Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укытучының педагогик иҗаты
презентация к уроку по теме

Хасанова Ильсия Ахатовна

Бу чыгышымда укытучыга иҗади эшләү өчен нәрсәләр белергә, нинди интернет-ресурслардан файдаланырга кирәклеге күрсәтелде. Бүгенге укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга,  әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга гына түгел,ә яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлесен сайлап алып, үзләштереп эшли белергә дә тиеш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon prezentaciya.ppt1.56 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укытучының педагогик иҗаты Яңа Савин районының муни ципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе 113 нче татар-рус мәктәбе Казан 2012

Слайд 2

Педагогик эшчәнлектә иҗадилык – бу, беренче чиратта, яңалыкка, үзгәрүчәнлеккә омтылу

Слайд 3

Укытучы-иҗади шәхес Бүген укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга гына түгел, ә яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлесен сайлап алып, үзләштереп эшли белергә дә тиеш.

Слайд 4

Укытучыга карата таләпләр: үз фәнеңне бик яхшы белү; укучыларның фикерләү сәләтен үстерү; уку-танып белү эшчәнлеген оештыру; рухи һәм физик үсешен тәэмин итү.

Слайд 5

Заманча технологияләр файдаланып белем бирү түбәндәге мөһим бурычларны үтәргә ярдәм итә: укучыда телгә кызыксыну уята; аның танып белү активлыгын үстерә; укучыларның иҗади мөмкинлекләрен камилләштерә; белемнәрне тирәнәйтә.

Слайд 6

төрле метод һәм алымнар 1) пассив: укытучы төп (үзәк) рольне уйный 2) актив: н и нди дә булса бер проблема буенча әңгәмә оештыру; диалог оештыру; 3) интерактив: Укучы актив - укытучы моның өчен шартлар тудыра

Слайд 7

Компьютер – укучы белән белемнәр системасы арасында арадашчы, белем алу чарасы . Компьютердан файдалану укыту эшчәнлеген баета, укыту процессын кызыклы, нәтиҗәле һәм иҗади итеп оештырырга мөмкинлек бирә.

Слайд 9

Төрле темага күрсәтмә материаллар һәм укыту ресурсларын бик күп табарга һәм аларны кабат-кабат файдаланырга мөмкин. Интерактив такта укучыларда эшләү активлыгын гына арттырып калмый, ә яңа материалны һәр укучыга җиңел, аңлаешлы итеп җиткерергә дә ярдәм итә.

Слайд 10

Дәресләрдә Интернет ресурсларны куллану гаять зур мөмкинлекләр бирә. Интернет челтәре укучыга һәм укытучыга кирәкле мәгълүматны җир шарының төрле ноктасыннан эзләп табу шартларын тудыра

Слайд 11

Татар теле дәресендә Интернет ярдәмендә уку, язу күнекмәләрен булдыру һәм үстерү; кирәкле материал табу; укучыларның сүзлек запасын баету; татар телен өйрәнүгә мотив формалаштыру кебек дидактик бурычларны үтәргә мөмкин.

Слайд 12

компьютерлар өчен эшләнгән гамәли укыту программалары “ Минем беренче сүзлегем” “ Татар теле-2002”, “ Татар телле Заман”, “ Татар теле-5-11” (2009)

Слайд 13

Lingvo электрон сүзлеге Монда 12 телдәге 154 сүзлек кергән Иң мөһиме – бу кул астында зур китапханә дигән сүз.

Слайд 14

Интернет – ресурслар: Belem.ru

Слайд 15

Уен технологиясе:

Слайд 16

Уйный-уйный белем алганда, телдән үзләштерә торган материал җиңел ныгытыла һәм мавыктыргыч була, балаларның күзәтүчәнлеге арта. Әлеге эш төрен оештырганда, укучыларның яшь үзенчәлеген истә тотып, аны дәрестә урынлы кулланырга кирәк.

Слайд 17

Проектлар методы - нинди дә булса проблеманы өйрәнү һәм гамәли нәтиҗәсен күрсәтү өчен укучыларның мөстәкыйль эшчәнлегенә нигезләнгән укыту методы .

Слайд 18

Проект эшчәнлегенең уңай яклары : Укучы кызыксынып ирекле рәвештә сайлап алган тема өстендә эшли; Үзе сайлап алган эшне мавыгып, канәгатьләнү хисе белән башкара; укучыларның фикерләү эшчәнлеген активлаштыра.

Слайд 20

Укучылар – безнең киләчәгебез. Аларны бүгенге базар мөнәсәбәтләре шартларында көндәшлеккә сәләтле, олы максатларга ирешү юлында информацион технологияләрдән оста файдалана белүче иҗади шәхес итеп тәрбияләү – безнең төп бурычыбыз.

Слайд 21

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект методы

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект методын  куллану укучыларның активлыгын үстерә, мөстәкыйльлек тәрбияли, телгә мәхәббәт уята.....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технология аша мәдәни компетенция үстерү

Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе ...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сәләтле балалар белән эшләү программасы

Безнең балаларыбыз тиз үсә. Тик шуны истә тотарга кирәк: бүген без сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала. Аеруча сәләтле балаларны...

"Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә радиотапшырулардан файдалану"

"Хәзерге шартларда татар теле һәм әдәбияты укытуның эчтәлеге һәм методикасы" темасы астында шәһәр семинарында чыгыш....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли-төбәк компоненты элементларын куллану

Заман алып килгән яңалыклар, үзгәрешләр уку-укыту эшчәнлегенә дә үтеп керде. Бүгенге җәмгыять шартларында укытучының тоткан урыны тамырдан үзгәрде.Аның  бурычы – белем алу эшчәнлеге  белән...

татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр

 Мәгариф системасы гомер-гомергә традицион укыту методикасына нигезләнеп үсте. Әлбәттә инде, гасырлар буена тупланган тәҗрибәгә таянмыйча мөмкин түгел. Шулай ...

Чыгыш. "Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә матбугаттан файдалану"

Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә матбугаттан файдалану...