Тәрбия сәгате
классный час по теме

тәрбия сәгате

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл trbiya_sgate.docx23.43 КБ

Предварительный просмотр:

Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе

6 нчы сыйныфта тәрбия сәгате

ТЕМА: Яшүсмер, кем ул?

Төзеде: Музафарова Эльмира Фирдәүс кызы

2011 нче ел

Җиһазлар: үлчәү, буй үлчәгеч, ручкалар, кәгазь битләре, парталарны берләштереп куела, тыныч музыка кабызылган,  психологик  тестлар, мультимедиа

Максат:

  1. Яшүсмер кем ул дигән сорауга җавап бирергә тырышу;
  2. Килеп чыккан проблемаларны ничек чишергә була икәнлеген ачыклау;
  3. Төрле ситуацияләрдә кемгә таянырга була соравына бергәләп җавап эзләү.

ТӘРБИЯ СӘГАТЕ БАРЫШЫ

Дәрес тыныч музыка астында үтә. Презентация белән үрелеп бара.

  1. Өлеш

Укучылар торып басалар һәм музыка астында йөриләр. Музыка туктый, укучылар парлаша. Аннары укытучы биремнәр бирә:

  1. Бер-берегезгә яхшы теләкләр теләгез
  2. Бер-берегезне тасвирлап бирегез.
  3. Бүген һава торышы нинди.
  4. Кичә нинди кино карадың.
  5. Бүген көнең ничек узды.

  1. Өлеш

Укытучы сүзләр әйтә, укучылар аңа каршы антонимнар әйтергә тиеш.

  1. Йомшак - каты.
  2. Дорфа - мөлаем.
  3. Оялчан - ачык.
  4. Игътибарлы-игътибарсыз.
  5. Актив – пассив.
  6. Тиз - акрын.

Менә бу сүзләр ярдәмендә кешене тасвирлап була.

Ә кемнәргә бу сүзләр тагын да туры килә? ЯШҮСМЕРГӘ.

Дәресне дәвам итик. Укучылар бүген безнең тәрбия дәресенең темасы – “Мин – яшүсмер.” Бүген без яшүсмерләр турында сөйләшербез. Кем ул яшүсмер, аның  физиологиясе,  психологиясе нинди сорауларына җавап бирербез. Аның алдында туган проблемаларны, бу проблемаларны чишү юлларын эзләрбез.

Кеше яшен нинди периодларга  бүлергә була? Яшүсмерлек периоды кайчан бетә? Ләкин ничек кенә теләсәң дә бу сорауга төгәл җавап биреп булмый. Этнографлар, менә мондый периодларны бүлеп күрсәтәләр

Сабыйлык чоры /2–3 ./

– балачак /2–3 алып 6–7/

– яшүсмер / 6–7 алып 13–15  /

– яшьлек /13–15 алып 23–25 /

- аннары олы кеше.

Хәзерге вакытта бердәм җавап юк, шуңа күрә галимнәр төрле теорияләр төзергә тырышалар. Менә шул теорияләрнең берсе буенча, кешене яше буенча 5 фазага бүлеп күрсәтәләр:

Сабыйлык чоры – балачак –  яшүсмер –яшь кеше  – олы кеше.

Шулай ук 15-24 яшьтәге кешеләрне өч группага бүлеп карау да бар:

Яшүсмер чор – 18 гә кадәр, яшьлек – 18 дән 24 кадәр, “яшь өлкән кешеләр” – 25–29 яшь.

Бераз башка илләрне дә карап үтик. 

Мәсәлән, Кениядә – 28 группага бүленә, Нигериядә -3, ә АКШта: младенчество – детство – подростки – молодые взрослые – средний возраст – старший.

Яшүсмернең нинди проблемалары булырга мөмкин соң?

Бу укучыларның нинди проблемалары бар дип уйлыйсыз, сездә андый проблемалар очрамыймы? Бу укучыларга нинди киңәшләр бирер идегез?

Алсу: Миңа үз кыяфәтем ошамый. Минем озын, сары чәчле буласым килә. Минем күбрәк вакытны ял итеп, телевизор карап, компьютерда уйнап уздырасым килә.

Булат: Миңа өйдә  ирек бирмиләр, син әле кечкенә, сиңа ярамый, яхшы укы диләр.Минем бу эшләрнең берсен дә эшлисе килми!

Сиринә: Минем спорт түгәрәгенә йөрисем килә, ә өйдә таләп итәләр. Минем өйдән чыгып качасым килә.

Марат: Минем  фикерне өйдә тыңлаучы юк, мине беркем яратмый.

Рәис: Мине һаман таза дип котырталар, минем мәктәпкә дә барасым килми.

Укучылар үз фикерләрен әйтәләр. Укытучы аларга үз фикерен әйтә.

Укучылар! Сез хәзер зур кешеләр инде, тик шулай да өлкән яшьтәге кешеләрнең, бигрәк тә әти-әниләрегез сүзен тыңларга кирәк. Үз фикерегез булса да, әти-әниләрегезгә каршы килергә, киреләнергә кирәкми. Ә ничек тә булса, сезнең фикер дөрес яисә дөрес түгеллеген бергәләп карарга кирәк. Кеше хаталар ясап өйрәнә диләр, ләкин кайсыбер вакыт бу хаталарны ясамавың хәерлерәк. Ә моның өчен өлкәннәрне ихтирам итергә, киңәшләрен тыңларга кирәк. Сезнең өчен җанын да бирергә әзер булган әти-әниләрегез бар, менә шуның турында онытмаска иде. Алар сезне ярата, нинди генә кыен хәлләрдә калсагыз да ташлап китми, шуның өчен аларны да борчуга салмагыз.

III Өлеш.

Ә хәзер бераз ял итеп алабыз. Укучылар үзләренең буйларын, авырлыкларын үлчиләр. Аерым бер битләргә теркәп баралар. Аннары укытучы анкета эшләтә.

Бирелгән вариантлар арасыннан үзегезгә ошаганнарын сайлап алыгыз.

  1. Соңгы вакытларда сез вакытны күбрәк ничек уздырасыз:

А) өйдә

Б) дусларың белән

В) ялгыз

   2. Син буең, тышкы кыяфәтең үзгәрүгә ничек карыйсың:

А) шатланам

Б) кайгырам

В) ачуымны чыгара

3. Синең ниндиерәк буласың килә:

А) башлы

Б) матур

В) аралашучан

4. Әгәр син матурлык буенча игътибар үзәгендә булсаң:

А) сөенәсең

Б) кайгырасың

В) барыбер.

Бу анкета нәтиҗәләре ата-аналар җыелышында каралачак.

IV Өлеш.

Менә шулай итеп, без сезнең белән яшүсмер кем ул, аның нинди проблемалары була икәнлеген ачыкладык. Һәм нинди генә очраклар булмаса да, сезгә  һәрчак ярдәмгә килүче әти-әниләрегез барлыгын белдек. Аларга ышанырга һәм ачыктан-ачык сөйләшергә кирәк!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Йокы - сәламәтлек нигезе" темасына тәрбия сәгате

Әлеге класс сәгате укучыларның йокы турындагы күзаллауларын арттыра, сәламәт яшәү рәвешен прогадагандалый....

Минем гаиләм- минем шәҗәрәм. Тәрбия сәгате.Моя семья-мое родословное.Классный час.

Тема : Минем гаиләм- минем шаҗәрәмМаксат: укучыларда гореф- гадәтләргә, гаилә традицияләренә,ядкарьләренә кысыксыну уяту, буыннар бәйләнеше, исем, фамилияләр, аларның килеп чыгышы, әһәмияте туры...

Ачык тәрбия сәгате "Китап - белем чишмәсе"

Мәктәп укучыларының китапханәгә йөрүләре елдан - елга кими бара. Аларны ничек тә китап укуга тарту максатыннан ел саен укучылар каршында 2 апрель - Халыкара балалар китабы көнендә төрледән - төрле чар...

Гомер яхшылык өчен бирелгән. Тәрбия сәгате өчен дәрес эшкәртмәсе.

Эшкәртмәдә тәрбия сәгатенең барышы һәм презентация тупланган. Ул 5-6 нчы класс укучылары өчен тәкъдим ителә. Тәрбия сәгатенең максаты: укучыларда яхшылык һәм явызлык турында күзаллау булдыру; яхш...

Тәрбия сәгате. "Гомер яхшылык өчен бирелгән".

Бу эшкәртмәдә тәрбия сәгатенең барышы, презентация бирелә. Ул  4-5 нче класс укучылары өчен тәкъдим ителә....

Гүзәл дә соң Апасым Ачык тәрбия сәгате

Максат. 1. Укучыларны Апас җирлегеннән чыккан күренекле шәхесләр белән таныштыруны дәвам итү, күренекле якташларыбыз турында белгәннәрне тулыландыру....

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинарына ачык тәрбия сәгате дәрес эшкәртмәсе . Тема : “Бәхет кайда ул?”

Дәрес темасы – Бәхет.Уздыру формасы – диспут.Максат: 1.     Укучыларны “Нәрсә ул бәхет?” дигән темага уйланырга мәҗбүр итеп тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү....