Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинарына ачык тәрбия сәгате дәрес эшкәртмәсе . Тема : “Бәхет кайда ул?”
план-конспект занятия (10 класс) на тему

Мостафина Илһамия Мингали кызы

Дәрес темасы – Бәхет.

Уздыру формасы – диспут.

Максат: 

1.     Укучыларны “Нәрсә ул бәхет?” дигән темага уйланырга мәҗбүр итеп тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү. 

 

2.     Укучыларны үз фикерләрен ачык, матур итеп башкаларга җиткерә, дәлилләп күрсәтә белүләренә ирешү. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon semenarga_dres_nrs_ul_bhet_.doc79 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Аксубай муниципаль районы

«М. И. Абдрахманов исемендәге Яңа Ибрай урта мәктәбе”

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинарына ачык тәрбия сәгате дәрес эшкәртмәсе

Тема : “Бәхет кайда ул?”

Сыйныф: 10 нчы сыйныф

Сыйныф җитәкчесе: Мостафина И. М.

2015-2016 нчы уку елы

29 нчы октябрь 2015 нче ел

“Бәхет кайда ул?”

Дәрес темасы – Бәхет.

Уздыру формасы – диспут.

Максат: 

  1. Укучыларны “Нәрсә ул бәхет?” дигән темага уйланырга мәҗбүр итеп тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү. 

  1. Укучыларны үз фикерләрен ачык, матур итеп башкаларга җиткерә, дәлилләп күрсәтә белүләренә ирешү. 

Бәхет


Нәрсә соң ул бәхет? Кайда соң ул? 
Ничек аны эзләп табарга?
 

Тормышыңда берни уйламыйча, 

Сөю утларында янарга. 

Бәхетле булу нәрсә икән соң ул? 

Тыныч һәм кайгысыз көннәрме? 

Бу җирдәге һәрбер кешене 

Язмышлар бәхетле итәрме?

       Тормыш бик катлаулы.Аның  баш  әйләндергеч шатлыклы минутлары да. Төн кебек караңгы, шыксыз – күңелсез көннәре дә була. Кеше шатланырга, кайгыларны җиңәргә өйрәнергә, яктылыкка, матурлыкка омтылып яшәргә тиеш.

         Укучылар! Без бик еш бер-беребезгә бәхет телибез. Безнең барчабызда бәхетле булырга тели, без моңа омтылып яшибез, шуның өчен көрәшәбез. Бәхет турында фәлсәфәчеләр кызыклы гына фикерләрен әйтәләр, шагыйрьләр шигырьләр язалар, композиторлар аларга көй чыгаралар, җырчылар аларны башкаралар, ә без исә аларны яратып тыңлыйбыз. Бәхет турындагы әңгәмә беркемне дә битараф калдырмас дип уйлыйм. Чөнки барыбызның да бәхетле буласы килә:ә нәрсә икән соң ул бәхет, ул кайда була икән соң ?

  1.Энергизатор нәрсә ул бәхет? 

       Укучылар! Минем фикеремчә кеше бәхетне нидә күрсә, шуңа гомере буе омтылып яши торгандыр. Бер – берегезне тыңлаганнан соң,  сез бәлки “Бәхет” төшенчәсенә бүтәнчәрәк карый башларсыз, аңа ирешү өчен көрәшергә, максатчан яшәргә кирәклегенә төшенерсез.



       
2 Төркемнәрдә ситуацияләр тикшерелә:

1 нче очрак.

      Ике малай хоккейдан кайталар. Үзара бәхәсләшеп тә алалар, төрткәләшә дә башлыйлар . Шулвакыт яннарына чит ил машинасы килеп туктады. Тәрәзәсен тиз генә төшерде дә, машинадан да чыкмыйча, Равил абыйларның кайда торганлыгын сорады. Малайлар өйрәтеп җибәрделәр.


      Эх,бар да соң бәхетле кешеләр,- диде Илдар. 


      Әйтәсең бармы?- дип килеште дусты белән Рамил. 


Сөйләшә-сөйләшә чит ил машинасы туктаган җиргә килеп тә җиттеләр.

Һәм шып туктап калдылар: машинадан коляскада баягы абый төшеп килә иде...



   
Малайлар фикере белән килешәсезме? Чынлап та бәхет байлыктамы?

2 нче очрак.

