5 нче сыйныфлар өчен сыйныфтан тыш эшчәнлек буенча “Этикет — уңышка юл” (әхлакый тәрбия бирү юнәлешендә) эш программасы
материал (5 класс) по теме

Рахматуллина Гульнара Рафисовна

“Этикет — уңышка юл” (әхлакый тәрбия бирү юнәлешендә) эш программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hlak_trbiyase.docx51.85 КБ

Предварительный просмотр:



Әлмәт шәһәре  муниципаль  бюджет гомуми белем  бирү учреждениесе

 «15 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе»


Туган тел  укытучысы Рахматуллина Гөлнара Рафис  кызы

5  нче сыйныфлар өчен сыйныфтан тыш эшчәнлек буенча “Этикет — уңышка юл”

(әхлакый тәрбия бирү юнәлешендә)

эш программасы









2017-2018  нче уку елы

   «Этикет — уңышка юл»дәрестән тыш эшчәнлек программасы.

Эчтәлек

  1. Аңлатма язуы........................ ………………………………………………
  2. «Этикет – уңышка юл” программасының эчтәлеге. 2 нче сыйныф...........
  3. Тематик планлаштыру. 2 нче сыйныф......…………………………………
  4. Йомгаклау. Ирешелгән нәтиҗәләр................................................................
  5. Кулланылган әдәбият исемлеге..…………………………………………
  6. Өстәмәләр..........……………………………………………………………
  7. Әхлакый тәрбиялелекнең диагностикасы...................................................
  8. Әти-әниләр өчен анкета..................................................................................
  9. Укучылар өчен анкета....................................................................................

Аңлатма язуы.

Шәхеснең камилләшү һәм үсүендә әхлак тәрбиясенең ролен педагогика элек-электән исбатлап, раслап килгән. Әхлак ул – кешенең эш-хәрәкәтләрендә, көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынган, билгеле бер кыйммәтләрдән торган сыйфат. Мәктәпнең уку-укыту системасына нинди генә үзгәрешләр кертелсә дә, яшь буынга әхлак, патриотик һәм рухи тәрбия бирү иң актуаль мәсьәлә булып кала. Шәхес үсешендә һәм формалашуында әхлак тәрбиясенең никадәр мөһим булуы педагогикада борынгы заманнардан ук танылган. Ян Коменский “Гадәтләр кулланмасы” дигән хезмәтендә борынгы рим философы Сенеканың түбәндәге фикерен китерә: “Иң башта яхшы гадәтләргә өйрән, аннары – зирәклеккә, беренчесеннән башка икенчесен өйрәнү авыр”. [№2 – 29, 6 нчы б.]

Бүгенге җәмгыятьтә укытучы алдында гаять зур бурычлар тора. Көндәшлеккә сәләтле, заман шартларына яраклашкан, рухи һәм физик яктан камил булган иҗади шәхес тәрбияләү – иң төп максатыбыз. Ә ул туган илен, телен яратучы, үз милләтенең тарихын, мәдәниятын, гореф-гадәтләрен, күркәм йолаларын хөрмәт итүче булырга тиеш. [№4, 29 нче б.]

Шуңа да бүгенге көндә Россия белем бирү системасының төп максаты булып тирән белемле укучыләр тәрбияләп үстерү генә түгел, ә бар яктан да камил шәхес тәрбияләү тора. Укучы шәхесе педагогиканың игътибар үзәгенә куела. Бу максатны тормышка ашыру өчен баланы һәрьяклап үстерүгә юнәлдерелгән “Дәрестән тыш эшчәнлек” бүлеген үз эченә алган яңа буын Федераль дәүләт стандарты булдырылды.

Балага рухи-әхлакый үсеш һәм тәрбия бирүнең төп документаль нигезен Россия Федерациясенең “Белем бирү” турындагы Законы, Стандарт, Россия гражданинына рухи-әхлакый үсеш һәм тәрбия бирү Концепциясе тәшкил итә. Стандартта мондый юллар бар: “Гомуми белем бирүнең башлангыч баскычында рухи-әхлакый яктан үстерү һәм тәрбия бирүнең төп максаты булып Ватан язмышын үз язмышы итеп кабул итүче, үз иленең бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплылыгын аңлаучы, күпмилләтле Россия Федерациясе халыкларының рухи һәм мәдәни гореф-гадәтләре үрнәгендә тәрбияләнгән югары әхлаклы, иҗади, белемле Россия гражданины тәрбияләү тора.” [№4 – 29, 10 нчы б.]Стандарт таләпләренә туры китереп, рухи-әхлакый үсеш һәм тәрбия бирү Прогарммасы һәм Концепция, башлангыч гомуми белем бирүнең барлык бүлекләрен формалаштыруда төп юнәлеш булып тора.

Мәктәптә әхлак тәрбиясенең нигезе укучыда әхлак сыйфатлары булдыруның киң планлы юнәлешенә нигезләнә. Әлеге юнәлеш укучы балада җәмгыятькә, кешеләргә, хезмәткә һәм укучының үз-үзенә әхлакый мөнәсәбәт тәрбияләүне үз эченә ала.

Укучы балада әхлак сыйфатлары тәрбияләүнең эчтәлегенә кергән төшенчәләрне бәяләгәндә иң элек шуны истә тотарга кирәк: шәхесне һәрьяклап камилләштерү барышында әлеге эчтәлекнең һәрбер төшенчәсе үзара бәйләнештә тәэсир итә һәм бер-берсенә үзгәреш-төзәтмәләр кертә.

Әхлаклылык принциплары һәм тәртип кагыйдәләре шәхескә карата булган тышкы таләпләр системасы булып тора. Әлеге принциплар һәм кагыйдәләр билгеле бер шәхеснең яшәү рәвеше, әхлаклылык нормасы булып әверелсен өчен, иң беренче чиратта аларны шәхес үзе инанып кабул итәргә, үзенең эш-хәрәкәтләрендә, максатларында шул принциплар һәм шул кагыйдәләргә йөз тотарга тиеш. [№1, 29 нче б.]

Әхлак тәрбиясенең нигезе һәм бурычлары – тәрбия процессы – кешенең тулысынча шәхес буларак формалашуы. Ләкин шушы тулы бер процесста төп һәм иң әһәмиятле урынны әхлак тәрбиясе били. Әхлак тәрбиясе – тәрбия эше системасының үзәге, иң мөһим юнәлеше. Кеше үз эшчәнлеге дәвамында, аралашу вакытында дөньяга, кешеләргә мөнәсәбәттә әхлак нигезләрен туплый.Әхлак тәрбиясе процессы укучы баланың һәртөрле эшчәнлегенә үтеп керә, аның дөньяга карашында, кешеләр белән үзара мөнәсәбәтендә чагыла, аның шәхесендәге төп чалымнарны били.

Мәктәптә әхлак тәрбиясенең төп бурычлары укучы балада әхлак тәҗрибәсе тудырудан тора. Яхшыны – яманнан, яманны яхшыдан аера белү тәҗрибәсе кешедә яшьтән үк тәрбияләнә. Ул аны көндәлек тормышы, эше, эшчәнлеге, башкаларга мөнәсәбәте белән ныгыта гына бара. Бала чакта барлыкка килгән әхлак нормалары кешене җитлеккән, олыгайган чорына кадәр озата бара. [№6, 29 нче б.] Беренче сыйныфта ук бала әхлак тәрбиясенең асылы белән таныша: “Аз сөйлә күбрәк тыңларга өйрән; тыңлаучан, тыныч һәм тыйнак бул. Уеңа килгәннең барысын да сөйләмә; ләкин нәрсә сөйлисең турында алдан уйла. Дөресен белмисең икән, раслама һәм дәгъвалама. Бурычка алгансың икән, кире кайтар; вәгъдә биргәнсең икән, үтә; бушка кабул итеп алгансың икән, рәхмәтеңне әйт.” [№3-29, 75нче бит] “Гаиләдә без – ул мин һәм минем туганнарым. Безнең һәрберебез өчен иң мөһиме – гаиләдә мәхәббәт һәм бер береңә хөрмәт, үзара аңлашып һәм ярдәмләшеп яшәү.” [№3-29, 53нче бит]

Курсның актуальлеге һәм социаль әһәмияте шунда – ул үсеп баручы яшь буынга кешеләр арасында үзара дөрес мөнәсәбәтләр урнаштыруны аңлап, үз-үзеңне тәрбияләү һәм үсеш юлларын эзләүгә юнәлтелгән. Курс иҗади процесска укучыларны, әти-әниләрне, укытучы һәм тәрбиячеләрне катнаштыруны күз алдында тота.

Бирелгән курсның практик әһәмияте шунда – әйләнә-тирә чынбарлыкка дөрес караш укытучы һәм укучының уртак эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килә, ә әхлаклылык нормалары 1 нче сыйныфтан “үстерелә” башлый.

«Этика – уңышка юл” курсы гимназиянең укыту һәм тәрбия мәсьәләсенең кирәкле һәм аерылгысыз бер өлеше булып тора. Бары тик рухи-әхлакый яктан камил шәхес кенә җәмгыятьтә үз урынын табып, гаиләсе, дуслары, башка кешеләр белән дөрес мөгамәлә урнаштырып, тормышта уңышка ирешә алачак.

Программаның максаты:укучыларның дөньяга, кешеләргә, үз-үзләренә карата әхлакый нормаларны үзләштерүе.

Программаның бурычлары:

• балаларны җәмгыятьтәге әхлак кагыйдәләре, әхлак нормалары белән таныштыру, даими рәвештә хәбәрдар булуларына ирешү;

• балаларда әхлак төшенчәсе турында уңай тәҗрибә булуына ирешү;

• балаларның хисләрендә, аңында, тәртибендә әхлаклылык принципларына омтылыш тәрбияләү;

• укучыларда өзлексез танып белүгә омтылыш тәрбияләү, һәркем үзенең әдәплелек дәрәҗәсен күтәрә алуына ышаныч тудыру;

• ирекле, һәрьяклап камил шәхеснең әхлакый идеалын балаларның тулысынча күзаллавына, шуңа омтылуына ирешү.

Программа 2 нче сыйныф укучыларына этика һәм этикет өлкәсендә иң мөһим кагыйдәләр белән танышырга һәм тормышта кулланырга мөмкинлек бирә.

Программа 4 бүлектән тора:

1. Аралашу этикасы.

2. Этикет.

3. Әйләнә-тирәдәгеләр белән мөнәсәбәтнең этик нормалары.

4. Коллективта үзара мөнәсәбәт этикасы.

Укытуның төп методы – уен. Теоретик характердагы барлык информация балалар теманың сорауларына үзләре җаваплар эзләп табарлык уен формасында, я таблица-плакатлар белән эш формасында бирелә. Балалар үзләштерергә тиешле күнекмәләр рольле уеннар аркылы ныгытыла.

Эшчәнлек төрләре һәм формалары

• уен;

• танып белү;

• туган якны өйрәнү;

• сюжетлы уеннар;

• мультфильмнар карау;

• күргәзмә заллары һәм музейларга бару;

• театрга походлар;

• конкурслар;

• библиотекаларга йөрү;

• бәйрәмнәр.

Үткәрү урыны

• гимназия;

• шәһәр паркы;

• гимназия һәм шәһәр музейлары.

Укучыларның дәрестән тыш эшчәнлек программасын үзләштерүе буенча көтелгән нәтиҗәләр

Көтелгән нәтиҗәләр:

• укучылар мораль нормалар һәм үз-үзеңне әхлаклы тоту кагыйдәләрен, гаилә әгъзалары, өлкән буын вәкилләре арасында булырга тиешле этик нормаларны белергә тиешләр;

• укучылар этика грамматикасын һәм әйләнә-тирәдәгеләр белән аралашуның этик нормаларны өйрәнүгә позитив карашлы булырга тиешләр;

• укучыларның сыйныфташларына карата мөгамәләсе дустанә, этик нормаларга туры килерлек булырга тиеш;

• укучылар иптәшләре, дуслары, сыйныфташлары, гаилә әгъзалары белән аралашып, этик нормаларны практикада ныгытырга тиешләр;

• гимназиядән тыш төрле сфера вәкилләре белән үз-үзләрен тота, дөрес әңгәмә кора һәм аралаша белергә тиешләр.

Тәрбияви нәтиҗәләр:

• үз-үзеңне әхлаклы тоту һәм мораль нормалар турында беренчел күзаллау;

• яшьтәшләре, үзләреннән кечкенәләр, өлкәннәр белән әхлак кагыйдәләренә туры килерлек итеп аралашу;

• башка кешеләрнең килеп чыккан проблемаларына читтән карамау, кыен хәлдә калган кешеләргә кайгыртучанлык күрсәтү;

• үз кылган гамәлләрең өчен җавап бирә, анализ ясый, әйләнә-тирәдәге начар гамәлләрне күрә һәм анализлый белү;

• әти-әниләргә, өлкәннәргә, үзеңнән кечеләргә кайгыртучан булу;

• гаиләңнең, үзең укыган белем йортының традицияләрен белү, аларны хөрмәтләү һәм саклау.

Бирелгән программа буенча үткәрелгән дәрестән тыш чаралар Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиянең төп укыту программасында планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итәчәк.

Көтелгән нәтиҗәләрне исәпкә алу формасы:

1. Сорау.

2. Күзәтү.

3. Диагностика:

• әхлакый яктан үз-үзеңне бәяләү;

• үз-үзеңне тоту этикасы;

• яшәү байлыкларына караш;

• әхлакый мотивация.

4. Әти-әниләр һәм балалар арасында анкета үткәрү.

Универсаль уку гамәлләре формалаштыру:

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре:

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

- китапларда ориентлаша белү, шартлы билгеләрнең телен белү;

- рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;

- гимназиядән тыш төрле сфера вәкилләре белән үз-үзләрен тота, дөрес әңгәмә кора һәм аралаша белү.

- тормыш кагыйдәләрен истә тотып гамәлләр кылу;

- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

- тормыш тәҗрибәсен куллану;- эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

- кешеләргә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

- үз уңышларыңтурында фикер йөртү;- үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру.

-тормыш тәҗрибәсен куллану;

- күршең белән хезмәттәшлек итү.- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау.


Түбәндәге дәрестән тыш эшчәнлек программасы башлангыч гомумбелем бирүнең Федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп, гимназиянең укыту планының “Дәрестән тыш эшчәнлек” бүлегенә туры китереп төзелде. Программа 2 нче сыйныф укучылары өчен елга 34 сәгать исәбеннән тәкъдим ителә.

Үткәрү вакыты – атнага 1 сәгать.

Программа башлангыч сыйныф укытучылары тарафыннан тормышка ашырыла.

«Этикет – уңышка юл” программасының эчтәлеге

1 нче бүлек.Аралашу этикеты (7 сәгать)

1 нче тема. Җыр белән күңелле.Әдәплелек турында сөйләшү. Тәрбияле булуны ничек аңларга? Елмаю һәрнәрсәне җылыта.

2 нче тема. Җир йөзендә мәрхәмәтле булып яшәү шатлыгы.

Волковның «Зөбәрҗәтләр шәһәреннән тылсымчы» дигән әкияте иленә сәяхәт. Мәрхәмәтлелек һәм кыюлык турында сөйләшү. Дусларның Гудвинга сәяхәте турында рәсем конкурсы.

3 нче тема. Яхшылык эшләү – үзеңне сөендерү.Күргәзмәләр залына читтән торып сәяхәт. Яхшылык турында рәсемнәр конкурсы.

4 нче тема. Башкалар турында уйла.

Яхшылык, кылган яхшылыклар турында әңгәмә. Волковның «Зөбәрҗәтләр шәһәреннән тылсымчы» исемле әкиятеннән өзекне уку. «Үзең теләгәнчә эшлә, сиңа карата да шулай эшләсеннәр» кагыйдәсен ачыклау.

5 нче тема. Коллективка бүләк.Сюрприз-дәрес, әңгәмә дәрес.

6 нчы тема. Эш беткәч уйнарга ярый.Мәкальне аңлату: «Эш беткәч, уйнарга ярый». Әдәплелек значогы ясау. Төркемнәрдә эш.

7 нче тема. Башка кешедә сиңа нәрсә ошамый, ул эшне үзең дә эшләмә.Әдәплелек значокларын мәктәп күргәзмәсенә кую. Яхшылык кылу һәм тигез хокуклылык турында сөйләшү. Тылсымлы кагыйдәне ятлау : «Башка кешедә сиңа нәрсә ошамый, ул эшне үзең дә эшләмә».

2 нче бүлек .Этикет (8 сәгать)

8 нче тема.Этикет кагыйдәләре буенча.

Әңгәмә: «Нәрсә ул этикет?» Лабиринт буенча этикет кагыйдәләренә сәяхәт. Культуралы тәртипкә мәсьәләләр чишү. Мәкальләрне аңлату. «Кешене хөрмәт итү – үзеңне хөрмәтләү».

9 нчы тема. Өстәл янына чакыру.

Этикет иленә сәяхәт. Өстәл артында практик дәрес. Әкият геройларын сәхнәләштерү. «Туган көне булганнар өчен концерт» уены.

10 нчы тема. Без яши торган йорт ,мәктәп.

Этикет очракларын «Экзамен» формасында тикшерү. Этикет кагыйдәләрен ачыклау.

11 нче тема. Без кибеткә барабыз.

Кибеттә этикет кагыйдәләре. Төрле очракларны уйнау.

12 нче тема. Юллар, транспорт, җәяүлеләр юлы.

«Светофор» уены. Юл йөрү кагыйдәләре буенча практик дәрес.

13 – 14 нче темалар. Болын, урман, елга – ял итү урыннары.

Урман аланына сәяхәт. Болында, урманда, елга буенда үзеңне тоту кагыйдәләре.

15 нче тема. Кыш бабайда кунакта. Яңа ел бәйрәме.

3 нче бүлек. Янәшәдәгеләр белән аралашу этикасы (9 сәгать)

16 нчы тема. Башкага шатлык бүләк ит.

“Чыршы тирәли әйлән-бәйлән» уен программасы. Җөмлә төзү «Башкага шатлык

бүләк ит». «Кемгә ничек без шатлык бүләк итә алабыз» темасына әңгәмә.

17 нче тема. Кәеф нәрсәгә бәйле.

Әңгәмә «Кәеф нәрсәгә бәйле». Яхшы кәеф тудыру кагыйдәләре белән танышу.

18 нче тема. Үз мәрхәмәтлелегегездән оялмагыз.

Гномикка һәм Урмачы-картка бүләк. Газета чыгар.

19 нчы тема. Минем өем – минем гаиләм.

Гномик ПыхкаһәмУрмачы-картка нинди йорт төзергә»темасына бәхәс.

20 нче тема.Кеше хезмәттә матурлана.

Практик дәрес: «Безнең гомуми йортыбыз».

21 нче тема.Җирдә барыбыз да кояш балалары.

Урмачы-карт һәм гномик Пых аланына сәяхәт. С. Маршакның «Унике ай»әкияте.

22 нче тема. Әниләребезне котлыйбыз.Бәйрәм формасындагы дәрес. Әниләргә концерт. Рәсемнәр һәм кул эшләре күргәзмәсе.

23 нче тема. Өлкәннәр һәм яшьтәшләр белән.

Фотокүргәзмә - «Минем иң яхшы дустым». «Мин кемне үземнең иң яхшы дустым дип саныйм» темасына әңгәмә. Яхшылык турында киңәш-мәкальләр. Дуска яхшы киңәш.

24 нче тема. Башкаларның ышанычын акла.«Янәшәдәгеләр белән мөгаләмә этикасы» темасына йомгаклау дәресе. Гномик Пыхка һәм Урманчы-картка хат.

Коллективта аралашу этикасы (8 сәгать)

25 нче тема. Барыбыз да бергә җыелгач нинди яхшы.

Әңгәмә «Каникулларны ничек үткәрдегез». Бөтен коллективның төсле кәеф язмасы. “Кәефне ничек күтәреп була?” әңгәмә. Җыр «Чын дус».

26 нчы тема.Бер-беребезгә киңәш бирәбез.

Уен. Тылсымлы көзге белән сөйләшү: « Минем тылсымлы көзгем, дөресен генә әйт әле, минем дусларым миңа нинди киңәш бирерләр икән?».

27 нче тема. Кызлар һәм малайлар өчен махсус һәм гомуми киңәшмә. Сыйныф коллективына таләпләр. Бу киңәшмәгә җаваплы кешеләрне сайлау.

28 нче тема. Минем белән кем дә булса сөйләшсә иде.

Этикет бабайга сәяхәт. Үзеңнең сөйләмеңне төзүгә практик дәрес.

29 нчы тема.Язгы урман буйлап сәяхәт.

Урман һәм паркка экскурсия вакытында урманда үзеңне тоту кагыйдәләре.

30 нчы тема. Коллективка бүләк.Коллективта һәр бала үзен күрсәтерлек эшчәнлек. Үзеңнең акылыңны, белемеңне, талантыңны бүләк иткәндә коллективыңны уйла.

31 нче тема. Газета ясыйбыз.«Этик грамматикасы” курсының еллык эше турында әңгәмә. Балалар үзләренең тәкъдимнәрен, киңәшләрен газетага бирәләр. Газетаны матурлыйлар.

32 нче тема. Мәрхәмәтлелек кояшка тиң. Йомгаклау дәресе. Уеннар. Җырлар. Таҗ яфракчыклары җыю.

33 нче тема. Янәшәңдә кешеләр күп булганда. Урамда, кибеттә, транспортта, театрда, музейда, китапханәдә барлык җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре кабатлана.

34 нче тема. Үз дәрәҗәңне үзең сакла, кеше!

Түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр. Проблеманы хәл итүдә үз фикереңне белдерү, уртак фикергә килә алу. Үз дәрәҗәңне табу өчен юллар билгеләү.

Тематик планлаштыру

Тема

Сәгать саны

Эшчәнлек төре

Үткәрү вакыты

Аралашу этикасы (7 сәгать)

1

Җырлап яшәү күңелле.

1

Танып-белү әңгәмәсе. Уен.

2

Җирдә мәрхәмәтле булып яшәү куаныч.

1

Әкияткә сәяхәт. Рәсемнәр конкурсы.

3

Яхшылык эшләү – үзеңне куандыру.

1

Күргәзмә залын карарга керү. Рәсемнәр.

4

Башкалар турында уйла.

1

Танып-белү әңгәмәсе. Әкиятләрдән өзекләр уку. Сәхнәләштерү.

5

Коллективка бүләк.

1

Сюрприз-дәрес. Уеннар.

6

Эш беткәч уйнарга ярый.

1

Мәкальләр белән эш. Практик эш. Төркемнәрдә эш.

7

Башкада яратмаганны үзеңдә эшләмә.

1

Танып-белү әңгәмәсе. Уен.

Этикет(8 сәгать)

8

Этикет кагыйдәләре буенча.

1

Әңгәмә.Лабиринт буйлап этикет кагыйдәләренә сәяхәт.Мәсьәләләр чишү. Сәхнәләштерү.

9

Өстәл янына чакыру.

1

Практик дәрес.Төрле очракларны күрсәтү. Уен.

10

Без яши торган мәктәп, йорт.

1

Миниатюр-сәхнә.

11

Кая барабыз? Менә кибет.

1

Танып-белү әңгәмәсе. Төрле очракларны күрсәтү. Кибеткә керү.

12

Юллар, транспорт, җәяүлеләр юлы

1

Танып-белү. Уен. Шәһәр урамында практик дәрес.

13- 14

Урман, елга, болын – кайда ял итәргә була. Куркынычсызлык кагыйдәләре.

1

1

Урман аланына сәяхәт.Паркка экскурсия.

15

Кыш бабайда кунакта.

1

Бәйрәм.

Әйләнә тирәдәгеләр белән аралашу этикасы нормалары (9 сәгать)

16

Башкага шатлык бүләк ит.

1

Танып-белү әңгәмәсе. Уен.

17

Кәеф нәрсәгә бәйле.

1

Танып-белү әңгәмәсе. Уен.

18

Үзегезнең мәрхәмәтлелегегездән оялмагыз.

1

Танып-белү әңгәмәсе. Уен.

19

Минем йортым- минем гаиләм

1

Дискуссия.

20

Кеше эштә яхшыра

1

Практик дәрес.

21

Җирдә барыбыз да кояш балалары

1

Әкияткә сәяхәт. Мультфильм карау.

22

Әниләребезне котлыйк

1

Бәйрәм. Рәсемнәр.

23

Өлкәннәр һәм яшьтәшләр белән

1

Танып- белү әңгәмәсе. Уен. Мәкальләр белән эш.

24

Башкаларның ышанычын акла

1

Танып-белү әңгәмәсе. Балалар утравына сәяхәт.

Коллективта аралашу этикасы (8 сәгать)

25

Барыбыз да бергәҗыелгач нинди яхшы.

1

Танып- белү әңгәмәсе. Уен.

26

Бер-беребезгә киңәш бирәбез.

1

Танып-белү әңгәмәсе. Әкиятләрдән өзекләр карау.

27

Кызлар һәм малайлар өчен махсус һәм гомуми киңәшмә.

1

Танып-белү әңгәмәсе. Уен.

28

Минем белән кем дә булса сөйләшсен иде.

1

Язгы паркка экскурсия. Практик эш.

29

Язгы урманга сәяхәт.

1

Экскурсия.

30

Коллективка бүләк.

1

Дәрес – сюрприз.

31

Газета ясыйбыз.

1

Танып-белү әңгәмәсе.Уен. Типографиягә бару.

32

Мәрхәмәтлелек кояшка тиң.

1

Бәйрәм.

33

Янәшәдә күп кешеләр булганда.

1

Танып белү әңгәмәсе. Уен. Шәһәр буйлап экскурсия.

34

Йомгаклау. Үз дәрәҗәңне үзең сакла, кеше!

1

Үз дәрәҗәңне үзең сакла, кеше!


                    Йомгаклау өлеше. Ирешелгән нәтиҗәләр.

Бала чакта барлыкка килгән әхлак нормалары кешене җитлеккән, олыгайган чорына кадәр озата бара. Бары тик рухи-әхлакый яктан камил шәхес кенә җәмгыятьтә үз урынын табып, гаиләсе, дуслары, башка кешеләр белән дөрес мөгамәлә урнаштырып, тормышта уңышка ирешә алачак.

Берничә ел рәттән гимназия укучыларының тәртибен, бер-берсенә мөнәсәбәтен, үзара сөйләшүләрен күзәткәннән соң, программаның бик кирәк булуына инандык. Бер караганда, гимназиядә татар балалары гына укый. Ә татар гаиләләрендә тәрбия мәсәләсе бик нык куелган. Балаларны тәрбияләүдә әби-бабайларның да өлеше зур. Ник соң балалар дорфа, әдәпсез? Димәк, гаиләдәге тәрбия генә җитеп бетми. “Тәрбия өй бусагасыннан башлана”, - дисәләр дә, без мәктәп бусагасыннан башлап карарга булдык. Бер төркем укытучылар җыелып шушы программаны эшләп чыктык. Программа 2 нче сыйныф укучыларына этика һәм этикет өлкәсендә иң мөһим кагыйдәләр белән танышырга һәм тормышта кулланырга мөмкинлек бирде. Программаның иң отышлы якларыннан берсе – уен формасында оештырылган булуы. Теоретик характердагы барлык информация балалар теманың сорауларына үзләре җаваплар эзләп табарлык уен формасында, я таблица-плакатлар белән эш формасында бирелде. Балалар үзләштерергә тиешле күнекмәләр рольле уеннар аркылы ныгытылды. Дәресләрдә эш парлап һәм төркемнәргә бүленеп оештырылды. Төркем эчендә бала үзен иркен тота, уйлаганын әйтергә кыенсынмый. Җавабының дөреслеген, иптәшләренеке белән чагыштыргач белә. Хаталанудан да курыкмый ул, чөнки моның өчен аны беркем дә “хөкем” итми. Бер-береңне кимсетү, үзеңне башкалардан өстен кую турында укытучы тарафыннан беренче дәрестә үк аңлатыла. Укучыларның җаваплары дөрес фикер йөртә алуларыннан чыгып бәяләнә (“мин үз-үземнән канәгать”, “миңа әле тырышырга кирәк”, “мин канәгать түгел”). Төркемдә эшләгәндә ул үз фикерен иң башлап иптәшләре алдында әйтә. Төркемнәрдә эшләп, балалар игътибарлы, ихтирамлы булырга, бер-берсен тыңларга, юл куя белергә, үз-үзләрен хөрмәт итәргә өйрәнделәр.

Программаны үзләштергән укучылар мораль нормалар һәм үз-үзеңне әхлаклы тоту кагыйдәләрен, гаилә әгъзалары, өлкән буын вәкилләре арасында булырга тиешле этик нормаларны үзләштерделәр. Сыйныфташларына карата мөгамәләләре дустанә, этик нормаларга туры килерлек булып үзгәрде. Гимназиядән тыш төрле сфера вәкилләре белән үз-үзләрен тота, дөрес әңгәмә кора һәм аралаша башладылар. Бигрәк тә әти-әниләрнең уңай мөнәсәбәте шатландыра. Этикет дәресләрендә алган күнекмәләр шәхеснең үсешенә уңай йогынты ясый, аны тормышка әзерли. Кешенең тормышы мәктәп белән генә чикләнми. Аңа урамда, кунакта, театр-кичәләрдә һәм башка урыннарда булырга туры килә. Җәмәгать урыннарында, кешеләр белән аралашканда, ял иткәндә һәм башка очракларда бу программа балаларга зур ярдәмче булыр дип ышанабыз.

Кулланылган әдәбият

Укытучы өчен:

1. Энциклопедия этикета. – СПб.:Мим-Экспресс, 2006. – 352с.

2. Косачева, И.П. Нравственное развитие младшего школьника в процессе обучения и воспитания / И.П.Косачева. – М.: Издательство АРКТИ, 2005.–62с.

3. Смирнов, Н.А. Этика и этикет младших школьников: Пособие для учителей и родителей учащихся начальных классов/Н.А.Смирнов.- М.: Школьная пресса, 2002. – 112 с.

4. Савинов Е.С. Стандарт второго поколения. Примерная основная образовательная программа образовательного учреждения. Начальная школа. – М.: Просвещение, 2011.

5. Ә.Н. Хуҗиәхмәтов. Мәгърифәт-мәңгелек юлдаш (гыйлем-тәрбия дәресләре) / Хуҗиәхмәтов Ә.Н.- К: ТаРих, 2002.

6. Казыйханов, В.С. Әхлак дәресләре / В.С.Казыйханов.- Яр Чаллы:1998. – 240 б.

Укучыларга:

1. Богусловская, Н. Е. Веселый этикет / Н. Е. Богусловская, Н. А. Купина. – Екатеринбург: АРД ЛТД, 2008. – 192 с.

2. Лихачева, Л.С. Уроки этикета в рассказах, картинках и задачках/ Л. С. Лихачева . – Екатеринбург : Уральское изд-во, 2011 . – 318 с.

5. С. Cәүбанова Өр – яңа әкиятләр. – Казан: “Гыйлем” нәшрияты, 2016. – 232 б.

6. Т.Шакирова. Тукай иленә сәяхәт-Путешествие в мир Тукая/ Т.Шакирова, Г.Хәйдарова. – Казан: Татар. кит. нәшр.; 2012. – 127 б.

7. Зарипова К.М. Балалар риторикасы/К.М.Зарипова. - Казан.“Мәгариф” нәшрияты.2005.–80 б.

8. Осеева В.А. Волшебное слово / В.А.Осеева. – Москва: «Эскимо». 2007. – 23 с.

Интернет-ресурслар:

1. Сайт Министерства образования и науки Республики Татарстан http://mon. tatar. Ru

2. http://www. km. ru – портал компании «Кирилл и Мефодий».

