Район методик берләшмәсе планы
материал по теме

Шайдуллина Ландыш Камиловна

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик берләшмәсенең  2013-2014 нче уку елына планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon rmo_plany.doc107.5 КБ

Предварительный просмотр:

«Килешенде»

  Сарман  муниципаль  районы мәгариф бүлеге мәгълүмати-методик үзәгенең  әйдәп баручы белгече

 ___________       Шәйхразыева Г.Р.

«______» __________ 2013 нче ел.

 

«Раслыйм»

Сарман  муниципаль  районы мәгариф бүлегенең мәгълүмати-методик үзәк директоры

____________ Зиннәтуллина Д.Я..

«______» __________ 2013 нче ел.

Cарман муниципаль районы татар теле һәм әдәбияты укытучылары район методик берләшмәсенең 2013-2014 нче уку елына эш планы

(Җәлил кусты)

Методик тема:  “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә  мәгълүмати-коммуникатив технологияләр кулланып, ныклы белем һәм югары әхлак тәрбиясе бирү”. 

 Максат: 

  • белем бирүнең эчтәлеген яңарту,
  • укыту-тәрбия процессында заманча яңа технологияләргә өстенлек бирү;
  • укытучыларга методик, практик ярдәм күрсәтү, аларның белемен, методик осталыгын күтәрү эшен оештыру, һөнәри осталыкка ия булган укытучыларның алдынгы педагогик тәҗрибәсен тарату
  • укучыларда Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның этнокультурасы буенча мәгълүматлылыкны үстерү, толерантлык хисен тәрбияләү
  • укучыларда лингвистик, коммуникатив, культурологик компетенцияләр булдыру;
  • көндәшлеккә сәләтле шәхеснең иҗади сыйфатларын һәм милли үзаңын формалаштыруны бербөтен процесс буларак оештыру.

 Чаралар

 Вакыты

Җаваплы

Педагогик эшчәнлекне оештыру

1

Сарман төбәгенең күренекле кешеләре белән очрашулар оештыру (Д.Гарифуллинның 75 яшьлек юбилее)

аерым план буенча

 Шәйдуллина Л.К., ММБ җитәкчеләре

2

 Регионнар белән эш (ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының №805 боерыгы (28.12.2001) нигезедә Башкортстан Республикасы Әлеш  районы белән хезмәттәшлекне дәвам итү

ел дәвамында

Шәйхразыева Г.Р.

Шәйдуллина Л.К.

3

Татар теле һәм әдәбияты буенча фән олимпиадалары үткәрү (мәктәп, муниципаль, республика туры)

октябрь - (мәктәп туры),

декабрь - (муниц. тур),

февраль -(респуб. туры).

Шәйхразыева Г.Р.

 Шәйдуллина Л.К.

 ММБ җитәкчеләре

 4

 Гастрольләрдә булган театр тамашаларын карау һәм театрларга баруны оештыру

октябрь-апрель

  ММБ җитәкчеләре

5.

Туган тел көне :  “Республикам  милләтләр дуслыгы белән көчле”дигән тема астында районда  яшәүче төрле милләт кешеләре белән тематик кичәләр оештыру.

февраль, апрель

 Шәйдуллина Л.К.

ММБ җитәкчеләре

6.

 Мәктәпләрдә татар теле көннәре

 ай саен

 Татар теле укытучылары

7.

М.Җәлил туган көнгә багышланган "Шигырь укучылар" бәйгесе (Җәлил нефть идарәсе белән берлектә)

февраль

Шәйдуллина Л.К

ММБ җитәкчеләре

8.

 Г.Тукай туган көнгә багышланган әдәби чаралар

апрель

Шәйдуллина Л.К

ММБ җитәкчеләре

9.

 Укучыларның төрле дәрәҗәдәге  фәнни-гамәли конференцияләрендә катнашуы

  график буенча

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары

10.

 Укытучыларның төрле дәрәҗәдәге  фәнни-гамәли конференцияләрендә катнашу

 график буенча

Мәктәп җитәкчелеге

11.

Укытучыларның һәм укучыларның муниципаль,  республика күләмендә уза торган төрле конкурсларда (мастер- класс һ.б. ) катнашуларын тәэмин итү

график буенча

 Мәктәп җитәкчелеге

12.

Юбиляр әдипләрнең туган көннәре, юбилейлары уңаеннан төрле чаралар оештыру  

 ел дәвамында

Шәйдуллина Л.К

ММБ җитәкчеләре

13

Милли бәйрәмнәрне оештыру, укучыларның, ата-аналарның актив катнашуын тәэмин итү, пропагандалау

 ел дәвамында

Шәйдуллина Л.К

ММБ җитәкчеләре

Методик берләшмә утырышлары

1

Август конференциясе кысаларында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  зона методик утырышы: “Компетентлы укытучыдан – компетентлы укучыга"

 август

 (беренче сан-лы Җәлил урта гомумбелем бирү мәктәбе )

Шәйхразыева Г.Р.

 Шәйдуллина Л.К.

Шакирова И.Ш.

 

2

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  район методик берләшмәсе утырышы: "Яңа технологияләрнең шәхесне формалашты-рудагы роле"   (эш тәҗрибәсен өйрәнү)   

     октябрь

 (Илексаз мәктәбе)

Шәйхразыева Г.Р.

Арсланова Г.Л.

Шәйдуллина Л.К.

 

    3

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  район методик берләшмәсе утырышы: "Гаиләнең гореф-гадәтләре һәм йолалары - яшьләрне тәрбияләү нигезе" (тәрбия һәм белем бирү процессында дәвамчылык проблемалары)

  декабрь

(Александров-ка урта гомумбелем бирү мәктәбе )

 

Шәйхразыева Г.Р.

Арсланова Г.Л.

Шәйдуллина Л.К.

 

4.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  район методик берләшмәсе утырышы: “Сәләтле балаларны фәнни-тикшеренү эшенә тарту һәм проект эше белән җитәкчелек итү үзенчәлекләре” (Түгәрәк өстәл: предметара бәйләнеш проблемалары турында сөйләшү)

февраль

(Иске Минзәләбаш урта гомумбелем бирү мәктәбе)

Шәйхразыева Г.Р.

Арсланова Г.Л.

Шәйдуллина Л.К.

5.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  район методик берләшмәсе утырышы: "Төбәкне өйрәнү мәктәп укучыларына гражданлык-патриотик тәрбия бирү формасы"  (Районыбыз горурлыгы Д.Гарифуллин  юбилее уңаеннан үткәрелгән чараларны йомгаклау)

 апрель

(Крайны өйрәнү музее белән берлектә)

Шәйхразыева Г.Р.

Арсланова Г.Л.

Шәйдуллина Л.К.

 

 Оештыру эшчәнлеге

1.

  Укучыларның татар теле һәм әдәбияты буенча УМК белән тәэмин ителешен контрольдә тоту. Эш программалары, норматив документлар белән эшләүне оештыру, аларны вакытында әзерләү.

август- сентябрь башы

  Мәктәп җитәкчелеге, ММБ җитәкчеләре

2

Татар телендә чыга торган газета-журналларга язылуны оештыру

ел дәвамында 2 тапкыр

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары

  3.

9, 11 нче сыйныфларда йомгаклау аттестациясен оештыру һәм үткәрү  

май-июнь

Мәктәп җитәкчелеге

  4.

 Фән буенча олимпиадаларның мәктәп туры өчен сорауларын, бәяләү нормаларын төзү, раслау

октябрь  

ММБ җитәкчеләре

 Нәтиҗәләрне анализлау буенча эшчәнлек

1

Милли белем бирү буенча индикатив күрсәткечләрне җыю һәм анализлау (контроль кисемнәр, контроль эшләр, тестлар  һ.б.)

 ел дәвамында

  Мәктәп җитәкчелеге, ММБ җитәкчеләре

    2.

Укучыларның татар теле һәм әдәбияты милли тәрбия  буенча иҗади эш күрсәткечләрен җыю һәм анализлау

гыйнвар

ММБ җитәкчеләре

                            Эксперименталь программалар. Яңа  технологияләр.

1.

Рахимов, Сингапур технологиясен,   "ФДСка күчү шартларында татар әдәбиятын укыту" проблемасын өйрәнү һәм гамәли куллану буенча эшчәнлекне дәвам итү.

ел

дәвамында

 Шәйдуллина Л.К. ММБ җитәкчеләре

  2.

Р.Р. Нигъматуллинаның "Әдәби әсәрләргә иҗтимагый-психологик анализ үзенчәлекләре. ФДСка күчү шартларында татар әдәбиятын укыту" методикасын өйрәнү һәм гамәли куллану буенча эшчәнлекне дәвам итү  

ел дәвамында

 Шәйдуллина Л.К. ММБ җитәкчеләре

   3.

А.Г.Яхинның  «Икенче буын ФДС кертелү шартларында милли - региональ компонентны гамәлгә ашыру" методикасы буенча эшне дәвам итү

ел дәвамында  

 Шәйдуллина Л.К.

ММБ җитәкчеләре

    4.

Татар теле һәм әдәбияты укытуның яңа методикалары, яңа педагогик техноло-гияләрне өйрәнү.

ел дәвамында  

татар теле һәм әдәбияты укытучылары

     5.

Яр Чаллы социаль педагогик техно-логияләр һәм ресурслар институты, Мәгарифне үстерү институты белән тыгыз хезмәттәшлектә эшләү

ел дәвамында  

 Шәйдуллина Л.К.

Туган телдә белем һәм тәрбия бирү өчен шартлар тудыру буенча эшчәнлек планы

1

Балалар бакчалары һәм мәктәпләр арасында дәвамчылыкны тәэмин итү (Җәлил мәктәпләрендә төрле куст методик семинарлар оештыруга әзерлек).

 март

 

Шәйхразыева Г.Р.

Шәрифуллина А.Х.

Шәйдуллина Л.К.

2.

Булачак беренче сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре белән очрашулар оештыру

февраль - март

Директор урын-басарлары

3.

Татар төркемнәрендә, татар сыйныфла-рында укучыларның әти-әниләре өчен җыелышлар үткәрү

мәктәпләрнең графигы буенча

Директор урын-басарлары

4.

Район газетасы битләрендә туган телдә белем алуны  пропагандалаган материаллар бастыру

 ел дәвамында

 ММБ җитәкчеләре

Мәгьлүмати-методик эшчәнлек

1

Укыту-тәрбия процессында мәгариф һәм фән министрлыгы, "Белем. ru" , "Туган тел", укытучыларның шәхси сайтларын һ.б.  куллану  

ел дәвамында

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары

2.

Республика күләмендә узучы авторлык  программалары,  методик эшкәртмәләр конкурсларында катнашу

ел дәвамында

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары