Главные вкладки

    Классный час (7 класс) по теме:
    Гүзәл дә соң Апасым Ачык тәрбия сәгате

    Максат. 1. Укучыларны Апас җирлегеннән чыккан күренекле шәхесләр белән таныштыруны дәвам итү, күренекле якташларыбыз турында белгәннәрне тулыландыру.

              2. Укучыларда үз туган төбәгенә карата горурлык хисләре тәрбияләү, кызыксынучанлыкны арттыру.

     

    Скачать:


    Предварительный просмотр:

    Татарстан Республикасы  Апас районы Чури-Бураш төп белем бирү мәктәбе

     Тема: Гүзәл дә соң Апасым

                   Ачык тәрбия сәгате

    Шакирҗанова Румилә Илдус кызы

    Максат. 1. Укучыларны Апас җирлегеннән чыккан күренекле шәхесләр белән таныштыруны дәвам итү, күренекле якташларыбыз турында белгәннәрне тулыландыру.

            2. Укучыларда үз туган төбәгенә карата горурлык хисләре тәрбияләү, кызыксынучанлыкны арттыру.

                                                      План.

    1- Кереш.

            Магнитофон язмасында Тәслимә Низами сүзләре һәм көенә язылган “Апас ягы” җыры яңгырый.

    1. Исәнмесез, хәерле көн укучылар! Сез әле генә нинди көй тыңладыгыз?  
    2.         Әйе, бу җыр Апаска багышланган җырларның берсе  “Апас ягы”дип атала.
    3.    Димәк, бүгенге сыйныф сәгатебез ”Гүзәл дә соң Апасым”( тактадан карап бергәләп әйтәләр)дип исемләнә
    4.         Туган җир, туган йорт, туган авыл, Ватан! Болар — җанга иң якын сүзләр. Аларның чын мәгънәсен дә үсә төшкәч кенә аңлыйсың.

        Туган ил минем өчен бишектән, әти-әни йорты бусагасыннан, авыл янындагы тугайлардан, урамда үсеп утыручы каеннан, язын ак чәчәккә төренә торган хуш исле шомырттан, басуларда җыр сузучы тургайлардан башланды. Туган йорт, авыл, район, республика... Еллар үткән саен Ватан төшенчәсе әнә шулай киңәя бара. (Ике укучы шигырь укыйлар)

    1нче укучы:

     Авылым, — син бөек илкәемнең
    Җанга якын газиз почмагы.
    Җылытып яшәр гомер буе безне
    Туган җирнең газиз учагы.

    2 нче укучы:

    Табигатьнең гүзәл кочагында

    Апасым син чәчәк атасың.

    Шигырьләрең, җырларың белән

    Һәркем  күңеленә ятасың.

    3нче укчы:

    Сокланам мин гүзәл Апасыма

    Яңарасың  көн дә үсәсең,

    Сиңа кайтсам куанычым арта

    Яшәү өчен көчләр бирәсең.

            - Дәрес дәвамында сез Апас төбәгендә  туып-үскән, бүгенге көндә күренекле булган күп кенә шәхесләребез белән дә танышырсыз.

                    

                            2- Төп өлеш.

                            Апас җирлегендә туып-үскән күренекле шәхесләрне барлый башласак, аларны бик күп һөнәр өлкәләрендә очратырга була.

            -Укучылар, сез  туган төбәгебезнең горурлыгы булган күренекле шәхесләрдән кемнәрне атый аласыз?(Укучылар чыгышы тыңлана)

            -...

            - Әйе, сез бик күп шәхесләрне атадыгыз. Сез алар турында кайлардан беләсез?

            - ...

             - Чыннан да, безнең якташларыбызның күбесе Апаста гына  түгел, районнан читтә - республика күләмендә һәм хәтта Россия күләмендә дә танылган шәхесләр. Сез әйткәнчә, без алар турында телевидение тапшыруларын карап, матбугат битләреннән укып та белә алабыз.Чөнки республикабызда чыгучы төрле матбугат басмаларында безнең апаслылар турында укып танышырга була.

         Бу уңайдан үзебезнең район газетасы - “Йолдыз”ны әйтми калып

    булмый. Чөнки күренекле шәхесләребез турындагы иң күп язмалар - “Йолдыз”да.

        Апас туфрагы районның, республиканың һәм Россиянең горурлыгы булган өч Советлар Союзы Герое, бер Сугышчан Дан орденнарының тулы кавалеры, биш Социалистик Хезмәт Герое, бер Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалеры, унҗиде Ленин ордены кавалерлары биргән.