3. Детский портал «Солнышко» http://www. solnet. ee/

4. Сайт «Учительской газеты» http://www. ug. ru/

5. Сайт «Все о детях и семье» http://www.7ya. ru/

6. Фестиваль педагогических идей «Открытый урок» http://festival.1september. ru/

                          Өстәмәләр

1 нче өстәмә. Әхлакый тәрбиялелекнең диагностикасы

Күрсәтмә:Укытучы балаларга түбәндәге сүзләр белән эндәшә: "Мин сезгә хәзер 10 төрле әйтем укыйм. Игътибар белән тыңлагыз. Уйлагыз, сез алар белән күпмегә килешәсез. Әгәр тулысынча килешәсез икән, җавабыгызны 4 балл белән билгеләгез, килешмәгәнгә караганда килешү яхшырак дип саныйсыз икән – 3 балл, аз гына килешәсез икән 2 балл, бөтенләй килешмисез икән – 1 балл куегыз. Балларыгызны сорауның номеры белән янәшә языгыз (1.- 4, 2.- 3....) Әйтемнәрнең һәрберсен игътибар белән тыңлагыз. Уйлагыз, сез алар белән ни дәрәҗәдә килешәсез (алар сезнең турыдамы).

Сораулар:

1. Мин еш яшьтәшләремә һәм өлкәннәргә карата мәрхәмәтле булам.

2. Сыйныфташым бәлагә тарса, аңа булышу минем өчен мөһим.

3. Кайбер өлкәннәр белән тотнаксыз булу ярый дип уйлыйм.

4. Үземә ошамаган кешегә тупас булсам да ярый дип уйлыйм.

5. Әдәплелек башка кешеләр арасында үз-үземне тота белергә ярдәм итә дип уйлыйм.

6. Үз адресыма әйтелгән дөрес булмаган шелтәгә дофа итеп сүгенсәм дә ярый.

7. Әгәр класста кемнедер үртиләр икән, мин дә аны үртим.

8. Мин кешеләрне шатландырырга яратам.

9. Кешеләрнең начар гамәлләрен кичерә белергә кирәк дип уйлыйм.

10. Әгәр дә кеше хаклы булмаса да, аны аңлый белергә кирәк дип уйлыйм.

Нәтиҗәләрне эшкәртү:

3, 4, 6, 7 нче номерлар (тискәре җаваплар) түбәндәгечә эшкәртелә:

4 баллга - 1 берәмлек,

3 баллга – 2 берәмлек,

2 баллга - 3 берәмлек,

1 баллга - 4 берәмлек языла.

Ә калган җавапларда нинди балл куелган, шуның кадәр берәмлек өстәлә. 
4 баллга - 4 берәмлек, 3 баллга — 3, һ.б.

Нәтиҗәләрне билгеләү:

34 тән 40 ка кадәр берәмлек — үз-үзеңне әхлакый бәяләүнең югары дәрәҗәсе.

24-33 - үз-үзеңне әхлакый бәяләүнең урта дәрәҗәсе. . 
16 - 23 - үз-үзеңне әхлакый бәяләүнең урта дәрәҗәдән түбән.

10 - 15 - үз-үзеңне әхлакый бәяләүнең түбән дәрәҗәсе.

              Яшәеш байлыкларына карата мөнәсәбәт диагностикасы.

Күрсәтмә:"Күз алдыгызга китерегез, сезнең кулыгызда тылсымлы таяк һәм 10 теләк язылган кәгазь. Ә теләкләрнең 5-есен генә сайлап була”(Исемлек тактага языла.)

Теләкләр исемлеге:

1. Барысы да ярата торган кеше булу.

2. Күп акча.

3. Иң яхшы компьютер.

4. Тугры дус.

5. Миңа әти-әниемнең сәламәтлеге мөһим.

6. Башкалар белән командовать итү мөмкинлеге.

7. Бик күп ялчыларың бар һәм алар сина хезмәт итә.

8. Мәрхәмәтле йөрәкле булу.

9. Башкалар өчен кайгыртучан булу һәм аларга булышу.

10. Беркемдә дә беркайчан да булмас әйберне булдыру.

Нәтиҗә:
Тискәре җавапларның номеры: № 2, 3, 6, 7, 10.

Биш уңай җавап – югары дәрәҗә.

4-3 — уртача дәрәҗә.

2 — уртачадан түбән дәрәҗә.

0-1 — түбән дәрәҗә.

2 нче өстәмә. Әти-әниләр өчен анкета

Анкета № 1

  1. Балагыз буш вакытында нәрсә белән шөгыльләнә?
  2. Нинди уеннарга өстенлек бирә?
  3. Нинди төрдәге күңел ачулар ярата?
  4. Кем белән ешрак уйный?
  5. Башка балалар арасында үзен ничек тота? (актив, пассив, оялчан, агрессив һ.б..)
  6. Өйдә нинди йөкләмәләре бар?
  7. Өйдә баланы тәрбияләү белән турыдан-туры кем шөгыльләнә: әтисе, әнисе, әбисе, бабасы, апасы, абыйсы, башка туганнары?
  8. Буш вакытларыгызда бала белән ялыгызны кайда үткәрәсез: өйдә, прогулкада, театрда, кинода, телевизор каршында, компьютер каршында.
  9. Сез балагызның дусларын, аларның әти-әниләрен беләсезме?
  10. Балагызның дуслары сезгә кунакка киләме?
  11. Бала тәрбияләүдә сезне нәрсә читенсендерә?
  12. Тәрбиянең нинди методларын кулай күрәсез? (юмалау, аңлату, катгый таләпләр, җәза, мактау, дустанә сөйләшүләр һ.б.)

Анкета № 2

  1. Сез ничек уйлыйсыз, үзе яшәгән гаиләдән балагыз нәрсә көтә?

А) көнкүрешнең яхшы оештырылган булуын;

Б) аралашу шатлыгын;

В) тынычлык һәм яклау;

  1. Гаиләдә сезне иң күбе нәрсә борчый?

А) балаларның сәламәтлеге;

Б) яхшы укуы;

В) балалрның өй хезмәтендә катнашуы;

Г) балаларның кәефе һәм аның нидән үзгәрүе.

  1. Балагыз гаиләдә ялгызмы?

А) әйе;

Б) юк;

В) белмим.

  1. Сез ничек уйлыйсыз, балагыз булачак гаиләсен әти-әнисенең гаиләсенә ошаган булуын теләр идеме?

А) әйе;

Б) юк;

В) белмим.

  1. Балагыз өчен кайсы тормыш күрсәтмәләре иң мөһиме дип уйлыйсыз?

А) материаль яктан тәэмин ителгән булу;

Б) күп дуслары булу.

  1. Сезнең балагыз гаиләдәге мораль һәм материаль проблемалар белән танышмы?

А) әйе;

Б) юк;

В) белмим.

  1. Балагызның гаиләдән яшерен серләре бармы?

А) әйе;

Б) юк;

В) белмим.

  1. Балагыз өчен кичен өйдә булу ул нәрсә?

А) аралашу шатлыгы;

Б) үз-үзең була алу;

В) интегү һәм газап чигү.

Анкета № 3

  1. Балагызда нинди уңай яклар тәрбияләргә телисез?
  2. Нәрсә өчен мактыйсыз, нәрсә өчен җәзалыйсыз?
  3. Ничек кызыксындырасыз? Ничек җәза бирәсез?
  4. Балагызның характерындагы нинди үзенчәлекләр сезгә ошамый?

3 нче өстәмә. Укучылар өчен анкета

Анкета № 1

  1. Синең характерыңның кайсы яклары әти-әниеңә ошый?
  2. Сине нәрсә өчен мактыйлар, орышалар, җәза бирәләр?
  3. Сине нәрсә һәм нәрсә белән кызыксындыралар?
  4. Сиңа нәрсә өчен һәм ничек җәза бирәләр?
  5. Синең характерыңның кайсы яклары әти-әниеңә ошамый?
  6. Син нәрсә эшләргә яратасың? Синең яраткан шөгылең?

Анкета № 2

  1. Серләреңне әти-әниеңә сөйлисеңме?
  2. Үз тәртибеңне контрольдә тотарга тырышасыңмы?
  3. Әти-әниеңнән нинди бүләкләү көтәсең?
  4. Гаиләдә кичләрен ничек үткәрергә телисең?
  5. Сиңа әти-әниләрең белән аралашу җитәме?
  6. Әти-әниләрең синең дусларың белән танышмы?
  7. Ничек уйлыйсың, характерыңдагы нинди сыйфатлар өчен сине хөрмәт итәргә була?
  8. Характерыңдагы кайсы сыйфатларны үзгәртергә була?



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балаларга әхлакый тәрбия бирүдә Риза Фәхреддин хезмәтләрен татар теле һәм әдәбият дәресләрендә куллану.

Бүгенге көндә тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Яшьләрнең күбесе ак белән караны аера алмый, күңеле белән акчага, шул исәптән хәрам малга алданып яши. Гасырлар буена буыннан-буынга к...

Яшь буынга белем һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасыннан файдалану(чыгыш)

Р.Фәхреддин хезмәтләрен файдаланып укыту тәрбия өлкәсендә зур уңышларга ирешергә мөмкинлек бирә. Аның хезмәтләре безгә Ислам динен аңларга ярдәм итә....

Милли йолаларга нигезләнеп, укучыларда рухи-әхлакый тәрбия булдыру.

Милли йолаларга нигезләнеп, укучыларда рухи-әхлакый тәрбия булдыру....

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинарына ачык тәрбия сәгате дәрес эшкәртмәсе . Тема : “Бәхет кайда ул?”

Дәрес темасы – Бәхет.Уздыру формасы – диспут.Максат: 1.     Укучыларны “Нәрсә ул бәхет?” дигән темага уйланырга мәҗбүр итеп тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү....

Дәрестән тыш эшчәнлек буенча эш программасы

Дәрестән тыш эшчәнлек буенча эш программасы...

"Гомрем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңрар җыр булып" темасына Муса Җәлил тормышы һәм иҗатына багышланган 5 – 6 нчы сыйныфлар өчен сыйныфтан тыш чара сценарие

"Гомрем минем моңлы бер җыр иде,Үлемем дә яңрар җыр булып" темасына Муса Җәлил тормышы һәм иҗатына багышланган 5 – 6 нчы сыйныфлар өчен сыйныфтан тыш чара сценарие...

“Рухи-әхлакый тәрбия” программасы

Әлеге әдәплелек дәресләре программасы 1-11 нче сыйныф укучылары өчен төзелде. Ул айга бер сәгать күләмендә үткәрелә. Ел дәвамында  барлыгы 34 сәгать. Һәр әдәплелек дәресендә Ризаэддин Фәхреддинне...