“Рухи-әхлакый тәрбия” программасы
классный час (5, 6, 7, 8, 9, 10, 11 класс) на тему

Зигангирова Римма Мирхатовна

Әлеге әдәплелек дәресләре программасы 1-11 нче сыйныф укучылары өчен төзелде. Ул айга бер сәгать күләмендә үткәрелә. Ел дәвамында  барлыгы 34 сәгать. Һәр әдәплелек дәресендә Ризаэддин Фәхреддиннең  балалар өчен язып калдырган үгет-нәсыйхәтләре кулланыла. Әлеге үгет-нәсыйхәтләрнең һәрберсендә берничә кагыйдә бирелә. Күләмнәренә карап, алар бер яисә берничә дәрес дәвамында өйрәнелә; шуларга нигезләнеп, әңгәмә үткәрелә, бүгенге көн проблемалары белән бәйләп фикер йөртелә.

Тәрбия сәгатьләрендә, максатка ирешү юлында, баланы кызыксындырырдай  үтемле эш төрләре сайлау зарур: музей дәресләр, экскурсияләр, үз шәхесе белән балаларга үрнәк булырдай өлкән буын вәкилләре, эшлекле, күренекле затлар белән очрашулар, вертуаль әңгәмәләр, кинотеатрларга культпоходлар отышлы булыр.

  Темалар һәр елны кабатлана, яшь үзенчәлекләренә карап катлауландырыла, тирәнәйтелеп тулыландырыла. Темаларны ачуда мәшһүр галимнең “Тәрбияле ана”, “Тәрбияле ата”, “Тәрбияле бала”, “Гаилә”, “Нәсыйхәт”, “Балаларга үгет-нәсыйхәт”, “Шәкертлек әдәбе” китап серияләрен, Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган интерактив китапны  кулланма итеп файдалану отышлы.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Яңа Нәдер  урта гомуми

белем бирү мәктәбенең

“Рухи-әхлакый тәрбия” программасы

Аңлатма язуы

        “Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә-тәрбияле баладыр” Ризаэддин Фәхреддин

Укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, югары әдәплелек гадәтләре булдыру, аларны кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә, заман таләпләренә өйрәтү – бүгенге көндә мәктәп һәм укытучылар алдында торган төп бурычларның берсе. Тәрбия кечкенәдән үк һәм дәвамлы алып барылырга тиеш. Тормыштагы һәр очракта бала үзен дөрес, табигый тота белсен өчен, әдәплелек дәресләренең эзлекле рәвештә алып барылуы мөһим. Һәр бала тормышта уңай һәм тискәре күренешләр белән очраша.  Шул вакытта алар яхшыны яманннан аерып дөрес юлны сайлый белергә тиеш. Моңа өйрәтү педагогларның бурычы.

Базар икътисадына күчеп, демократик дәүләт төзергә омтылган вакытта, гасырлар буена буыннан-буынга күчеп килгән намуслылык, шәфкатьлелек, бер-береңне хөрмәт итү, кешеләргә яхшы мөнәсәбәт, әдәплелек кебек әхлакый сыйфатлар югала башлады. Кешелек сыйфатларын саклап калуда бердәнбер таяныч-ул әхлак тәрбиясе. Аны туганнан алып,  гомер дәвамында алып барганда гына яхшы нәтиҗәләргә ирешеп булачак.

“Балачакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”-дигән галим һәм педагог Ризаэддин Фәхреддин.

Балага дөрес тәрбия бирү, аны әхлаклы миһербанлы, намуслы , тәрбияле шәхес итү-һәр ата-ананың һәм укытучыларның изге бурычы.Ата-ана , укытучылар нинди үрнәк күрсәтә, нәрсәгә өйрәтә, бала да шул сыйфатларны үзендә булдырырга тырыша. Без болганчык заманда яшибез. Җәмгыятьтә эчкечелек, наркомания, җинаятьчелек ныграк тамыр җәя. Тулы булмаган гаиләләр саны көннән-көн арта. Телевизордан  укучылар психикасына начар тәэсир итүче фильмнар күрсәтелә. Балалар күп вакытларын саф һавада түгел, ә компьютер каршында уздыралар.

  Татар халкының күп гасырлар буенча тупланып, үсеп, камилләшеп килгән әхлакый һәм рухи тәрбия кануннарын гомумиләштереп, “халык педагогикасы”дигән төшенчәгә кертергә мөмкин.Нәкъ менә шушы халыкчан методика тәрбия эшендә безгә ныклы таяныч була ала. Заман бүгенге мәктәп алдына һаман үзгәреп торучы шартларда яшәргә, эшләргә, тормышта үз урынын табарга сәләтле шәхес тәрбияләү кебек катлаулы бурычларын куя. Милли мәгарифне үстерүдә , мәктәптәге укыту-тәрбия процессында Риза Фәхреддиннең педагогик хезмәтләреннән файдалансак бик отышлы булыр.Чөнки галимнең өйрәтүләре бүгенге заман таләпләренә дә туры килә. Шулай ук татар халкының атаклы бөек мәгърифәтчеләре Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗәни бөтен гомерләрен балалар укытуга һәм тәрбияләүгә багышлаганнар, халык педагогикасына ислам әхлак кагыйдәләренә нигезләнепязылган гаять бай әдәби һәм фәнни мирас калдырганнар. Россиянең атказанган укытучысы , язучы Вил Казыйхановның “Әхлак дәресләре”, Иман дәресләре “  китаплары да укытучылар өчен бик кирәкле һәм әһәмиятле уку әсбаплары.

   Ислам кыйммәтләрен балаларга рухи-әхлакый белем бирүдә куллана алабыз. Үзенең бер чыгышында Русия президенты В.В.Путин”Диннең дәрәҗәсен күтәрергә безгә вакыт җитте”-диде. Аның фикерен дәвам итеп, М.Ш.Шәймиев “Ислам дине нигезендә өченче меңъеллыкта яшәргә лаеклы буыннар тәрбиялик”-диде.Һәр баланы туган илен яратырга, һәр милләткә ихтирам белән карарга, яшәү нормаларын намус белән башкарырга өйрәтү –һәр тәрбияченең бурычы.Тәрбия эшенең максаты-укучылар  аңында якты өметләр һәм халыкның бәхетле киләчәгенә ышаныч тудыручы идеяләр яшәвен тәэмин итү, һәр укучының сәләтен үстерә торган гамәли чаралар уздыру.Илебездә  яшьләребез арасында киң таралган җинаятьчелек, эчкечелек, эшсезлек, наркомания кебек куркыныч чирләр яшь буынның таяныр ноктасын югалта баруыннан килеп чыга. Рухи ярлылану борынгыдан килгән, ата-бабаларыбызга яшәргә көч, эшләргә дәрт биргән һәм үз кануннарына буйсындырылган йолаларыбыз, уеннарыбыз гореф-гадәтләребез онытылудан башлана, һәр халыкның рухи мәдәниятендә туган тел төп урынны алып тора.Телеведение, смартфон, компьютер кебек замана машиналары балаларны үз барабанына салып әйләндерә, талкый. Аның ата-бабасын, әти-әнисен, буыннан-буынга күчеп килгән традицияләрен, туган җир, милләт горурлыгы кебек мәңгелек төшенчәләрне оныттыра. Шуңа күрә балаларны милли рухта тәрбияләү дәресләрдә генә түгел, ә дәрестән тыш чараларда да алып барылырга тиеш. Бу эш системалы рәвештә башкарылса гына максатка ярашлы була ала. Олуг педагог, мәгърифәтче, тәрбияче Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләренә мөрәҗәгать итү бу юнәлештә нәтиҗәле эш алып барырга мөмкинлек бирә. Аның хезмәтләрендә тәрбия, тәртип, әдәп, әхлак, тыйнаклык, эшчәнлек, тырышлык кебек сыйфатларны тәрбияләү төп максат булып тора. “Һәр адәм баласы үзен-үзе тәрбияләргә һәм камилләшергә тиеш, буй җиткән һәр кеше үзен-үзе тәрбияли ала”, - дип саный ул.

Әлеге әдәплелек дәресләре программасы 1-11 нче сыйныф укучылары өчен төзелде. Ул айга бер сәгать күләмендә үткәрелә. Ел дәвамында  барлыгы 34 сәгать. Һәр әдәплелек дәресендә Ризаэддин Фәхреддиннең  балалар өчен язып калдырган үгет-нәсыйхәтләре кулланыла. Әлеге үгет-нәсыйхәтләрнең һәрберсендә берничә кагыйдә бирелә. Күләмнәренә карап, алар бер яисә берничә дәрес дәвамында өйрәнелә; шуларга нигезләнеп, әңгәмә үткәрелә, бүгенге көн проблемалары белән бәйләп фикер йөртелә.

Тәрбия сәгатьләрендә, максатка ирешү юлында, баланы кызыксындырырдай  үтемле эш төрләре сайлау зарур: музей дәресләр, экскурсияләр, үз шәхесе белән балаларга үрнәк булырдай өлкән буын вәкилләре, эшлекле, күренекле затлар белән очрашулар, вертуаль әңгәмәләр, кинотеатрларга культпоходлар отышлы булыр.

  Темалар һәр елны кабатлана, яшь үзенчәлекләренә карап катлауландырыла, тирәнәйтелеп тулыландырыла. Темаларны ачуда мәшһүр галимнең “Тәрбияле ана”, “Тәрбияле ата”, “Тәрбияле бала”, “Гаилә”, “Нәсыйхәт”, “Балаларга үгет-нәсыйхәт”, “Шәкертлек әдәбе” китап серияләрен, Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган интерактив китапны  кулланма итеп файдалану отышлы.

            Тәкъдим ителә торган программа милли мәктәптә тәрбия бирүнең эчтәлеген үз эченә ала. Тәрбия эчтәлеге, хәзерге чордагы дөньякүләм һәм халыкара  интеграция процессларын,  илдәге иҗтимагый- икътисади шартларны исәпкә алып, шәхеснең һәрьяклы үсешен тәэмин итү максатын күз алдында тота. Бу максат түбәндәге иң әһәмиятле тәрбия бурычларын хәл итү аша тормышка ашырыла:

  • татар халкының милләт буларак яшәешен, рухи чисталыгын саклау һәм үстерү, дәүләтчелеген һәм бердәмлеген, башка дәүләтләр белән бәйләнешләрен ныгыту буенча яшь буынга юнәлеш бирү;
  • татар халкының теле, тарихы, мәдәнияте, милли традицияләре, ислам дине аша милли үзаң формалаштыру;
  • укучыларның гомумкешелек кыйммәтләрен тануларына ирешү, аларда гомумкешелек һәм татар милләтенең уңай сыйфатларын тәрбияләү.

Тәрбия эчтәлегенең элек гамәлдә булган тәрбия (хезмәт, эстетик, физик, экологик, патриотик һ.б.) юнәлешләрен тәкъдим ителгән программа үз эченә ала.

Программаны тормышка ашыру өчен, сыйныф җитәкчесеннән тыш, фән укытучыларының да иҗади эшләве таләп ителә. Татар теле һәм  әдәби уку, музыка, әйләнә – тирә дөнья, рәсем дәресләрендә программаның аерым өлешләре тормышка ашырыла. Бу уңайдан сыйныф җитәкчесе белән фән укытучыларының тыгыз бәйләнештә булуы, мәктәп җитәкчеләренең тәрбия эшчәнлеген координацияләве сорала. Программаны тормышка ашыруда , дәресләр белән беррәттән, класстан тыш тәрбия эшчәнлеге зур урын алып тора. Нигездә, тәрбия эчтәлеге сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр, түгәрәкләр, мәктәп һәм сыйныф дәрәҗәсендә үткәрелә торган  күп төрле тәрбия чаралары аша тормышка ашырыла.

   Программа өстендә эшнең төп максаты:

1.Шәхесне гармонияле үстерүгә юнәлтелгән яңа педагогик технологияләр эзләү, милли традицияләрне яңартуга таянып, шәхес тәрбияләү һәм үстерү.

2. Халык педагогикасына һәм милли гореф-гадәтләргә таянып, иҗади фикерләүче, югары әхлакый кыйммәтләргә ориентлашкан, җәмгыятьне үстерүдә катнаша алырлык сәләтле шәхес тәрбияләү

   Әдәп-әхлак дәресләренең бурычлары:

  1. Татар халкының милләт буларак яшәешен, рухи чисталыгын саклау һәм үстерү, дәүләтчелеген һәм бердәмлеген, башка дәүләтләр һәм милләтләр белән бәйләнешләрен ныгыту буенча яшь буынга юнәлеш бирү.
  2. Татар халкының теле, тарихы, мәдәнияте, милли традицияләре, ислам дине аша милли үзаң формалаштыру; милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү.
  3. Балаларны җәмгыятьтәге әхлак кагыйдәләре, әхлак нормалары белән таныштыру, даими рәвештә хәбәрдар булуларына ирешү.
  4. Күренекле галим Ризаэддин Фәхреддин шәхесе үрнәгендә укучыларга татар милли минталитетының характерлы үзенчәлекләрен күрсәтергә.
  5. Укучыларның гомумкешелек кыйммәтләрен тануларына ирешү, аларда гомумкешелек һәм татар милләтенең уңай сыйфатларын - рәхимлелек, мәрхәмәтлелек, сабырлык, тугрылык, намуслылык, җаваплылык, олыларга һәм бер-берләренә ихтирам хисләре тәрбияләү.
  6.  Укучыда үз-үзен тәрбияләү күнекмәләре булдыру, әхлак төшенчәсе  турында уңай тәҗрибә булуына ирешү; балаларның хисләрендә, аңында, тәртибендә әхлаклылык принципларына омтылыш тәрбияләү.
  7. Мәкаләләр, шигырьләр язу күнекмәләрен үстерү.
  8. Әдәбият-сәнгать белән даими кызыксыну тәрбияләү.
  9. Матур әдәбиятта халык тарихы, милләт язмышы гәүдәләнешенә укучыларның игътибарын туплау.

     10.Укучыларда туган як һәм аның тарихи шәхесләре белән горурлану хисе тәрбияләү

Программаның эчтәлеге.

1. Кешелек җәмгыятенең мораль нигезләре булган гомумкешелек кыйммәтләре, аларның төрләре.

Тормыш кыйммәте.

Кеше һәм аның тормышы турында төшенчә. Кеше тормышына мөнәсәбәт. Әти-әниләрнең үз балаларына, аларның тормышына мөнәсәбе. Кеше тормышына диннең мөнәсәбәте.

Сәламәтлек кыйммәте.

Аның әһәмияте, бүгенге хәле. Укучыларда сәламәт яшәү күнекмәләре формалаштыру. Халык педагогикасында сәламәт яшәү турында өйрәтүләр.

Гаилә кыйммәте.

Гаиләнең асылы, төрләре һәм вазифалары. Татар гаиләсенең үзенчәлекләре. Гаиләдә бала тәрбияләү технологияләре. Кешелеклелек мөнәсәбәтләре. Баланың иҗади үсешенә игътибар. Әти- әни үрнәге. Халык педагогикасында гаилә тәрбиясе. Әти-әниләрнең мәктәп белән бәйләнеше.

Милли кыйммәтләр.

Милли кыйммәтләрнең асылы һәм төрләре. Әдәби әсәрләр, музыка, сынлы сәнгать, туклану, киенү, йорт-җир һ.б. Милләтне барлыкка китергән халык, туган җир, табигый байлыклар, күренекле шәхесләр, туган тел, тарих, милли традицияләр. Эстетик тәрбия бирүдә милли кыйммәтләрне файдалану.

Бәйсезлек кыйммәте.

Бәйсезлек- бу күренешнең җир йөзендәге чагылышы. Шәхси бәйсезлек, аның кеше тормышында әһәмияте. Татар халкының яшәеше- бәйсезлек өчен көрәш тарихы.

Белем кыйммәте.

Кешелек тарихында белем кыйммәтенең барлыкка килүе. Татар халкында белем-тәрбия бирү. Мәгарифтә дөньякүләм бара торган үзгәрешләр. Заманча укыту технологияләре. Укучыларда уку хезмәтен формалаштыру алымнары. Белем бирүнең сыйфаты.

Талант һәм сәләт кыйммәте.

Сәләт һәм талант төшенчәләренең асылы. Балаларның сәләтен ачыклау. Сәләтнең шәхес эшчәнлеге һәм танып-белү процесслары белән бәйләнеше. Һөнәр сайлауга хәзерлек. Татар халкында һөнәрчелек һәм һөнәр сайлау тәрбиясе.

Милләтара һәм халыкара бәйләнешләр кыйммәте.

Халыкара һәм милләтара татулык, аның хәзерге чордагы  хәле. Бүгенге шартларда халыкара һәм милләтара татулык тәрбияләү үзенчәлекләре. Чит телләрне өйрәнүнең әһәмияте. Милләтләр һәм төрле дин тотучылар арасында татулык. Ислам диненең функцияләре.

2. Җәмгыятьтә мөнәсәбәт нормалары буларак гомумкешелек сыйфатлары, аларның төрләре, укучыларда формалаштыру юллары.

Әхлак тәрбиясенең асылы.

Намуслылык.

Аның асылы, үзенчәлекләре, укучыларда формалаштыру  алымнары. Ислам дине һәм намуслылык.

Кайгыртучанлык.

