Тәрбия сәгате. "Гомер яхшылык өчен бирелгән".
классный час (5 класс) по теме

Габдрахманова Наиля Шайнуровна

Бу эшкәртмәдә тәрбия сәгатенең барышы, презентация бирелә. Ул  4-5 нче класс укучылары өчен тәкъдим ителә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gomer_yahshylyk_ochen_birel.docx22.15 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Гомер яхшылык эшләү өчен бирелә.

Максат: - укучыларда яхшылык һәм явызлык турында күзаллау булдыру;

  1. яхшылыклар эшләргә омтылыш тәрбияләү;
  2. укучыларның фикер йөртү сәләтләрен үстерү.

Җиһазлау: компьютер, проектор.

                                      Дәрес барышы.

1 слайд . «Гомер яхшылык өчен бирелгән» делай добро.ppt

Укытучының кереш сүзе:

                                            Уяндыңмы, елмай!

                                            Көнне башла шулай,

                                            Елмай үз-үзеңә,

                                            Әйтәсе сүзеңә.

                                            Таралыр бай кайгың,

                                            Тыныч калыр җаның

                                            Күтәр күңелеңне

                                            Бу бәхет түгелме?

  1. Балалар! Безнең бүгенге тәрбия сәгатебез гадәти түгел – мәрхәмәтлелек дәресе. Нәрсә соң ул мәрхәмәтлелек?
  2. Мәрхәмәтлелек – ул барлык яхшы эшләр, елмаюлы караш, кемгә дә булса булышу, ярдәм итү, хөрмәт һәм ихтирам.
  3. Ә начарлык нәрсә ул?
  4. Кешеләргә, хайваннарга, кошларга, табигатькә карата начар мөгамәлә.
  5. Дөрес, балалар, начарлык ул яхшылыкның киресе
  6. Балалар, без Җир дип аталган зур планетада яшибез. Җирдә яхшылык һәм начарлык бар икән, димәк кешеләр яхшылык та, начарлык та эшли алалар.

2 слайд. “Яхшылык эшлә”.

  1. Ә сезнең тормышта яхшылык һәм начарлык белән очрашканыгыз бармы? (укучыларның җаваплары)
  2.   Ә хәзер, укучылар, мин сезгә Шәүкәт Галиевнең “Рәхмәтләр хакында” дигән шигырен укыйм. Тыңлап карагыз әле.

Җиргә төшкәч

Бияләе,

Гафур алып

Биргән иде,

Динә аңа:

- Рәхмәт, - диде.

    Малайның да

        Җылы сүзгә

        Кәеф килде.

        Елмайды да:

        -Рәхмәтеңә

        Рәхмәт! – диде.

        Кыз җавапсыз

        Калсын диме?

        Җавап бирде:

        -Рәхмәтемә

        Рәхмәт өчен

Рәхмәт инде!

Малай аңа

Башын иде:

-Рәхмәтемә

     Рәхмәт өчен

Рәхмәтеңә

Рәхмәт, -диде.

Динә көлде.

Бик күңелле,

Рәхәт иде.

... Җиргә төшкән

Бияләйгә

Рәхмәт инде.

  1. Менә, балалар, рәхмәт өчен дә рәхмәт әйтеп була икән. Малай белән кызны бияләй дуслаштырганга, автор бияләйгә рәхмәт әйтеп шигырен тәмамлый.

    “Яхшылык күрәсең килсә, яхшылык ит” диелә татар халык мәкалендә. Ә сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз?

    - Кешеләргә эшләгән яхшылык сиңа яхшылык булып кайта.

    - Ә ачулы, тар күңелле булу, башкаларның уңышыннан көнләшү бик начар гадәт. Шуңа күрә шәфкатьле, ярдәмчел булырга, бер-береңә матур, ягымлы сүзләр әйтеп, күңелләрне күтәрергә омтылырга кирәк. Тагын нинди халык мәкальләре безне яхшылыкка өнди икән, әйдәгез, бергәләп укыйк, җавап бирик.

3 слайд. “Яхшылык турында мәкальләр».

А.Босевның “Трамвайда” шигырен уку.

Радко бара вокзалга

Трамвайга утырып

Басып тора бер бабай

Утыргычка тотынып

Үткәч ике тукталыш,

Барып җиткәч вокзалга,

Радко торды җай гына,

Урын бирде бабайга.

Күргәч шундый игътибар

Бабай аптырап кала:

Мин утырсын дип төште,

Нинди тәүфыйклы бала!

  1. Укучылар, Радко турында бабай дөрес уйлыймы?  
  2. Юк, чөнки малай бабайга урынны үзе трамвайдан төшәр вакыт җиткәч кенә бирде.
  3. Тәүфыйклы бала нинди була һәм бу очракта ул нишләр иде?
  4. Тәүфыйклы бала өлкәннәрне хөрмәт итә.
  5. Транспортта үзеңне ничек тотарга кирәк”
  6. Транспортта барганда кычкырып сөйләшергә ярамый, өлкәннәргә, балалы хатын-кызларга, инвалидларга урын бирергә кирәк.
  7. Укучылар, әйтегез әле, сез үзегез өйдә, урамда, мәктәптә һәм башка урыннарда нинди яхшылыклар эшли алыр идегез?
  8. Әти-әниләргә булыша алабыз, дусларыбызга ярдәм итә алабыз, йорт хайваннарын караша алабыз, кошларга оялар ясый алабыз, ярдәмчесез калган әбиләргә, бабайларга булыша алабыз
  9. Укучылар, ә яхшы булу кыен микән?
  10. Юк.
  11. Әйе, балалар, яхшы булу өчен кешенең мәрхәмәтле, изге күңелле булуы кирәк.
  12. Укучылар, ә җирдә нәрсә күбрәк дип уйлыйсыз: яхшылыкмы, әллә начарлыкмы? Безгә моны белергә менә шушы үлчәү ярдәм итәр. Аның бер тәлинкәсенә без начарлыкларны, ә икенчесенә яхшылыкларны салырбыз.

4 слайд . “Үлчәү”.

   (“Начарлык” үлчәвенә “Саран”, “Ялкау”, “Ялган”,  

   “Тупас”,  ”Көнчелек”, “Сугыш” сүзләре язылган карточкалар куела)

   Балалар үзләренең эшләгән яхшылыклары

   турында әйтәләр һәм үлчәүгә салалар.  

  1. Балалар, хәзер без сорауларга ңавап бирербез. Сез “Әйе” яки “Юк” дип кенә җавап бирергә тиеш.

5 слайд. “Яхшы эш дөрес, ничек эшләнсә?”

  1. Менә, укучылар, яхшылыклар эшләп начарлыкны җиңеп була икән! Ә  яхшылык ул югалмый, үзеңә яхшылык булып кайта.

6 слайд. “Бар нәрсә дә эз калдыра”.

 Әйдәгез, укучылар, һәр көнне яхшылык эшләргә тырышыйк!

7 слайд. “Яхшылык эшләргә ашык, дустым” (шигырь уку)

  1. Балалар, бүгенге тәрбия сәгатендә  сөйләгән, белгән һәм күргәннәрне онытмасагыз иде. Шул чакта сезнең йөрәгегез тагын да зураер, аңа бик күп яңа сүзләр сеңеп калыр.

8 слайд. “Синең йөрәгеңә сыйсын”.

    Дәрес ахырында Р.Харисның “Елмай” шигырен уку.

Уяндыңмы, елмай!

Көнне башла шулай.

Елмай сәбәпсезгә,

Яхшы, әйбәт сүзгә!

Изгелекләр артыр,

Явызлыклар качыр

Һәрбер кылган эшең

Изге булсын, кеше!

Елмай, елмай, елмай!

Елмай, елмай, елмай!

Татарстан Республикасы

Арча муниципаль районы

Түбән Мәтәскә урта гомумбелем мәктәбе

Гомер яхшылык эшләү өчен бирелә

Тәрбия сәгате

Эшләде: I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 Габдрахманова Наилә Шайнур кызы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гомер яхшылык өчен бирелгән. Тәрбия сәгате өчен дәрес эшкәртмәсе.

Эшкәртмәдә тәрбия сәгатенең барышы һәм презентация тупланган. Ул 5-6 нчы класс укучылары өчен тәкъдим ителә. Тәрбия сәгатенең максаты: укучыларда яхшылык һәм явызлык турында күзаллау булдыру; яхш...

Класс сәгате "Гомер бирелә изге эшләргә!"

Класс сәгате "Гомер бирелә изге эшләргә!"...

Укытучының педагогик эшчәнлегенә мәктәп тарафыннан бирелгән бәяләмәсе

Укытучының педагогик эшчәнлегенә мәктәп тарафыннан бирелгән бәяләмәсе...

Яхшылык итсәң - яшер, яхшылык күрсәң - белдер.

7нче сыйныфта Шәүкәт Галиевнең "Тагын бер рәхмәт" шигыре өйрәнелә. Әлеге әсәргә нигезләнеп, укучыларда күркәм сыйфатлар тәрбияләргә мөмкин....

Исламова Миләүшә Хәсән кызының педагогик эшчәнлегенә мәктәп методик берләшмәсе тарафыннан бирелгән бәяләмә

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Исламова Миләүшә Хәсән кызының педагогик эшчәнлегенә мәктәп методик берләшмәсе тарафыннан бирелгән бәяләмә...

Мәктәп методик советы тарафыннан бирелгән бәяләмә

Мәктәп методик советы тарафыннан бирелгән  бәяләмә...

Тәрбия сәгате "Яхшылык итсәң, яхшылык күрерсең"

"Яхшылык итсәң, яхшылык күрерсең" дигән темага тәрбия сәгате....