Рус төркеменең 5нче сыйныфы өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока (5 класс) по теме

Рус мәктәбендә укучы 5нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе.Тема:"Фигыль + ала"констркуциясен кулланып җөмләләр төзергә өйрәнү,үзеңнең нәрсәләр эшли алуың турында сөйләргә өйрәнү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Рус төркеменең 5нче сыйныфы өчен татар теленнән  дәрес эшкәртмәсе.

Тема: Фигыль + ала конструкциясе.

Максат: 

1.Фигыль + ала конструкциясен өйрәтү; шушы конструкция белән җөмләләр төзергә өйрәтү.

2.Өйрәнелгән конструкцияне кулланып үзең турында сөйләргә өйрәнү.  Лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү;

З.Дуслык һәм бер-береңә ярдәмчеллек хисен тәрбияләү

Җиһазлау: Презентация, дәреслек, индивидуаль карточкалар, тест, рәсемнәр,

I.        Кереш өлеш.

Исәнләшү.

- Кәефләрегез  ничек?

-Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен,татар телен

Өйрәнергә дип килдек !

- Руслан син иртән нишләдең?

-Иртән мин йокыдан тордым,салкын су белән юындым,заядка ясадым ,урын-җирне җыештырдым.

-Надя,ә син нишләдең?

-Мин дә зарядка ясадым,урын җирне җыештырдым.

-Син чынлап та зарядка ясадыңмы?

-Әйе,мин чынлап та зарядка ясадым.

- Ә син Данил,мәктәпкә сәгать ничәдә китәсең?

-Дәресләр ничәдә башлана?

- Син кайда яшисең?

- Надя син мәктәпкә кем белән килдең?

- Бүген кем дежур?

-Дәрестә кем юк? Бүген атнаның кайсы көне? Урамда һава торышы нинди?

II        Актуальләштеру
Аудирование

1.        Прослушайте и укажите словосочетание, лишнее в
логическом ряду.

Кибеткә бара, китап укый, кер юа, идән себерде, идән юа, кар көри.

2.        Прослушайте и скажите, как изменились бы эти глаголы,
если бы действия не происходили.

Бара,ала, укый, себерә, кайта, юа, белә.

3. Өй эшен тикшерү.(67 бит 4 күнегү).

 Көчле белемле балаларга индивидуаль карточкалар бирелә.

III        Яңа материал формалаштыру.

1.        

1) Сүзлек     диктанты     язу.

2)  Манитордан     карап        сүзләрне тикшерү

(Тыңлый, ашый, яза, укый, бара, бирә, утыра, сөйли, әйтә, елый).

- Бу сүзләр нинди сүз төркеменә керә?

- Бу фигыльләр нинди заманда?

-Менә бүген без сезнең белән хәзерге заман хикәя фигыль + ала конструкциясе белән танышырбыз. Хәзерге заман хикәя  фигыль + ала  конструкциясе  ярдәмче ала фигыле ярдәмендә ясала.Ярдәмче ала фигыле - это вспомогательный глагол. Вспомогательный глагол  ала  переводится  может.

        Если хочешь сказать ,что кто-то может сделать что-либо ,то употребляется такая форма:

        Глагол настоящего времени IIIлица  ед .числа + ала.

        Например, Идән  юа  ала.-Может мыть полы.

2.        Аңлату  ( маниторда рәсемнәр ярдәмендә)

-Бу кыз нишли?        

-Бу кыз нишли ала?

-Эта девочка что делает?     - Эта девочка что может сделать?

  1. Кагыйдә уку. (70 бит)
  2. Телдән  чылбырлап 1нче күнегүне   эшләү.
  3. Язмача 2нче күнегүне эшләү.
  4. Физминут.

IV         Яңа белемнәрне ныгыту.

  1. Маниторда бирелгән текстны укып, фигыль + ала конструкциясен табыгыз.
  2. Тест (дөрес тәрҗемәне сайлап ал) (буш шакмакларда молодец сүзе килеп чыгарга тиеш).Ә хәзер дәфтәрләрегез белән алмашыгыз һәм күршегезнең эшен тикшерез, билге куегыз .Таня сиңа Настя нинди билге куйды? Катя сиңа Надя нинди билге куйды?

V Йомгаклау.

Дәрестә нинди конструкция белән таныштык? Когда мы её можем использовать? Бигеләр кую. Өй эшен аңлату.