Кайгыртучанлык төшенчәсенең асылы. Күренекле мәгърифәтчеләр иҗатында кайгыртучанлык. Укучыларның кайгыртучанлык сыйфатына мөнәсәбәтен өйрәнү.

Кешелеклелек.

Кешелеклелек сыйфатының асылы. Укучыларда кешелеклелек сыйфатларын формалаштыру шартлары. Ислам дине һәм кешелеклелек.

Хезмәт ярату.

Хезмәт һәм хезмәт ярату төшенчәсенең мәгънәсе. Хезмәт тәрбиясе һәм аның хәзерге чордагы  үзнечәлекләре. Акыл хезмәте һәм физик хезмәт. Иҗтимагый файдалы хезмәт. Үз-үзеңә хезмәт күрсәтү һәм йорт хезмәте. Җитештерүчән хезмәт. Хезмәт тәрбиясенең нәтиҗәсен билгеләү алымнары.

Үз бурычларыңа җаваплы караш.

Укучыларның төп бурычлары. Педагогик этика, аның состав өлешләре. Ата-ананың бер-берсенә бәйле вазифалары. Ата-ананың балалары алдындагы вазифалары.  Кан-кардәшләрнең, туган- тумачаларның бер-берсенә бәйле вазифалары.

Милләтпәрвәрлек.

Ватан һәм туган ил төшенчәләренең асылы. Балаларны туган якның үзенчәлекләре белән таныштыру. Яшьләрдә туган илне ярату хисләре формалаштыру. Туган як табигатен саклау һәм яңарту.

3. Милләт буларак яшәүнең төп шарты булган милли үзаң формалаштыру.

Милләт төшенчәсенең асылы, татар милләте һәм аның үзенчәлекләре.

Бәйсезлеккә, мәгърифәткә омтылу. Моң ярату. Татар халык педагогикасында үзенчәлекле хезмәт һәм һөнәрчелек төрләре.

Милли үзаң, миллият тойгысы һәи милли горурлык  хисе формалаштыру.

Милли шәхеснең билгеләре, милли үзаң һәм аның состав өлешләре.  Үзеңне милләт вәкиле итеп тану.  Миллият  тойгысы һәм милли горурлык хисе.  Татар халкының күренекле шәхесләре.  Укучыларны татар халкының күренекле шәхесләре белән таныштыру алымнары, аларны нәтиҗәле куллану.

Туган телне белү.

Милләт өчен туган телнең әһәмияте. Мәктәптә татар телен өйрәнү һәм аны укыту- тәрбия процессында  куллану. Туган телнең дәрәҗәсен күтәрү шартлары.

Милли мәдәният.

Милли культура  һәм милли мәдәниятнең асылы. Рухи һәм матди мәдәният. Иҗатлары кабаттан кайтарылган шәхесләр. Укучыларны мәдәни мирас белән таныштыру, кызыксыну уяту.

Милли традицияләр.

Милли традицияләрнең асылы һәм төрләре. Ел фасылларына бәйле элекке бәйрәмнәр һәм йолалар. Татар халкының яңа бәйрәмнәре. Зур эшләрне күмәкләп башкару йолалары.  Бәйрәмнәр һәм гореф-гадәтләрне яшьләргә тәрбия бирүдә файдалану. Мәктәп сабантуйлары, Көзге бал, Сөмбелә бәйрәме һ.б. Элекке хәрәкәтле уеннар һәм аларның әһәмияте.

Үз милләтеңнең тарихы.

 Татар халкының тарихы. Татарларның хәзерге чорда таралышы. Киләчәк буынга үз тарихың турында мәгълүмат бирү юллары.  Музейлар белән бәйләнеш. Мәктәп, авыл музейларының әһәмияте.

Үз халкың кабул иткән диннең үзнечәлекләре.

Татарларның ислам динен кабул итүе. Ислам дине йолалары һәм бәйрәмнәре.

Исламда әхлакый нормалар һәм тыюлар. Хәзерге чорда Татарстанда ислам дине үсеше үзенчәлекләре.

4. Милли үзенчәлекләрне саклау шарты буларак, үз милләтеңнең уңай сыйфатларын үзләштерү.

Җыр-музыка  ярату.

Җыр, музыка тарихы, жанрлары. Музыка уен кораллары. Татар халкының күренекле композиторлары  һәм җырчылыры. Музыка сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү.

Өлкәннәрне хөрмәтләү.

Өлкәннәрне хөрмәтләү-татарларда борынгы чордан бүгенге көнгә кадәр сакланган күркәм сыйфатларның берсе. Гаиләдә, авылда, күршеләр арасында  өлкәннәргә хөрмәт традицияләре.  Өлкәннәр киңәше һәм тәҗрибәсе. Өлкәннәр көне һәм аларга карата кайгыртучанлык күрсәтү.

Кунакчыллык.

 Аның үзенчәлекләре, чагылышы, камилләшүе. Ул үзара мөнәсәбәтләрне, милләтара дуслыкны җайга салу чарасы. Яшьләрдә бу сыйфатны формалаштыру алымнары.

Чисталык ярату.

Чисталык-сәламәтлекнең нигезе. Татар халкында торак, кием, ашау-эчү, тән гигиенасы. Сәламәт яшәү рәвешен гамәлгә кертү һәм укучыларга өйрәтү алымнары.

Кануннарны хөрмәтләү, хуҗалык итә белү, ярдәмчеллек һ.б. уңай сыйфатларның әһәмияте һәм аларны үзләштерү алымнары.

Программа буенча укучылар үзләштерергә тиешле белем, күнекмәләр һәм көтелгән нәтиҗә:

  1. Р.Фәхреддин үгет-нәсыйхәтләрен үзләштерү,  башкаларга да уңай йогынты ясый белү.
  2. Әңгәмә кора белү.
  3. Эзлекле фикер йөртү, фикерне дәлилли белү.
  4. Тормышта кыен очракларда калганда дөрес юл сайлау, гадел нәтиҗәләр ясый белү.
  5. Баланың Р.Фәхреддин үгет-нәсыйхәтләре белән коралланган, әхлаклы, тәрбияле, заманга яраклы шәхес булып  җитлегүе.


Тәрбия сәгатьләре тематикасы

1 класс

Тәрбия сәгатенең темасы

Сәгать саны

Р.Фәхреддин нәсыйхәтләренең исеме

Материал

Аңлатылырга тиешле сүзләр

Үтәлгән вакыты

1.

“Тәрбияле бала дөнья байлыгына бирелмәс, аны һәркем яратыр вә мактап сөйләр.”

Әдәплелек дәресләренә кереш (Син тәрбияле баламы? Тәрбияле балалар нинди булырга тиеш?) Р.Фәхреддиннең тәрбия өлкәсенә кагылышлы мирасы.

1

“Тәрбияле бала”, 3-13б.

Р.Фәхреддиннең портреты, китаплары; В.Казыйханов “Әдәплелек дәресләре”

әдәп, әдәпле, әдәплелек

2.

“Мәктәпкә йөреп сабак укудан максат иманлы булу, тәрбияле һәм камил адәм булу...”

Мәктәп кагыйдәләре һәм әдәпләре, мәктәп уставы.

1

“Мәктәп әдәпләре”, 12-25б.

“Шәкертлек әдәбе”

Мәктәп уставы

мөгамәлә, устав

3.

Үз эшеңә үзең җавап бир (укучыларның сыйныфтагы вазыйфалары).

1

“Тәрбияле бала”,3-13б.

Халык авыз иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр

4.

“Өйдәгеләр белән миһербанлы булыгыз, аларга яхшы булса, сезгә дә яхшы булыр.”

 Өй – җылылыкны саклаучы оя.

1

“Өй эчендә”, 20-22б.

В.Казыйханов “Әдәплелек дәресләре”

2 класс

Тәрбия сәгатенең темасы

Сәгать саны

Р.Фәхреддин нәсыйхәтләренең исеме

Материал

Аңлатылырга тиешле сүзләр

Үтәлгән вакыты

1

“Сезгә иң якын кешеләр - ата-аналарыгыз”.

1

“Ата-ана”,14-17б.

Халык авыз иҗаты. Риваятьләр һәм легендалар

2

“Туганнарыгыз ата-аналарыгыздан соң иң якыннарыгыздыр”.

Туганлык, кардәшлек җепләре.

1

“Туганнар”, 18б.

“Кардәшләр”,19б.

“Көч һәм рух тамырлары”

кардәш

3

“Күңелендә шәфкать вә мәрхәмәт  йөрткән кеше – өстен кешедер”. Күркәм сыйфатлар: мәрхәмәт һәм йомшак күңеллелек.

1

“Мәрхәмәт һәм йомшак күңеллелек”,65-67б.

Тест; В.Казыйханов “Әдәплелек дәресләре”

4.

“Аракы – бөтен усаллыкларның анасыдыр”.

Тискәре сыйфатлар: тәмәке тарту, эчкечелек, наркомания.

