Тәрбия эше буенча проект
проект по теме

Галиахметова Гульшат Наиловна

"Милләтнең көче, яшәү егәре  - аның тамырларында"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon proekt_trbiya.doc113 КБ

Предварительный просмотр:

Проектны сайлау....

Иҗтимагый активлык һәм иҗадилык сәләте зур үсеш алган шәхесләр тәрбияләү – бүгенге көн таләбе. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, яшьләр тормыштагы төрле эшчәнлеккә кушылып китә. Шуңа күрә аларны укуда һәм хезмәттә иҗтимагый тормышка әзерләү гаять мөһим мәсьәләләрнең берсе булып кала.

        Моның өчен уку йортында укыту-тәрбия системасы да тормыш таләпләрен искә алып төзелергә тиеш. Беренчедән, аның һәр өлеше башкалары белән тыгыз бәйләнештә булырга, икенчедән, эчтәлеге яшәгән илебез һәм милләтебез мәнфәгатьләренә туры килүе зарур.

        Шул проблеманы истә тотып, мәктәбебездә укыту-тәрбия эшләрен билгеләгәндә, без җирлегебез тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен тирәнтен өйрәнү, туган як мохите белән һәрьяклап танышу, милли горурлык хисләре, әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, шул өлкәдә белем-күнекмәләр булдыру, һәртөрле эшчәнлектә укучыларның активлыгын һәм иҗади сәләтен үстерү бурычларын алга куеп, үзебезнең җирлектән чыккан күренекле шәхесләребезнең тәҗрибәсенә таянырга булдык. Бу эшне башлауга туган якны өйрәнү буенча белгеч, Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы Нигъмәтҗанов Габдуллаҗан Сәлихҗан улы этәргеч ясады.

       Шулай итеп, укыту-тәрбия эшендә укучыларга мәгълүмат бирү, этнография, гореф-гадәтләр, традицияләр, мирас өйрәтү юнәлешендә эш оештыруда бу проектның кирәклеге ассызыкланды һәм “Милләтнең көче, яшәү егәре – аның тамырларында” темасы буенча проект эше башлап җибәрелде.

Элек-электән яшәеш, тикшерелеп сыналган, күп тапкырлар эшләп каралган традицияләргә нигезләнеп корыла. Вакыт үтү белән ул традицияләр әйләнә-тирә мохит куйган таләпләргә, чорга яраклаша, яңартыла.

“Кеше – традицияләр колы” дигән әйтем элек-электән яшәп килә. Ләкин традицияләргә ияләшүне яңа формалар белән баетып торганда, ул “искерми”чә кала.

Кешелек чорының әхлак кануннары традицияләрне саклап, буыннан- буынга тапшырырга, тарихны шуңа нигезләнеп өйрәнергә, шәхесне тормышка яраклы итеп, төрле яклап үстерүдә аны дөрес куллана белүгә нигезләнә.

Соңгы елларда мәктәпнең педагогик системасы яңартылуы проект эшләрен төзүне һәм эшне аның бурычлары аша алып баруны сорый. Бу планлаштырулар нигә кирәк соң?

Эшне проектка нигезләнеп алдан планлаштыру, тәрбия бирү процессын заманча таләпләргә туры килерлек дәрәҗәдә оештырырга (эш нәтиҗәсен алдан  ук ачыкларга), мәктәп коллективы нинди нәтиҗәләргә ирешергә теләвен күрергә, аңа бару юлларын дөрес билгеләргә булышлык итә.

Ничек һәм нинди тәртиптә эшләргә? Нәкъ шул сорауга җавап бирү өчен проект төзелә. Анда һәр тармак буенча эш нинди эзлеклелектә алып барылырга тиешлеге карала. Һәр планлаштырылган эш, эзлекле рәвештә бер-берсенә бәйләнеп, алга куелган максатка ирешү өчен юнәлдерелә. Һәр сыйныф үзенә бер тармакны сайлап ала. Шуның буенча эзләнү эшен башлап җибәрә.

