Укытучының педагогик эшчәнлегенә мәктәп тарафыннан бирелгән бәяләмәсе
статья по теме

Абзалова Эндже Равиловна

Укытучының педагогик эшчәнлегенә мәктәп тарафыннан бирелгән бәяләмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл byalm.docx15.28 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан   Республикасы    Буа муниципаль районы

                                      Буа шәһәре 5 нче номерлы урта мәктәп                                 Бәяләмә

Буа шәһәре 5 нче номерлы  гомуми белем бирү мәктәбенең

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы   Абзалова Энҗе Равил кызының соңгы 3 ел эчендәге педагогик эшчәнлегенә

мәктәп методик берләшмәсе тарафыннан бирелгән бәяләмәсе

Абзалова Энҗе Равил кызы 2009 нчы елдан Буа шәһәре 5 нче номерлы урта мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Шушы вакыт эчендә ул үзен балаларны, эшен яратучы оста педагог итеп танытты. Аның дәресләре укучыларда зур кызыксыну уята, чөнки Энҗе Равил  кызы дәресләргә, бай материал туплап, зур хәзерлек белән керә. Укытучы үз-үзен тотышы, эмоциональ матур сөйләме белән укучыларда туган җиргә, туган телгә мәхәббәт, ата-анага, өлкәннәргә карата шәфкатьлелек хисләре тәрбияли. Ул укучыларның мөстәкыйль рәвештә фикерләү сәләтен үстерүгә, грамоталы язуларына һәм сәнгатьле укуларына нык игътибар итә. Балаларга шәхес буларак каравы нәтиҗәсендә Энҗе Равил кызының укучылар арасында авторитеты зур. Укучылар аны яраталар, үз итәләр. Ул аларның өлкән дусты да, киңәшчесе дә, сердәше дә.

Энҗе Равил кызы региональ семинарларда, район татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен ачык дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар  күрсәтә, семинарларда чыгышлар ясый. “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә ИКТ куллану”, “БРТ га әзерләнү” темаларына татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  семинарында күрсәткән дәресләр,  10нчы сыйныфта “Каюм Насыйри – күренекле мәгърифәтче”  темасына әдәбият дәресе, Г.Тукай туган көненә багышлап күрсәтелгән “Сез беләсезме?” исемле викторина, М. Җәлил иҗатына багышланган әдәби – музыкаль кичә, “Хуш киләсең,Нәүрүз!” исемле ачык чарасы укытучыны үз эшенең остасы итеп исбатлады.

Аның укучылары  район һәм республика күләмендә үткәрелгән татар теле һәм әдәбияты бәйгеләрендә призлы урыннар яулыйлар. 2013/2014 нче уку елында  10 сыйныф укучысы Попова Татьяна, 2014/2015 нче уку елында 7 нче сыйныф укучысы Низамова Диләрә татар әдәбияты буенча район  күләмендә җиңүче булдылар.

Мәктәпнең методик берләшмәсендә, октябрь һәм гыйнвар айларында уздырылган утырышларда, укытучы “Сәләтле балалар белән эшләү тәҗрибәсе”, “Укучыларның проект һәм эзләнү эшчәнлеген оештыру юллары”  дигән темаларга үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашты.

                   Бөтенроссия дистанцион олимпиадада катнашып, аның укучылары 1,2,3 нче урыннарны яуладылар.

Энҗе Равил кызының укучылары, төрле сочинение, шигырь сөйләүчеләр конкурсларында,  конференцияләрдә да актив катнашып киләләр.

Энҗе Равил кызы сочинениеләр, олимпиада эшләре тикшерү комиссияләрендә эшли. Төрле иҗади эшләр конкурсларында югары нәтиҗәләргә ирешә. Мөгаллимә туктаусыз эзләнә, педагогик осталыгын туктаусыз камилләштерә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укытучының педагогик иҗаты

Бу чыгышымда укытучыга иҗади эшләү өчен нәрсәләр белергә, нинди интернет-ресурслардан файдаланырга кирәклеге күрсәтелде. Бүгенге укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга,  әдәбият һәм сәнгать өлк...

Азнакай шәһәре 4 нче лицее татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рафикова Эльвира Алмарис кызының педагогик эшчәнлегенә бәяләмә

Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган "Туган тел" мастер-класс бәйгесенә....

Исламова Миләүшә Хәсән кызының педагогик эшчәнлегенә мәктәп методик берләшмәсе тарафыннан бирелгән бәяләмә

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Исламова Миләүшә Хәсән кызының педагогик эшчәнлегенә мәктәп методик берләшмәсе тарафыннан бирелгән бәяләмә...

Мәктәп методик советы тарафыннан бирелгән бәяләмә

Мәктәп методик советы тарафыннан бирелгән  бәяләмә...

Укытучы эшчәнлегенә педагогик анализ

Балтач муниципаль районы Субаш төп гомуми белем мәктәбендә татар теле һәм татар әдәбияты фәнен югары белемле, югары категорияле укытучы Васильева Гөлназ Фазил кызы укыта. Педагогик эш стажы – 19 ел. С...

Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган «Туган тел” мастер-класс бәйгесенең республика турында катнашучы Хәлиуллина Раушания Насибулла кызының педагогик эшчәнлегенә бәяләмә

Ана теле укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган «Туган тел”  мастер-класс бәйгесенең республика турында катнашучы Татарстан Республикасы Баулы    муниципаль ...

Азнакай шәһәре 4 нче лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ибатова Сөмбел Рашат кызының педагогик эшчәнлегенә бәяләмә

Азнакай шәһәре 4 нче лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ибатова Сөмбел Рашат кызының педагогик эшчәнлегенә бәяләмә...