татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр
статья по теме

        Мәгариф системасы гомер-гомергә традицион укыту методикасына нигезләнеп үсте. Әлбәттә инде, гасырлар буена тупланган тәҗрибәгә таянмыйча мөмкин түгел. Шулай да, тормыш бер урында тормый, заманалар үзгәрә бара. Димәк, яңалыкларны да исәпкә алмыйча эш итәргә ярамый. Бүген без техника зур тизлек белән үсеш алган инновацияләр чорында яшибез. Мәгълүмати технологияләр тормышның барлык өлкәләренә үтеп керде. Белем бирү өлкәсе дә моннан читтә калмады – заманча техника белән җиһазландырылган мәктәпләр барлыкка килде, укытуда яңа методик алымнар, технологияләр кулланыла,укучыларның белемнәрен тиз генә тикшерергә мөмкинлек бирә торган күнегүләр һәм мәсәләләр файдаланыла.

Скачать:


Предварительный просмотр:

       


Гайнуллина Лилия Габделахатовна



Мензелинск, МБОУ «СОШ №1»



Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр



 


        Мәгариф системасы гомер-гомергә традицион укыту методикасына нигезләнеп үсте. Әлбәттә инде, гасырлар буена тупланган тәҗрибәгә таянмыйча мөмкин түгел. Шулай да, тормыш бер урында тормый, заманалар үзгәрә бара. Димәк, яңалыкларны да исәпкә алмыйча эш итәргә ярамый. Бүген без техника зур тизлек белән үсеш алган инновацияләр чорында яшибез. Мәгълүмати технологияләр тормышның барлык өлкәләренә үтеп керде. Белем бирү өлкәсе дә моннан читтә калмады – заманча техника белән җиһазландырылган мәктәпләр барлыкка килде, укытуда яңа методик алымнар, технологияләр кулланыла,укучыларның белемнәрен тиз генә тикшерергә мөмкинлек бирә торган күнегүләр һәм мәсәләләр файдаланыла.

   Инновацион технологияләр термины чагыштырмача  яңа  термин. Мәгариф системасына ул узган гасырның 80нче елларында килеп кергән. Әлбәттә инде, башта бу юнәлеш буенча төгәл фәннәр эшли башлаган. Татар теле укытучылары исә бүген башлангыч этапта гына әле. Шулай да, беренче адымнар инде ясалган һәм туган тел укытучылары заманча технологияләрне файдаланып белем бирергә омтыла. Бүген укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Ә моның өчен мөгалимнән үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карау, яңалыкка омтылу, заман сулышын тоеп, белемне өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләү сорала. Бүгенге балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Хәзер балалар бакчасында ук заманча технологияләрне үзләштерү мөмкинлеге тудырылган. Әгәр дә элек мәктәп баласы өчен мәгълүмат чыганагы булып китап һәм мөгаллим торса, бүген ул барлык кызыксындырган сорауларга җавапны интернет челтәре аша да таба ала. Шуңа да хәзерге педагоглар үсмерләрне үз фәне белән кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен төрле хәйләләр уйлап табарга — шул ук мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында кулланырга тиеш. Уку-укыту процессына яңа технологияләрне кертеп җибәрү бүген көн тәртибенә куелган мәсьәлә.

   Безнең татар теле һәм әдәбияты кабинеты компьютер,мультипроектор белән җиһазландырылган.Һәр дәрестә яңа технологияләр куллану мөмкинлеге бар. Ә бу ,үз чиратында,  дәреснең нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итә.Татар теле дәресләрендә онлайн дәреслектән файдалану укучыларда фәнгә зур кызыксыну уята.Рус төркемнәрендә белем алучы балалар әлеге дәреслектәге күнегүләрне теләп башкаралар.Күнегүләрдән соң биремнәрнең дөреслеген тикшереп карарга  мөмкин.Әдәбият дәресләрендә без язучылар,шагыйрьләр  турында прензентацияләр белән төзибез.Укучылар мөстәкыйль  рәвештә  фотосурәтләр, төрле схемалар, рәсемнәр белән прензентацияләр әзерлиләр.Биремнәрне матур итеп,эстетик яктан камил итеп башкарырыга тырышалар.Күпчелек укучылар материалны күреп истә калдыра.Әлеге чараны куллану  кирәкле мәгълүматны хәтердә  калдырырга ярдәм итә.Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә  куллану өчен интерактив китаплар да бар. Әлеге китапларда укучыларның белемнәрен тикшерү өчен биремнәр дә урын алган.Дәрес барышында ук нәтиҗә ясарга да мөмкин.

   Гомумән фэннэрне укытуны камилләштерүнең чиге юк, фәкать эзләнергә, яналыкка омтылырга, билгеләнгән максатка кыю барырга гына кирәк. Йомгак итеп, шуны әйтер идем: әгәр дә укытучы дәрестә күрсәтмәлекне житәрлек дәрәжәдә кулланса,төрле уен ситуацияләре,сөйләм күнегүләре,инновацион технология элементларыннан дөрес файдалана белсә,ул,һичшиксез, эшендә унышка ирешәчәк.

..


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә  инновацион технологияләр куллану....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа технологияләр куллану

Статья об использовании новых технологии на уроках татарского языка и литературы...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа технологияләр куллану

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа технологияләр куллану...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш чараларда инновацион технологияләр куллану

Бүген укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Ә мо...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш чараларда инновацион технологияләр куллану

Бүген укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Ә мо...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану...