Исламова Миләүшә Хәсән кызының педагогик эшчәнлегенә мәктәп методик берләшмәсе тарафыннан бирелгән бәяләмә
материал на тему

Исламова Миляуша Хасановна

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Исламова Миләүшә Хәсән кызының педагогик эшчәнлегенә мәктәп методик берләшмәсе тарафыннан бирелгән бәяләмә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master-klass.byalm_.docx16.15 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы «Бәтке урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль гомуми белем бирү учреждениесенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Исламова Миләүшә Хәсән кызының педагогик эшчәнлегенә мәктәп методик берләшмәсе тарафыннан бирелгән бәяләмә

Исламова Миләүшә Хәсән кызы безнең мәктәптә 1994 нче елдан бирле эшли. Үз фәнен яхшы белә, эзлекле рәвештә белемен күтәрә, укытудагы яңа алымнар белән танышып, иң нәтиҗәлеләрен эшендә куллана, методик осталыгын камилләштерә. 2014нче елда Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтында “Яңа федераль стандартларга күчү чорында татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыту эчтәлеген һәм методикасын яңарту” темасына үткәрелгән курсларда укуы, семинарларда катнашуы, Өстенлекле мәктәп укытучылары белән берлектә Сингапур методикасын үзләштерүе – моның ачык мисалы.

       Укытучы яңа материалны аңлаешлы һәм үтемле итеп бирә белә. Сәләтләре төрле булган укучылар өчен махсус биремнәр әзерли, балаларны өстәмә әдәбият белән мөстәкыйль эшләргә өйрәтә.

      Миләүшә Хәсәновна – тынгысыз кеше, ул гел эзләнүдә, һәрчак яңалыкка омтыла. Аның дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш чараларында иҗади хезмәттәшлек хөкем сөрә. Үз эшендә инновацион технологияләрне еш куллана, компьютер презентацияләре ясый.”Без – булышчылар”, “Минем буш вакытым”, “И Казан! Нурлы Казан!”, “Сәламәт яшәү кагыйдәләре”, “Минем тәрбия концепциям» - әнә шундыйлардан. Шуңа күрә үз эшендә яхшы нәтиҗәләргә ирешә: ул укыткан укучылар программа материалын уңышлы үзләштерәләр. Миләүшә Хәсәновна укыткан классларда татар теле һәм әдәбияты фәннәре буенча өлгереш 100%, ә өлгереш сыйфаты уртача 80-85 % тәшкил итә. Укучыларның белем дәрәҗәләре татар теле буенча БРТ һәм олимпиадаларда да чагылыш таба. 2013-2014 нче уку елында Бердәм Республика тесты буенча өлгереш – 100%, өлгереш сыйфаты – 86%; 2015-2016 нчы уку елында өлгереш – 100%, өлгереш сыйфаты – 73%. 8 укучы Бердәм Республика тестын югары баллга эшләде, ә Газизова Регина 100 балл җыйды.

     Миләүшә Хәсәновнаның укучылары район олимпиадаларында призлы урыннар яулыйлар, республика олимпиадаларында катнашалар. 2013 – 2014 нче уку елында татар теле буенча үткәрелгән Республика олимпиадасының муниципаль этабында рус телле укучылар арасында Брицова Александра (11нче сыйныф) призёр булды. 2015-2016нчы уку елында Меновщикова Сабина ( 9нчы сыйныф) җиңү яулады. 2016-2017нче уку елында рус мәктәпләренең татар төркемнәрендә укучы балалар арасында Ахметгалеева Алинә (6нчы сыйныф) җиңүче дип табылды, ә Гилемханова Зилә (6нчы сыйныф) призёр булды. Меновщикова Сабина (10нчы сыйныф) рус телле укучылар арасында призер булды

      Укытучы үз укучыларын КФУ үткәргән регионара предмет олимпиадаларына да тарта белә. Менә икенче ел рәттән укучылар интернет-турны уңышлы үтеп, сертификат һәм олимпиадага чакыру алдылар. Меновщикова Сабина, Валеева Юлия, Хисамиева Аделина-  әнә шундыйлардан.

       Гилемханова Зилә “Зирәк тиен” Бөтенроссия уен-бәйгесендә  республика буенча II дәрәҗәдәге дипломга лаек булды (2014нче ел).  2016нчы елда Асянова Азалия (4нче сыйныф), Ибатова Эльвина, Хамидуллина Эльвира (5нче сыйныф), Абсалямова Алинә (7нче сыйныф) шушы ук бәйгенең җиңүче дипломнары белән бүләкләнделәр

      Хатыпов Раил (8нче сыйныф) “ Без яшь, без сәләтле...” исемле II Республика фәнни-практик  конференциясендә катнашты ( 2014нче ел). Хатыпов Раилнең (8нче сыйныф) “Флёра Сафиуллина укулары” исеме астында үткән укучыларның I региональ фәнни конференциясендә “Тел – күңел көзгесе” исемле эше дипломга лаек булды. (2015нче ел).

