Укытучы эшчәнлегенә педагогик анализ
статья на тему

Васильева Гульназ Фазиловна

Балтач муниципаль районы Субаш төп гомуми белем мәктәбендә татар теле һәм татар әдәбияты фәнен югары белемле, югары категорияле укытучы Васильева Гөлназ Фазил кызы укыта. Педагогик эш стажы – 19 ел. Субаш гомуми белем мәктәбендә 1997 нче елдан эшли.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл pedagogik_analiz.docx15.96 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Субаш урта гомуми белем мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы Васильева Гөлназ Фазил кызына белешмә.

    Балтач муниципаль районы Субаш төп гомуми белем мәктәбендә татар теле һәм татар әдәбияты фәнен югары белемле, югары категорияле укытучы Васильева Гөлназ Фазил кызы укыта. Педагогик эш стажы – 19 ел. Субаш гомуми белем мәктәбендә 1997 нче елдан эшли.

    Гөлназ Фазиловна соңгы өч елда: «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә  интерактив методлар аша укучыларның индивидуаль эшчәнлеген арттыру» проблемасы өстендә эшли.

    Шушы кыска гына вакытта укытучы үзен югары яктан күрсәтә алды. Татар теле һәм әдәбияты укыту методикасын яхшы белә, теория белән практиканы үзара бәйләп, тормыштан материаллар китереп, дәресләрне җанлы, югары рухта үткәрә. Укучыларның белемен күтәрү, телгә, фәнгә карата кызыксынучанлыкларын арттыру максатыннан, татар теле һәм әдәбиятын өйрәтүдә заманча технологияләрне киң файдалана

    Гөлназ Фазиловнаның үзенең билгеле бер эш юнәлеше бар, ул системага салынган. Укытучы дәресләрендә замача укыту технологияләрен, үстерелешле укыту алымнарын бик уңышлы файдалана. Төркемле укыту алымнарын кулланып,  һәр балага якын килә, аларның иҗади сәләтләрен үстерүдә үзеннән зур өлеш кертә. Укучылар бер – берсен игътибар белән тыңлап,  үз фикерләрен дәлилли беләләр, мөстәкыйль рәвештә нәтиҗә ясыйлар, тәнкыйтьли дә алалар. Гомумән, дәресләрендә укытучы һәм укучы бәйләнеше үзара аңлашуга, хөрмәт итүгә, шәхес итеп карауга төбәлгән. Укытучы һәрчак эзләнүдә, яңалыкка омтылуда, үз белемен күтәрүдә даими эш алып бара.

   Уку һәм тәрбия бирү процессында укытучының уку эшен активлаштыруы, барлык укучыларның интеллектуаль, иҗади көчләрен, сәләтләрен белем алуга туплавы, үзенчәлекле белеп эш йөртүе югары нәтиҗәгә китерде. Укучылары район олимпиадасында татар теле һәм әдәбияты буенча  ел саен алдынгы урыннарны алалар, татар теле буенча 9 нчы сыйныф укучысы татар теле һәм әдәбиятыннан  III Халыкара олимпиадасы җиңүчесе.

   Район, республика тарафыннан тәкъдим ителгән конкурсларда, фәнни – гамәли конференцияләрдә даими катнаша. Укучылары елдан  - ел төрле дәрәҗәдәге Диплом, Мактау кәгазьләренә лаек булырлык фәнни эшләр башкаралар. Татарстан Республикасының Фән һәм Мәгариф    министрлыгы үткәргән күренекле мәгърифәтче, Ибраһим Хәлфин исемендәге X республика фәнни – эзләнү укучылар конференциясендә III урын, халык язучысы, күренекле җәмәгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге  дәүләт премиясе лауреаты “Гариф Ахуновның тууына 90 ел” тулуга багышланган фәнни – гамәли конференциясендә – Диплом, “Фәнгә беренче адымнар- 2016” республикакүләм фәнни – гамәли конфренциядә -  III урын,  Татарстан Республикасы язучылар берлеге тарафыннан үткәрелгән Афзал Шамов укуларында II урын, “Алиш  эзләреннән” исемендәге I төбәкара фәнни – гамәли конференциясендә – II урын, “Синең медицинага беренче адымнар” II республикакүләм сочинениеләр конкурында II урыннар алдылар.

    Гөлназ Фазиловна «Ел укытучысы-2009» конкурсында район буенча II урын, “Ел сыйныф җитәкчесе – 2015” республика конкурсының муниципаль этабында “ Иң яхшы проект эшчәнлеге” номинациясендә - Диплом, “Иң күркәм гаилә – 2015” республикакүләм конкурсның “Иң уникаль гаилә” номинациясе җиңүчеләре. Укытучы үзенең эш тәҗрибәсе белән хезмәттәшләрен даими таныштырып тора. Балтач, Арча, Кукмара укытучыларына ачык дәрес, мастер класс күрсәтте. «Ачык дәрес», «Хезмәт», «Мәгърифәт» газеталарында мәкаләләре басыла.  

   Сыйныф җитәкчесе буларак, әти -әниләр белән дә җылы мөнәсәбәттә. Гомумән, Гөлназ Фазиловна – хезмәттәшләренә ярдәмчел, ачык күңелле, үз эшенә таләпчән укытучы.

 

Мәктәп директоры :     (Р.М.Галиева)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Азнакай шәһәре 4 нче лицее татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рафикова Эльвира Алмарис кызының педагогик эшчәнлегенә бәяләмә

Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган "Туган тел" мастер-класс бәйгесенә....

Укытучының педагогик эшчәнлегенә мәктәп тарафыннан бирелгән бәяләмәсе

Укытучының педагогик эшчәнлегенә мәктәп тарафыннан бирелгән бәяләмәсе...

Исламова Миләүшә Хәсән кызының педагогик эшчәнлегенә мәктәп методик берләшмәсе тарафыннан бирелгән бәяләмә

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Исламова Миләүшә Хәсән кызының педагогик эшчәнлегенә мәктәп методик берләшмәсе тарафыннан бирелгән бәяләмә...

Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган «Туган тел” мастер-класс бәйгесенең республика турында катнашучы Хәлиуллина Раушания Насибулла кызының педагогик эшчәнлегенә бәяләмә

Ана теле укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган «Туган тел”  мастер-класс бәйгесенең республика турында катнашучы Татарстан Республикасы Баулы    муниципаль ...

8 нче А сыйныфының укыту- тәрбия эшчәнлегенә анализ

8 нче А сыйныфының укыту- тәрбия эшчәнлегенә анализ...

Азнакай шәһәре 4 нче лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ибатова Сөмбел Рашат кызының педагогик эшчәнлегенә бәяләмә

Азнакай шәһәре 4 нче лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ибатова Сөмбел Рашат кызының педагогик эшчәнлегенә бәяләмә...