       Алсу белән Алинә кичәдән кайтып киләләр. Көлешәләр , шаярышып бер-берсен этеп тә җибәрәләр. Шул ук вакытта кочаклашып та алалар. Артларыннан Лилия килә. Сиздермәскә тырышса да, аның борчулы икәне күренә. Ул кызлар янына килә алмый, аларны бик нык үпкәләтте шул ул.



         
Ни өчен икән? Бәхет төшенчәсе монда ничек сурәтләнгән?

3 нче очрак.

Илшат бүген үз-үзенә урын таба алмый: әле тегендә барып бәрелә, әле монда сугыла. Аның бөтен нәрсәсе дә бар: квартиры, машинасы, эше, әти - әнисе дә таза- саулар. Очрашып йөри торган кызы да бар, тик сизелеп тора: кыз аның белән бары тик байлыгы өчен генә очраша. Илшат та алай янып- көеп тормый.

Илшат ни өчен бәхетсез? 

3. Экспертлар фикере:

       1. Дусларымның “ бәхет ул сәламәтлектә” дигән фикере белән килешәм. Мин бәхетне сәламәтлектә күрәм. Әгәр кеше сәламәт булмаса, үз хыялларын тормышка ашыра алмас иде. Ә инде тормышка ашмаган хыял йөртү – бәхетлелек билгесе түгелдер ул. Шуңа күрә дә безгә үз сәламәтлегебез турында кайгыртырга кирәк, минемчә.

     2. Әйе, тормышта кеше үзе генә яши алмый. Иң олы җәза итеп, кешенең гомерен алмыйча, аны ялгызлыкка дучар итеп, җәмгыятьтән куганнары мәгълүм. Тик дуслык нык булсын, аны саклап калу өчен үзең дә көрәшергә кирәк. “100 акчам булганчы, 100 дустың булсын” дигән әйттем дә бар бит.

      3.Мин классташларның сүзләре белән килешәм. Иң зур бәхет дип сөю һәм сөенү дип саныйм. Бу хис беркемне дә читләтеп узмый торгандыр. Һади Такташ: “Мәхәббәт - ул иске нәрсә, әмма һәрбер йөрәк аны яңарта” ,-дигән. Матур әдәбиятта мәхәббәт ул иң куп урынны алган мәңгелек проблема дип саныйм мин. Киләчәктә бу хис безгә бәхет китерәчәгенә мин ышанам. Җавапсыз мәхәббәт кенә булмасын.


  1. Анкета нәтиҗәләре белән таныштыру. 


       
Сыйныф сәгате алдыннан мәктәптә югары сыйныф укучылары арасында анкета үткәрелде. Нәтиҗәләре түбәндәгечә:

Нәрсә ул бәхет? дигән сорауга 20кеше –тазалык, 15 – гаиләң имин булу; 15- яшисе килеп яшәү; 15- һәр яңа көнгә сөенү; 14- дусларың булу; 14- сөю; 14- БДИ нын, ДЙА ен  әйбәт бирү; 12- сөелү; 3- тәмәке тартмау, аракы эчмәү, наркотик кулланмау. 2- әйбәт билге алу, 1- машинаң булу дигән фикерне сайлаган.

      Бәхетне акчага сатып алып буламы? дигән сорауга 19 кеше – юк, 1- әйе, 1- җавап бирә алмыйм дип җавап бирде.

       Кешенең бәхете үз кулында булуы белән килешәсезме? дигән сорауга 17- әйе; 4- җавап бирә алмыйм дип җавап бирде.

Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, бәхет ул – тазалыкта, дусларың булу, гаиләң имин булуда, сөю һәм сөелүдә икән. Бәхет бары тик кешенең үз кулында , аны акчага сатып алып булмый икән.

1.Бәхет төшенчәсен билгеләгән җавапларны күрсәтергә:

А) байлык Б) тазалык В) әйбәт билге алу

Г) машинаң булу Д) гайләң имин булу

Е) дусларыңбулу Ж) ЕГЭны әйбәт бирү

З) сөю и) сөелү

К) һәр яңа туган көнгә сөенү л) яшисе килеп яшәү

М) тәмәке тартмау о) аракы эчмәү

П) наркотик кулланмау

Үз фикереңне язарга______________________________________

Бәхетне акчага сатып алып буламы?

А) әйе б) юк в) җавап бирә алмыйм

3.Кешенең бәхете үз кулында булуы белән килешәсезме?

