсенә куярга кирәк.

У3 : Суыткычны  аш бүлмәсенә куярга кирәк.

 У4: Телевизорны кунак бүлмәсенә куярга кирәк.

У5: Газ плитәсен аш бүлмәсенә куярга кирәк.

У6: Келәмне кунак бүлмәсенә куярга кирәк.

У7: Компьютерны кунак бүлмәсенә куярга кирәк.

У8: Кер юу машинасын юыну бүлмәсенә куярга кирәк.

У9: Тузан суырткычын караңгы бүлмәгә куярга кирәк.

IV. Йомгаклау.

 Дәрескә йомгак ясау.  (12нче слайд)

– Димәк, һәр йорт җиһазының, һәр көнкүреш әйберенең фатирда үз урыны бар. Әйберләр үз урынында  торганда  гына  өйдә тәртип була.

 Өй эшен аңлату:

– Кайсы йорт җиһазы, кайсы көнкүреш әйбере нинди бүлмәдә торырга тиеш? Хикәя төзеп сөйли белергә.

 Билгеләр кую. (13нче слайд)


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МББЙ “ БИЕКТАУ МУНИ ЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ШӘПШЕ УРТА БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ ” Хәмидуллина Әлфия Абрик кызы беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Слайд 2

Тема: Һәр әйбернең үз үрыны бар. Максат: - яңа ЛБ белән таныштыру һәм аларны сөйләмдә дөрес куллана белүгә ирешү; - сөйләм телен үстерү өстендә эшләү; - тәртиплелек һәм җыйнаклык тәрбияләү .

Слайд 3

Хәерле иртә!

Слайд 4

Һәр әйбернең үз урыны бар

Слайд 5

алгы бүлмә балалар бүлмәсе аш бүлмәсе юыну бүлмәсе йокы бүлмәсе

Слайд 6

кәнәфи келәм суыткыч комп ьютер телевизор газ плитәсе кер юу машинасы китап шкафы кием шкафы тузан суырткыч

Слайд 8

Җавапларыгызны тикшерегез: 1. Суыткыч ашамлыкларны суыта. 2. Кер юу машинасы керләрне юа. 3. Тузан суырткыч тузанны суырта.

Слайд 9

Үрнәк: Газ плитәсе аш бүлмәсе ндә торырга тиеш . Газ плитәсе Суыткыч Кер юу машинасы Тузан суырткыч кунак бүлмәсе Телевизор юыну бүлмәсе ндә Комп ьютер алгы бүлмә Диван караңгы бүлмә торырга тиеш . Кәнәфи йокы бүлмәсе Торшер балалар бүлмәсе дә Китап шкафы аш бүлмәсе Савыт-саба шкафы Кием шкафы Келәм

Слайд 11

кәнәфи келәм суыткыч комп ьютер телевизор газ плитәсе кер юу машинасы китап шкафы кием шкафы тузан суырткыч

Слайд 12

Димәк: Һәр йорт җиһазының, һәр көнкүреш әйберенең фатирда үз урыны бар. Әйберләр үз урынында торганда гына өйдә тәртип була .

Слайд 13

Иг ътибарыгыз өчен рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус төркеменең 5нче сыйныфы өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Рус мәктәбендә укучы 5нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе.Тема:"Фигыль + ала"констркуциясен кулланып җөмләләр төзергә өйрәнү,үзеңнең нәрсәләр эшли алуың турында сөйләргә өйрәнү....

Контроль эш. 5нче сыйныфы өчен.(рус төркеме).

Контроль эш. 5нче сыйныфы өчен. (рус төркеме)....

5нче сыйныф рус төркеме өчен тест

рус телле укучылар өчен текст өстендә эш...

Мастер-класс. Тема: Кая?Кайда?Кайдан? (3 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту).

Мастер-класс. Тема: Кая?Кайда?Кайдан?  (3 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту)....

Дәрес конспекты Тема: Хайваннар дөньясында (4 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту).

Дәрес конспекты Тема: Хайваннар дөньясында  (4 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту).Хәйдәрова дәреслеге буенча...

Дәрес конспекты. Тема: Татарстан- дуслык иле! (6 сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту).

Дәрес конспекты. Тема: Татарстан- дуслык иле! (6 сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту)....

5нче сыйныф (рус төркеме) өчен дәрес конспекты

5нче сыйныф (рус төркеме) өчен дәрес конспекты, презентация...