Милли йолаларга нигезләнеп, укучыларда рухи-әхлакый тәрбия булдыру.
статья на тему

Милли йолаларга нигезләнеп, укучыларда рухи-әхлакый тәрбия булдыру.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Асхабиева Лилия Фаиловна, Россия, Республика Татарстан, г.Елабуга.

Статья на татарском языке.

Милли йолаларга нигезләнеп,  укучыларда рухи-әхлакый тәрбия булдыру.

                                                                                                             

   Яшь буынны мәгърифәтле итү процессында тәрбиягә өстенлек бирү - Россия педагогик традициясенең үзенчәлеге. Әгәр дә тәрбия: ” Җәмгыятьтә ничек итеп лаеклы яшәргә?”- дигән сорауга җавап бирми башласа, торгынлык башланырга, җәмгыять үзенең гуманистик функциясен үтәмәсә, рухи һәм әхлакый үсеш өчен җирлек булдыра алмаска мөмкин.
Шәхес үстерүдә мәктәп һәм, билгеле булганча, тәрбия зур әһәмияткә ия. Мәшһүр татар гуманисты, мәгърифәтче Каюм Насыйри үз вакытында: “Тәрбия һәр нәрсәнең ачкычы, аның белән һәр нәрсәне хәл итеп була, ул кешене кеше итүдә иң дөрес юл,” - дип, бик дөрес язган. Яшь буында гуманлылык, патриотизм, интернационализм кебек мәңгелек рухи-әхлакый кыйммәтләр тәрбияләүдә тупланган байлыкны югалтмау, киресенчә, аны үстерү, баету, тәрбия эшендә куллану зур әһәмияткә ия.            

          Балаларга белем һәм тәрбия бирү юлы - туган нигезгә, төбәккә, халыкка, аның гореф-гадәтләренә, йолаларына ихтирам тәрбияләү, моның өчен төрле чаралардан киң һәм нәтиҗәле файдалану, шулар ярдәмендә укучыларда югары әхлак сыйфатлары булдыру, белем алуга, сәламәт яшәешкә омтылыш уяту, үзара һәм башка кешеләр белән иркен аралаша белү күнекмәләре үстерү.
         Әхлак тәрбиясе процессында укытучы-тәрбиячеләрнең роле зур. Алар тиешле шартларны тудыра, оештыра да, алар балаларның укуы, хезмәте, ялы, уены һәм һәртөрле эшчәнлеге дәвамында әхлак мөнәсәбәтләрен тиешле якка юнәлтә.

           Мәктәптә әхлак тәрбиясенең төп бурычлары укучы балада әхлак тәҗрибәсе тудырудан тора. Яхшыны-яманнан, яманны яхшыдан аера белү тәҗрибәсе кешедә яшьтән үк тәрбияләнә. Ул аны көндәлек тормышы, эше, эшчәнлеге, башкаларга мөнәсәбәте белән ныгыта гына бара. Бала чакта барлыкка килгән әхлак нормалары кешене җитлеккән, олыгайган чорына кадәр озата бара.

         Үз-үзеңә әхлаклы мөнәсәбәт тәрбияләү, җәмгыятьтә үз урыныңны таба белү, үзеңне башкалар янәшәсендә дә, ялгыз калганда да әхлаклы итеп тота белү-укучы баланың шәхес булып формалашуында иң төп сыйфатларның берсе.

           Кешелекнең иң зур байлыгын милләтләр тәшкил итә. Һәр милләт үз теле, мәдәнияте белән яшәешне бизи, баета һәм үзе дә башка халыклар белән аралашып үсә, алга китә.

          Алабуга шәһәре - күпмилләтле төбәк. Монда татарлар, руслар, удмуртлар, марилар, керәшен татарлары элек–электән дус, тату яшәп киләләр. Бу үзенчәлекне истә тотып, безнең шәһәр мәктәпләрендә төрле милләт балалары арасында толерантлык саклау - бик зур бурычларның берсе. Укучыларда милләтара дуслык, хөрмәт, түземлелек тәрбияләүгә дәресләрдә генә ирешеп булмый, әлбәттә. Аларны күмәкләштереп, күңелләрен күтәреп, төрле бәйрәмнәрдә катнаштырырга кирәк. Шул чакта гына аларның чын сәләтләре, эстетик байлыклары тулысынча ачылачак. Укучы сәнгатькә, матурлыкка, рухи байлыкка һәрдаим омтылырга тиеш.  Шушы максатка ирешүдә, һәр укытучы үз эшендә күмәк йола– бәйрәмнәрне куллана ала

Иң беренче чиратта, Нәүрүз бәйрәмен үткәрүне мисалга китерәсем килә.   Укучылар өйдән-өйгә кереп, язның килүе белән котлап, бәхет–куанычлар теләп йөриләр. Ә өй хуҗалары, үз чиратында, балаларны күчтәнәчләр белән сыйлыйлар. Шуннан соң җыелган нигъмәтләрне алып, табигатькә чыгып китәләр. Анда төрле уеннар: көрәш, чүлмәк вату, бау тартышу башлана. Сүзгә бай, оста малайлар–кызлар такмаклар әйтешәләр. Бәйрәм шулай дәвам итә.  Һәрбер укучы Нәүрүзнең Сабантуй алдыннан уздырыла торган кыр эшләренә хәзерлек бәйрәме икәнлеген аңлый. Мондый уеннар уздыру укучыларда эстетик тәрбия формалаштыруда мөһим чара дип саныйм. Укучылар милли кыйммәтләргә: гореф – гадәтләргә, мәдәнияткә яңача карый башлыйлар. Балаларда милли үзаң тәрбияләнә.

          Һәр кеше яшәү өчен нинди дә булса хезмәт башкарырга тиеш. Кешедә хезмәт уңай тойгылар уята икән, ул тойгылар хезмәт сөючәнлек сыйфатын формалаштыруга этәргеч була. Шушы максаттан чыгып, “Каз өмәсе”н үткәрергә була. Өйдән бизәлгән көянтәләргә, йолкынган казларны асып, кызлар, яшь киленнәр чыгалар. Шулай матур гына җыелышып, гармун көе астында, елга буена каз юыласы урынга – чишмәгә җыелалар. Чишмә буе матур итеп бизәлә, самовар кайный, коймак пешә. Кызлар казлар юа, кунаклар җыр суза, такмаклар әйтешәләр. Казлар юылгач, иң симез, иң чиста казны сайлап алалар. Ә аның хуҗасына бүләкләр тапшыралар. “Каз өмәсе” укучыларда эш нәтиҗәсе белән горурлану һәм канәгатьләнү хисе тәрбияли. Хезмәттән алган шатлык–сөенеч укучыларның күңелләренә бик тирәнтен кереп кала. Шулай ук югарыда саналган чаралар укучыларда максатка омтылу, эшлеклелек кебек сыйфатлар да тәрбияли.

Хезмәткә карата хөрмәт  тәрбияләүдә “Сөмбелә” йоласының эчтәлеген аңлатып китү дә әһәмиятле. Иген бабайның: “Киләчәктә табыннар гел шулай мул булсын, җиребездә игеннәр күкрәп уңсын. Мәңге бергә шулай насыйп булсын, дуслар белән бергә гомер итәргә,” - дигән сүзләреннән соң укучыларның күз алларына туган як басу–кырлары, ашлык белән тулы амбарлары, тырыш авыл хезмәтчәннәре килеп баса. Кешеләрнең уңышлы хезмәт эшчәнлеге аларда үз халкы белән горурлык хисе тәрбияли.

         Алда әйтелгәнчә, безнең мәктәптә төрле милләт балалары белем ала. Алар арасында руслар һәм удмуртлар да бар. Алар өчен  Пасха бәйрәмен оештырырга була. Алар исә бу бәйрәмне “Акашка” дип атыйлар. Алдан ук төрле төсләргә буяп алып килгән йомыркаларын бер-берсенә бүләк итәләр. Пешекчеләр зур казанда каз итеннән ботка пешерәләр. Ә соңрак христиан динен тотучы балалар чиркәүгә юнәләләр. Әлеге бәйрәм тагы бер кат фольклорның берләштерү, татулаштыру көчен исбатлый.

Тәрбияви әһәмияте ягыннан тагын бер бәйрәмне әйтеп китүне дөрес дип саныйм: ул – сабантуй бәйрәме. Сап-сары чәчәкләр атып утырган бакчага укучыларның искитәрлек кул эшләрен - чиккән сөлгеләрен, шәлләрен, агачтан ясалган җиһазларын урнаштырырга була. Бу балаларда үз эшләре белән канәгатьләнү хисе булдыру теләге белән эшләнелә. Һәрбер укучы сабантуйда катнашып, үз сәләтен күрсәтергә тырыша. Әлбәттә, мондый чаралар зур әзерлек һәм көч таләп итә, әмма әлеге бәйрәмнәрдән алган шатлык-куанычлар укучылар күңелендә мәңге калачак.

