"Алынмалар" темасына дәрес эшкәртмәсе (татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен)
план-конспект урока (5 класс) на тему

Хайрутдинова Зульфия Рашитовна

Дәрестә рус алынмалары, халыкара (интернациональ) сүзләрнең үзләштерелү үзенчәлекләре ачыклана. Татар теленең сүзлек составында алынмаларның күпме өлеш тәшкил итүен ачыклау максатыннан,  бер текстны тикшерү эше башкарыла.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл alynmalar._dres_eshkrtmse.docx146.61 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Алынмалар

Максатлар

Дидактик: алынма төшенчәсен ныгыту, укучыларда татар теленең сүзлек составында алынмаларның урыны, аларның телдә кабул ителү үзенчәлекләре турында күзаллау булдыру

Үстерелешле: укучыларның анализлау, чагыштыру, гомумиләштерү, төрле форматлы мәгълүматны аңлау, бәяләү күнекмәләрен үстерү

Тәрбияви: укучыларда ике дәүләт теленнән тыш тагын бер чит телне өйрәнү, белү кирәклеген аңлау өчен җирлек тудыру

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы нәтиҗә: бүгенге заманда телләр белүнең кирәклеген, әһәмиятен аңлау

Метапредмет нәтиҗә: объектларны чагыштыра, анализлый, нәтиҗә ясый белү, гипотезаларны тикшерү максатыннан тикшеренү-эзләнү эше оештыра белү

Предмет нәтиҗә: рус һәм рус теле аша кергән алынма сүзләрнең әйтелеш-язылыш үзенчәлекләрен аңлата белү, алынмаларны текстта таный, аларны сүзлекләр ярдәмендә билгели белү

Дәрес барышы:

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

I. Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.

Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

  1. Өй эшенә анализ.

Исәнләшәләр. Дәрескә әзерлекне күрсәтәләр.

  1. Уку мәсьәләсен кую ситуациясе тудыру

Дәрескә уку мәсьәләсен билгеләү өчен, мин сезгә видеофрагмент карарга тәкъдим итәм.

Профессор Гаврилин Америкага лекцияләр укырга китә. Владивосток портында аны кызы һәм бер танышы озата. Гаврилин үзенең танышына рус теле турында сөйли. Игътибар, сорау: ул телгә хас булган нинди күренеш турында әйтә? https://www.youtube.com/watch?v=yOETr6mddNk

 Көтелгән җавап: Профессор рус теленә башка телләрдән сүзләр керү турында сөйли. Башка телдән кергән сүзләр алынмалар дип атала. Димәк, бүгенге дәреснең темасы: “Алынмалар”.

  1. Актуальләштерү

Профессор рус теле турында әйтте, ә сез, укучылар, татар телендәге алынмалар турында сөйләгез әле.

Укчылар алдыгы дәрестә өйрәнгәннәр нигезендә татар теленә нинди телләрдән алынмалар керүен сөйлиләр. Алынмаларның 3 төркемен: гарәп-фарсы, рус, халыкара (интернациональ) сүзләрне билгелиләр.

II. Уку мәсьәләсен чишү этабы.

  1. Уку мәсьәләсен адымлап чишү

 “Русский язык сейчас успокаивается. Сначала татары намешивали в него свои слова, обороты, звучания. Отсюда все эти туфли, диваны, башлыки. Потом немцы, потом французы. Все, что намешано, будет усваиваться”.

Башка телләрдән кергән сүзләр белән нәрсә була, ди профессор? Шуны аңлаткан сүзне табыгыз.

Көтелгән җавап: усваиваться. Башка телдән кергән сүзләр үзләштереләләр, ди.

Үзләштерелү сүзенең мәгънәсен беләбезме? Белмәсәк, нишлибез? Сүзлектән кармыйча да мәгънәсен билгели алабыз укучылар, ничек итеп?

Үзләштерелү сүзенең тамыры “үз” сүзе.

1 нче бирем. Рус теленнән кергән алынмалар

Башка телдән кергән сүзләр ничек үзләштереләләр?

Сорауга җавап бирү өчен, менә бу сүзләрне игътибар белән карыйк әле: мичкә, салам, кәбестә, тәлинкә, рәшәткә, мунчала. Болар нинди сүзләр?

Чагыштырып карау өчен, аларның рус телендәге эквивалентларын әйтегез.Чагыштырыгыз һәм нәтиҗә ясагыз.

Рус теленнән кергән алынма сүзләр.

