5нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы
рабочая программа (5 класс) по теме

       Татар теленнән эш программасы  “Татар урта гомуми белем мәктәпләре өчен татар теленнән программа”га (М.З.Зәкиев, К.З.Зиннәтуллина, С.М. Ибраһимов, Н.В.Максимов. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010) нигезләнеп  төзелде. Укыту планында 5нче сыйныфта татар телен өйрәнүгә атнага 3 сәгать вакыт бирелә (барлыгы 105 дәрес).

Дәреслек: Татар теле: татар телендә төп гомуми белем бирү мәкт. 5нче с-фы өчен д-лек/ Ч.М.Харисова, Н.В.Максимов, Р.Р.Сәйфетдинов.- Казан: Татар.кит.нәшр., 2012. -  191б.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 5_tatar_tele.doc240 КБ

Предварительный просмотр:

Каралды                                                                                          Килешенде                                                                  Раслыйм

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының                          Уку-укыту эшләре буенча                                       Мәктәп директоры                        

          методик берләшмәсе җитәкчесе                                                 директор урынбасары                                              

__________ Рамазанова Р.Н.                                                                                                                                               ________ Г.Т.Сабирзянова

Беркетмә № 1                                                                                  __________  Г.Т.Исмагилова                                   Боерык № 71                 

25нче  август   2017нче ел                                                            28нче август  2017нче ел                                           28нче август  2017нче ел            

                                             

ЭШ  ПРОГРАММАСЫ

Татарстан Республикасы Сарман районының  муниципаль

бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

“Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе” филиалы

“Каташ-Каран төп гомуми белем бирү” мәктәбе

 Кәримова Резедә Рәшит кызы

Татар теле, 5нче сыйныф

                                                                                                                                                                                           

 

                                                                                                                                                                                                Педсовет утырышында каралды

                                                                                                                                                           Беркетмә №1,   28нче август 2017нче ел

2017-2018нче уку  елы

АННОТАЦИЯ

       Эш программасы Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен  ана теленнән программага (5 – 9 нчы сыйныфлар, Төзүче-авторлары:  Г.Р. Галиуллина, М.М. Шәкүрова.-Казан 2013) нигезләнеп  төзелде. Укыту планында 5нче сыйныфта татар телен өйрәнүгә атнага 3 сәгать вакыт бирелә (барлыгы 105 дәрес).

Дәреслек: Татар теле: татар телендә төп гомуми белем бирү мәкт. 5нче с-фы өчен д-лек/ Ч.М.Харисова, Н.В.Максимов, Р.Р.Сәйфетдинов.- Казан: Татар.кит.нәшр., 2012. -  191б.

Аңлатма язуы

          Эш программасы түбәндәге норматив документларга  нигезләнеп төзелде:

1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында” Федераль законы (№273, 12.12.2012 ел).

2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” Законы (№68, 22.07.2013 ел):

           - 7нче маддә – Татарстан Республикасында уку-укытуның үсеш программалары,

           - 8нче маддә – уку-укыту теле.

3. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа: 5-11 нче сыйныфлар. – Казан: Мәгариф, 2010.

4. Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен  ана теленнән программа (5 – 9 нчы сыйныфлар). Төзүче-авторлары:  Г.Р. Галиуллина, М.М. Шәкүрова.-Казан 2013.

5. Сарман  муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “ Сарман урта  гомуми белем бирү  мәктәбе”нең 2017-2018 нче уку елына укыту планы.

6.“Сарман урта гомумбелем бирү” мәктәбенең  “Укыту курслары һәм предметларыннан эш программалары төзелеше, аларны эшләү һәм раслау тәртибе турында”  турындагы нигезләмәсе.

      Искәрмә: “Сарман урта гомумбелем бирү мәктәбе” муниципаль белем бирү бюджет учреждениесенең “Укыту курслары һәм предметларыннан эш программалары төзелеше, аларны эшләү һәм раслау тәртибе турында”гы 29 нчы август, 2016 нчы елда педсоветта каралган (беркетмә №1) һәм мәктәп директоры тарафыннан  2016 нчы елның 31 нче августынды чыккан 110 нчы санлы приказы белән расланган нигезләмәсенең 5нче пунктына таянып, дәресләр бәйрәм көннәренә туры килү сәбәпле, 5нче сыйныфта дәресләр сәгатьләрне берләштерү исәбенә программа үтәлә.

5 нче сыйныфта татары телен укытуның максаты

  • Укучыларның башлангыч мәктәптә теленең фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү;
  • Укучыларның иҗади, мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилли белергә күнектерү.
  • Телнең төп грамматик чараларын сөйләмдә дөрес куллануга ирешү.

Бурычлары

  1. чиста һәм пөхтә язу күнекмәсе өстендә  эшләүне дәвам итү;
  2. фонетика, морфология, сүз ясалышы, лексика, синтаксик анализ ясау юллары буенча алган белемнәрне  ныгыту, системалаштыру;
  3. иҗади сәләтләрен үстерү;
  4. җөмлә кисәкләрен аера белергә өйрәнү.

Укучыларның гомуми грамоталылыгын тикшерү һәм үстерү өчен төрле характердагы диктантлар, шулай ук сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм үстерү, логик фикерләү дәрәҗәсен камилләштерү максатыннан сочинение һәм изложениеләр яздырыла. Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып төзелде. 

Көтелгән нәтиҗә

Предмет:

- Тел гыйлеменең тел төзелешен, кулланылышын һәм үсешен өйрәнүе.

-Морфология, орфография һәм сүз төркемнәренең фән булуын күзаллау.

-Аваз һәм хәрефләрнең аермасын билгеләү.