А) әйе б) юк в) җавап бирә алмыйм

     Югары урыннарда утыручы депутатларыбыз бәхет турында ни дип уйлый икән? Депутат, шагыйрь Разил Вәлиевның “Нәрсә соң ул бәхет?” дигән сорауга җавабы белән танышып үтик әле:

        – Бәхет ул һәрвакыт алда була. Гомумән, бәхетле мизгел генә булырга мөмкин. Сагынып сөйләрлек гамәлләрең, дусларың булсын. Бәхет, оҗмах шикелле, һәрвакыт алда. Оҗмах һәрвакыт алга дәшеп тора. Ул шундый хыялый, серле бер көчтер инде. Бүген үзен бәхетле дип санаган кеше, минемчә, бәхетле түгелдер. Ул фәкать шатлык, канәгатьләнү кичерә. Бәхет ул матди хәлдә була алмый, аны тотып карап булмый. Күңел түрендәге хис, рух, халәт ул. Сау булыйк! Бәхетле булыйк.
       

        ”Нәрсә ул бәхет?” дигән сорауга җавап күптөрле. Сез моны үзегезнең җавапларыгызда ачык күрәсез. Кеше яшәгән чор, буын алышынган саен бу сорауга җавап та үзгәрә бара. Бүген исә бу сорауга иң яшь буын җавап бирде. Бәхетне гаилә тормышында, әти - әниләрегезнең исән – сау булуларында, тыныч тормышта яшәүдә, сезне аңлауларында күрүегез мине бик сөендерә. Бәхет ул аяк астында, шуны онытмасак иде. Бәхетле булу өчен сәламәтлектә, яратуда, матди яктан тәэмин ителештә, рухи байлык, дуслык, гайлә - тормышы, барысы да кирәк. Алар бер-берсе белән тоташып бәхет чылбыры тәшкил итәләр. Санаганнардан берсе генә булмаса да бу алтын чылбыр өзелер иде... Бу хәл сезнең әле башланып кына килгән тормышыгызда була күрмәсен.



Җыр “Иң зур бәхет” 

Нинди була ул гаилә?

Тату , бәхетле була.

Бер – береңне яратып,

Булышып яшәү була.

Бер – бер хәл була калса

Һәрчак йөгер янына.

Ярдәм ит туганыңа,

Ташлама ярты юлда.

Сөеп яшә гаиләңне,

Һәрчак бул аңа терәк.

Гаиләң булу бик зур бәхет,

Гаилә һәркемгә кирәк.

Мәкальләргә аңлатма бирү.

- Бердәм йортта   -       бәрәкәт була

 - Әнкәм йорты -    алтын бишек

- Кечегә шәфкать итеп юл бир,  олыга  хөрмәт итеп кул бир

-Исереккә сәлам бирмә, ул бирсә дә син алма.

- Әти – шикәр,  әнкәй – бал.

- Баласыз гаилә - кошсыз оя.  

(Укучыларның фикерләре тыңланыла).

          3. Әти , әни, әби, бабай -  гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре. Алар сезне үстергәндә күпме борчылулар күргәндер. Һәр ата- ана үз баласы турында , минем балам игелекле, минем таянычым булыр дип үстерә. Апа, абыйларыгыз  сезнең өчен кайгырсалар, эне – сеңелләрегез сезнең ярдәмгә мохтаҗ. Әйдәгез, бергәләп гаиләдәге һәрбер кешегә хас сыйфатларны гаилә таблицасына язып карыйк әле.  

(укучылар әйтеп тора)

                                                     Г  а  и  л    ә  

 

  Әти

Көчле

Батыр

Кырыс

Эшчән

Акыллы

Яклаучы 

Әни

Уңган

Матур

Сөйкемле

Ягымлы

Акыллы

Әби- бабай

Сабыр

Йомшак

Юмарт 

   Мин

Тәртипле

 Тырыш

Шук

Ярдәмчел

Апа- абый

Ярдәмчел

Эшчән

Акыллы

Эне- сеңел

Шаян

Шук

Ярдәмгә мохтаҗ 

    Димәк, бүгенге дәрескә йомгак ясап,бүгенгесе яшьләргә хас уңай һәм тискәре сыйфатларны билгеләгез. (Укучылар үзләренә ошаган 1 уңай, 1 тискәре сыйфат яза, аңлатма бирә).

Туганда барыбыз

Яшәргә туганбыз-

Бәхетле яшәргә дөньяда.

Бәхетле саныйбыз

Җылылык тойганда,

Җан сөйгән гаиләң булганда.

Ралия Кәримова

“Ташландык сабыйлар зары”

Бер бүлмәдә җиде сабый,

Җиде пар күз миңа карый.

Ана назын көтә алар,

Гүя безгә әйтә алар:

-Нигә безне кадырдыгыз.

Кемнәр соң сез, әти - әни?

Нинди була ана сөте,

Тәмле мәми, матур тәти?

Җиде пар күз, моңсу караш,

Бәлки монысы әниемдер?

Алмас  микән кочагына,

Син бит минем бәбием, дип.

Теге апа әйтмәс микән

Алтыным син, көмешем, дип,

Бәгремнән өзелеп төшкән

Иң кадерле җимешем, дип.

Көтә алар иртә - кичен,

Җан җылысы өмет итеп,

Бу җидәүнең күзе яшьле,

Бу җидәүнең күңеле китек…

Сезгә дәшәм, нарасыен

Ташлап китә алганнарга.

Үз баласын читкә типми

Хәтта кыргый хайваннар да.

Бәхет төшенчәсе буенча йомгак ясала. Укучылардан бәхет турында берәр җыр, берәр әсәр исеме язарга кушыла. Әйе, тулы гаилә: әтисе - әнисе, мәхәббәт җимешләре булып туган балалар, башкаларга үрнәк булып яшәүче әби – бабайлар булган гаилә - бәхетле. Берәр бәхетле гаиләгә мисал китерегез әле. Ни өчен шулай санайсыз.

Нәрсә ул бәхет?

Мәшәкатең, эшең булса,

Көтеп алыр кешең булса,

Йөрәгеңдә булса сөю,

Якыннарың өчен көю

Үзе БӘХЕТ!

Кайтып керер өең  булса,

Җыр сузардай көең булса,

Башың исән, аек булса,

Өстәлеңдә сыең булса

Үзе БӘХЕТ!

Сынауларга сыгылмасаң,

Сырхаулардан егылмасаң,

Йолдыз күрер күзең булса,

Җан җылытыр сүзең булса

Үзе БӘХЕТ!

Үткәннәрне искә алып,

Ялгышларны җайга салып,

Ак ниятьтән эшең корсаң,

Тормыш бизәр көчең булса

Ул зур БӘХЕТ!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Йокы - сәламәтлек нигезе" темасына тәрбия сәгате

Әлеге класс сәгате укучыларның йокы турындагы күзаллауларын арттыра, сәламәт яшәү рәвешен прогадагандалый....

Тәрбия сәгате

тәрбия сәгате...

Минем гаиләм- минем шәҗәрәм. Тәрбия сәгате.Моя семья-мое родословное.Классный час.

Тема : Минем гаиләм- минем шаҗәрәмМаксат: укучыларда гореф- гадәтләргә, гаилә традицияләренә,ядкарьләренә кысыксыну уяту, буыннар бәйләнеше, исем, фамилияләр, аларның килеп чыгышы, әһәмияте туры...

Ачык тәрбия сәгате "Китап - белем чишмәсе"

Мәктәп укучыларының китапханәгә йөрүләре елдан - елга кими бара. Аларны ничек тә китап укуга тарту максатыннан ел саен укучылар каршында 2 апрель - Халыкара балалар китабы көнендә төрледән - төрле чар...

Гомер яхшылык өчен бирелгән. Тәрбия сәгате өчен дәрес эшкәртмәсе.

Эшкәртмәдә тәрбия сәгатенең барышы һәм презентация тупланган. Ул 5-6 нчы класс укучылары өчен тәкъдим ителә. Тәрбия сәгатенең максаты: укучыларда яхшылык һәм явызлык турында күзаллау булдыру; яхш...

Гүзәл дә соң Апасым Ачык тәрбия сәгате

Максат. 1. Укучыларны Апас җирлегеннән чыккан күренекле шәхесләр белән таныштыруны дәвам итү, күренекле якташларыбыз турында белгәннәрне тулыландыру....

Шәфкатьлелек бизи кешене.ачык тәрбия сәгате

Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, тәүфыйк — миһербан, игелек- изгелек, ярдәм, киң күңеллелек, кадер- хөрмәт, наз- игътибар, юмартлык, сабырлык, итагатьлелек һам башка матур төшенчәләрне дә үз эченә а...