Мичкә – бочка, салам – солома, кәбестә – капуста, тәлинкә – тарелка, рәшәткә – решетка, мунчала – мочалка.

Беренче нәтиҗә: Сүзләр сингармонизм законына буйсынып үзләштерелгән.

Икенче нәтиҗә: Татар телендә басым соңгы иҗеккә төшкәнгә, алынма сүзләрнең басымы да үзгәргән.

Гомуми нәтиҗә: димәк, бу сүзләр татар теленең әйтелеш закончалыкларына буйсынып үзләштерелгәннәр.

2 нче бирем. Татар телендә халыкара алынмалар

Америка туристы Джонга Казан шәһәре бик ошый. Ул инде икенче көн аның истәлекле урыннары белән таныша. Шәһәрдә йөрү кыен түгел, чөнки тукталышлар 3 телдә: рус, татар һәм инглиз телләрендә игълан ителә. Бүген ул тагын бер тапкыр Кремльне күрергә уйлый. Анда бару өчен, Джон метроны сайлый.

https://www.youtube.com/watch?v=pbaYmE6VH5s

Менә бу урында ниндидер техник сәбәпләр аркасында игълан өзелә һәм инглиз телендәгесен Джон ишетә алмый кала.  Ләкин төшәргә кирәклеген аңлау өчен, аңа игъланның татарча һәм русча вариантлары да җитә. Ни өчен? Шуны аңлатып бирегез.

Үзенә кирәкле тукталышны Джон “станция” сүзеннән аңлый. Ул сүз инглиз телендә дә, башка Көнбатыш Европа телләрендә дә  бар. Дөньяның тагын бик күп халыкларында кулланыла торган мондый сүзләр халыкара (интернациональ) сүзләр дип атала. Алар алынма сүзләрнең бер төркемен  тәшкил итә.

Ә хәзер, укучылар, шундый сорауга җавап бирегез: халыкара (интернациональ) сүзләр татар теленә ничек кабул ителә икән:

Следующая станция – «Кремлёвская».

Киләсе тукталыш - «Кремль» станциясе.

The next station is «Kremlyovskaya».

Халыкара (интернациональ) сүзләр чыганак телдәгечә түгел, ә рус телендәгечә әйтелә. Чөнки алар татар теленә рус теле аша керә.

Укучылар, ничек уйлыйсыз, тукталышларның 3 телдә әйтелүе туристларга уңайлылык тудыру максатын гына күздә тотамы? Әллә башка сәбәпләре дә бармы? Минемчә, бар. Нинди?

Укучыларның җаваплары тыңлана.  

Әйе, укучылар, телләр белү – заман таләбе. Тормыштан төшеп калмыйк дисәк, безгә ике дәүләт теленнән тыш тагын бер чит телдә аралашучы полилингваль шәхес булырга омтылырга кирәк.

Укучылар үз фикерләрен белдерәләр.

3 нче бирем. Диаграммалар белән эш

Укучылар, бирелгән  диаграммаларны карагыз (кушымта№1). Сезнеңчә, кайсысы татар теленең килеп чыгышы ягыннан сүзлек составы турында дөрес, төгәл мәгълүмат җиткерә, кайсылары хаталы һәм ни өчен?

Укучыларның җаваплары тыңлана.

1 – хаталы

2 – хаталы

3 – хаталы

4 – дөрес

Укучылар, 4 нче диаграммада бирелгән мәгълүматның дөреслеген ничек белеп була?

Әйдәгез, Галимҗан Гыйльмановның “Этләр” текстын тикшереп карыйк. (Кушымта №2).

Китаптан карап яки  тикшереп белеп була.

4 нче бирем. Текст белән эш

Укучылар, максатны әйтегез. Без нәрсәне ачыкларга тиеш?

Ничек тикшереп була?

Без бирелгән текстының килеп чыгышы ягыннан сүзлек составын тикшерәбез. Әлеге текстның күпме өлешен татар сүзләре, күпме өлешен алынмалар тәшкил итә, без шуны ачыклыйбыз.

Башта текстта алынма сүзләрне билгеләп чыгарга кирәк.

(Укучылар тексттан алынма сүзләрне табалар, санын исәпләп чыгаралар, шул саннарны Word программасында диаграмма өстәү  өчен кертәләр һәм диаграммада күрсәтәләр. Кушымта №3)

III.Рефлексия, бәяләү этабы

Бүгенге дәрестә нәрсә эшләргә тиеш идек? Дәресебезнең УМ нинди иде?

 Ничек эшләдек?

