"Туган тел" конкурсына мәктәптән бирелгән бәяләмә
материал на тему

Сафиуллина Нурзида Шайдулловна

Мәктәптән бирелгән бәяләмә конкурс өчен куелды

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл "Туган тел" конкурсына бәяләмә14.75 КБ

Предварительный просмотр:

   

 “Мастер-класс” республикакүләм конкурсының район турында  

катнашучы Сафиуллина Нурзидә Шайдулла кызының

педагогик эшчәнлегенә бәяләмә.

  Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Мәмәшир урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе туган тел һәм әдәбият укытучысы Сафиуллина Нүрзидә Шәйдулла кызына бирелә.

      Сафиуллина Нүрзидә Шәйдулла кызы “Мәмәшир урта гомуми белем бирү мәктәбе” ндә 1990 нчы елдан бирле эшли. Эш стажы-27 ел.Казан Дәүләт Педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган.Үзенең педагогик эшчәнлеген шушы ук мәктәптә  башлап җибәрә һәм хәзерге көндә дә шушы ук мәктәптә туган тел һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып хезмәт куя.

     Нүрзидә Шәйдулла кызы- укучыларның психологиясен, күңел-кичерешләрен аңлап эш итә, тәҗрибәле ,оста педагог,үз эшенең чын остасы, һәрваытта яңалыкка омтылучы, заманча технологияләрне дәресләрендә, шулай ук дәрестән тыш чараларда уңышлы файдалана белүче шәхес. Ул укыту-методикасын бик яхшы белә,аны яшьрәк укытучыларга тарату өстендә дә актив эшләүче. Аның һәр дәресе үзенчәлекле, һәр дәресе- эзләнүләр һәм яңалыклар дәресе. Ул үзенең белемен күтәрү өстендә дә бик күп эшли, вакытлы матбугатка күп языла,аларда яктыртылган һәр мәкалә белән ул хәбәрдар. Нүрзидә Шәйдулла кызының педагогик эшчәнлеге район һәм мәктәп администрациясе тарфыннан һәрвакыт югары бәяләнә. Республикакүләм татар теле һәм әдәбияты укытучылары олимпиадасының интернет этабында,  районда татар теле һәм әдәбияты укытучылары олимпиадасында катнаша.

       Нүрзидә Шәйдулла кызының укучылары район, республика, регионара күләмендә үткәрелгән төрле олимпиадаларда, конференцияләрдә, бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннарга лаек булалар.

   Нүрзидә Шәйдулла кызы сәләтле, үз белемен күтәрү өстендә даими эшли,эзләнүчән, укучылар һәм педагогик коллектив белән һәрдаим җылы мөнәсәбәттә, ата-аналар һәм балаларның яраткан сыйныф җитәкчесе. Мәктәптә ул өлге,үрнәк булып тора.

Мәктәпнең уку-укыту эшләре буенча

директор урынбасары                                           З.М.Абдуллина

“Мәмәшир урта гомуми белем бирү мәктәбе”

директоры                                                             Р.Р.Насибуллин


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Гомер яхшылык өчен бирелгән. Тәрбия сәгате өчен дәрес эшкәртмәсе.

Эшкәртмәдә тәрбия сәгатенең барышы һәм презентация тупланган. Ул 5-6 нчы класс укучылары өчен тәкъдим ителә. Тәрбия сәгатенең максаты: укучыларда яхшылык һәм явызлык турында күзаллау булдыру; яхш...

Тәрбия сәгате. "Гомер яхшылык өчен бирелгән".

Бу эшкәртмәдә тәрбия сәгатенең барышы, презентация бирелә. Ул  4-5 нче класс укучылары өчен тәкъдим ителә....

Укытучының педагогик эшчәнлегенә мәктәп тарафыннан бирелгән бәяләмәсе

Укытучының педагогик эшчәнлегенә мәктәп тарафыннан бирелгән бәяләмәсе...

Исламова Миләүшә Хәсән кызының педагогик эшчәнлегенә мәктәп методик берләшмәсе тарафыннан бирелгән бәяләмә

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Исламова Миләүшә Хәсән кызының педагогик эшчәнлегенә мәктәп методик берләшмәсе тарафыннан бирелгән бәяләмә...

Мәктәп методик советы тарафыннан бирелгән бәяләмә

Мәктәп методик советы тарафыннан бирелгән  бәяләмә...

Татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфында “Алынмалар” темасына бирелгән дәрескә үзанализ

Татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфында “Алынмалар” темасына бирелгән дәрескә үзанализ ясала...