Татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфында “Алынмалар” темасына бирелгән дәрескә үзанализ
учебно-методический материал (5 класс) на тему

Хайрутдинова Зульфия Рашитовна

Татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфында “Алынмалар” темасына бирелгән дәрескә үзанализ ясала 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл uzanaliz.docx20.85 КБ

Предварительный просмотр:

Татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфында “Алынмалар” темасына бирелгән дәрескә үзанализ

Әлеге дәрес лексикология бүлегенә карый. Ул – “Татар теленең килеп чыгышы ягыннан сүзлек составы” темасының дәвамы. Беренче дәрестә укучылар татар теленең килеп чыгышы ягыннан сүзлек составы, алынма сүзләр турында төшенчә алдылар. Шулай ук алынмаларны текстлардан табарга, сүзлекләр ярдәмендә аларның кайсы төркемгә каравын билгеләргә өйрәнделәр. Алдагы дәрестә алынмалардан гарәп-фарсы сүзләре өйрәнелсә, әлеге дәрестә рус һәм халыкара алынмалар эчтәлекне билгеләде. Дәрескә шундый максатлар куелды:

Дидактик: алынма төшенчәсен ныгыту, укучыларда татар теленең сүзлек составында алынмаларның урыны, аларның телдә кабул ителү үзенчәлекләре турында күзаллау булдыру

Үстерелешле: укучыларның анализлау, чагыштыру, гомумиләштерү, төрле форматлы мәгълүматны аңлау, бәяләү күнекмәләрен үстерү

Тәрбияви: укучыларда ике дәүләт теленнән тыш тагын бер чит телне өйрәнү, белү кирәклеген аңлау өчен җирлек тудыру

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы нәтиҗә: бүгенге заманда телләр белүнең кирәклеген, әһәмиятен аңлау

Метапредмет нәтиҗә: объектларны чагыштыра, анализлый, нәтиҗә ясый белү, гипотезаларны тикшерү максатыннан тикшеренү-эзләнү эше оештыра белү

Предмет нәтиҗә: рус һәм рус теле аша кергән алынма сүзләрнең әйтелеш-язылыш үзенчәлекләрен аңлата белү, алынмаларны текстта таный, аларны сүзлекләр ярдәмендә билгели белү

Дәрес барышы:

  1. Уку мәсьәләсен кую ситуациясе видеофрагмент ярдәмендә тудырылды. Монда сөйләм эшчәнлегенең тыңлап аңлау төре:  тыңланган текстның темасын, төп фикерен ачыклау кулланышка кертелде. Шулай ук укучылар тексттан таләп ителгән мәгълүматны табу өчен эзләп уку төреннән файданырга тиеш булдылар.
  2. Актуальләштерү алынма сүзләрнең төркемнәрен телдән әйтү рәвешендә оештырылды.
  3. Уку мәсьәләсен чишү  “Алынма сүзләр  ничек үзләштерелә?” дигән сорауга адымлап җавап табу рәвешендә барды.

Уку мәсьәләсенең 1 нче адымы, 1 нче бирем рус теленнән кергән алынма сүзләрнең кабул ителү үзенчәлекләрен билгеләү өчен кертелде. Укучылар бирелгән сүзләрне күзәтеп, чагыштырып, нәтиҗә ясарга тиеш булдылар. Моның өчен аларга фонетика бүлегендә алган белемнәргә таянырга кирәк булды. Ягъни яңа материал алда үзләштерелгән белем-күнекмәләр белән бәйләнештә бирелде. Шулай итеп, дәрестә дәвамчанлык принцибы гамәлгә куелды.

2 нче бирем халыкара сүзләрнең татар теленә керү үзенчәлекләрен ачыклау максатын куйды. “Ни өчен халыкара сүзләр чыганак телдәгечә әйтелми?” дигән сорауга җавап табу, нәтиҗә чыгару белән йомгакланды.

Чыгарылган нәтиҗәләрне язып, модельгә теркәп кую эше планлаштырылмады. Чөнки татар мәктәпләре өчен татар теленнән үрнәк программада алынмаларның телдә кабул ителү үзенчәлекләре укучылар үзләштерелергә тиешле мәҗбүри белем итеп бирелми.