Мәктәпнең тәрбия ягыннан үсешенә бу проект кысаларында эшләгәндә, эш күрсәткечләренә нәтиҗәләр вакытында ясалып барыла. Шул нәтиҗәләргә карап, кайсы тармак  ни дәрәҗәдә көч сарыф иткәнлеге ачыклана һәм тиешле карарлар кабул ителә.

        2. Тема: “Милләтнең көче, яшәү егәре – аның тамырларында”.

Максат: җирле мөмкинлектән чыгып, тарихи бәйләнешләр аша тәрбия процессын камилләштерү, физик һәм интеллектуаль яктан үскән, ватанпәрвәр, көндәшлеккә сәләтле, сәламәт шәхес тәрбияләү.

Бурычлары:

  • укучыларның интеллектуаль үсешен, җәмгыятьтә ориентлашуын, үз урынын табу һәм яшәү өчен кирәк булган аңлы карашын формалаштыруда;
  • тәрбиягә һәм укуга мөмкин булган шартлар тудырып, яңалыкка омтылучы, замана таләпләренә җавап бирергә сәләтле, тормышта үз урынын таба белүче, яңалыкка әйдәүче яшь буын тәрбияләү;
  • яшәгән төбәге, туган авылы, укыган мәктәбе тарихын, гореф-гадәтләрен, традицияләрен өйрәнүне оста куллану.

3. Төп юнәлешләре:

        

4. Проектны тормышка ашыру баскычлары:

        

5. Эзләнүнең нәтиҗәләре:

    2011 -2012 уку елында проектны тормышка ашыру өчен беренче һәм икенче баскычлар үтәлде. Һәр сыйныф үз тармагы буенча эзләнү эшләре алып барды һәм эшләрен презентациядә яктыртты. Алдагы уку елларында проект буенча эш тулыландырылачак.

Кулланылган  әдәбият:

  1. Галиева Л. И.. Көч һәм рух тамырлары. Казан.2000
  2. Хуҗиәхмәтов Ә. Н.. Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә. Казан. 2001.
  3. Шәмсетдинов Г. А.. Онытылмас мәктәп еллары. Казан. 2005.
  4.  “Ялкын”  журналлары.
  5. Интернет ресурслар.WWW.belem.ru


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Бер матур җыр идең үзең дә, гомерең дә калды җыр булып” (Муса Җәлил иҗаты буенча проект - дәрес)

   Проек-нинди дә булса проблеманы өйрәнү һәм аның гамәли нәтиҗәсен күрсәтү өчен укучыларның мөстәкыйль эшчәнлегенә нигезләнгән укыту методы.Әлеге метод укучыга мөстәкыйль иҗади ...

ФГОС буенча проект эше

ФГОС буенча "9 нчы сыйныфларда ДЙАга әзерлек" темасына проект эше...

Проект: Бөек Ватан сугышы темасына язылган әсәрләрне гражданлык- патриотик тәрбия бирүдә куллану.

Проект: Бөек Ватан сугышы темасына язылган әсәрләрне гражданлык- патриотик тәрбия бирүдә куллану....

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинарына ачык тәрбия сәгате дәрес эшкәртмәсе . Тема : “Бәхет кайда ул?”

Дәрес темасы – Бәхет.Уздыру формасы – диспут.Максат: 1.     Укучыларны “Нәрсә ул бәхет?” дигән темага уйланырга мәҗбүр итеп тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү....

“Телләр белгән – илләр гизгән” (татарның бөек шәхесләре тормышын өйрәнү аша рус телле балаларны татарча сөйләргә өйрәтү буенча проект )

ldquo;Телләр белгән – илләр гизгән”(татарның бөек шәхесләре тормышын өйрәнү аша рус телле балаларны татарча сөйләргә өйрәтү буенча проект )...