Технологик карта
план-конспект урока (5 класс) на тему

Зигангирова Римма Мирхатовна

Сингармонизм законы, аның төрләре темасы буенча үткәрелгән дәреснең технологик картасы. Дәреснең тибы: яңа тема өйрәнү.

Дәреснең максаты: сингармонизм законын үзләштерү, сингармонизмга буйсынган һәм буйсынмаган сүзләрне танып белү. аларны сөйләмдә кулланырга өйрәнү; бу сүзләргә дөрес кушымчалар ялгарга өйрәнү; туган телгә хөрмәт, горурлык хисләре тәрбияләү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Дәреснең темасы: Сингармонизм законы, аның төрләре

Дәрес тибы: яңа тема өйрәнү.

Максатлар: сингармонизм законын үзләштерү, сингармонизмга буйсынган һәм буйсынмаган сүзләрне танып белү. аларны сөйләмдә кулланырга өйрәнү; бу сүзләргә дөрес кушымчалар ялгарга өйрәнү; туган телгә хөрмәт, горурлык хисләре тәрбияләү.

Универсаль уку гамәлләре:

Рухи-әхлакый үсешне күрсәтүче: укучыларда дуслык, бердəмлек, игътибарлылык сыйфатлары тəрбиялəү.

Регулятив: үз алдыңа максат куя белү, максатка ирешү,проблеманы хәл итәргә омтылыш теләген үстерү.

Танып белү: сингармонизм законын үзләштерү, яңа сүзләр үзләштерү.

Коммуникатив: фикерне аңлата, биремне укый һәм кабул итә, иптәшләреңне тыңлап үзаракилешеп эшли белү.

Бурычлар: сингармонизм законының кагыйдәсен үзләштерү, бу законга буйсынган сүзләрне аера белү,  сүзләргә дөрес кушымча ялгау, сәнгатьле уку, укыган текстка үз мөнәсәбәтен белдерү.

        Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет: укыган текст эчтәлегенә үз мөнәсәбәтеңне белдерә белүе, үз-үзенə билге куярга өйрəнү.

Предмет: татар теленең сузык авазлардагы сингармонизм законын үзләштерүе.

Рухи-әхлакый үсешне күрсәтүче: бер.берсенә хөрмәт, ярдәм итү, бер-берсен тыңлый белү хисләренең үсүе.

     Укыту-методик комплекс, җиһазлау: Хәсәншина Р.Г. Татар теле: Татар  телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 5чне  сыйныфы өчен дәреслек - Казан Татарстан китап нәшр., 2015.

Ноутбук, проектор, презентация: “Сузык авазларда сингармонизм законы”, тест,  катрочкалар: “Сингармонизм законына буйсынган һәм буйсынмаган сүзләрне аерып языгыз”, “Уңышлар баскычы” схемалары.

Дәреснең

этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучыларның эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре

I.Оештыру моменты.

Исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру.

Дәрескә әзерләнүне тәмамлыйлар. Исәнләшәләр.

Рухи-әхлакый үсешне күрсәтүче гамәлләр

II.Белемне актуальләштерү.

Сузык авазларны искә төшерү, аларның төркемнәрен кабатлау. Сузыклар турында әкият уку.Сорауга җавап бирдерү. Нәтиҗә ясау.

Сорауларга җавап бирәләр. Тест биремнәрен эшлиләр, бер- берсенең эшен тикшерәләр,бәя куялар.

коммуникатив гамәлләр,

танып-белү гамәлләре

III.Уңыш ситуациясен тудыру.

Уку мәсьәләсен кую.

Тактадагы сүзләрне игътибар белән укып, һәр сүзне урынына куеп мәкальне укып , алар бер- берсеннән ничек аерылалар дигән сорауга җавап  биреп  дәрескә уку мәсьәләсе куялар.

үзләрнең я калын, я нечкә генә сузклардан торуын аңлап нәтиҗә чыгару:татар телендә сүзләрдә я калын сузыклар, я нечкә сузыклар гына килүе сингармонизм законы (яки сузыклар гармониясе) дип атала. Димәк, безнең дәреснең темасы нинди?

Дәрескә без нинди максатлар куябыз, бурычлар?

Сүзләрдә нечкә сузыклар булса, нинди кушымча ялгана, калын сузыклар булса, нинди кушымча ялгана?Мисаллар китерелә: укытучы сүзне әйтә, укучылар кушымча ялгый (телдән).

Нәтиҗә чыгаралар.

Калын сузыклар.

Нечкә сузыклар.

Укучылар дәрес темасын әйтәләр, максат, бурычлар билгелиләр.

Сузык авазларда сингармонизм законы.

Сингармонизм законын үзләштерү, сингармонизмга буйсынган һәм буйсынмаган сүзләрне сөйләмдә куллану; бу сүзләргә дөрес кушымчалар ялгарга өйрәнү.

Сүздә нечкә сузыклар булса, нечкә сузыклы кушымча, калын сузыклар булса, калын сузыклы кушымча ялгана.