1

“Аракы эчү”,96-98б.

Тест; В.Казыйханов “Әдәплелек дәресләре”

3 класс

Тәрбия сәгатенең темасы

Сәгать саны

Р.Фәхреддин нәсыйхәтләренең исеме

Материал

Аңлатылырга тиешле сүзләр

Үтәлгән вакыты

1.

Мәктәп – синең икенче өең.

1

“Мәктәп әдәпләре” 12-25б. “Шәкертлек әдәбе”

2.

“Гыйлем өйрәнү – гүзәл эш”.

1

“Гыйлем”, 26-27б.

В.Казыйханов “Әдәплелек дәресләре”

3.

“Гүзәл китаплар – гаҗәеп эшләрне күрсәтүче көзге, аулакта сердәш, ялгызлыкта иптәш”.  Китап уку культурасы.

1

“Китап уку”, 28б.

“Көч һәм рух тамырлары”

4.

“Ата-аналарыгыз сезнең тәннәрегезне тәрбияләп үстерәдер, остазларыгыз  исә җаннарыгызны тәрбияләп үстерәләр”. Укытучыга хөрмәтле бул.

1

“Укытучы” 28-29б.

Ф,Яруллин “Укытучыма”

5.

“Яман холыклы балалардан ерак булыгыз, чөнки яман холык йогышлы була”.

Үзеңә яхшы иптәш сайлый беләсеңме?

1

“Укучы балалар”,29-30б.

Н.Исәнбәт “Бала-лар фольклоры”

4 класс

Тәрбия сәгатенең темасы

Сәгать саны

Р.Фәхреддин нәсыйхәтләренең исеме

Материал

Аңлатылырга тиешле сүзләр

Үтәлгән вакыты

1.

“Адәм баласының шатлык һәм кайгы вакытларында таяныр урыны – үзенең дусларыдыр”.Дуслар сайлау,аларны саклый белү,тугрылык.

1

“Дуслык әдәпләре”,30-32б.

“Көч һәм рух тамырлары”

ихлас, өлфәт

2.

“Телегезне раслыктан башка нәрсә белән кузгатмагыз, тәрбиясез сүзләр сөйләмәгез, белегез – кешенең сәламәтлеге телен саклаучыдыр”. Кешеләр белән ничек аралашырга?

1

“Сөйләшү әдәпләре”, 50б.

Тест; В.Казыйханов “Әдәплелек дәресләре”

3.

Әләкчелек – яман сыйфат. Аны ничек бетерергә?

1

“Тәрбияле бала”, 3-13б.

Н.Исәнбәт “Балалар фольклоры”

4.

“Бозык сүз ишетү акылга бозыклык китерә”.

Гигиена кагыйдәләре: күз, борын, колак, кул, аяк, тән әдәпләре.

1

 “Колак әдәпләре”,  “Кул әдәпләре”,

Газета-журнал материаллары

гигиена, фетнә

5.

“Кемнең чәче булса, аңа тиешле хөрмәтен күрсәтсен”Гигиена кагыйдәләре: баш әдәпләре.

1

“Баш әдәпләре”

Газета-журнал материаллары

5 класс

Тәрбия сәгатенең темасы

Сәгать саны

Р.Фәхреддин нәсыйхәтләренең исеме

Материал

Аңлатылырга тиешле сүзләр

Үтәлгән вакыты

1.

“Туганнарыма, кардәшләремә, ватаныма файдалы кеше булуны өмет итеп укыйм”. Эшләгән эшең башкаларга да сөенеч китерсен (укучыларның сыйныфтагы һәм өйдәге вазифалары).

1

“Мәктәп әдәпләре”

“Шәкертлек әдәбе”

Мәктәп уставы

2.

Татулыкка ни җитә? (коллективта дустанә мөнәсәбәт, бердәмлек булдыру).

1

“Тәрбияле бала”

Халык авыз иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр

3.

“Өй эчендә булган серләрне һичкемгә сөйләмәгез”.

Күркәм сыйфатлар: сер саклау.

1

“Өй эчендә”

В.Казыйханов “Әдәплелек дәресләре”

4.

“Ялганчының үз-үзенә ышанычы юктыр, кешелеклелеге вә иманы зәгыйфьтер”.

Тискәре сыйфатлар: ялган, гайбәт сөйләү.

1

“Ялган вә хәйлә”, “Гайбәт итү – яманлау”

Халык авыз иҗаты. Риваятьләр һәм легендалар

6 класс

Тәрбия сәгатенең темасы

Сәгать саны

Р.Фәхреддин нәсыйхәтләренең исеме

Материал

Аңлатылырга тиешле сүзләр

Үтәлгән вакыты

1.

Күркәм кием – тән зиннәте...

1

“Кием әдәпләре”

“Көч һәм рух тамырлары”

2.

Аш-су әдәбе. Аш-су әзерләүдә миллилек.

1

“Ашау-эчү әдәпләре”

Ф,Яруллин “Укытучыма”

3.

Көндәлек матбугат һәм китап-журналлар уку.

1

“Китап уку”

Н.Исәнбәт “Балалар фольклоры”

4.

Вакытны әрәм итүгә китерә торган шартлар, күренешләр (аракы эчү, тәмәке тарту, наркомания).

1

“Аракы эчү”

“Көч һәм рух тамырлары”

ихлас, өлфәт

5.

Вакытны әрәм итүгә китерә торган шартлар, күренешләр (отышлы уеннар).

1

“Отышлы уеннар уйнау”

Тест; В.Казыйханов “Әдәплелек дәресләре”

7 класс

Тәрбия сәгатенең темасы

Сәгать саны

Р.Фәхреддин нәсыйхәтләренең исеме

Материал

Аңлатылырга тиешле сүзләр

Үтәлгән вакыты

1.

Тәрбияле балада булырга тиешле сыйфатлар. Өй әдәпләре һәм мәктәп кагыйдәләре.

1

“Тәрбияле бала”, “Мәктәп тәртипләренә буйсыну”

Р.Фәхреддиннең портреты, китаплары; В.Казыйханов “Әдәплелек дәресләре”

әдәп, әдәпле, әдәплелек

2.

Гаиләдә җылылык һәм туганлык җепләрен саклау.

1

“Мәктәп әдәпләре”

Мәктәп уставы

мөгамәлә, устав

3.

Шәҗәрәңне беләсеңме?

1

“Тәрбияле бала”

Халык авыз иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр

4.

Ватандарлык. Халыклар дуслыгын көндәлек тормышта саклау. Халыкларның иҗтимагый, милли традицияләрен ихтирам итү.

1

“Ватан вә милләт”, “Мөгамәлә әдәпләре”

В.Казыйханов “Әдәплелек дәресләре”

5.

Милли бәйрәмнәр һәм традицияләр.

1

“Ватан вә милләтебезгә карата булган вазифаларыбыз”

Халык авыз иҗаты. Риваятьләр һәм легендалар

8 класс

Тәрбия сәгатенең темасы

Сәгать саны

Р.Фәхреддин нәсыйхәтләренең исеме

Материал

Аңлатылырга тиешле сүзләр

Үтәлгән вакыты

1.

Мәктәп кагыйдәләре һәм аны үтәүгә таләпләр.

1

“Тәрбияле бала”

Р.Фәхреддиннең портреты, китаплары; В.Казыйханов “Әдәплелек дәресләре”

әдәп, әдәпле, әдәплелек

2.

Табигать бәла-казалары, алардан саклану чаралары.

1

“Мәктәп әдәпләре”

Мәктәп уставы

мөгамәлә, устав

3.

Беренче ашыгыч ярдәм кирәк булганда...

1

Халык авыз иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр

4.

Ярдәмгә мохтаҗларга, сабыйларга, картларга карата игътибарлылык һәм миһербанлылык.

1

В.Казыйханов “Әдәплелек дәресләре”

5.

Батырлыкта матурлык! Халкыбызның батыр уллары.

1

“Тәрбияле бала”

Халык авыз иҗаты. Риваятьләр һәм легендалар

9 класс

Тәрбия сәгатенең темасы

Сәгать саны

Р.Фәхреддин нәсыйхәтләренең исеме

Материал

1.

Ата-ананы тыңлаган адәм булган, тыңламаган әрәм булган

1

“Көч һәм рух тамырлары”

2.

Фән һәм дин. Милли үзенчәлекләр. Дини гореф-гадәтләр.

1

Тест; В.Казыйханов “Әдәплелек дәресләре”

3.

Пакьлек, аклык, сафлык (кыз балалар белән аерым, ир балалар белән аерым үткәрергә дә була).

1

“Өй эчендә”

Тест; В.Казыйханов “Әдәплелек дәресләре”

4.

Исемеңә тап төшермә! (начар гадәтләр турында)

1

5.

Әдәп вә хая.

1

“Әдәп вә хая”

В.Казыйханов “Әдәплелек дәресләре”

10 класс

Тәрбия сәгатенең темасы

Сәгать саны

Р.Фәхреддин нәсыйхәтләренең исеме

Материал

Аңлатылырга тиешле сүзләр

Үтәлгән вакыты

Искәрмәләр

1.

Үз-үзеңне тоту әдәбе. Җәмәгать урыннарында шәхеснең үз-үзен тотышына таләпләр.

1

“Тәрбияле бала”

Р.Фәхреддиннең портреты, китаплары; В.Казыйханов “Әдәплелек дәресләре”

әдәп, әдәпле, әдәплелек

2.

Нәрсә ул ифтира? Аны ничек булдырмаска?

1

“Мәрхәмәт һәм йомшак күңеллелек”

Тест; В.Казыйханов “Әдәплелек дәресләре”

3.

Бурыч. Туган илгә, җәмгыятькә, әти-әнигә булган бурыч. Бурыч һәм намус, гаделлек һ.б. Әҗәт нәрсә ул?

1

“Аракы эчү”

Тест; В.Казыйханов “Әдәплелек дәресләре”

4.

Укусыз белем юк, белемсез көнең юк.

1

“Китап уку”

“Көч һәм рух тамырлары”

5.

Киләчәктә мин нинди һөнәр иясе булырмын? Һөнәр сайлау әдәбе.

1

“Укытучы”

Ф,Яруллин “Укытучыма”

11 класс

Тәрбия сәгатенең темасы

Сәгать саны

Р.Фәхреддин нәсыйхәтләренең исеме

Материал

Аңлатылырга тиешле сүзләр

Үтәлгән вакыты

Искәрмәләр

1.

Нәрсә ул ифтира? Аны ничек булдырмаска?

1

“Мәрхәмәт һәм йомшак күңеллелек”

Тест; В.Казыйханов “Әдәплелек дәресләре”

2.

Бурыч. Туган илгә, җәмгыятькә, әти-әнигә булган бурыч. Бурыч һәм намус, гаделлек һ.б. Әҗәт нәрсә ул?

1

“Аракы эчү”

Тест; В.Казыйханов “Әдәплелек дәресләре”

3.

Зәвыклылык. Эш, уку һәм җәмәгать урыннарында, табигый мохиттә матурлыкны тою, аны саклау.

1

 “Колак әдәпләре”,  “Кул әдәпләре”

Газета-журнал материаллары

гигиена, фетнә

4.

Гаилә бюджеты. Нинди ул? Азык-төлек, кием-салымның бүгенге бәясе. Керем-чыгымда минем вазифам.

1

“Йөз әдәпләре”

Газета-журнал материаллары

гайбәт, гарьләнү, сәдака

5.

Уртаклашкан шатлык – икеләтә шатлык, уртаклашкан кайгы – ярты кайгы.

1

 “Тәрбияле бала”

В.Казыйханов “Әдәплелек дәресләре”

Яңа Нәдер  урта гомуми

белем бирү мәктәбенең

“Рухи-әхлакый тәрбия” программасы буенча эш планы

Ай

 Сыйныф

Чараның исеме

Җаваплы

 С

Е

Н

Т

Я

Б

Р

Ь

1

 -Тәрбияле бала (әңгәмә)

-Укучыларга аралашу культурасын өйрәтү.

- ”Чын иптәш”

-”Тырыш балалар” әкиятләрен өйрәтү.

Галимбекова Г.Т.

Набиева Г.М.

Хазиева Г.Т.

2

Үз эшеңә үзең җавап бир (укучыларның сыйныфтагы вазыйфалары).

-Мәктәп әдәпләр

 -Кошларга җимлекләр ясау, кую. Аларга азык әзерләү

Гарифуллина Ә.Г

Мавлутбаева А.Х.

Набиева  Г.М.

3

-«Ярый һәм ярамый»

-«Әдәплелек нәрсә ул?»  

-Урамда, транспортта, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү. Әңгәмә үткәрү.

Якупова Г.С.

Мавлутбаева А.Х.

Хабибуллина Г.А.

4

-Әдәплелек нәрсә ул?

-Үз-үзеңне ничек тотарга?

-Ничек әдәпле булырга?

-Исәнләшү әдәбе.

Миннебаева Л.Х.

Хабибуллина Г.А.\

Хазиева Г.Т.

5

-Әдәплелек дәресләренә кереш (Син тәрбияле баламы? Тәрбияле балалар нинди булырга тиеш?)

 -“Яхшы гадәтләр” сыйныф сәгате үткәрү.

- Мәктәп кагыйдәләре һәм әдәпләре, мәктәп уставы.

Сабитова Р.В.

6

-5 нче сыйныфта үтелгән әдәплелек сыйфатларын искә төшерү. Үзеңнең кылган гамәлләреңә бәя бирү. -- Мәктәп уставы.

- Олыларга һәм кечеләргә шәфкатьле бул.

- Вакытны әрәм итүгә китерә торган шартлар, күренешләр (отышлы уеннар).

Талибуллина Г.Н.

7

- Тәрбияле балада булырга тиешле сыйфатлар. Өй әдәпләре һәм мәктәп кагыйдәләре.

- Гаиләдә җылылык һәм туганлык җепләрен саклау.

- Милли бәйрәмнәр һәм традицияләр.

- Җәмәгать урыннарында (музей, театр, концерт заллары һ.б.) үз-үзеңне тоту әдәбе.

Хәйдәрова Т.Ә.

8

- Мәктәп кагыйдәләре һәм аны үтәүгә таләпләр.

- Батырлыкта матурлык! Халкыбызның батыр уллары.

- Ата-ананы тыңлаган адәм булган, тыңламаган әрәм булган

Якупова А.С

9

-Үз-үзеңне тоту әдәбе. Җәмәгать урыннарында шәхеснең үз-үзен тотышына таләпләр.

- Кеше тормышында телефонның әһәмияте.

-Ялгыша белдең – төзәтә дә бел.

-Әдәп башы –  тел. Аралашу әдәбе.

Булатова Э Р.

10

-Бурыч. Туган илгә, җәмгыятькә, әти-әнигә булган бурыч. Бурыч һәм намус, гаделлек һ.б. Әҗәт нәрсә ул?

-Иң кечкенә бәхет – байлык...

- Укусыз белем юк, белемсез көнең юк.

- Киләчәктә мин нинди һөнәр иясе булырмын? Һөнәр сайлау әдәбе.

Миназова Г.И.

11

- Дуслык, мәхәббәт кайчан саф була?

-Гаилә бюджеты. Нинди ул? Азык-төлек, кием-салымның бүгенге бәясе. Керем-чыгымда минем вазифам.

-“Юлларның турысы туры түгел, бәлки яхшысы турыдыр”.

Мусина Р.Г.

Ата-аналар җыелышы.“Рухи-әхлакый тәрбия” программасы белән таныштыру

Администрация

 

Ай

 

Сыйныф

 Чараның исеме

 

Җаваплы

1-11

 Өлкәннәр көне

Зигангирова Р.М.

О

К

Т

Я

Б

Р

Ь

1

Яхшы гадәтләр-әңгәмә.

 Саубуллашу,хәерле юл  теләү әдәбе

“Шәфкатьлелек бизи кешене» (сыйныф сәгате)

«Сөмбелә» бәйрәме үткәрү.

Галимбекова Г.Т.

2

Дус-иптәшләр белән сөйләшү әдәбе  

Без кунак чакырдык

Мин кунакка барам

Без театрда,музейда.

«Сөмбелә» бәйрәме үткәрү.                                                            

Гарифуллина Ә.Г

3

Ял итә беләбезме?

«Сөмбелә» бәйрәме үткәрү.

Өйдә, мәктәптә һ.б. урыннарда сакчыллык (газ, су, электр һ.б. сакчыл карау).

Якупова Г.С.

4

Өлкәннәр көнендә әби-бабайлар алдында чыгыш ясау.

Өлкәннәргә ярдәм итү.

Ветеран укытучыларны бәйрәм белән котлау.  

«Сөмбелә» бәйрәме үткәрү.

 

Миннебаева Л.Х.

5

Акыллы кеше нинди ул һәм ничек акыллы булырга?

Күрше-күләннәр белән сөйләшү әдәбе

«Янгынга каршы» рәсем ясау һәм кул эшләре эшләү.

«Икмәк иң зур көзге байлык» информация сәгате үткәрү

Сабитова Р.В.

6

Гигиена кагыйдәләре: күз, борын, колак, кул, аяк, тән әдәпләре.

Режим булдыру: дөрес туклану , дөрес утыру.

Әйт дустыңны - әйтермен кемлегеңне

Олыларга һәм кечеләргә шәфкатьле бул.

Талибуллина Г.Н.

7

Әйт дустыңны - әйтермен кемлегеңне        

Тугры дус - жанлы хәзинә        

Яхшы күрше - ярты дуслык        

Акыллы кеше ялгышамы?

Хәйдәрова Т.Ә.

8

 

Вакытны әрәм итүгә китерә торган шартлар, күренешләр (аракы эчү, тәмәке тарту, наркомания).

Вакытны әрәм итүгә китерә торган шартлар, күренешләр (отышлы уеннар).

Исереккә диңгез тубыктан

Якупова А.С

9

         

Тәмәке белән бергә тартучы да яна        

Саулык - зур байлык        -        

Өлкәннәр көнендә әби-бабайлар алдында чыгыш ясау.

Булатова Э Р.

10

Кара эшне караңгыда эшләсәң дә яктыга чыгар.

Күркәм сыйфатлар: тугрылык.

Киемгә карап каршы алалар акылга карап озаталар

Миназова Г.И.

11

Тәртип бусагадан башлана        

Хезмәттә - хөрмәт        

Калган эшкә кар явар        

Кешене туйдыручы – һөнәр

Мусина Р.Г.

 

Ай

 

Сыйныф

 Чараның исеме

 

Җаваплы

1-11

 Әниләр көне

 Н

О

Я

Б

Р

Ь

1

Әниләр турында җырлар өйрәнү

Чәчләрне үреп ,тарап йөрерү буенчасөйләшү

Әниләр бәйрәменә әзерләнү

“Беренче дәфтәрләр” күргәзмәсен оештыру

Галимбекова Г.Т.

2

Әниләр бәйрәменә әзерләнү

Әниләргә котлау язу

Дәресләрдә дөрес утыру кагыйдәләрен ныгыту

Әкиятләр уку

Гарифуллина Ә.Г

3

Әниләр бәйрәменә әзерләнү

Әниләргә котлау язу

ТР һәм  РФның дәүләт символларын өйрәнү.

Якупова Г.С.

4

Әниләр бәйрәменә әзерләнү

Әниләргә котлау язу

Гаиләләр белән тыгыз элемтәдә тору

Аерым балаларның әти -әниләре белән очрашып сөйләшү

Миннебаева Л.Х.

5

Әниләр бәйрәменә әзерләнү

Әниләргә котлау язу

Әңгәмә: "Җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту"

«Әдәпленең күлмәге сәдәфле, үзе матур гадәтле”

Сабитова Р.В.

6

Әниләр бәйрәменә әзерләнү

Әниләргә котлау язу

Әңгәмә: "Җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту"

«Әдәпленең күлмәге сәдәфле, үзе матур гадәтле”

Талибуллина Г.Н.

7

Әниләргә котлау язу

Үзең эшләгән эшкә җавап бирә бел        

Ашарга өйрәнмичә ашка барма        

Шәфкатьлелек бизи кешене                

Хәйдәрова Т.Ә.

8

 

 Әниләргә котлау язу

 Әниләр бәйрәменә әзерләнү

Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт

Якупова А.С

9

Әниләргә котлау язу

Намусыңны яшьтән үк сакла        

Гаилә бәхете нидә?

Булаиова Э Р.

10

Әниләр бәйрәменә әзерләнү

Әниләргә котлау язу

“Аракы – бөтен усаллыкларның анасыдыр”.

Тискәре сыйфатлар: тәмәке тарту, эчкечелек, наркомания.

Миназова Г.И.

11

Әниләргә котлау язу

“Аракы – бөтен усаллыкларның анасыдыр”.

Тискәре сыйфатлар: тәмәке тарту, эчкечелек, наркомания.

Мусина Р.Г.

Ай

 

Сыйныф

 Чараның исеме

 

Җаваплы

Чыршы бәйрәменә әзерләнү 

Яңа ел котлы булсын!

 Д

Е

К

А

Б

Р

Ь

1

 “Яхшы гадәтләр” сыйныф сәгате үткәрү.

“Кышкы табигать” экскусияләр, рәсем конкурсы оештыру.

Саф һавада хәрәкәтле уеннар, чана, чаңгы шуу.

 Кошлар өчен әтиләргә җимлекләр ясатып алып килдерү, кошларны күзәтү.

Галимбекова Г.Т.

2

Кошлар өчен әтиләргә җимлекләр ясатып алып килдерү, кошларны күзәтү.

“Яхшы гадәтләр” сыйныф сәгате үткәрү.

“Кышкы табигать” экскусияләр, рәсем конкурсы оештыру.

Саф һавада хәрәкәтле уеннар, чана, чаңгы шуу.

Сыйныф бүлмәсен бизәү.

Гарифуллина Ә.Г

3

Әңгәмә” Көз көне ничек киенергә?”

Кесәдә кулъяулык йөртүне булдыру.

Саф Һавада йөрү

Якупова Г.С.

4

Әти-әниләрнең эше турында син нәрсә беләсең? – әнгәмә

Пиротехника куллануның аяныч очраклары турында сөйләшү

Миннебаева Л.Х.

5

Класс бүлмәсенең чисталыгын саклау

Гөлләргә су сибү

Яңа җырлар өйрәнү

Сабитова Р.В.

6

Мәктәпкә чиста, пөхтә киенеп йөрүне булдыру

Әңгәмә”Юлда йөргәндә үз-үзеңне ничек тотарга?”

Мәктәп эчендә йөгерүнең куркыныч яклары

Талибуллина Г.Н.

7

Мин ничек дәрескә әзерләнәм?-сөйләшү

- Үз эшеңә үзең җавап бир (укучыларның сыйныфтагы вазыйфалары).

Хәйдәрова Т.Ә.

8

 

Мин ничек киенәм?

Кешеләр белән сөйләшү,аралашу.

Көнне үткәрү тәртибе.

Безнең бәйрәмнәр.

Якупова А.С

9

“Яман холыклы балалардан ерак булыгыз, чөнки яман холык йогышлы була”.

Үзеңә яхшы иптәш сайлый беләсеңме?

Булатова Э Р.

10

Сәламәт тәндә - сәламәт акыл.

Мин яратам сине, туган илем!

- Физик һәм рухи сәламәтлек.

Миназова Г.И.

11

Нәрсә ул бәхет?        

Кыз тыйнак булса

Телефоннан сөйләшү әдәбе.

Мусина Р.Г.

Ай

 

Сыйныф

 Чараның исеме

 

Җаваплы

 Г

Ы

Й

Н

В

А

Р

1

Авыл китапханәсенә экскурсия

Уйнарга яраклы һәм яраксыз урыннар турында сөйләшү

Доклад”1нче класс баласы һәм телевизор” .

 Тест – Ата-аналар,  сез нинди тәрбияче?

Галимбекова Г.Т.

2

Авыл китапханәсенә экскурсия

Кунакка бару һәм кунак чакыру.

Үз гаебеңне таный белү.

Гарифуллина Ә.Г

3

Авыл китапханәсенә экскурсия

Парта һәм өстәл артында дөрес утыр!-әңгәмә

Якупова Г.С.

4

Авыл китапханәсенә экскурсия

2.Укуда булган уңышлар һәм алдагы эшлисе эшләр.

Үз гаебеңне таный белү.

Миннебаева Л.Х.

5

Нинди китап укысаң - шундый кеше булырсың

Яхшы сүз - жан азыгы        

"И туган тел, и матур тел"

Сабитова Р.В.

6

Класста чисталык саклау,гөлләрне карау.

- Җәмәгать урыннарында (музей, театр, концерт заллары һ.б.) үз-үзеңне тоту әдәбе.

Талибуллина Г.Н.

7

“Нинди гүзәл минем Туган ягым”, “Кинотеатрда үз-үзеңне тоту әдәбе”

“Кунак хөрмәтләү” сыйныф сәгатьләре.

Хәйдәрова Т.Ә.

8

 

Табигатькә экскурсия үткәрү, “Сәламәт тәндә- сәламәт акыл” әңгәмә оештыру.

Якупова А.С

9

“Йөз –күңелнең йомшак яки каты икәнен күрсәтүче көзгедер” Якты чырайлы, ачык йөзле булу.

Булаиова Э Р.

10

Алдакның аягы кыска        

Көнчел булу әйбәтме?        

- Җәмәгать урыннарында (музей, театр, концерт заллары һ.б.) үз-үзеңне тоту әдәбе.

Миназова Г.И.

11

Кешене өмет яшәтә        

Батырлыкта - матурлык        

Ихтыярлы кеше - игътибарлы кеше        

Мусина Р.Г.

Ай

 

Сыйныф

 Чараның исеме

 

Җаваплы

Ф

Е

В

Р

А

Л

Ь

Әхлак-патриотик тәрбия.  

 

1

«Без кешеләр арасында»,

 «Кешеләр белән сөйләшү»,  

«Әтием-ныклы терәгем» сыйныф сәгатьләре үткәрү.

«Экология һәм сәламәтлек» әңгәмә оештыру.

Галимбекова Г.Т.

2

Юеш һәм тайгак юлда йөрүнең куркыныч яклары

Чит кешеләр белән аралашма!-сөйләшү

Гарифуллина Ә.Г

3

Әтиләр турында җырлар өйрәнү

Малайларны бәйрәм белән тәбрикләү

“Шалкан” әкиятен сәхнәләштерү

Якупова Г.С.

4

Малайларны бәйрәм белән тәбрикләү

Чисталыкны һәркем ярата.

Йөрү әдәпләре.

Миннебаева Л.Х.

5

«Февраль-яшь антифашистлар көне»,

Малайларны бәйрәм белән тәбрикләү

Табигатьне саклау – безнең бурычыбыз.

Сабитова Р.В.

6

«Февраль-яшь антифашистлар көне»,

Малайларны бәйрәм белән тәбрикләү

Табын әдәбе. Икмәккә сакчыл караш.

Талибуллина Г.Н.

7

Малайларны бәйрәм белән тәбрикләү

“Минем гаиләм” инша конкурсы

“Чисталык, пөхтәлек – безнең юлдашыбыз

Хәйдәрова Т.Ә.

8

 

Малайларны бәйрәм белән тәбрикләү

Әти-әниләрне кунакка чакыру (чәй эчү мәҗлесе).

 “Мода һәм сәламәтлек”

Якупова А.С

9

Малайларны бәйрәм белән тәбрикләү

Әти-әниләрне кунакка чакыру (чәй эчү мәҗлесе).

Булаиова Э Р.

10

Малайларны бәйрәм белән тәбрикләү

Вакыттан дөрес файдалана беләсеңме? Сарымсакның файдасы

Миназова Г.И.

11

Малайларны бәйрәм белән тәбрикләү

Янгынга каршы көрәш.

Томау төшсә.

Мусина Р.Г.

Ата-аналар белән элемтәне ныгыту

Администрация

Ай

 

Сыйныф

 Чараның исеме

 

Җаваплы

8 март-халыкара хатын-кызлар көне

   

 

М

А

Р

Т

1

“Минем кадерлеләрем”,

“Кояш гомере телим мин  әнием сиңа” әниләр бәйрәме үткәрү,

Язгы табигатькә экскурсияләр, тирә-юньне чистартулар оештыру (экологик поход)

Галимбекова Г.Т.

2

“Минем кадерлеләрем”, “Кояш гомере телим мин  әнием сиңа” әниләр бәйрәме үткәрү,

Табышмаклар кичәсе

Мәкальләр белән танышу

Гарифуллина Ә.Г

3

 “Минем кадерлеләрем”,

“Кояш гомере телим мин  әнием сиңа” әниләр бәйрәме үткәрү,

Якупова Г.С.

4

“Минем кадерлеләрем”, “Кояш гомере телим мин  әнием сиңа” әниләр бәйрәме үткәрү,

Миннебаева Л.Х.

5

“Минем гаиләм” инша конкурсы,

Сабитова Р.В.

6

Сәнгатьле шигырь сөйләүче бәйгесе үткәрү Мәктәп – синең икенче өең

Талибуллина Г.Н.

7

“Өйдәгеләр белән миһербанлы булыгыз, аларга яхшы булса, сезгә дә яхшы булыр.”

 Өй – җылылыкны саклаучы оя.

Хәйдәрова Т.Ә.

8

 

“Сезгә иң якын кешеләр - ата-аналарыгыз”.

Гаиләм-горурлыгым!

Якупова А.С

9

“Туганнарыгыз ата-аналарыгыздан соң иң якыннарыгыздыр”.

Туганлык, кардәшлек җепләре.

- “Ягез әле, әниләр!”

Булаиова Э Р.

10

. “Алкоголь һәм нәселдәнлек”

Чын кеше нинди була?

Дуслык һәм мәхәббәт

Миназова Г.И.

11

“Бозык сүз ишетү акылга бозыклык китерә”.

Әйткән сүз  -  аткан ук

Игелекле эшнең иртәсе – киче юк.

Алда юллар – кайсын сайларга?

Мусина Р.Г.

Ай

 

Сыйныф

 Чараның исеме

 

Җаваплы

 Габдулла Тукай туган көнен билгеләп китү

 А

П

Р

Е

Л

Ь

1

«Табигать һәм без»

Сәламәтлек бәйрәме оештыру,

Галимбекова Г.Т.

2

Интерактив китап буенча сөекле шагыйребез Г.Тукайның тормыш юлы белән танышу.  

Сәламәтлек бәйрәме оештыру,

Мәктәп янын чистартуда катнашу.

Язгы табигатьне күзәтү, экскурссияләр оештыру.

Гарифуллина Ә.Г

3

 Сәламәт яшәү рәвешенә конкурслар оештыру (сочинение, рәсем, плакатлар)

Мәктәп янын чистартуда катнашу.

Якупова Г.С.

4

Сәламәт яшәү рәвешенә конкурслар оештыру (сочинение, рәсем, плакатлар)

Сәламәтлек бәйрәме оештыру,

Миннебаева Л.Х.

5

Сәламәт яшәү рәвешенә конкурслар оештыру (сочинение, рәсем, плакатлар)

Сәламәтлек бәйрәме оештыру,

Сабитова Р.В.

6

- Спортчы гаилә (ярыш)

«Районның экологик торышы»(әңгәмә)

Талибуллина Г.Н.

7

   Намуссыз кеше рәхәт яшиме?

«Табигать безгә ниләр бирә?» Сыйныф сәгатьләре,  информацион сәгатьләр уздыру.

Хәйдәрова Т.Ә.

8

 

“Йөз –күңелнең йомшак яки каты икәнен күрсәтүче көзгедер”.

Якты чырайлы,ачык йөзле булу.

Якупова А.С

9

  Кызлар намусы

 Әгәр янәшәңдә ир-егет булса

- “Яшь буынның сәламәтлеге иң зур бурыч”

Булаиова Э Р.

10

“Спорт-сәламәтлек нигезе”,”Сәламәтлек үз кулыбызда” дигән темаларга күргәзмә.

Яшәү-бәхет ул

Миназова Г.И.

11

- “Ягез әле, әтиләр!”

 Гаиләдә сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү

XXI гасыр- наркотикларсыз”

Мусина Р.Г.

Ай

 

Сыйныф

 Чараның исеме

 

Җаваплы

 

М

А

Й

9 май – Җиңү көне

Соңгы кыңгырау бәйрәме

Зигангирова Р.М.

1

“Әти, әни һәм мин – сәламәт гаилә”(ярыш)

Галимбекова Г.Т.

2

.”Әдәпле булу –бәхетле булу”-уен  Игелекле эшләр башкару һәм хөрмәтләү.

Сәламәтлек бәйрәме оештыру

Гарифуллина Ә.Г

3

Язгы өмәдә катнашу

Башваткычлар, ребуслар чишү.

.”Шалкан” әкиятен сәхнәләштерү.

Якупова Г.С.

4

Үз-үзеңне карый белү.

Тел. Сүз. Әдәп.

Иркәләп эндәшү сүзләре.

Рәхмәт сүзләре.

Миннебаева Л.Х.

5

Бөтендөнья сәламәтлек көне (7.04.)

 Мәдәният йортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре”.

Сабитова Р.В.

6

 “Сәламәт яшәү рәвеше”

Минем туган ягым

Яхшы теләкләр

Гаилә һәм балалар.

Талибуллина Г.Н.

7

 “Озак яшәү серләре”

Мәктәп яны тәҗрибә участогында, ишегалдында эшчәнлекне оештыру.

Ветераннар белән очрашу, аларны җиңү бәйрәме белән тәбрикләү,

Хәйдәрова Т.Ә.

8

 

 “Исерткеч эчемлекләр һәм яшүсмер организмы”

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм балигъ булмаган яшүсмерләр белән эшләүче инспекторлар белән очрашулар һәм әңгәмәләр

Якупова А.С

9

 “Җенси тотнаксызлык”

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм балигъ булмаган яшүсмерләр белән эшләүче инспекторлар белән очрашулар һәм әңгәмәләр

Булаиова Э Р.

10

 “Яшьләр һәм наркотиклар”

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм балигъ булмаган яшүсмерләр белән эшләүче инспекторлар белән очрашулар һәм әңгәмәләр

Миназова Г.И.

11

 “Яшүсмернең җенси өлгерүе һәм венерик авырулар”

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм балигъ булмаган яшүсмерләр белән эшләүче инспекторлар белән очрашулар һәм әңгәмәләр

“Җенси тотнаксызлык”

Мусина Р.Г.