 Фольклорда чагылган халык педагогикасы тәҗрибәсе күпкырлы, тирән эчтәлекле. Халыкта яшь буынны тәрбияләү алымнары, чаралары кеше җирдә күпме тереклек итсә, шул вакыттан ук барлыкка килеп, камилләшеп буыннан- буынга күчеп үсә килгәннәр һәм яңарганнар. Шуның өстенә тагы заман таләпләренә туры килгән яңа бәйрәмнәр гамәлгә керә. Шундыйларның берсе – ул “Мөстәкыйльлек көне” бәйрәме. Бу бәйрәм безнең шәһәрдә зурлап уздырыла. Мәйданга бөтен  халык җыйнала. Алар җырлыйлар, бииләр, көлдергечләр тыңлыйлар. Ирешелгән уңышлар белән котлыйлар, авыл хезмәтчәннәренә рәхмәт белдерәләр. Әлеге бәйрәмне билгеләп үтү кешеләрдә милли үзаң, милли горурлык хисе тәрбияли. Үз илеңә, милләтеңә тугрылык, аның бәйсезлегенә бирелгәнлек, үз халкыңны ярату кебек хисләр өлкән буыннан балаларга тапшырыла. Димәк, иң изге бурыч үтәлә дигән сүз. Фольклор – ул күмәк халык җимеше. Туган якны яратырга, үз халкыңның тарихын өйрәнергә һәм сакларга өйрәтүдә аның әһәмияте бәһасез. Йола–бәйрәмнәр - зур акыллылык, сәламәт әхлаклылык чишмәсе. Аларның нигезендә кешелеклелек, шәфкатьлелек, гаделлек, тыйнаклык кебек матур сыйфатлар ята. Яшь буын гореф – гадәтләрне белсә, сакласа гына киләчәгебез якты булачак. Ә бу сыйфатларны тәрбияләү, һичшиксез, укытучыларның олы бурычы.

                                         

                 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Күренекле татар драматургы, прозаик Туфан Миңнуллинның татар милләтен рухи-әхлакый яктан тәрбияләүгә керткән өлеше.

Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстан АССРның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, башта туган төбә...

Яшь буынга белем һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасыннан файдалану(чыгыш)

Р.Фәхреддин хезмәтләрен файдаланып укыту тәрбия өлкәсендә зур уңышларга ирешергә мөмкинлек бирә. Аның хезмәтләре безгә Ислам динен аңларга ярдәм итә....

Милли үзаң һәм рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә Ризаэтдин Фәхреддин хезмәтләреннән файдалану

Уку-укыту процессын тормышка ашыручы XXI гасыр мәктәпләренең төп бурычы – укучыларда булган сәләтне, балаларның потенциаль мөмкинлекләрен кечкенә яшьтән үк ачыклап, аларны максатчан рәвештә үстерү аша...

Яшъ буынга белем һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасыннан файдалану

Күренекле фикер иясе Ризаэддин Фәхреддин бар тормышын халыкка хезмәт итүгә багышлаган, гомере буена армый-талмый якты нур чәчеп яшәгән. Хезмәтләрендә ул кеше тәрбияләүне үзенең изге вазифасы итеп сана...

Мастер-класс "Укучыларда рухи-әхлакый үсеш тәрбияләүдә гаиләнең роле. Гаилә кыйммәтләре"

Бүгенге, педагогик тәрбия концепцияләре яңарган, әхлакый тәрбия бирүнең әһәмияте көчәйгән шартларда, шәхестә рухи-әхлакый тойгыларны үстерү бурычы аеруча мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Яңа буын...

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ЭКОЛОГИК ҺӘМ РУХИ-ӘХЛАКЫЙ ТӘРБИЯ БИРҮ

quot;Табигатьне саклагыз!" Бу сүзләрне без бик еш ишетәбез. Әмма, аларның чын мәгънәсен без аңлап бетерәбезме икән? Һәрвакытта да аңлап бетермибез шул. Ә бит бу сүзләргә киләчәгебез турыңда зур ...

Милли йолаларга нигезләнеп, укучыларда рухи-әхлакый тәрбия булдыру.

Милли йолаларга нигезләнеп,  укучыларда рухи-әхлакый тәрбия булдыру....