Укучыларның җаваплары тыңлана.

  1. Өйгә эш алу

Репродуктив эшчәнлеккә: 500 нче күнегү

Конструктив эшчәнлеккә: 501 нче күнегү

Иҗади эшчәнлеккә: 502 нче күнегү        

Кушымта №1

C:\Users\Береска\Desktop\Диграммалар.bmp

Кушымта №2

Этләр

Дошман тылында тоткынлыкта булган ветеранга мәктәп укучылары сорау бирәләр:

  • Тоткынлыкта чакта хәтердә калган иң онытылмас вакыйга хакында сөйләгез әле?
  • Берсе дә онытылмый, оланнар. Әле һаман да төннәрен калтыранып, саташып уянам. Төне буе тәнемә штык очы белән чәнчәп чыгалар...

Шулай да, күңелемә мәңгелеккә уелып калган бер вакыйганы сөйлим, тыңлагыз...

Безнең лагерьны этләр саклый иде. Гаепле яисә хәлсез тоткыннарга да еш кына этләр өстерәләр. Тегеләр исә, ярсып өрә-өрә, үз корбаннарына ташланалар да шунда ук ботарлап ташлыйлар...

...Ул көнне без восстание күтәрдек. Фронт якын. Барыбызны да атып үтергәнче дип, булган “корал” белән – күсәкләр, тимер кисәкләре күтәреп, лагерь сакчыларына ташландык. Ә немецлар исә безнең өскә этләр көтүе өстерә башладылар...

Этләр арасыннан берсе, күрәсең, юлбашчылары булгандыр, ярсыган тоткыннар сафына җитәр-җитмәс кинәт туктап калды, бер хуҗаларга, бер тоткыннарга карап торды да кире чапты. Ырылдый-ырылдый барып, бер мәһабәт немец солдатының өстенә сикерде дә. Калган этләр аның артыннан иярделәр. Безгә, бугазлары чәйнәлеп ташланган немец гәүдәләре янында яткан автоматларны алып, вышкадагы фашистларны гына юк итәргә калды... Соңыннан без ул этләрне таба алмадык – каядыр таралып юкка чыкканнар иде...

Шулай, оланнар... Фашистларның ерткычлыгын күреп, хәтта этләр дә түзеп тора алмадылар, үз хуҗалары булып, аларны да кызганмадылар...

Менә нинди вакыйга сөйләде карт ветеран укучыларга...

(192 сүз, Галимҗан Гыйльмановтан)

Гарәп-фарсы алынмалары: 15 сүз

Рус теленнән кергән сүзләр: 7 сүз

Интернациональ сүзләр: 8 сүз

Татар теленең үз сүзләре 192 – 30 = 162 сүз

Кушымта №3


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен "ь һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышы" темасына дәрес-конспект.

Татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен "ь һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышы" темасына дәрес-конспект....

Рус мәктәпләренең 1 сыйныф татар төркеме өчен татар теленнән һәм укудан эш программасы.

Перспектив башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен төзелгән татар теле программасы укытуның максатын, бурычларын һәм эчтәлеген билгели. Укучы, беренче сыйныфтан башлап, татар телен системалы рәвештә өй...

Татар һәм рус телләренең сүзлек составында алынмалар

Һәр телнең үзенә генә хас үзенчәлекләре була. Шуңа күрә алынмалар, кабул ителгәндә, мәгънә ягыннан да, фонетик һәм грамматик яктан да үзгәреш кичерәләр. Мәсәлән, рус һәм татар телләрендәге авазлар ара...

Рус мәктәпләренең татар төркемнәре өчен татар теленнән эш прогаммасы. 9 сыйныф.

Рус мәктәпләренең  татар төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы. 9 сыйныф...

Рус мәктәпләренең татар төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан эш прогаммасы. 9 сыйныф.

Рус мәктәпләренең  татар төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан  эш прогаммасы.  9 сыйныф....

Татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфында “Алынмалар” темасына бирелгән дәрескә үзанализ

Татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфында “Алынмалар” темасына бирелгән дәрескә үзанализ ясала...

Татар мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен туган( татар) телдән " Гади җөмләдә тыныш билгеләре" темасына дәрес эшкәртмәсе һәм дәрескә презентация

Татар мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен туган( татар) телдән " Гади җөмләдә тыныш билгеләре" темасына дәрес эшкәртмәсе ФДББС таләпләренә туры китереп, яңа технологияләр, эш алымнары кулланып ...