      2015-2016нчы уку елында Миләүшә Хәсәновнаның укучылары Муса Җәлилнең тууына 110, Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган чараларда актив катнаштылар. 5нче сыйныф укучылары Сарваров Радик һәм Гилемханова Зилә “Җәлил безнең йөрәкләрдә” исемле фәнни-практик конференциядә үзләренең шигырьләре белән чыгыш ясадылар. 7нче сыйныф укучысы Хөснуллина Раилә Казан федераль университеты үткәргән “ Аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды” исемле Бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр конкурсында катнашты.

     2016-2017нче уку елында Миләүшә Хәсәновна җитәкчелегендә 6нчы сыйныф укучылары Шәүкәт Биктимеров исемендәге V Республика театр сәнгате конкурсының район турына Т.Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакленнән өзек сәхнәләштерделәр.

     Миләүшә Хәсәновна үзе дә актив эшчәнлек алып бара. Укучыларның олимпиада  һәм БРТ эшләрен тикшерүче эксперт буларак нәтиҗәле эшләгәне өчен укытучы 2014нче елда район мәгариф идарәсенең грамотасы белән бүләкләнде

    Миләүшә Хәсән кызы Исламова хезмәттәшләре арасында эшкә җаваплы каравы, таләпчәнлеге, гаделлеге, хезмәт сөючәнлеге белән аерылып тора.Үзенең бай тәҗрибәсе белән теләп уртаклаша. Ачык дәресләр һәм чаралар күрсәтә, чыгышлар ясый. Мәктәбебез базасында Республиканың Өстенлекле мәктәпләре укытучылары өчен коучинг кысаларында 6нчы сыйныфта үткәрелгән “Без – булышчылар.” (17.11.2014), Тукай районы һәм Яр Чаллы шәһәренең уку- укыту эшләре буенча директор урынбасарларының региональ семинарында 7нче сыйныф укучылары белән “Минем буш вакытым” темасына күрсәтелгән дәресләр (26.02.2016) үзләренең төптән уйланганлыгы,заман таләпләренә җавап бирүләре, методик яктан уңышлы булулары һәм тәрбияви әһәмияте белән аерылып торалар

    Укытучы шулай ук сыйныфтан тыш чаралар үткәрүгә дә зур әһәмият бирә. Үзенең педагогик тәҗрибәсен тарату максатыннан “Татар әдәбияты дәресләрендә һәм дәрестән тыш чараларда хезмәт тәрбиясе һәм профориентация бирү”исемле авторлык программасы белән Бөтенроссия дәрестән тыш эшләр программалары конкурсында катнашып, IIдәрәҗәдәге дипломга лаек булды.(Программа филология фәннәре кандидаты, доцент Ирисов Н.И. тарафыннан рецензияләнгән, 2014 нче ел). Укытучының үзе язган шигырьләре “Илһам чишмәсе” исемле III Республика иҗат конкурсы нәтиҗәләре буенча төзелгән җыентыкка кертелгән.

     Бүгенге көндә дә Миләүшә Хәсәновна зур иҗади планнар белән яши.  Бик тырышып татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия “Туган тел” конкурсына әзерләнә. Укучылары , укытучылар коллективы һәм ата-аналар алдында ихтирам казанган педагогка эшендә зур уңышлар, сәламәтлек телибез!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методик берләшмә планы.

2011-2012уку елына ММБ укытучыларының методик темасы:“ Татар теле һәм әдәбияты ,тарих дәресләрендә информацион-коммуникатив технологияләр кулланып, ныклы белем һәм югары әхлак тәрбиясе бирү”....

Район методик берләшмәсе планы

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик берләшмәсенең  2013-2014 нче уку елына планы...

Азнакай шәһәре 4 нче лицее татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рафикова Эльвира Алмарис кызының педагогик эшчәнлегенә бәяләмә

Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган "Туган тел" мастер-класс бәйгесенә....

Укытучының педагогик эшчәнлегенә мәктәп тарафыннан бирелгән бәяләмәсе

Укытучының педагогик эшчәнлегенә мәктәп тарафыннан бирелгән бәяләмәсе...

Мәктәп методик советы тарафыннан бирелгән бәяләмә

Мәктәп методик советы тарафыннан бирелгән  бәяләмә...

Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган «Туган тел” мастер-класс бәйгесенең республика турында катнашучы Хәлиуллина Раушания Насибулла кызының педагогик эшчәнлегенә бәяләмә

Ана теле укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган «Туган тел”  мастер-класс бәйгесенең республика турында катнашучы Татарстан Республикасы Баулы    муниципаль ...

Азнакай шәһәре 4 нче лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ибатова Сөмбел Рашат кызының педагогик эшчәнлегенә бәяләмә

Азнакай шәһәре 4 нче лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ибатова Сөмбел Рашат кызының педагогик эшчәнлегенә бәяләмә...