-Сузык һәм тартык авазлар классификациясен белү.

-Үткән материалны гамәлдә куллану.

Метапредмет: 

    Коммуникатив:

-бер-береңне тыңлый һәм ишетә белү;

-фикерләреңне тулы һәм төгәл итеп әйтеп бирү;

-грамоталы итеп үз фикереңне әйтү;

-хезмәттәшлек  итү;

-мәсьәлә кую;

-аралашу бурычлары нигезендә үзеңнең фикерләреңне тулы һәм төгәл итеп әйтеп бирү белү (тел нормалары нигезендә сөйләмнең диалогик һәм монологик -формаларын белү).

    Регулятив:

-максат куя белү, кирәкле информацияне  эзләү, аерып ала белү;

-проблеманы табып максат куя белү, хезмәттәшлек алымнарын билгеләү;

-бәяләү( үзләш-терелгән,  үзләштерергә кирәк белемнәрне, үзләштерелгәннәрнең дәрәҗәсен һәм сыйфатын аңлау һәм ачыклау);

-максат кую (белгәннәр нигезендә ачыкланган белергә тиешле уку мәсьәләсе кую).

    Танып-белү:

-белемнәрне гомумиләштерү;

-нәтиҗә чыгара белү;

-чагыштыру өчен критерийлар сайлау;

-аңлап уку; кирәкле мәгълүматны аерып ала белү; төп һәм ярдәмчел мәгълүматны билгели белү һ.б.;

-сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен табу;

-гамәлнең шарты һәм алымнары рефлексиясе, эшчәнлек барышы һәм нәтиҗәсе тикшерү, бәяләү.

Шәхси: 

-Яңа материалны үзләштерү өчен мотив булдыру.

-Анализ ясау күнекмәләрен формалаштыру өчен шартлар тудыру.

 -Мотив булдыру.

-Үзләштерелгән материалны истә калдыру күнекмәләрен формалаштыру.

-Кызыксыну уяту.

-Иҗади фикерләү өчен шартлар тудыру.

-Үз мөмкинлекләрен аңлап, үзенә дөрес бәя бирү.

Эш программасының эчтәлеге

Төп темалар

Сәгать

Белем һәм күнекмәләр

1.

Тел кешене дус итә

1

Татар теле  турында гомуми мәгълүмат.

2.

Башлангыч сыйныфларда үткәннәрне кабатлау һәм ныгыту.

3

Тел гыйлеменең төп бүлекләре. Җөмлә кисәкләре, гади җөмләнең төрләре.

3.

Морфология

22

Сүз төркемнәре һәм аларның морфологик билгеләрен таны белү, телдән язма сөйләмдәге рольләрен аңлау, аларны , орфографик һәм грамматик кагыйдәләргә нигезләнеп , дөрес язу.лизы ясый белү

4.

Синтаксис һәм пунктуация

18

Баш һәм иярчен кисәкләрне таба белү,сүзләрне өлешчә- морфологик, синтаксик һәм пунктуацион яктан  тикшерү.

5.

Фонетика, орфоэпия һәм орфография

10+2

Сузык һәм тартык авазларны ишетеп аера белү, дөрес әйтә һәм яза белү.Сүзләргә хәреф-аваз анализы ясый белү. Татар телендәге төп орфографик кагыйдәләр белән танышу, дөрес язарга өйрәнү.

6.

Лексика һәм сөйләм культурасы

14+1

Сөйләмне туры һәм күчерелмә мәгънәдәге сүзләр, синоним, антоним һәм фразеологизмнар белән баету.Башка телләрдән кергән сүзләрне дөрес әйтү, язу һәм мәгънәләрен аңлау.Сүзне төзелеше ягыннан тикшерә белү күнекмәләре булдыру.

9.

Бәйләнешле сөйләм үстерү

34

Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү, камилләштерү.

КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН

Дәрес темасы

Укучыларның эшчәнлек төрләре

Үткәрү

вакыты

План

Факт

1

Тел – кешеләрнең үзара аралашу чарасы

Кереш сүз, әңгәмә. Сораулар буенча төркемнәрдә эш.

Терәк схема ясау

4.09

2

Морфология, орфография һәм сүз төркемнәре турында төшенчә.

Күнегүләр эшләү.Сүз төркемнәрен кабатлау. Мөстәкыйль һәм ярдәмче сүз төркемәрен искә төшерү.

7.09

3

Аваз һәм хәрефләр.

Аваз һәм хәреф арасында аерманы аңлау

8.09

4

 Сузык һәм тартык авазлар

Сузык һәм тартык авазлар таблицасын ясау

11.09

5

Уку елы башында үткәрелә торган контроль эш (диктант № 1)”Тургай”

Кереш диктант язу

14.09

6

Б.С.Ү.”Мин җәйге каникулларны ничек үткәрдем?”

План төзү, инша язу

15.09

7

Сүз төркемнәре турында гомуми төшенчә

Мөстәкыйль һәм ярдәмче сүз төркемәрен искә төшерү.

18.09

8-9

Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне аера белү өчен күнегүләр эшләү.

21.09

22.09

10

Исемнәрнең берлек һәм күплек төре

Исемнең терәк схемасын ясау. Күнегүләр эшләү

25.09

11

Исемнәрнең килешләр белән төрләнеше.

