Методик берләшмә.
материал по алгебре на тему

Хазиева Альфия Флусовна

Методик берләшмә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл metodik_berleshme.docx45.39 КБ

Предварительный просмотр:

Баек төп гомуми белем бирү мәктәбе

Табигать фәннәре буенча методик берләшмә эшчәнлеге

Җитәкчесе:Хаҗиева Әлфия Флүс кызы

Темасы:

“Укытучыларның белем һәм тәрбия бирүдә яңа технологияләр кулланып профессиональ компетентностьларын үстерү”

Методик берләшмәнең эш планы

2014-2015 уку елы

Эшләнәчәк эш төре

Үтәлергә тиеш

Кем җаваплы

1

  2

  3

Узган уку елындагы методик эшкә йомгак ясау.

Методик берләшмә алдында торган бурычлар. Яна уку елына эшне планлаштыру.

Эш программаларын раслау.

Август

Сентябрь

Хазиева Ә.Ф.

1

  2

  3

Математика атналыгын үткәрүне планлаштыру.

Мәктәптә фән олимпиадалары үткәрү. Укучыларның дәфтәр торышына таләпләр.

Октябрь

Ноябрь

Декабрь

Хазиева Ә.Ф.

Гильметдинова Г.Н.

Гаттарова Р.Х.

1

  2

  3

Фән олимпиадаларына нәтиҗә ясау.

Компьютерда эш алымнары.

Методик доклад: “Сәләтле балалар белән эш”

Январь

Февраль

Март

Хазиева Ә.Ф.

Баянов Р.Ф.

  1

  2

  3

Имтихан эшләрендә тест кулллану өчен әзерлек чаралары.

Укучыларнын имтиханнарга әзерлек һәм консультацияләр үткәрү торышы.

Экология атналыгы уздыру.

Апрель

Май

Хазиева Ә.Ф.

Гильметдинова Г.Н.

Ахияров  И.А

Методик берләшмәнең үткән елгы эшенә анализ.

Табигать фәннәре буенча методик берләшмә физика, математика , химия-биология, информатика, география, җыр һәм рәсем сәнгате, технология, физкультура укытучыларын берләштерә. Бу фәннәрдән 5 укытучы укыта.

Һәр укытучының үзенең методик темасы бар. Ахияров Илнурның темасы: “Химия-биология укытуда заманча технологиялар кулланып, укучыларның танып-белү активлыгын һәм иҗади фикерләү сәләтен үстерү”. Гильметдинова Гөлнараның методик темасы: “Рухи һәм физик сәламәт, әхлаклы шәхес тәрбияләү”. Хазиева Әлфиянең методик темасы: “Математика дәресләрендә тирән фикерли белүче, яңалыкка омтылучы, сәламәт, әхлаклы шәхес тәрбияләү”. Гаттаров Рәйсәнең методик темасы: “Табигать фәннәрен укытуда заманча технологиялар кулланып, табигатьне яратучы, саклаучы шәхес тәрбияләү”. Баянов Рамилның методик темасы: “Туган ягын яратучы, тормышка яраклаша белүче, сәламәт шәхес тәрбияләү”.

Методик берләшмә алдан төзелгән план нигезендә эшләде. Эшчәнлектә эшнең төрле төрләре күрсәтелде: докладлар тыңлау, фикер алышу, дәфтәрләр тикшерү һ.б. булган сораулар берләшмә утырышларында тикшерелде.

2013-2014 уку елында мтодик берләшмәнең 4 утырышы булып узды. Беренче утырышта методик берләшмәнең еллык эш планы тикшереп расланды. Программаларда булган үзгәрешләр турында сөйләшенде.Узган уку елындагы эшләргә йомгак ясалды. “Укытучыгы бердәм таләпләр” дигән темага сөйләшенде. Тематик планнарны төзеп, расслатып алырга кирәклеге әйтелде.

Утырышта шулай ук укытучыларның вакытлы матбугатка язылулары да тикшерелде. Укучыларның дәфтәрләре тотышына куелган бердәм таләпләрнең ничек үтәлеше тикшерелде.

