Зигангирова Римма Мирхатовна

И туган тел, и матур тел! Әткәм-әнкәмнең теле!

Һәрвакыт үсештә!

Профессия: укытучы

Профессиональные интересы: укучыларыма белем һәм тәрбия бирү

Увлечения: Сәнгатьне сөям

Страна: РФ

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Яңа Нәдер авылы

Место работы: Яңа Нәдер урта гомуми белем бирү мәктәбе

Звание, ученая степень: нет

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/rimma1967
Туган телебезне Тукайча яратыйк!

Мин тормышта оптимистик рухтагы кешеләрне яратам. Үзем дә тормыш аврлыкларына бирешмичә киләчәккә оптимистик рухта атлыйм.

О себе

Мин Казан дәүләт педагогия институтын бетереп, 1995 нче елдан Яңа Нәдер урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытам, 2002 нче елдан тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшлим. Үз фәнемне, мәктәбемне һәм балаларны бик яратам. Укучыларымда туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләргә тырышам, төрле конкурсларда катнашам.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

итап әле без үскәндә дә изге саналды. Дөньяның без белмәгән бөтен серләре шул китапларда иде. Дөнья күрмәгән, әмма ул дөньяны бик тә күрәсе килгән авыл балалары өчен кулга килеп эләккән теләсә нинди китап олы хәзинәгә тиң иде. Әлбәттә инде, дөньядагы бөтен китапларны да укып бетерә алмаганбыздыр. Шулай да авыл китапханәсенә кайткан бер генә китап та безнең игътибардан читтә калмагандыр. Ул китаплар, билгеле, санаулы гына. Шуңа күрә дә без ул китапларны рәттән укып бара идек. Дөресрәге, китапны без су урынына эчтек. Алар арасында русчасы да, татарчасы да, романнары да, шигыре дә, фәнни-популярлары  караганнары да җитәрлек була торган иде. Ә безгә китап кына булсын!  Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр”е,  Р. Төхфәтуллинның “Йолдызым”ы, М Маликованың “Шәфкатьтуташы”безнең өстәл китабы иде. Детектив әсәрләр чыга башлагач, алар белән мавыгулар. Мин китапларны төне буе укый идем, андагы геройлар белән сөйләшә, бәхәсләшә идем, үземне алар урынына куеп карый идем. Ф. Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала ”әсәрен 2-3 тапкыр укыганымны хәтерлим.  Минем профессиям дә китап, әдәби әсәрләр белән бәйле. Мин татар теле һәм әдәбияты укытучысы.Укучыларымда  да матур әдәбият әсәрләренә мәхәббәт уятырга тырышам.

Мой взгляд на мир

 Минем  педагогик максатым: үзенең тормышын корырга, җәмгыятьне үстерүгә үзеннән өлеш кертергә сәләтле сәламәт шәхес тәрбияләү.Баланың үсеп буйга җитүе, тормышның яңара баруы бары тик мәктәптә яки гаиләдә генә булырга тиеш түгел, балада шәхес тәрбияләргә телибез икән, ул чагында баланың бөтен даирәсе балада шәхес тәрбияләүгә юнәлеш бирүче барлык кешеләр дә максатка юнәлтелгән тәрбия бирү мохитен тәшкил итәргә тиешләр. 

         Җәмгыятьтә бара торган үзгәртүләр  хәзерге заманда яшәргә һәм эшләргә, аң-белемен үстерергә, үз-үзен тәрбияләргә сәләтле сәламәт шәхес тәрбияләү бурычы куя. Бүген укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Ә моның өчен мөгалимнән үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карау, яңалыкка омтылу, заман сулышын тоеп, белемне өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләү сорала

Мои достижения

Грамота МУ «УО Альметьевского муниципального района» за подготовку призера Всероссийских предметных олимпиад  по татарскому языку и литературе 2010-2018 г.г.

 

Почетная грамота Министерства Образования и науки РТ за образцовую организацию гражданско – патриотического воспитания учащихся и успешное участие во Всероссийском конкурсе «Растим патриотов России», 2011 год.                             

 "Грант лучших учителей, педагогов, воспитателей и руководителей муниципальных учреждений образования", 2011 год.                                                           

 Грамота МУ УО Альметьевского района за подготовку призера предметных олимпиад по татарской литературе, 2011год.

Благодарственное письмо МУ УО Альметьевского района за активное участие в конкурсах в рамках Республиканского фестиваля детско-юношеского творчества учащихся "Волшебное слово Тукая" 2011 год.

Благодарственное письмо Совета и Исполнительного комитета Альметьевского района за активную общественную работу, достигнутые успехи в деле обучения и воспитания подрастающего поколения , 2012 год.

 

Диплом «Учитель цифрового века»за активное применение в работе современных информационных технологий педагогического клуба« Первое сентября»

 

Грант «Наш лучший учитель», 2013 год.