Килеш сорауларын һәм кушымчаларын дөрес билгеләр гә өйрәнү

28.09

12

“Исем” темасын ныгыту буенча күрмә изложение

Хикәянең эчтәлеге буенча план төзү. Изложение язу. Исемнәрнең килешләрен күрсәтү

29.09

13-14

Зат алмашлыклары

Сорау алмашлыклары

Язма эштә җибәрелгән хаталар өстендә эшләү. Алмашлык турында аңлату, нинди сүз төркемен алмаштырып килүдән чыгып, төркемчәләргә бүлү. Сорау алмашлыкларының килеш белән төрләнешен аңлату, күнегүләр эшләү

2.10

5.10

15-16

Сан. Төрләнми торган сүз төркеме

Лексика бүлеген искә төшерү: антоним, синоним, искергән сүзләр буенча күнегүләр эшләү

6.10

9.10

17-18

Сыйфат.

Антоним һәм синоним сыйфатлар

Лексика бүлеген искә төшерү: антоним, синоним, искергән сүзләр буенча күнегүләр эшләү

12.10

13.10

19

БСҮ . Изложение № 1. “Күңелле өмә”

Текст буенча план төзү, изложение язу

16.10

20

Хаталар өстендә эш.Фигыль турында гомуми төшенчә.Барлык-юклык төре.

Язма эштә җибәрегән хаталар өстендә эшләү. Аңлату.

19.10

21

Фигыльнең нигезе.

Эшнең башкарылу-башкарылмавыннан чыгып, барлык-юклык төрен аңлату, телдән күнегүләр эшләү

20.10

22

Боерык фигыль.

План буенча хикәянең эчтәлеген сөйләү

23.10

23

Хикәя фигыль.

«Казан - спорт шәһәре» дигән темага кечкенә хикәя язу

26.10

24

Шарт фигыль

Күнегүләр эшләү

27.10

25

“Фигыль” темасын ныгыту.

Күнегүләр  һәм тест эшләү

6.11

26

Контроль диктант № 2. “Сак булыгыз”

Контроль диктант язу

9.11

27

Хаталар өстендә эш

Җибәрелгән хаталар өстендә эш эшләү

10.11

28

Рәвеш турында төшенчә. Урын һәм вакыт рәвешләре.

Күнегүләр эшләү. Диалог төзетү

13.11

29

Сәбәп-максат рәвешләре

Хикәянең эчтәлеген сөйләү. Күнегүләр эшләү.

16.11

30

Рәвеш темасын ныгыту

Рәвешләр турында катлаулы таблица буенча эшләү. Күнегүләр  эшләү.

17.11

31

Сүз төркемнәрен кабатлау.

Үткәннәрне кабатлау. Күнегүләр  һәм тест эшләү.

20.11

32-33

Контроль  изложение № 2. “Ноябрь чебешләре”

Укытучы укыганны тыңлау, гади план төзү һәм сөйләп карау. Караламага язу, дәфтәргә күчерү.

23.11

24.11

34

Хаталар өстендә эш

Язма эштә җибәрегән хаталар өстендә эшләү. Аңлату.

27.11

35-36

Синтаксис һәм пунктуация. Җөмлә турында гомуми төшенчә.

Җөмләләргә синтаксик анализ ясау элементлары белән таныштыру: җөмләнең баш кисәкләрен билгеләү. Күнегүләр эшләү

30.11

1.12

37-38

Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре. Хикәя һәм сорау җөмләләр.

Җыйнак җөмләләр, җөмләнең баш кисәкләрен билгеләү. Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү

4.12

7.12

39-40

Боерык һәм тойгылы җөмләләр

Аңлату, әңгәмә. Күнегүләр эшләү

8.12

11.12

41

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Хикәя төзү.

План төзү, хикәя язу

14.12

42-43

Гади җөмлә. Җөмләнең баш кисәкләре.

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү

15.12

18.12

44

Контроль диктант “Кыш”

Контроль диктант язу

21.12

45

Хаталарны төзәтү эше. Кушма җөмлә.

Хаталарны төзәтү эшен эшләү. Күнегүләр эшләү

22.12

46

Җыйнак җөмлә.

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү

8.01

47-

48

Зат алмашлыгы белән белдерелгән аныкланмыш

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү

11.01

12.01

49

Җәенке җөмлә

Җөмләләргә морфологик-синтаксик анализ ясау.

15.01

50

Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч.

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү

18.01

51

Тәмамлык

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү

19.01

52-53

Хәл

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү

22.0125.01

54

Мөстәкыйль эш (күнегүләр эшләү)

күнегүләр эшләү

26.01

55

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре.

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү

29.01

56

Тиңдәш кисәкләре арасында тыныш билгеләре.

күнегүләр эшләү

1.02

57

Текст, аның темасы. Гади план төзү

Гади план төзү. Темасын билгеләү 1әм текст язу

2.02

58

БСҮ Инша

План буенча инша язу

5.02

59-60

Фонетика, орфография. Орфоэпия. Сөйләм органнары. Авазларның ясалышы.

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү

8.02

9.02

61

Сузык һәм тартык авазлар таблицасы.

Сузык авазларга характеристика (терәк схема ясау). Күнегүләр эшләү. Тартык авазлар турында катлаулы таблица бенча эшләү, шуңа нигезләнеп, гади таблица ясау

12.02

62

Сингармонизм законы, аның төрләре.

Аңлату, әңгәмә

15.02

63-65

Сүзләрнең язылышы туры килгән һәм килмәгән очраклары.

Аңлату, әңгәмә

16.02

19.02

22.02

66-67

БСҮ . Изложение № 3. “Керпе”

Укытучы укыганны тыңлау, гади план төзү һәм сөйләп карау. Караламага язу, акка күчерү

23.02

26.02

68-69

Сөйләмдә тартыкларның үзгәреше.

Язма эштә җибәрелгән хаталар өстендә эшләү. Аңлату.

1.03

2.03

70

Ъ һәм ь хәрефләренең дөрес язылышы.

Күнегүләр эшләү. Биремле карточкалар буенча эш

5.03

71

Б.С.Ү. Картина буенча эш

Терәк сүзләр язу, план төзү, инша язу. Картинада төсләр ярдәмендә бирелгән эчтәлекне сүзләрдән файдаланып язу

8.03

72

Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

Күнегүләр эшләү

9.03

73

Контроль диктант №3. “Яңа өйгә күчү

Контроль диктант язу

12.03

74

Хаталарны анализлау,төзәтү эше

Диктантта һәм грамматик биремнәрдә җибәрелгән хаталарны тишереп, анализ ясау, искә төшерү, белемнәрне ныгыту

15.03

75

Лексикология һәм сөйләм культурасы турында төшенчә.

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү

16.03

76

Татар теленең сүз байлыгы.Сүзнең лексик мәгънәсе

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү

19.03

77

БСҮ. Монологик сөйләм.

Аңлату, әңгәмә. Текст язу

22.03

78

Бер һәм күп мәгънәле сүзләр

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү

23.03

79

Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре.

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү

5.04

80-81

Л.Фәттаховның “Сабантуй”картинасы буенча инша

Терәк сүзләр язу, план төзү, инша язу. Картинада төсләр ярдәмендә бирелгән эчтәлекне сүзләрдән файдаланып язу

6.04

9.04

82

Омонимнар, синонимнар, антонимнар.

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү

12.04

83

Фразеологик әйтелмәләр

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү

13.04

84

Мәкалә язу

Аңлату, әңгәмә, мәкалә язу

16.04

85-86

Татар теленең  килеп  чыгышы ягыннан сүзлек составы.

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү

19.04

20.04

87-88

Татар теленең кулланылыш өлкәсе ягыннан сүзлек составы.

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү

23.04

26.04

89-90

Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы.

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү

27.04

30.04

91

Хат язу

Аңлату, әңгәмә, план буенча хат язу

3.05

92-93

Сүзлекләр, аларның төрләре. Сүзлекләрдән файдалану күнегүләре.

Аңлатмалы һәм орфографик сүзлекләр турында һәм алардан файдалана белергә өйрәтү. Интернет аша турыдан-туры эшләүче (онлайн) һәм цифрлаштырылган сүзлекләр белән танышу

4.05

7.05

94

Лексикология бүлеген гомумиләштереп кабатлау.

күнегүләр эшләү

10.05

95-96

Контроль сочинение

План төзү, сочинение язу

11.05

14.05

97

Контроль диктант № 4.  “Сертотмас кәҗә”

Контроль диктант язу

17.05

98

Хаталарны төзәтү эше

Хаталар өстендә эш эшләү

18.05

99-100

Контроль  изложение № 4.  “Гөлләр үстерик”

Укытучы укыганны тыңлау, гади план төзү һәм сөйләп карау. Караламага язу, дәфтәргә күчерү

21.05

24.05

101

Хаталарны анализлау, төзәтү

Язма эштә җибәрелгән хаталар өстендә эшләү. Аңлату.

25.05

102-104

Уку елы дәвамында үтелгәннәрне кабатлау.

Тест эшләү

28.05

28.05

31.05

105

Йомгаклау дәресе.

Әңгәмә, күнегүләр эшләү

31.05

V класста татар теленнән үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр

Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлешендә

Китап, өстәмә мәгълүмат белән эш итә белү

Фикерләү белән бәйле күнекмәләр

Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше

1. Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

2. Эшне планлаштыра белү.

3. Эшнең дөреслеген тикшерү.

4. Эш сыйфатына бәя бирә белү.

1. Дәреслек белән эш итә белү.

2. Төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү.

3. Төрле текстлар белән эш итә белү.

4. Эчтәлекне аңлап, тиешле тизлектә, дөрес уку:

– уку елы башында – 65-105 сүз;

– уку елы ахырында – 70-110 сүз.

5. Сүзлекләрдән файдалана белү.

6. Китапханәдә каталог белән эш итә белү.

1. Уку мәсьәләсен куя белү.

2. Танып белү активлыгын үстерү.

3. Яңа теманы аңлауга мотив тудыру.

4. Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү күнекмәсе булдыру.

5. Логик алымнардан чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләре булдыру.

6. Грамматик анализ төрләрен үзләштерү:

  • фонетик
  • лексик
  • сүз ясалышы
  • сүз төзелеше (морфологик анализ).

1. Телдән сөйләм:

кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү күнекмәсе;

сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе.

2. Язма сөйләм:

  • күчереп язу;
  • сүзлек диктанты – 15-20 сүз.
  • контроль диктант – 100-110 сүз.
  • катлаулы план буенча изложение язу:
    – уку елы башында  – 150-170 сүзле текст (язманың күләме – 100-110 сүз);
    – уку елы ахырында – 170-200 сүзле текст (язманың күләме – 110-120 сүз);
  • фикер йөртү элементлары кертеп, әзер план буенча сочинение язу;
  • эш кәгазьләре язу (белешмә һәм хат).

Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары

Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү:

Сүзлек диктантының күләме –15-20 сүз

Сүзлек диктантын бәяләү

  1. Пөхтә язылган, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела.
  2. Бер орфографик хаталы эшкә “4” ле куела.
  3. Өч орфографик хаталы эшкә “3” ле куела.
  4. Биш орфографик хаталы эшкә “2” ле куела.

Контроль диктант текстының күләме  - ел башында 100 сүз,  ел ахырында - 110 сүз        

Контроль диктантны бәяләү:

1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела. (Бер – орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)

2.   Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә “4” куела.

3.   Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты  пунктуацион хаталы эшкә “3” куела.

4.  Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә “2” куела.

Изложение текстының күләме

ел башында 150-170 сүз (110-120- язма күләме) 

         Изложениене бәяләү

1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер      орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.)

2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.

3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.

4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.

 Сочинениенең күләме һәм аны бәяләү

        Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение — укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия. Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби-иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган һәм контроль сочинениеләр була.      

       

Сочинениене бәяләү

1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин)

2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.

3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.

4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендә язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.

      Тестны бәяләү

1.Тестның 76-100% дөрес башкарылган эшкә “5”ле куела.  

2. Тестның 61-75% дөрес башкарылган эшкә “4”ле куела.

3.Тестның 51-60% дөрес башкарылган эшкә “3”ле куела.  

4.Тестның 0-50% дөрес башкарылган эшкә “2”ле куела.

Мөстәкыйль эшне бәяләү

1. Мөстәкыйль эшнең 75-100% дөрес башкарылган эшкә “5”ле куела.  

2. Мөстәкыйль эшнең 60-74% дөрес башкарылган эшкә “4”ле куела.

  1. .Мөстәкыйль эшнең 41-59% дөрес башкарылган эшкә “3”ле куела.  

4.Мөстәкыйль эшнең 0-40% дөрес башкарылган эшкә “2”ле куела.

Диктантлар.

                                                                                      Диктант № 1.          (уку елы башында үткәрелә торган язма эш тексты)

Тургай

   Әле көннәр бик салкын тора. Бөтен җирдә кар ята. Табигатьтә кыш белән яз тартыша. Март кояшы нык яктырта,  тик аз җылыта. Шулай да яз җиткәне сизелә. Аның җиткәнен һавада яңгырап  ишетелгән тургай тавышы раслый.

   Тургай – бездә яз көне иң алдан килүче кошларның берсе. Тургай зур түгел. Ул кара бөрчекле һәм тимгелле коңгырт соры төстә. Җиргә кунгач, шушы төс аны дошманнардан саклый.

   Тургай оясын очратсагыз, аннан тизрәк китегез, кошны куркыта күрмәгез ! Шулай итсәгез, икенче язны тургайлар тагын да күбрәк килерләр, басуларны зарарлы бөҗәкләрдән сакларлар, яңгыратып сайрап, кешеләрне шатландырырлар.

(87 сүз)

Диктант № 2

Сак булыгыз

   Кайчак малайлар урманда кош оясы табалар да, анда йомырка күреп сөенәләр, аларны карарга тотыналар. Ә кайберләре хәтта тотып ук карый, кузгата.

   Ул вакытта бу ояның кошлары якын-тирәдә генә очып йөри торган була. Алар борчулы тавыш белән кычкыралар. Әмма малайлар моңа игътибар бирми. Алар инде үзләрнең берничә кош баласын һәлак иткәнлекләрен башларына да китермиләр.

   Ә кошлар бүтән бу ояга килмәячәк. Чөнки алар ояга кагылучының үзен күрмәсәләр дә, үләндәге эзен, сынган куак ботакларын күрәләр. Барыбер беләчәкләр, бу ояны ташлаячаклар. Бу җәһәттән ясмык чыпчыгы белән кызылтүш бигрәк сак.

   Менә шуның өчен урманда сак булыгыз, балалар. Кош ояларына якын бара күрмәгез.

(92 сүз)

1нче яртыеллыкка диктант

Кыш

      Декабрь ае кыш башлануын хәбәр итә. Кошларның җәйге музыкасы күптән тынган.Урман да яшел тунын салган, карасу төскә кергән. Кышын кояш сирәк күренә, әмма ул барыбер җылытмый. Сирәк күренгән кояш нурларында кар бөртекләре энҗе кебек ялтырый.

      Җир ап-ак юрганын ябынды. Сулар, елгаларга боздан күперләр салынды.

      Кышын кошлар һәм хайваннарга азык табу авылаша. Шуңа күрә алар бу чорда тирән йокыга талалар. Әйе, озакламый җиһанда үзенең зәмһәрир суыклары белән кыш тантана итәчәк. (70 сүз)

Диктант № 3

Яңа өйгә күчү

        Керпе байтактан бирле куаклыкта яши иде. Кышкы авыр көннәрне дә шунда үткәрергә күнекте. Ул бер язгы сәяхәте вакытында урман юлын кичте дә түгәрәк аланга килеп чыкты. Монда тамырлары актарылып җирдә яткан агачка тап булды. Бу урында азык күп булганга керпе бик шатланды. Ул агач тирәли утлап йөрде, корт, бәҗәк белән сыйланды. Җиргә төртелеп торган тамырлар арасында йөрде. Тамыр күтәрткән мүкле кәс астындагы куышлыкны бик ошатты. Аңа коры-сары ташып җәйде. Керпе мондый өй турында күптән хыяллана иде. Ул юл аръягындагы куаклыктан давыл куптарган шушы агач төбенә күченеп килде.

       Алан кояш нурына күмелә, хуш исле чәчәкләр җемелди. Керпе шушы аланда рәхәтләнеп яши башлады. Биредә аңа бик тыныч иде. (107 сүз.)

(М. Рафиковтан.)

Бирем. Рәхәтләнеп, күптән, хыяллана сүзләрен төзелеше буенча тикшерергә.

Диктант № 4

Сертотмас кәҗә

      Сертотмас үрдәкне беләбез инде, әле менә сертотмас кәҗә дә була икән.

      Кыш көне безнең кәҗә бәтиләде. Без бик ялынып-ялваргач, әни бәтине өйгә алып керде. Ул кыш буе безнең белән бер табактан ашады, бергә уйнады, бер урында йоклады. Менә хәзер җәй көне артыбыздан калмый, безгә тагыла. Әнисенә ияреп, көтүгә йөрсә дә ярый бит. Әллә ничә мәртәбә болынга кудык үзен, ә ул кача да кайта. Беркөнне келәткә бикләдек, мөгез очы белән келәне шудырып ачкан да, капка астыннан чыккан. Теңкәбезгә тиде кәҗә бәтие. Футбол уйнаганда, тупны ике капкага да кертә. Качышлы уенында артыбыздан килә дә кычкырып тора. Эзләүче малай шунда ук таба безне. Нигә генә әнисе янында тотмадык икән шуны? (107 сүз)

Изложение текcтлары

Изложение № 1.

Күңелле өмә

   Көз җитеп килә иде. Балалар йортында тәрбияләнүчеләр бәрәңге җыярга бардылар. Бәрәңге бик уңган, игенчеләр үзләре генә җыярга өлгерә алмыйлар. Бәрәңге җыя торган машина юк иде әле ул чакта. Шуңа күрә булышырга килгән балаларны авылда бик яратып каршыладылар. Кайсы тимер көрәк, кайсы кәрзин я чиләк тотып килгән малайлар, кызлар иртәдән кичкә кадәр тырышып эшләделәр. Алар авыл малайлары белән узыша-узыша бәрәңге җыйдылар.

   Зур-зур арбалар бер-бер артлы бәрәңге базына таба агылып торды. Ат йөртүче авыл  малайлары, үзара ярышып, бәрәңге ташыдылар. Һәр малай кичкә кадәр унар йөк бәрәңге илтергә тиеш иде. Алар, һәр йөкне илткән саен, тәртәгә акбур белән сызып, билге ясап бардылар.

(101 сүз)                                                                                                                                                         (Хәбибуллина З.Н., Гыйләҗев И.Г. Изложениеләр җыентыгы)

План.

  1. Балалар бәрәңге җыярга бардылар.
  2. Авылда балаларны яратып каршыладылар.
  3. Өмә күңелле узды.

Изложение № 2.

                                                                                                               Ноябрь чебешләре

   Октябрь ахырында ярыйсы ук салкынайта. Төннәрен хәтта сулар чирый. Әмма монысы кояшлы һәм җылы көн иде. Һич көтмәгәндә чуар тавык килеп чыкты. Качкалак үзе генә түгел, артыннан җиде чебеш тә иярткән. Ишегалдында зур печән кибәне тора иде. Шунда кушылып кереп, чебешләр басып чыгарган.

   Зөфәр дә уйга калды. Ни генә эшләтергә, кая гына куярга соң боларны ? Сыер абзарында юеш, тавыклар кетәклегендә аларга салкын... Ә чебешләр шундый матур, тереләр. Яшибез, зур үсәбез, дип торалар. Зөфәр берәр атна чамасы аларны өйдә тотып карарга булды.

   Зөфәрнең әнисенең түземлеге төкәнде.

Бу сугыш чукмарларыңны теләсә кая куй... Кыш буе алар белән сугышып ятмабыз, - диде.

   Ял көне иде. Зөфәр янына аның дусты Нәҗип тә кергән. Шунда малайлар пышыш-пышын гына нидер сөйләштеләр, ниндидер план кордылар, ахры. Зөфәр чоланнан балта, пычкы, чүкеч күтәреп чыкты. Малайлар сыер абзарының җылы, ышык почмагына чебешләр өчен кетәклек ясарга керештеләр. Көне буе баш күтәрми тырыштылар алар. Эшләрен хәтта Зөфәрнең әтисе дә килештерде.

   Чебешләр үзләре дә бик килештерделәр бу кетәклекне, атна-ун көн эчендә күзгә күренеп үсеп киттеләр. Зөфәр аларны вакытында ашатты, вакытында эчертте. Яз башына алар барысы да бик матур тавыклар булып үсеп җиттеләр...

(179 сүз)

(Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре.-5-7 нче с-флары өчен)

Чирый – су юка боз элпәсе белән каплана

Изложение № 3.

Керпе

   Бу хәл күп еллар элек булды. Без ул вакытта авылда тора идек. Җәйге эссе көн. Күктә бер болыт әсәре дә юк. Кояш кыздырыпмы-кыздыра. Авылның олысы-кечесе болында печән чаба. Минем абый да шунда китте. Өч-дүрт сәгатьтән төшке ашка кайтты. Карыйм, күлмәгенә нидер төргән. Күлмәккә барып тотынуым булды, кулымны чәнчеп,  керпе килеп төште.

   Шул көннән алып керпе бездә тора башлады. Баштарак читен булды, ахрысы, үзенә, әле карават астына, әле өстәл астына кереп кача иде. Соңга таба ияләште, ашаганда яныбызга чыга, ашарга өмет итә. Без аңа иртән һәм кичен сөт эчертәбез, ә көндезге ашка ит бирәбез. Кич җиткәч, барыбыз да йокларга ятабыз. Тик керпе генә йокларга ашыкмый, тычкан ауларга йөри.

   Салкын карлы бураннары белән кыш җитте. Аның артыннан матур яз килде. Керпе бездә яши бирде. Җәйге көннәрнең берсендә без аны өй алдына чыгардык. Әмма шул чыгудан керпебезне кабат күрә алмадык. Мөгаен, болынына киткәндер.

(139 сүз)

(Хәбибуллина З.Н., Гыйләҗев И.Г. Изложениеләр җыентыгы)

План.

  1. Күптән булган вакыйга.
  2. Керпенең безгә ияләшүе.
  3. Керпенең яшәү тәртибе.
  4. Керпенең иреккә китүе.

Изложение № 4

Гөлләр үстерик

   Гөлләр безнең тормышыбызга аерым бер ямь бирә. Безнең әниләр, әбиләр борын-борыннан гөл үстерү серләренә өйрәнгәннәр.

   Гөл утырту өчен, барыннан да элек, туфракны дөрес сайларга кирәк. Бүлмә гөлләре үстергәндә, урман туфрагы, балчыклы кәс, черемә, торф һәм эре бөртекле елга комы катнашмасы файдаланыла. Гөл туфрагы азык матдәләренә бай, дым һәм һаваны яхшы үткәрә торган булырга тиеш.

   Гөл үстерү өчен, юкәлек яисә каенлыктагы урман туфрагы әйбәт. Моның өчен, коелган яфрак катламын ачып, җирнең өске өлешен кырып алалар. Кәс туфрагын исә көтү йөри торган җирдән алырга мөмкин. Туфракка үлән тамырлары кермәсен. Аны гадәттә көзге якта әзерлиләр һәм коры урында саклыйлар.

   Яз -  бүлмә гөлләрен күчереп утырту чоры. Аерым очракта, гөл чүлмәге ватылса яки үсемлек “чирли” башласа, аны елның башка вакытларында да күчерәләр. Бер нәрсәне онытмаска кирәк: чәчәктә утырган яисә чәчәккә бөреләнгән гөлләрне күчереп утырту түгел, урыннарыннан кузгатырга да ярамый. Тиз үсә торган гөлләрнең күбесен ел саен, ә пальма, роза кебекләрен дүрт-биш елга бер мәртәбә генә күчереп утырталар.

   Кешеләр кебек үк, гөлләр дә кайгыра, шатлана, елый беләләр. Үсеп торган гөлнең берәр ботагын сындырсаң, ул сызлана, рәнҗи, елый. Аның сынган ботагыннан яшь тама.

   Гөл үзен тәрбияләп үстергән кешегә беркайчан да бурычлы булып калмый: елмаеп, рәхмәтен белдереп, шау чәчәк атып утыра.       (193 сүз)

 (Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре.-5-7 нче с-флары өчен)

План.

  1. Гөлләр үстерү – күркәм эш.
  2. Гөлләр үстерү өчен туфрак сайлау.
  3. Туфракны әзерләү.
  4. Гөлләрне күчереп утырту.
  5. Гөлләр рәхмәт әйтә беләләр.

5 нче сыйныфка татар теленнән арадаш аттестация  һәм агымдагы эшне тикшерү өчен методик материаллар  һәм якынча бәяләү нормаларына  аңлатма язуы.

  5 нче сыйныфларда татар теленнән арадаш аттестация эше  өчен контроль диктант Мәгариф  һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән  үрнәк  программага (Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.) нигезләнеп төзелде. Дәреслек: Харисова Ч.М. Татар теле : татар телендә төп гомуми белем бирү мәкт. 5нче с-фы өчен д-лек/ Ч.М.Харисова, Н.В.Максимов, Р.Р.Сәйфетдинов. – Казан : татар.кит.нәшр., 2012.

  Контроль  диктант тексты 5 нче класста актив үзләштерелгән  сүзләрдән тора, күләме 115 сүз.

5 нче класс өчен татар теленнән арадаш аттестация эшенең максаты

  1. Сузыкларны һәм тартыкларны дөрес әйтү, сузык һәм тартык аваз хәрефләрен дөрес яза белү күнекмәләрен үстерү. Сөйләмдә сүзләрне дөрес басым һәм тиешле интонация белән әйтә белү осталыгын һәм күнекмәләрен камилләштерү.
  2. Сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, юлдан юлга дөрес күчерү кагыйдәләрен аңлап куллану күнекмәләре булдыру.
  3. Алфавиттан, төрле сүзлекләрдән дөрес һәм нәтиҗәле файдалана белү күнекмәләрен камилләштерү.
  4. Сөйләмдә сүзләрне дөрес куллана белергә өйрәтү.
  5. Телдән һәм язма сөйләмне синонимнар, фразеологизмнар белән баету, бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләрдән дөрес файдалана белү, сүзләрне туры һәм күчерелмә мәгънәдә куллану күнекмәләрен үстерү.
  6. Төрле телләрдән кергән сүзләрнең мәгънәләрен аңлап куллану һәм дөрес әйтү күнекмәләре булдыру.
  7. Татар телендәге сүзләрне мәгънәле кисәкләргә бүләргә өйрәтү.
  8. Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибен күзаллау һәм аларның төрләрен билгеләү осталыгы булдыру.
  9. Сүзләргә фонетик, лексик, сүз төзелеше һәм ясалышы буенча шартлы билгеләр белән һәм телдән сөйләп анализ ясау күнекмәләре булдыру.

Контроль диктантны бәяләү:

1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела. (Бер – орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)

2.   Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә “4” куела.

3.   Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты  пунктуацион хаталы эшкә “3” куела.

4.  Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә “2” куела.

Тестлар

ТЕСТ №1

А1.Бер төрдән булган предметларны, затларны белдергән исемнәр

1) ялгызлык,  2)уртаклык,  3б) исем,  4) тамыр  була.

А2. Кайсы рәттә ялгызлык исемнәр бирелгән?

   1) казан, авыл, сайлау, кеше,

2) “Сарман”, Саклаубаш, Саматов, ”Арзан” кибете

3) агач, җәнлек, мәктәп, оешма,

4) транспорт, автомобиль, клуб, педагог

А3.Исемнәр һәм фигыльләрдән торган рәтне билгеләгез.

1)тора, мин, ак, кыз,  2)матур, чибәр, бала, укый,

3) яза, укучы, класс, бара,  4)сиңа, безне, чаба, ул.

А4.Кайсы рәттәге  фигыльләр эшне белдерә?

1)сөенү, үсү, казу, язу,  2) бару, кайту, килү, китү,

3)авыру, яту, сизү, уку,   4)эшләү, кадаклау, кисү, төзү.

А5. “Мин” дигән мисез булыр. Син әйтмәдең, мин ишетмәдем. Сине тыңламаган җирдә эндәшми тор. Бу җөмләләрдә алмашлыклар нинди килешләрдә?

1)баш һәм төшем,  2)баш һәм иялек, 3)юнәлеш һәм чыгыш,  4)бернинди килештә дә түгел.

А6. Яхшы холык дошманыңны да дус итә. Бу җөмләдә ничә сүзтезмә?

а)1  ә)3 б)2  в)5.

А6.Бишенче йорт сүзтезмәсендә ияртүче сз кайсы?

  1. бишенче 2)йорт

А7. Яхшы холык дошманыңны да дус итә. Бу җөмләдә грамматик нигез –

1.Яхшы холык.  2.Холык дус итә.  3.Дус итә.  4.Яхшы дус итә.

А8.Җөмлә кисәкләре ничәү?

а)2,  ә) 5, б)6,  в) 3.

А9.Баш кисәкләрдән торган җөмлә –

1)җыйнак җөмлә,  2) җәенке җөмлә, 3)хикәя җөмлә, 4)гади җөмлә була.

А10.Баш килештәге сүз җөмләдә һәрвакыт нинди кисәк була?

  1. ия, 2) хәбәр, 3)аергыч, 4)хәл.

А11. Кемнең? нәрсәнең? нинди? кайсы? кайдагы? сорауларына нинди иярчен кисәк җавап бирә?

1)хәл,  2)аергыч ,  3)тәмамлык.

  А12. кайда? кайчан? ничек? күпме? сорауларына нинди иярчен кисәк җавап бирә?

1)хәл,  2)аергыч ,  3)тәмамлык.

А13. Кемгә? нәрсәгә?кемнән? нәрсәдән? кемдә? нәрсәдә? сорауларына нинди иярчен кисәк җавап бирә?

1)хәл,  2)аергыч ,  3)тәмамлык.

В1.Ярышка китәсе малайлар дәрес беткәнен көчкә көтеп алдылар. Бу җөмләгә синтаксик анализ ясагыз.

В2. Исем сүзен килеш белән төрләндерегез.

В3. Уку сүзен заман  белән төрләндерегез.          

Мөстәкыйль эш                                                                         

Яңгырау һәм саңгырау тартык авазларны языгыз

Яңг.

Саңг.

Уку-укыту өчен методик кулланмалар (белем бирү чыганаклары)

1. Изложениеләр җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-11нче сыйныфлары өчен/ Хәбибуллина З.Н., Гыйләҗев И.Г. – Казан: Мәгариф, 2003.

2. 5-11нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы: Татар урта гомуми белем мәктәпләре укытучыларына кулланма/ Төз.-авт. З.Н.Хәбибуллина, Г.Ш.Нәбиуллина. – Казан: Мәгариф, 2001.

3. Харисова Ч.М. Татар теле. Анализ үрнәкләре: Югары сыйныф укучылары, абитуриентлар, укытучылар өчен ярдәмлек/ Ч.М.Харисова. – Казан: Мәгариф, 2009.

4. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле: Күнегүләр: Югары һәм урта уку йортлары өчен/ Ф.С.Сафиуллина. - Казан, Мәгариф, 2002.

5. Сүзлекләр:

Татар теленнән аңлатмалы сүзлек (3 томда)

Татар теленнән орфографик сүзлеге, 2010.

6. Интернет ресурслар: mon.tatar.ru,   edu.tatar.ru (“Сообщества” бүлеге),    infourok.ru,   tatpoisk.net,   belem.ru,   nsportal.ru,  gzalilova.ru.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус төркеменең 5нче сыйныфы өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Рус мәктәбендә укучы 5нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе.Тема:"Фигыль + ала"констркуциясен кулланып җөмләләр төзергә өйрәнү,үзеңнең нәрсәләр эшли алуың турында сөйләргә өйрәнү....

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы

9 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы

Татар мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы “Каралды”“Югары Стәрле авылы төп гомуми белем мәктәбе”  методик берләшмә җитәкчесе:  _________________ Сәмигуллина В.Н....

3 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы (рус мәктәбендә татар төркеме)

Рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучыларына эш программасы һәм календарь-тематик план төзүдә куллану өчен....

5нче сыйныф өчен татар теленнән тест биремнәре

5нче сыйныф  өчен тест биремнәре1.Нечкә сузыклы сүзләрдән генә торган рәтне табыгыза) күлмәк,китап,күз,кишер;б)ваза,роза,бака,елга;в)сөлге,көймә,мәче,өрәңге;г)каен,зал,арыслан,кыяр. 2”Алсу и...

5нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы

5нче татар сыйныфлары өчен ФДБС буенча татар теленнән эш программасы...

5нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

   Эш программасы татар теленнән гомуми (тулы) белем бирүнең  дәүләт стандартының федераль компонентына, Татарстан Республикасы тәкъдим иткән үрнәк программага һәм татар телендә ...