танып-белү гамәлләре, регулятив гамәлләр

IV.Уку мәсьәләсен чишү.

Презентация буенча теманы аңлату.

Кагыйдәне дәреслектән уку, мисаллар китерү. 341,342 нче күнегүләрне эшләү.

343 нче күнегүне эшләү. Сүзнең беренчеиҗегендә иренләшкән [о], [ө], сузыклары булса, икенче һәм башка иҗекләрдәге [ы], [э] авазлары урынына [о], [ө] сузыклары әйтелә: [болот], [төтөн]. Бу күренеш ирен гармониясе дип атала.

Презентация карыйлар. Сорауларга җавап бирәләр.

Укучылар үзләренең мисалларын әйтәләр, бу сүзләр белән җөмләләр төзиләр, күнегүләр эшлиләр.

Тактада бирелгән сүзләрнең транскрипцияләрен язарга өйрәнәләр. Берничә укучы тактада эшли.

Эшкә нәтиҗә ясыйлар.

Рухи-әхлакый үсешне күрсәтүче гамәлләр, танып-белү гамәлләре, регулятив гамәлләр, коммуникатив гамәлләр.

V.Ныгыту.

1.Дәреслектән 345 нче күнегүне эшләү. Күнегүнең биремен уку,

      2.Кагыйдәне модельләштерү.

Биремне эшлиләр. Кагыйдәне модельләштерү,

кагыйдәгә карата үз мисалларын язу.

.

Рухи-әхлакый үсешне күрсәтүче гамәлләр,танып-белү гамәлләре,регулятив, коммуникатив гамәлләр.

VI. Эталон буенча уҡучыларның эшләрен үзаллы тикшерүе.

Үзбәя бирү.

-Укучылардан теманы ни дәрәҗәдә аңлауларын бәяләргә тәкъдим ителә.

-Индивидуаль эш. “Сингармонизмга буйсынган яки буйсынмаган сүзләрне ике баганага аерып языгыз”, дигән биремле карточкалар таратыла.

-Эшләп беткәч, экранда дөрес җаваплар күрсәтелә.

-“Уңышлар баскычын” кулланып укучыларга эшләгән биремгә үзбәя бирергә тәкъдим ителә.

-“Уңышлар баскычын”да эшләү, теманы ни дәрәҗәдә аңлауларына беренче баскычта үзбәя бирәләр.

-Карточкаларда индивидуаль эшлиләр.

-Экрандагы дөрес җавапларга карап укучылар үзләренең эшләрен тикшерәләр.

-“Уңышлар баскычы” ның икенче ягында эшләгән биремгә үзбәя бирәләр.

-Ике як басычтагы билгеләрен чагыштырып карыйлар, нәтиҗәләр чыгыралар.

регулятив гамәлләр, коммуникатив гамәлләр.

VIII. Дәресне йомгаклау.

Дәрестә өйрәнгән тема буенча сораулар биреп. калын һәм нечкә сузыкларны искә төшертү. Сингармонизм законы тагын бер кат аңлатыла.

Сорауларга җавап бирәләр, мисаллар китерәләр.

регулятив гамәлләр

VII. Рефлексия.

Бәяләү, билге кую.

Өй эше бирү.

1. Укучылар, димәк без дәрес башында куйган максатыбызга ирештекме? Куелган бурычларны үтәдекме? 2.Укучыларга дәрестәге эшчәнлекләренә үзбәя бирергә тәкъдим ителә, шулардан чыгып, аңлатып, укытучы үз билгесенкуя.

3.Өй эшен аңлату.а) 346-348 нче күнегүләр..

Дәрестә башкарган эшләренә нәтиҗә чыгаралар.

Укучыларның дәрестәге эшчәнлекләренә үзбәя бирәләр, билгеләрен әйтәләр,смайликлар алалар: бик яхшы эшләдем, яхшы эшләдем, бераз тырышырга кирәк.

Көндәлекләргә өй эшен язып куялар.

коммуникатив гамәлләр

регулятив гамәлләр


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрескә технологик карта

"Ньютон иленә сәяхәт" электив курс занятиесенә техногик карта...

Теманы өйрәнү өчен технологик карта

Теманы өйрәнү өчен технологик карта...

технологик карта

технологик карта...

. "Безнең өйдә бәйрәм!" темасын өйрәнү өчен технологик карта

3 нче сыйныф рус төркеме өчен татар теленнән уку дәресендә "Безнең өйдә бәйрәм!" темасын өйрәнү өчен технологик карта....

Технологик карта

Технологик карта...

11 сыйныфта А.Яхин концепиясе нигезендә һәм Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган дәрес эшкәртмәләре.Ренат Харисның "Тукайның мәхәббәт төшләре" поэмасы. Технологик карта.

11 сыйныфта А.Яхин концепиясе нигезендә һәм Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган дәрес эшкәртмәләре.Ренат Харисның "Тукайның мәхәббәт төшләре" поэмасы...

Технологик карта

Технологик карта...