Табигать фәннәре методик берләшмәсе планы
учебно-методический материал (география) на тему

Загидуллина Зульфия Дамировна

Табигать фәннәре методик берләшмәсенең еллык эш планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tabigat_fnnre_mb_plany.docx29.7 КБ

Предварительный просмотр:

Әтнә муниципаль районы Күшәр төп гомуми белем бирү мәктәбе

2013-2014 уку елы

Табигать – математика фәннәре методик берләшмәсенең 2013-2014 уку елына эш планы

Метод берләшмәнең максаты:   табигать фәннәре һәм математик цикл укытучыларының тәҗрибәсен гомумиләштерү һәм уртаклашу, профессиональ осталыкларын үстерү аша укучыларның иҗади ачылуына ирешү

Метод берләшмәнең бурычлары:

  1. Дәресләрне информацион технологик методлар кулланып үткәрүнең нәтиҗәлелеген арттыру
  2. Сәләтле балалар белән индивидуаль эшне дәвам итү
  3. Белем бирүне диагностикалау нигезендә дифференцияле методик эш алып баруны оештыру.
  4. Укучы шәхесен үстерүче, баланың мәгълүматлылыгын һәм укуда иҗадилыгын үстерүче методикаларны үзләштерүгә булышлык итү.
  5. Укытучыларны аналитик эшчәнлеккә, даими педагогик үзанализга җәлеп итү.
  6. Алдынгы тәҗрибәне туплау, тарату, осталык хәрәкәтен үстерү.

Эчтәлек

Вакыты

1

Тәрбия планнарын раслау

Сентябрь

2

Укытучыларның ачык дәресләр, фән атналыклары  үткәрүе

Ел буена

3

Табигать фәннәренә кагылышлы вакытлы матбугат белән танышып бару

Даими

4

Фән укытучылары өчен консультацияләр үткәрү

  • Дәресләрдә, дәрестән тыш чараларда укыту-тәрбия эшчәнлеген оештыру
  • Укытучының, кабинетларның документациясе
  • Иҗади-интеллектуаль эшләрне оештыру методикасы

Даими

5

МБ утырышларын уздыру

План нигезендә

                                           

Методик берләшмә утырышлары

2013-2014 уку елы

I утырыш  / 28 август /

Тема: Яңа уку елына эшне планлаштыру

  1. Узган уку елындагы методик эшкә йомгак ясау.
  2. Методик берләшмә алдында торган бурычларны билгеләү
  3.  Эш программаларын карау, анализлау
  4. Яңа уку елына дәреслекләр һәм методик кулланмалар белән тәэмин ителеш мәсьәләләре
  5. Укытучыларның үзбелемен үстерү формалары турында сөйләшү- үтәлү срогы, отчет формасы, урыны.
  6. Норматив документлар өйрәнү. Фән буенча документация алып бару тәртибе, укучыларның эш дәфтәрләренә таләпләр.
  7. Сингапур методы буенча укуларга әзерлек юнәлешләре.

         Төрлеләр:

  1. Фән буенча мәктәп олимпиадалары үткәрү, район олимпиадаларына укучылар әзерләү мәсьәләләрен карау;
  2. Узган уку елында математика, физика фәннәре буенча ГИА нәтиҗәләрен өйрәнү
  3. Сәләтле балалар белән эшләүне системага салу.
  4. Республика, Россиякүләм конкурсларда катнашу мәсьәләләрен карау
  5. Ачык дәресләр, фән атналыкларының графикларын төзү
  6. Яшь математика һәм физика укытучысы Мухаметгалиева Эльвирага тәҗрибә-ле укытучы Нуриев Г.Ф.ны киңәшче итеп билгеләү

                        Утырышара эшләр

1.Эш программалары төзү.

2.Контроль эшләр үткәрү.

3.Бер-береңнең дәресләрендә булу

4. Яңа уку елына кабинетларның эш планын төзү.

5. Сәләтле балалар  белән фәнни эшкә, үзбелемне үстерүгә  тема сайлау һәм әдәбият туплау

6.Аттестация үтүче укытучыларның эш тәҗрибәсен өйрәнү: География фәне буенча дәресләргә керү.

7. Түгәрәкләр үткәрү өчен шартлар (план, дәреслекләр) булдыру.

7.Сингапур методы буенча укуларда катнашу

                                            II  утырыш / ноябрь/

Тема: Яңа технологияләр кулланып төгәл фәннәр

укытуның нәтиҗәлелеген арттыру.

  1. Укытучыларның заманча технологияләр  куллану тәҗрибәсе белән уртаклашу – январь аенда Сингапур методын  кулланып дәресләр үткәрүгә әзерлек
  2. Сәләтле балалар белән эш торышы: фән олимпиадаларына әзерлек торышы, нәтиҗәләргә анализ

3. Математика атналыгына әзерлек

Төрлеләр:

1. Электрон журналларның вакытында тутырылуын контрольдә тоту.

          2.1 чирек өчен административ контроль эшләрнең нәтиҗәләре

Утырышара эшләр

  1.  I яртыеллык буенча контроль эш текстлары төзү.
  2. Фән буенча район олимпиадасына укучыларны әзерләү.
  3. Шәхси методик тема өстендә эшләү.
  4. Предмет семинарларында алган яңалыклар белән уртаклашу.
  5. Укучыларның шәхси нәтиҗәләрен исәпкә алып бару

III утырыш  / январь/

Тема: Класстан тыш эшләр.

  1. Предмет буенча класстан тыш эшләрне оештыру. Иҗади отчетларны тыңлау.
  2. Укучыларның эзләнү эшләре - Шиһаббетдин Мәрҗәни исемендәге фәнни-гамәли конференциягә әзерлек торышы, укытучыларның эшләрен карау
  3. Кабинетларда эш торышы : күрсәтмә материаллар, папкаларның торышы, иҗат лабораториясенең тулылыгы
  4. БДИга әзерлек торышы. 8-9 сыйныфларда стандарт дәреслек биремнәренә тест формасындагы биремнәр кертү мәсьәләләре.
  5. МБ гә керүче һәр укытучының 1нче яртыеллыкта эшләгән эшләренә анализ ясау.
  6.   Биология, география атналыгын үткәрүгә әзерлек торышы

Төрлеләр:

1.1 яртыеллыкта үткәрелгән контроль эшләргә анализ, 1 яртыеллык нәтиҗәләре

2.Район олимпиадаларының  нәтиҗәләренә анализ

Утырышара эшләр

  1. Яшь һәм остаз укытучылар эше: дәресләргә әзерләнүдә методик ярдәм күрсәтү.
  2. Фәнара бәйләнешләрнең файдаланылуын тикшерү максатында үзара дәресләргә керү, дәресләргә анализ ясау..
  3. Биология, география атналыгын үткәрүгә әзерлек
  4.  Өлгермәүче укучылар белән эш юнәлешләрен барлау

IV утырыш /март/

Методик семинар

Тема: “Дәресләрдә фәнара бәйләнешләрне файдалану”

Утырышара эшләр

  1. Математикадан имтихан алучы укытучыларның үзара тәҗрибә уртаклашу эшен оештыру.
  2. Шәхси методик тема буенча докладлар, укытучы лабораториясен тулыландыру.
  3. 9 класста консультацияләр үткәрү.
  4. Еллык контроль эш текстлары, тестлар төзү.
  5. Ачык дәресләр, атналыклар  үткәрү

                                           V утырыш  /май/

    1.Еллык программа үтәлешен тикшерү.

    2.Еллык контроль эшләр үткәрү, анализ ясау.

    3 .МБ дәге һәр укытучының еллык эш нәтиҗәләренә анализ, киңәшләр

Утырышара эшләр

   1).Пробный ГИА да катнашуга анализ.

   2). Йомгаклау контроль эш нәтиҗәләренә анализ.

   3) Математика фәне буенча ГИА да ктанашу


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методик берләшмә планы.

2011-2012уку елына ММБ укытучыларының методик темасы:“ Татар теле һәм әдәбияты ,тарих дәресләрендә информацион-коммуникатив технологияләр кулланып, ныклы белем һәм югары әхлак тәрбиясе бирү”....

Район методик берләшмәсе планы

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик берләшмәсенең  2013-2014 нче уку елына планы...

Методик берләшмә.

Методик берләшмә....

Татар теле укытучыларының методик берләшмә эшчәнлеге

Татар теле укытучыларының методик берләшмә эшчәнлеге турында материал...

Исламова Миләүшә Хәсән кызының педагогик эшчәнлегенә мәктәп методик берләшмәсе тарафыннан бирелгән бәяләмә

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Исламова Миләүшә Хәсән кызының педагогик эшчәнлегенә мәктәп методик берләшмәсе тарафыннан бирелгән бәяләмә...

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмә утырышында ясалган чыгыш.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмә утырышында ясалган чыгыш....