Икенче утырышта “Озак һәм сәламәт яшәү серләре” дигән темага Ахияров И.А. чыгыш ясады. Чыгышта озак һәм сәламәт яшәү өчен хәрәкәтләнергә, спортны якын итәргә, физик хезмәт белән шөгыльләнергә, рациональ тукланырга, чыгынырга, көндәлек режимны үтәргә кирәклеге әйтелде. Утырышта укучыларны олимпиадаларга әзерләү дә тикшерелде. Фән һәм класс журналларына күзәтү оештырылды.

Өченче утырышта “ Математика, физика дәресләрендә милли төбәк компонентларын куллану” турында Гильметдинова Г.Н. чыгыш ясады. Аерым дәресләрдә мәйдан исәпләгәндә (математика), экологик проблемаларны, җылылык күренешләрен өйрәнгәндә милли төбәк компонентлары бик киң кулланылуы әйтелде.

Сәләтле балалар белән дәрсләрдә өстәмә эшләр эшләнә: төрле типтпгы күнегүләр, әверелешләр,мәсьәләләр чишелә.

4 утырышта “Каюм Насыйри һәм математика” дигән темада Хазиева Ә.Ф. чыгышы тыңланды.

Татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри үз вакытында халыкка күпъяклы белем бирергә тырышкан, дәреслекләр, методик ярдәмлекләр төзегән. Аның күп кенә фикер-киңәшләре әле бүген дә актуальлеген югалтмаган. Аның хезмәтләре арасында математика фәне үсешенә багышланганнары да шактый. Ул, дәреслекләр язганда, математика терминнарының балаларга аңлаешлы булуына омылган.

Утыышта шулай ук физика, химия-биология фәннәреннән лаборатор һәм практик эшләрнең үтәлеше тикшерелде. 3 фәннән дә тема саен, тематик план буенча, лаборатор-практикэшләр үткәрелеп барыла.

XI класс укучыларын алгебра фәненнән бердәм дәүләт имтиханына әзерләү эше каралды. Бу эш ел буе дәвам итте.

Компьютерда эшләү осталыгын арттыру максатыннан, көнгә 1-2 сәгать шөгыльләнү кирәклеге әйтелде.

Бу уку елында химия декадасы үткәрелде. Декада барышында күп кенә эшләр башкарылды. Укучылар күренекле химикларга багышлап рефератлар яздылар.

7-8 класслар арасында “Ни өчен, нигә, нилектән?” дигән интеллектуаль уен оештырылып, 7 сыйныф укучылары көчле булуларын күрсәттеләр.

Дәрес хәзерләү группасы укучылары белән “Табигать һәм химия” дигән темага әңгәмә үткәрелде.

V-VII класс укучылары “Үзебезнең якта үскән дару үләннәренең файдасы” дигән темага сочинение яздылар.

Укучылар кроссвордлар, башваткычлар төзеднләр.

Кошлар көне үткәрдек. Укучыларыбыз кош рәсемнәре ясадылар, сыерчык ояларын чистарттылар, яңаларые ясап элделәр.

Укучыларыбыз Россия күләм үткәрелгән “Көнгерә” конкурсында катнаштылар.

Укытучылар укучыларга ныклы белем бирү өчен һәр дәрескә ныклы белемле әзерлек белән керделәр. Уку елын 100% өлгереш белән тәмамладык. Методик берләшмә җитәечесе: Ә.Ф. Хазиева.

Фәннәр буенча еллык өлгереш нәтиҗәләре

2013-2014 уку елы

Исемлек

Фәне

Өлгереш

Сыйфат

1.

Баянов Р.Ф.

Физ-ра

2.

Баянов Р.Ф.

Технология

3.

Гаттарова Р.Х.

География

4.

Гаттарова Р.Х.

Искусство

5.

Хазиева Ә.Ф.

Математика

6.

Ахияров И.А.

Физика

7.

Гильметдинова Г.Н.

Информатика

8.

Ахияров И.А.

Химия

9.

Ахияров И.А.

Биология

10.

Исламов Р.А.

Физ-ра

Килешенде:   _________                                                                                           Раслыйм:

Укыту-тәрбия эшләре буенча                                                                      Мәктәп директоры                  

директор урынбасары                                                                                   Сәхипгәрәев А.Р.      

Мадьярова А.И.

Баек төп гомуми белем бирү мәктәбенең төгәл фән укытучыларының методик берләшмәсенең 2014-2015 уку елына эш планы

2014-2015 уку елы

2014-2015 уку елына бурычлар

  1. Белем бирүне диагностикалау нигезендә дифференцияле методик эш алып баруны оештыру.
  2. Укучы шәхесен үстерүче, баланың мәгълүматлылыгын һәм укуда иҗадилыгын үстерүче методикаларны үзләштерүгә булышлык итү.
  3. Укытучыларны аналитик эшчәнлеккә, даими педагогик үзанализга җәлеп итү.
  4. Алдынгы тәҗрибәне туплау, тарату, осталык хәрәкәтен үстерү.

                        I утырыш(сентябрь-октябрь)

Тема: Яңа уку елының бурычлары һәм 2014-2015 уку елына эш планын раслау.

  1. Узган уку елындагы методик эшкә йомгак ясау.
  2. Методик берләшмә алдында торган бурычлар.
  3. Түгәрәк өстәл янында сөйләшү
  • Яңа методик әдәбият белән танышу;
  • Фән буенча мәктәп олимпиадалары үткәрү, район олимпиадаларына укучылар әзерләү;
  • Сәләтле балалар белән эшләүне системага салу.

     4.Эш программаларын төзү.

Утырышлар арасында эш.

  1. Контроль эшләр үткәрү.
  2. Бер-береңнең дәресләрендә булу.
  3. Аттестация узучы укытучыларның әзерлек эшләре.

II утырыш (ноябрь-декабрь)

Тема: Яңа технологияләр кулланып төгәл фәннәр укытуның нәтиҗәлелеген арттыру.

  1. Укытучыларның заманча технологияне куллану тәҗрибәсе белән уртаклашу.
  2. Ачык дәресләр графигын төзү.
  3. Бердәм журнал тотуны контрольдә тоту.

 

 Утырышлар арасында эш

  1.  I яртыеллык буенча контроль эш текстлары төзү.
  2. Фән буенча район олимпиадасына укучыларны әзерләү.
  3. Шәхси методик тема өстендә эшләү.
  4. Предмет семинарларында алган яңалыклар белән уртаклашу.

          III утырыш (январь-февраль)

Тема: Класстан тыш эшләр.

  1. Предмет буенча класстан тыш эшләрне оештыру. Иҗади отчетларны тыңлау.
  2. Кабинетларда эш торышы.
  3. Предметлар буенча норматив документларга күзәтү.
  4. БДИга әзерлек торышы.
  5. МО үткәрәчәк атналык планын төзү.
  6. МБ гә керүче һәр укытучының 1нче яртыеллыкта эшләгән эшләренә анализ ясау.

Утырышлар арасында эш

 

  1. Остаз укытучылар эше: дәресләргә әзерләнүдә методик ярдәм күрсәтү.
  2. Үзара дәресләргә керү, дәресләргә анализ ясау.
  3. Яңа методик әдәбият белән танышу.
  4. Атналыклар үткәрү.

IV утырыш (апрель)

Семинар-практикум. “Дәресләрдә информацион технологияләрдән куллану. БДИга әзерлектә он-лайн режимны куллану өстенлекләре.”

Утырышлар арасында эш.

  1. Математикадан имтихан алучы укытучыларның үзара тәҗрибә уртаклашу эшен оештыру.
  2. Шәхси методик тема буенча докладлар, укытучы лабораториясен тулыландыру.
  3. 9 класста консультацияләр үткәрү.
  4. Еллык контроль эш текстлары, тестлар төзү.

Укытучылар турында мәгълүмат

Ф.И.О.

Туган көне

Белеме

Пед.

Стажы

Нинди фән укыта

1.

Баянов Рамил Фәрдегаян улы

21.03.

1965

Махсус урта,БИПТ-8

27

Физ-ра,технология

2.

Гаттарова Рәйсә Хәбибулла кызы

07.04.

1964

Махсус урта,Казан пед.көл.

28

Музыка,рәсем,

география

3.

Хаҗиева Әлфия

Флус кызы

02.03.

1981

Югары

КФУ,2014

12

Математика

4.

Гыйлметдинова Гөлнара Наил кызы

03.12. 1988

Югары

КФУ,2014

5

Математика,

информатика

5.

Ахияров Илнур Әфтәх улы

26.12.

1984

Югары,Бирский дәүләт социаль-педагогия академиясе

4

Химия,физика,

биология

6.

Исламов Руслан Альберт улы

23.12.

1980

Югары,Казан дәүләт педагогия университеты

1

ОБЖ,физ-ра


Методик темалар

ФИО

Укытучының методик темасы

1

Ахияров

Илнур А.

Химия,география,физика дәресләрендә укучыларның танып белү эшчәнлеген үстерү

2

Хазиева

Әлфия Ф.

Проблемалы ситуацияләр аша математика дәресләрендә укучыларда танып-белүгә омтылыш уяту

3

Баянов

Рамил Ф.

Технология дәресләрендә эзләнү эшчәнлеген һәм проектлар методын куллану.

4

Гыйлметдинова

Гөлнара Н.

Решение прикладных задач в среде Delphi

5

Гаттарова

Рәйсә Х.

Табигатьне яратучы,экологияне саклаучы шәхесләр тәрбияләү.

6

Исламов

Руслан А.

Дәресләрдә эзләнү эшчәнлеген һәм проектлар методын куллану.

Баек урта гомуми белем бирү мәктәбенең төгәл фән укытучыларының методик берләшмәсенең

2014-2015 уку елына эш планы

Сентябрь

Октябрь

Ноябрь

Декабрь

1.Мәктәп темасы өстендә эш

 Методик темалар сайлау.

Укытучыларның методик темаларын раслау

Фәнни әдәбият белән танышу

Методик тема буенча материал туплауны дәвам

 итү.

2.Киңәшмә-семинарлар

Укытучыларның август киңәшмәләрендә катнашуы. КМБ утырышы

Предмет укытучыларның үз үз темасы буенча чыгышы,

Предмет семинарларында алган яңалыклар

3.Атналык һәм

Олимпиадалар

Фән олимпиадаларына

әзерлек башлап җибәрү

Газета-журнал материалларына даими күзәтү ясау, истәлекле даталарны билгеләп үтү, атналыклар үткәрү

планын булдыру

Мәктәпкүләм

олимпиадалар үткәрү, муниципаль турга

әзерләнү

Район күләмендә олимпиадаларда катнашу

4.Тәҗрибә уртаклашу

Программа үзгәрешләре белән танышу. Предметлар       буенча эш программалары, яңа дәреслекләр, методик ярдәмлекләр белән эш.

Шәхси методик темалар сайлау буенча юнәлеш.

Газета- журналларга     язылу, Электив курсларга программаларга күзәтү

ясау

Яшь укытучылар белән остазлар алып барган

эшне бәяләү.Үзара дәресләргә йөрешне оештыру. КМБ утырышы

Газета-журнал яңалыкла-

ры буенча фикер алышу.

 Фән укытучыларының  заманча технологияләр куллануы

5.Аттестация

Ачык дәрес, ачык мероприятиеләрне планлаштыру. Белем

күтәрү курсларын белешү.

Үзара дәресләргә, ачык дәресләргә керү.

Ачык дәрес һәм мероприятиеләрне план буенча күрсәтү

Документация белән эш. Портфолиоларны тулыландыру

6.Кабинетларда эш

Куркынычсызлык кагыйдә-

ләре белән таныштыру.

Куллар куйдырту.

Кабинет паспортын барлау, эш планын яңарту.

Иҗат лабораториясен баету

Дидактик материаллар әзерләүне дәвам итү.

Январь

Февраль

Март

Апрель

Май

Өлкән укытучыларның эш тәҗрибәсе белән танышу

Укучылардан тестлар

 алуны оештыру

Фәнни-педагогик

әдәбият белән танышу

Бердәм тема өстендәге эшнең еллык йомгагы. Укытучыларның отчеты.

Педсоветта кабул ителгән карарлар буенча киңәшләшү

Атналык эшенә йомгак

 ясап, брошюралар иҗат итү

Сәләтле балалар белән

 эшне дәвам итү

Методик берләшмәнең

еллык эшенә йомгак

Ата-аналарга ачык дәресләр күрсәтү

“Юный программист” конкурсында катнашу

“Кенгуру” конкурсында катнашу

Укытучыларның иҗат лабораторияләре һәм норматив документлары белән танышу. Белемлелек нәтиҗәсе буенча мониторинг

Дәресләрдә яңа технологияләрдән

файдалану, предметлар

буенча диагностика эше

БДИ турында фикер алышулар, БДИга әзерлек. Иҗат лабораториясенә, кабинетларга смотр

Экзамен-консультацияләргә әзерлек.

Яңа технологияләрнең элементларын куллану турында фикерләшү

Предметлар буенча класстан

 тыш эшләр.

Брошюралар иҗат итү

Киләсе уку елына аттестацияләнүчеләрне барлау, әзерлек эшләрен башлау.

Предмет буенча

брошюралар иҗат итү

Аттестацияләнүче укытучыларның БДИ бирүләрен планлаштыру

3нче чирек буенча

Еллык кон-

троль эшләр, Сорау,

тестлар әзерләү (БДИ сораулары нигезендә)

Кабинетларда газета

 Чыгару

Иҗат лабораториясен

баету

Нәтиҗә ясау

Ачык дәресләр графигы

Укытучы

Ачык дәрес темасы

Класс

1

Ахияров Илнур А.

“Күзәнәкнең химик тозелеше”

Ачык дәрес

9

2

Баянов Рамил Ф.

“Такта эшкәртү”

Ачык дәрес

8

3

Гаттарова Рәйсә Х.

“Тын океан”

Ачык дәрес

7

4

Хазиева Әлфия Ф.

“Ботен тигезләмәләрне чишүнең     кайбер ысуллары”

Ачык дәрес

9

                                             

Ачык мероприятиеләр графигы

Укытучы

Ачык дәрес темасы

класс

1

Ахияров Илнур А.

“Бөек химиклар тормышыннан”

класстан тыш чара

9

2

Баянов Рамил Ф.

“Ягез әле егетләр”

класстан тыш чара

5-9

3

Гаттарова Рәйсә Х.

“Сабантуй”

класстан тыш чара

“Башваткыч”

класстан тыш чара

5

1-4

4

Хазиева Әлфия Ф.

“Гаҗәеп саннар илендә”

класстан тыш чара

7



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методик берләшмә планы.

2011-2012уку елына ММБ укытучыларының методик темасы:“ Татар теле һәм әдәбияты ,тарих дәресләрендә информацион-коммуникатив технологияләр кулланып, ныклы белем һәм югары әхлак тәрбиясе бирү”....

Район методик берләшмәсе планы

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик берләшмәсенең  2013-2014 нче уку елына планы...

Табигать фәннәре методик берләшмәсе планы

Табигать фәннәре методик берләшмәсенең еллык эш планы...

Татар теле укытучыларының методик берләшмә эшчәнлеге

Татар теле укытучыларының методик берләшмә эшчәнлеге турында материал...

Исламова Миләүшә Хәсән кызының педагогик эшчәнлегенә мәктәп методик берләшмәсе тарафыннан бирелгән бәяләмә

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Исламова Миләүшә Хәсән кызының педагогик эшчәнлегенә мәктәп методик берләшмәсе тарафыннан бирелгән бәяләмә...

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмә утырышында ясалган чыгыш.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмә утырышында ясалган чыгыш....