Диаграммалар белән эш алынмалар темасы буенча алган белемнәрне гомумиләштерүне дә, төрле формада тәкъдим ителгән информацияне аңлый, анализлый белергә өйрәтү максатын да күздә тотты. Бирелгән диаграммаларны анализлау нәтиҗәсендә,  телдә алынмалар күпме өлешне тәшкил итә дигән проблемалы сорауга да килеп чыгылды. Әнә шул сорауга җавап табу максатыннан, тикшерү эше башкарылды. Шул ук вакытта эш укучыларның  алынма сүзләрне текстта табып, аларның кайсы төркемгә каравын,  билгеләү күнекмәләрен үстерү максатын да истә тотты. Алдагы дәресләрдә нинди генә лексик берәмлек өйрәнелсә дә, аны сүзлекләрдән таба белергә өйрәтүгә зур игътибар бирелде. Дәреслекләрдә, эш программаларында “Сүзлекләр һәм алардан файдалану” темасы “Лексикология” бүлегенең соңгы дәресләренә кала. Мин үзем бу тема лексикология бүлегенең икенче дәресендә үк кертелсә яхшы дигән фикердә торам. Чөнки әлеге бүлеккә караган башка темаларны үткәндә, укучылар дәрестә сүзлекләр белән актив эшләргә тиеш. Шуңа күрә укучыларга сүзлекләрне куллану алгоритмы бирелде һәм алдагы дәресләрдә укучылар шул алгоритмны, сүзлекләрдән файдалану  күнекмәләрен үзләштерделәр.

Тикшерү һәм диаграммалар белән эш дәрестә предметара бәйләнешне дә (математика предметы белән бәйләнеш) тәэмин итте.

Дәрескә укучыларның фикер йөртү, танып-белү эшчәнлеген активлаштырырлык сораулар, биремнәр әзерләнде дип саныйм. Әлбәттә, алар укучыларның материалны үзләштерү, әзерлек дәрәҗәләрен  исәпкә алып сайланды.

Дәрестә кулланылган барлык эш төрләре дә эшчәнлек оештырылу принцибына нигезләнде. Ягъни укучыга әзер белем бирүне, хәтердә калдыруны алгы планга куймыйча, укучының танып-белүен оештыруга өстенлек бирелде. Дәрестә фәннилек укучылар аңларлык дәрәҗәдә кертелде. Дәрес эчтәлеге тормыш белән бәйлелекне тәэмин итәрлек итеп бирелде. Дәреснең универсаль уку гамәлләре формалаштыруга юнәлгән булуын да билгеләп үтәргә кирәк. Укучыларның ниндидер күнекмәләргә ия булуларын күрсәтерлек мисаллар да бар. Әйтик, текстта алынма сүзләрне мөстәкыйль билгеләп бетергәннән соң, укытучы күрсәтмәсе булмаса да, укучыларүзләре башкарган эшнең дөреслеген тикшерделәр һәм бу аларда үз эшенә контроль ясый һәм бәя бирә белү кебек гамәлнең күпмедер дәрәҗәдә формалашуын күрсәтә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрескә үзанализ Тема " Затланышлы фигыльләр" темасын йомгаклау.

Татар теле укытучысы Рәхмәтуллова Гөлгенә Иршат  кызының дәрескә               үзанализы Тема: «Затланышлы фигыльләр» те...

Татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен "ь һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышы" темасына дәрес-конспект.

Татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен "ь һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышы" темасына дәрес-конспект....

Аяз Гыйләҗев “Язгы кәрваннар” әсәренең 1нче бүлеген өйрәнү Татар мәктәбенең 8 нче сыйныфында татар әдәбияты дәресе

Аяз Гыйләҗев “Язгы кәрваннар” әсәренең 1нче бүлеген өйрәнү Татар мәктәбенең 8 нче сыйныфында татар әдәбияты дәресе...

Татар һәм рус телләренең сүзлек составында алынмалар

Һәр телнең үзенә генә хас үзенчәлекләре була. Шуңа күрә алынмалар, кабул ителгәндә, мәгънә ягыннан да, фонетик һәм грамматик яктан да үзгәреш кичерәләр. Мәсәлән, рус һәм татар телләрендәге авазлар ара...

7 "Б" СЫЙНЫФТА ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН "БЕЗНЕҢ МУЗЕЙЛАРЫБЫЗ" ТЕМАСЫНА ҮТКӘРЕЛГӘН ДӘРЕСКӘ ҮЗАНАЛИЗ.

7 "Б"  СЫЙНЫФТА  ТАТАР  ӘДӘБИЯТЫННАН  "БЕЗНЕҢ МУЗЕЙЛАРЫБЫЗ"  ТЕМАСЫНА  ҮТКӘРЕЛГӘН  ДӘРЕСКӘ  ҮЗАНАЛИЗ....

"Алынмалар" темасына дәрес эшкәртмәсе (татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен)

Дәрестә рус алынмалары, халыкара (интернациональ) сүзләрнең үзләштерелү үзенчәлекләре ачыклана. Татар теленең сүзлек составында алынмаларның күпме өлеш тәшкил итүен ачыклау максатыннан,  бер текс...

Татар мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен туган( татар) телдән " Гади җөмләдә тыныш билгеләре" темасына дәрес эшкәртмәсе һәм дәрескә презентация

Татар мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен туган( татар) телдән " Гади җөмләдә тыныш билгеләре" темасына дәрес эшкәртмәсе ФДББС таләпләренә туры китереп, яңа технологияләр, эш алымнары кулланып ...