    1. Әдәбият галимнәре, профессорлар: Мөхәммәт Хәйрулла улы Гайнуллин (Кызыл Тау, 1903—1985), Габдрахман Таһир улы Таһирҗанов (Морзалар, 1907—1983), Рәшит Әхәт улы Исламшин (Чирү-Бураш, 1989);
    2. язучылар һәм шагыйрьләр: Габдулла Харис улы Харисов (Ябалак, 1893—1931), Мансур Кәрим улы Крыймов (Чирү-Бураш, 1898—1938), Рахман Ильяс (Габдрахман Вәкил улы Ильясов, Карамасар, 1908—1943), Гали Хуҗи улы Хуҗиев (Карамасар, 1912—1966), Әгъзам Камалетдин улы Камалетдинов (Үтәмеш, 1918—1943),
    3. драматург-актер Әмир Аман улы Камалиев (Аманулла, Шыгай, 1960); композитор Рәшит Фәһим улы Кәлимуллин (Тәүгелде, 1957);
    4. җырчылар: Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Фәхри Хөсәен улы Насретдинов (Шәмбалыкчы, 1911 — 1986), Фердинанд Габдулла улы Сәләхов (Чирү-Бураш, 1955);
    5.  Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары Мансур Әһлиулла улы Ибраһимов (Чатбаш, 1954), Илсөя Җиһангир кызы Төхфәтуллина (Дәвеш, 1967), Илдус Илгизәр улы Габдрахманов (Апас, 1967) Апас районының төрле авылларында туып үскәннәр.
    6. Хәзерге заман эстрада җырчылары сафын безнең якташлар Илнар һәм Ленар Сәйфиевлар тулыландырса, бәлки  киләчәктә бу исемлеккә керәчәк шәхесләр безнең арада, бу сыйныфта  утырадыр. Үзвакытында без моңа куанырбыз һәм горурланырбыз.

    3-Йомгаклау.

            -Укучылар, безнең кичәбез ахырына якынлашты. Апасның  күренекле шәхесләре турында бер генә дәрестә сөйләшеп бетерү мөмкин түгел. Без алдагы сыйныф сәгатьләрендә бу теманы төрле юнәлештә дәвам итәрбез. Кичәдә катнашуыгыз өчен барыгызга да рәхмәт.

            Сыйныф сәгатебезне Чури-Бураш авылы горурлыгы булган, халык артисты Фердинанд Сәлаховка багышланган видеосюжет белән тәмамларбыз.

     

    Авылым, — син бөек илкәемнең
    Җанга якын газиз почмагы.
    Җылытып яшәр гомер буе безне
    Туган җирнең газиз учагы.

    Табигатьнең гүзәл кочагында

    Апасым син чәчәк атасың.

    Шигырьләрең, җырларың белән

    Һәркем  күңеленә ятасың.

    Сокланам мин гүзәл Апасыма

    Яңарасың  көн дә үсәсең,

    Сиңа кайтсам куанычым арта

    Яшәү өчен көчләр бирәсең.

             

     

            

                    

            


    По теме: методические разработки, презентации и конспекты

    "Гүзәл Ләйсәннәрдә" тексты

    Для учителей татарского языка и литературы, работающих с русскоязычными детьми....

    Заһир Бигиев “Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә” (1887). 9 нчы сыйныф(татар төркеме).

    9 нчы сыйныфта (татар төркеме) А.Яхин концепиясе нигезендә һәм Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган дәрес эшкәртмәсе. Заһир Бигиев “Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә” (1887)....

    Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дәүләтшина Гүзәл Габделхәй кызының 2016- 2021 нче уку елларына үз белемен күтәрү өстендә эш планы

    Үзбелемне күтәрү планы түбәндәге эшләрне күзаллап төзелде:Иҗадилыкны       һәм       логик       фикерләүне үстерүче      педагогик технолог...

    Башҡорт теленән дәрес планы. Иң гүзәл зат ерҙә- әсә ул!

    Башҡорт теленән дәрес планы. Иң гүзәл зат ерҙә- әсә ул!...

    Заһир Бигиевнең “Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә” романында ана һәм кыз – бала язмышы.

    Тема: Заһир Бигиевнең  “Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә” романында ана һәм кыз – бала язмышы.I.Дәреснең максаты: укучының мөстәкыйль фикерләве, гомумиләштереп нәтиҗәләр ясау сәләтен ...