 

Почетная грамота Управления образования Альметьевского муниципального района   «За многолетнюю творческую работу и вклад в развитие национального образования, активное участие в мероприятиях посвященные 155 летию  Р. Фахреддина»,Приказ от 24.06.2014 год

Благодарственное письмо главы Новонадыровского сельского поселения за активное участие в жизнедеятельности поселения, с.Новое Надырово, 2014 год

Почётная грамота Управления образования города Альметьевска и Альметьевского муниципального района , 2015 год;

 

ДипломКазанского(Приволжского) федерального университета за активное уастие в работе теоретического семинара «Инновационные технологии обучения и воспитания», 2016 год.

 

Почетная Грамота Министерства образования и науки Российской Федерации « За весомый вклад  в обучение и воспитание подрастающего поколения« За весомый вклад  в обучение и воспитание подрастающего поколения многолетний добросовестный труд». Приказ № 83-н от 17.02.2017 г.

 

Грамота Управления образования Альметьевского муниципального района   «За многолетний добросовестный труд, за высокие результаты в профессиональной деятельности в деле обучения и воспитания подрастающего поколения». Приказ УО №236 от 16.03.2018 г.

 

Моё портфолио

 Татар теле һәм әдәбияты дәресләре укучыларга кызыклы һәм мавыктыргыч булсын өчен, төрле юнәлешләрдә эш алып барам, яңа технологияләр кулланып эш итәм. Максатым - балаларыма заманча дәрес бирү генә түгел, аларда туган телебезгә мәхәббәт, әхлак нормалары тәрбияләү, киләчәгебезнең лаеклы, күпкырлы шәхесләре булуга омтылыш уяту.
Дәрестә һәр укучым әйтәсе килгән фикерен үз ана телендә җиткерергә өйрәнсен, дәлилли алсын, матур, эзлекле сөйләргә өйрәнсен өчен, бар көчемне куям. Минем бурычым белем бирү генә түгел, яшь буынны уйларга, фикер йөртергә, эзләнергә, иҗади эш итәргә, мөстәкыйльлеккә өйрәтү. Дәресләрдә нәкъ менә шуңа ирешергә омтылам. Балаларны һәрбер сүзне уйлап, үлчәп һәм ачык итеп әйтергә өйрәтү - төп алымнарымның берсе булып тора.
Тырышлык нәтиҗәсез калмый, билгеле. Район, шәһәр һәм республика олимпиада- конкурсларда призлы урыннар яулап килгән укучыларым районда уздырылган төрле бәйгеләрдә дә актив катнаштылар. Күп кенә укучыларымның фәнни-гамәли конференцияләрдә, иншалар, шигырь бәйгеләрендә катнашып, Мактау грамоталары белән бүләкләнүләре дә йокысыз төннәрем нәтиҗәсе!
Әйе, балаларда туган телгә, сәнгатькә, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү укытучыдан зур тырышлык сорый, ә максатка ирешү өчен, дәрес кысалары гына җитми, боларга төрле класстан тыш чаралар аша гына ирешеп була.
 Укучыларымны милләтемнең дәвамчылары, кешелекле, әхлаклы, рухи яктан сәламәт шәхесләр итеп тәрбияләүдә төрле класстан тыш чаралар оештыру тагын бер методик уңышым булуын аңладым. Мәктәптә эшләү дәверендә, ата-аналарның укытучының ышанычлы ярдәмчеләре булуына төшендем. Алар белән тыгыз элемтәдә эшләү, бергәләп төрле бәйгеләр, әдәби-музыкаль кичәләр, КВН нар уздыру – уңышка ирешүдә тагын бер баскыч, минемчә.Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, мин, шәхсән үз эшем белән чын мәгънәсендә горурланам. Кире кайтып, тормышымны яңадан башларга туры килсә, мин бу эшемә тугъры калыр идем. Үзем сайлаган язмыштан тайпылмыйча, Ходаем сәламәтлек биреп, шул юлымны ахыргача дәвам итеп бетерергә язсын иде дим.

Тышта ап-ак кар ява да ява. Шул ак карга карап, мәктәпкә юл алган нарасыйларны күзәтәм. Ак кәгазьдәй ак күңелегезгә мәрхәмәт, шәфкать орлыклары сибелсен! Ак карга Сез язган язуларны әшәке куллар пычратмасын! Ак күңелле, пакъ күңелле кешеләр юлдаш булсын сезгә! Ә мин Сезнең янәшәгездә булырмын, тормышның матурлыгын күрергә, аны яратырга өйрәтермен. Ярата белгән йөрәк кенә бәхетле була.
Мин бик бәхетле, чиксез бәхетле! Укучыларымны, тормышны, кешеләрне, үзем сайлаган һөнәрне һәм шушы аклыкны яратам!!!

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио:
Мои альбомы