 

Әдәбият исемлеге:

  1. Ризаэддин  Фәхреддин. Фәнни-библиографик җыентык = Ризаэддин Фәхреддинов. Научно-библиографический сборник.- Казан: “Рухият” нәшр.-1999.-223б.
  2. Ризаэддин Фәхреддин. Нәсыйхәт. Әхлак гыйлеменнән.-Казан: Мәгариф, -2005.
  3. Ризаэддин бине Фәхреддин. Ислам дине нинди дин? // Мирас. – 1991.-1. -60-66 б., 2. -67-72 б., 3. -62-64 б., 4. -89-93 б.. 5. -109-113 б., 6. -69-73 б. 7. -53-55б., 8. -44-45 б., 9. -47-51 б., 10. -42-44 б., 11. -49-51 б., 12. – 43-45 б.
  4. Ризаэддин бине Фәхреддин. Җәвамигуль-кәлим шәрхе. – Казан: Тат. Кит. нәшр., 1996 – 552 б.
  5. Ризаэддин бине Фәхреддин. Тәрбияле хатын: һәрбер өйдә вә һәрбер хатын кулында бу китаптан  бер данәсе булырга тиешледер. – Казан: “Иман” нәшр., 1996. – 16 б.
  6. Ризаэддин бине Фәхреддин. Тәрбияле бала // Тәрбия.  1999. -7.
  7. Фәхреддинов Р. Әсма, яки гамәл вә җәза. Татар әдәбиятыю Х1Х йөз. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1968. – 630-670 б.
  8. Фәхреддинов Р. Әсма, яки гамәл вә җәза. Татар мәгърифәтчелек әдәбияты (1860-1905). – Казан: Тат. кит. нәшр., 1979. – 312-352 б.
  9. Фәхреддинов Р. Сәлимә, яки гыйффәт. Татар мәгърифәтчелек әдәбияты (1860-1905). – Казан: Тат. кит. нәшр., 1979. – 264-311б.
  10. Фәрхетдинов С. Сайланма мәкаләләр. - Әлмәт, 2000 ел.
  11. Ризаэддин Фәхреддин мирасы һәм хәзерге заман. Мәкаләләр җыентыгы.- Казан.- 2003.- 332б.
  12. Әмирхан Равил. Риза Фәхреддинов – тарихчы // Мирас.- 1992.-12.-64-72б.
  13. Балаларга әдәп-әхлак тәрбиясе бирүдә Әлмәт укытучыларының эшчәнлеге. - Әлмәт: -2007.
  14. Вакытлы матбугат басмалары: “Әлмәт таңнары”, “Яшьләр заманы”. “Хәзинә”, “Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау” һ.б. 
  15. Вәлиуллин Камил. Ислам тәрбиясе. Дәреслек. –Яр Чаллы: “Ислам нуры” эшмәкәрлек үзәге. – 2012.
  16. Гайнуллин М. Риза Фәхреддинов. Татар әдәбияты тарихы. 6 томда. 2 том. Х1Х йөз татар әдәбияты.- Казан: Тат. кит. нәшр.,1985.- 319-334б.
  17. Госманов Миркасыйм. Катлаулы чорның каршылыклы вәкиле // Казан утлары.- 1984.- 1.- 142-157б.
  18. Госманов М. Ризаэддин Фәхреддинов мирасы // Үткәннән киләчәккә: Фәнни-публицистик мәкаләләр.- Казан: Тат. кит. нәшр., 1990.- 51-72б.
  19. Госманов М. Ризаэддин Фәхреддинов мирасы. Үткәннән киләчәккә: фәнни-публицистик мәкаләләр.- Казан: Тат. кит. нәшр., 1990.- 51-72б.
  20. Даутов Р. Балачак әдипләре. 1, 2, 3нче том. – Казан: -“Мәгариф” нәшрияты, 2002, 2004, 2005.
  21. Заһидуллина Д.Ф. Татар әдәбияты: Теория.Тарих. – Казан: “Мәгариф”, 2004.
  22. Казыйханов В.С. Иман дәресләре. - Түбән Кама, “Ихлас” нәшрияты, -2005.
  23. Карурманны чыккан чакта... Х1Х гасыр әдәбияты.- Казан: Мәгариф, 2001.- 319б.
  24. Миңнегулов Х., Садретдинов Ш. Ризаэддин Фәхреддин. Урта гасыр һәм Х1Х йөз татар әдәбияты.- Казан: “Китап” нәшр., 1998.- 272-276б.
  25. Низамов А.М. Милли мәктәп: тәрбия нигезләре. - Казан: Мәгариф, 2005.
  26. Трофимова С.М., Хәйруллин И.Г. Киләчәк бүгенгедән башлана. – Казан: РИЦ “Школа”, 2008.
  27. Фазлыев Җ. Тигез гомер итегез. – Казан: ”Инсан медиа групп”. -2013.
  28. Фазлыев Җәлил. Әхлак дәресләре укыту буенча ярдәмлек. –Казан: “Иман” нәшрияты.-2001.
  29. Фәрхетдинов С. Сайланма мәкаләләр. - Әлмәт, 2000 ел.
  30. Харисова Л.А. Иминлек һәм игелек дине. – Казан: Мәгариф, -2001.
  31. Хәйруллин Ә. Күпкырлы галим // Социалистик Татарстан.- 1989.-10февраль.
  32. Хуҗиәхмәтов Ә.Н.-Тәрбия теориясе һәм методикасы: Югары һәм махсус уку йортлары өчен дәреслек. - Каан: Мәгариф- 2006.
  33. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Мәгърифәт – мәңгелек юлдаш.- Гыйлем һәм тәрбия дәресләре. - Казан: Татарстан Республикасы “ТаРИХ” нәшрияты, - 2002.
  34. Шакиров Я. Остазыбыз мирасы безнең өчен тиңсез хәзинә // Хәзинә.- 1999.- 21гыйнвар.
  35. Шаһиев Рәфкать. Бөек якташыбыз // Әлмәт таңнары.- 1992.-27 март.
  36. Шаһиев Рәфкать. Әсма апа // Сөембикә. -1999. -3. – 18-19 б.
  37.  Шаһиев Рәфкать. Ризаэддин бине Фәхреддиннең тормыш юлы һәм иҗатди мирасы. Махсус курс программасы.- Әлмәт.- 2004.
  38. Шәрәф Әсма. Ул зур галим, гыйлем әһеле иде... // Татарстан хәбәрләре.- 1992.- 24, 25, 28 январь.
  39. Шәрәфетдинов З.Т., Даутов Г.Ф. ХХ йөз башы татар мәгарифе тарихында Ризаэддин Фәхреддин.- Яр Чаллы. “Идел-йорт” нәшрияты. 2000.- 92б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Күренекле татар драматургы, прозаик Туфан Миңнуллинның татар милләтен рухи-әхлакый яктан тәрбияләүгә керткән өлеше.

Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстан АССРның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, башта туган төбә...

Яшь буынга белем һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасыннан файдалану(чыгыш)

Р.Фәхреддин хезмәтләрен файдаланып укыту тәрбия өлкәсендә зур уңышларга ирешергә мөмкинлек бирә. Аның хезмәтләре безгә Ислам динен аңларга ярдәм итә....

Милли үзаң һәм рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә Ризаэтдин Фәхреддин хезмәтләреннән файдалану

Уку-укыту процессын тормышка ашыручы XXI гасыр мәктәпләренең төп бурычы – укучыларда булган сәләтне, балаларның потенциаль мөмкинлекләрен кечкенә яшьтән үк ачыклап, аларны максатчан рәвештә үстерү аша...

Милли йолаларга нигезләнеп, укучыларда рухи-әхлакый тәрбия булдыру.

Милли йолаларга нигезләнеп, укучыларда рухи-әхлакый тәрбия булдыру....

Яшъ буынга белем һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасыннан файдалану

Күренекле фикер иясе Ризаэддин Фәхреддин бар тормышын халыкка хезмәт итүгә багышлаган, гомере буена армый-талмый якты нур чәчеп яшәгән. Хезмәтләрендә ул кеше тәрбияләүне үзенең изге вазифасы итеп сана...

Мастер-класс "Укучыларда рухи-әхлакый үсеш тәрбияләүдә гаиләнең роле. Гаилә кыйммәтләре"

Бүгенге, педагогик тәрбия концепцияләре яңарган, әхлакый тәрбия бирүнең әһәмияте көчәйгән шартларда, шәхестә рухи-әхлакый тойгыларны үстерү бурычы аеруча мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Яңа буын...

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ЭКОЛОГИК ҺӘМ РУХИ-ӘХЛАКЫЙ ТӘРБИЯ БИРҮ

quot;Табигатьне саклагыз!" Бу сүзләрне без бик еш ишетәбез. Әмма, аларның чын мәгънәсен без аңлап бетерәбезме икән? Һәрвакытта да аңлап бетермибез шул. Ә бит бу сүзләргә киләчәгебез турыңда зур ...