  1. Кагыйдәне ятларга.
  2. Һәр гаилә әгъзасы нишли алуы турында җөмләләр төзергә.


Дөрес тәрҗемәне сайлап ал

1. Может рисовать

2. Исправляет ошибки

3. Может сказать

1) рәсем ясый

1) хаталарны төзәт

1) сөли ала

2) рәсем ясады

2) хаталарны төзәтә

2) сөйләшә ала

3) рәсем ясаячак

3) хаталарны төзәтте

3) әйтә ала

4) рәсем ясый ала

4) хаталарны төзәтә ала

4) әйтте

4.Может вернутся

5. Может бегать

6. Много помогает

1) кайта ала

1) йөгерә

1) Күп булыша

2) кайтты

2)чаба

2) Күп булыша ала

3) кайтмый

3) чаба ала

     3) Күп ярдәм итә ала

4)кайта

4) йөгерде

4) Күп ярдәм итте

7.Хорошо играет

1) әйбәт уйный ала

      2) яхшы уйный

      3) начар уйный

     4) яхшы уйнады


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Т ыңлый ашый яза укый бара бирә утыра сөйли әйтә елый

Слайд 2

Тема: фигыль + ала конструкциясе Максат : Ф игыль + ала конструкциясен формалаштыру . Бирелгән конструкция белән җөмләләр төзергә өйрәтү. Лексик-грамматик к үнекмәләрне камилләштерү . Дуслык һәм ярдәмчеллек хисен тәрбияләү.

Слайд 3

Т ыңлый ала Хәзерге заман хикәя фигыл ь Ярдәмче фигыл ь Глагол настоящего времени Вспомогательный глагол

Слайд 4

Бу кыз нишли? Бу кыз нишли ала? Бу кыз яза. Бу кыз яза ала . Бу малай нишли? Бу малай нишли ала? Бу малай уйный ала Бу малай уйный

Слайд 5

Бу Антон. Ул бишенче сыйныфта укый. Ул акыллы малай. Антон, теләсә нинди, эшләр эшли ала. Ул кибеттән ипи-сөт алып кайта ала. Чишмәдән су алып кайта ала. Буш вакытта әбисенә булыша ала, кызыклы китап укый ала, тузан суырта ала, идән себерә ала. Тагын әллә нәрсәләр эшли ала...

Слайд 6

Т ыңлый ала Хәзерге заман хикәя фигыл ь Ярдәмче фигыл ь Глагол настоящего времени Вспомогательный глагол

Слайд 7

ипи,сөт алып кайта ала су алып кайта ала китап укый ала булыша ала тузан суырта ала идән себерә ала


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5нче сыйныф өчен татар теленнән тест биремнәре

5нче сыйныф  өчен тест биремнәре1.Нечкә сузыклы сүзләрдән генә торган рәтне табыгыза) күлмәк,китап,күз,кишер;б)ваза,роза,бака,елга;в)сөлге,көймә,мәче,өрәңге;г)каен,зал,арыслан,кыяр. 2”Алсу и...

5нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы

5нче татар сыйныфлары өчен ФДБС буенча татар теленнән эш программасы...

5нче сыйныф өчен татар теле дәресенең технологик картасы. Дәреснең темасы: Сингармонизм законы.

5нче сыйныф өчен татар теле дәресенең технологик картасы.Дәреснең темасы: Сингармонизм законы....

5нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

     Татар теленнән эш программасы  “Татар урта гомуми белем мәктәпләре өчен татар теленнән программа”га (М.З.Зәкиев, К.З.Зиннәтуллина, С.М. Ибраһимов, Н.В.Макси...

5нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

   Эш программасы татар теленнән гомуми (тулы) белем бирүнең  дәүләт стандартының федераль компонентына, Татарстан Республикасы тәкъдим иткән үрнәк программага һәм татар телендә ...

5нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Дәреснең темасы: "Лексика һәм лексикология турында төшенчә". Дәреснең тибы: яңа материалны үзләштерү һәм алган белемнәрне ныгыту....

11 нче сыйныф ( рус төркеме) 11 нче сыйныф өчен татар теленнән кереш контроль эше

Биремнәрне үтәү өчен, 45 минут вакыт биреләhttps://nsportal.ru/shkola/raznoe/library/2020/08/17/kontrolnaya-rabota-dlya-11-klassov-russkoyazychnoy-gruppy-po-0 (контроль эшнең эчтәлеген карау өчен сайт...