Мәктәп методик советы тарафыннан бирелгән бәяләмә
материал на тему

Ахметзянов Сальман Музагитович

Мәктәп методик советы тарафыннан бирелгән  бәяләмә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл byalm.docx16.05 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Тукай муниципаль районы

“Яңа Бүләк төп гомуми белем бирү мәктәбе”

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең

тарих укытучысы

Ахметзянов Сәлмән Мөҗәһит улының

педагогик эшчәнлегенә

мәктәп методик советы тарафыннан бирелгән

 бәяләмә

     Ахметзянов Сәлмән Мөҗәһит улы Яңа Бүләк төп гомуми белем бирү мәктәбендә 1983 нче елдан хезмәт куя. Гомуми педагогик стажы – 34 ел. Ул үз  эшенә бирелгән тынгы белмәс, алдан эз ерып баручы укытучыларның берсе. Аның дәресләре укучыларда зур кызыксыну уята, чөнки Ахметзянов Сәлмән Мөҗәһит улы дәресләргә бай материал туплап, зур әзерлек белән керә. Укытучы үз-үзен тотышы, эмоциональ матур сөйләме белән укучыларда туган җиргә, туган телгә мәхәббәт, ата-анага, өлкәннәргә карата шәфкатьлелек хисләре тәрбияли. Ул укучыларның мөстәкыйль рәвештә фикерләү сәләтен үстерүгә, туган як тарихын өйрәнүгә зур игътибар бирә. Балаларга шәхес буларак каравы нәтиҗәсендә Ахметзянов Сәлмән Мөҗәһит улының укучылар арасында авторитеты зур. Укучылар аны яраталар, үз итәләр. Ул аларның өлкән дусты да, киңәшчесе дә, сердәшчесе дә. Укытучының максатчан эш нәтиҗәсе булып укучыларының югары белем сыйфаты тора: 2011-2012 уч. г.– 72 %;  в 2012-2013 уч. г.–75 %; в 2013-2014 уч. г.– 84,6  %; 2014-2015 уч. г.– 85,7 %; 2015-2016 уч. г.– 88,9 %. 

     Укытучы сәләтле балалар белән эшләүгә күп көч куя, үзе дә төрле конкурсларда катнаша һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешә.  

2015 нче елда “Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен” дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

     Сәлмән Мөҗәһит улы  эш тәҗрибәсе турында тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары  семинарларында чыгышлар ясый, ачык дәресләр күрсәтә, фәнни җыентыкларда мәкаләләр бастырып чыгара.          

     Әхмәтҗанов Сәлмән Мөҗәһит улы  күп еллар педагогик коллективны җитәкли . Ә бу үз чиратында зур җаваплылык  сорый, чөнки син һәр укытучыга методик киңәшләр бирә алырлык белемгә, эш тәҗрибәсенә ия булырга тиеш.

Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары                        Ф.Р.Салахова


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гомер яхшылык өчен бирелгән. Тәрбия сәгате өчен дәрес эшкәртмәсе.

Эшкәртмәдә тәрбия сәгатенең барышы һәм презентация тупланган. Ул 5-6 нчы класс укучылары өчен тәкъдим ителә. Тәрбия сәгатенең максаты: укучыларда яхшылык һәм явызлык турында күзаллау булдыру; яхш...

Тәрбия сәгате. "Гомер яхшылык өчен бирелгән".

Бу эшкәртмәдә тәрбия сәгатенең барышы, презентация бирелә. Ул  4-5 нче класс укучылары өчен тәкъдим ителә....

Укытучының педагогик эшчәнлегенә мәктәп тарафыннан бирелгән бәяләмәсе

Укытучының педагогик эшчәнлегенә мәктәп тарафыннан бирелгән бәяләмәсе...

Исламова Миләүшә Хәсән кызының педагогик эшчәнлегенә мәктәп методик берләшмәсе тарафыннан бирелгән бәяләмә

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Исламова Миләүшә Хәсән кызының педагогик эшчәнлегенә мәктәп методик берләшмәсе тарафыннан бирелгән бәяләмә...

Татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфында “Алынмалар” темасына бирелгән дәрескә үзанализ

Татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфында “Алынмалар” темасына бирелгән дәрескә үзанализ ясала...

"Туган тел" конкурсына мәктәптән бирелгән бәяләмә

Мәктәптән бирелгән бәяләмә конкурс өчен куелды...