Ахметзянов Сальман Музагитович

Тарих укытучысының шәхси сайты

Профессия: Тарих укытучысы

Профессиональные интересы: Проектлаштыру, фәнни-эзләнү эшләре

Увлечения: Төбәгебез тарихы, репрессия корбаннары, спорт, табигать, музыка

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Яна Буляк Тукаевского муниципального района РТ

Место работы: МБОУ «Яна Булякская ООШ"

Звание, ученая степень: "Отличник физической культуры и спорта Республики Татарстан"Нагрудной знак "За заслуги в образовании РТ"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/ahmetzyanov-salman-muzagitovich
Дөньяда яшәргә hәм башкалар рәтендә гомер сөрергә теләгән милләт үзенең үткән көннәрен белсен hәм үз тарихы белән дус булсын
Ризаэддин Фәхреддин

Мин – тарих укытучысы… Балаларда туган илебезгә мәхәббәт уяту, милли мәдәниятебезне, сәнгатебезне, татар халкының күренекле вәкилләренең тормышын һәм хезмәтен өйрәнү, аларга карата ихтирам хисләре тәрбияләү- тарих укытучысының иң мөһим бурычлары. Еллар узу белән педагогик осталык та арта. Укытучы һәрдаим үз белемен күтәреп торырга һәм заман белән бергә  атларга, киләчәкне күз алдында тотып эш итәргә тиеш.

О себе

       Укытучы... Күпме мәгънә салынган бу сүзгә.  Минемчә, һәрбер кеше укытучы була алмый. Кечкенәдән, үземне белә башлаганнан бирле, мин укытучы булам дип хыялландым –дип әйтә алмыйм.Урта мәктәпне тәмамлагач кая барырга –дигән сорау тумады.18 яшем тулу белән армия сафларына алдылар.

     Хәрби хезмәтне тәмамлап кайтканнан соң Яңа Бүләк мәктәбендә физкультура дәресләрен укыта башладым.Балалар белән бик тиз арада уртак тел таптык.Уку елы тәмамланганда мин гомеремне балалардан башка күз алдына китерә алмый идем.

     Әлмәт физкультура техникумын тәмамлап  педагогик хезмәтемне дәвам иттем . Балалар белән өстәмә шөгыльләнү ,ярышларга йөрү ,уңышларга куану мине иҗади хезмәткә канатландырды.

       Казан педагогик институтының тарих факультетын тәмамлагач 1992 нче елда мәктәптә тарих фәне дә укыта башладым.

        Еллар үткән саен никадәр зур хезмәткә алынганлыгыңны ныграк  тоясың. Үз эшеңнең остасына әйләнү өчен, еллар дәвамында чарланырга, үз югарылыгыңа күтәрелергә һәм шул дәрәҗәңне саклап, гел үсеп- камилләшеп торырга да кирәк.             

        Мин – тарих укытучысы… Балаларда туган илебезгә мәхәббәт уяту, милли мәдәниятебезне, сәнгатебезне, татар халкының күренекле вәкилләренең тормышын һәм хезмәтен өйрәнү, аларга карата ихтирам хисләре тәрбияләү- тарих укытучысының иң мөһим бурычлары. Еллар узу белән педагогик осталык та арта. Укытучы һәрдаим үз белемен күтәреп торырга һәм заман белән бергә  атларга, киләчәкне күз алдында тотып эш итәргә тиеш.

       Кечкенәдән үк телевидение, интернет, компьютер программалары белән аралашып үскән замана баласын укытуны компьютер технологияләреннән  башка оештырып булмый.  Дәресләрем укучыларда кызыксыну уятсын өчен  заманча техниканы файдаланам. Дәресләрдә презентацияләр куллану, интернет материалларыннан файдалану укучыларның кызыксынуын арттырып кына калмыйча, эшне күпкә җиңеләйтә, вакытны янга калдырырга ярдәм итә.

         Укучыларым белән яратып эшләгән эш төрләремнең берсе — проект эше.Проект эшләрен аеруча туган төбәк ,күренекле шәхесләр буенча башкарабыз. Укытучы балалар эшендә ярдәмче, дөрес юнәлеш бирүче булырга тиеш.

         Тарих дәресләрендә укучыларның яшь үзенчәлекләренә һәм булдыра алырлыгына карап, аерым карточкалар буенча эшләтүне кулай күрәм, бу эш уңай нәтиҗәләрен бирә. Укучыларның сәләтләре ачыла. Белемнәрне әзер килеш кенә бирүдән читләшү йөзеннән тарих дәресләрендә төрле модельләр куллану отышлы дип саныйм. Алар нәтиҗә ясарга, гомумиләштерергә, белемнәрне аларга таянып тикшерергә, алынган белем һәм күнекмәләр нигезендә сөйләм телен үстерергә ярдәм итә. Ул укытучының эшен җиңеләйтә, ә җавап бирүче укучы таблица-схемага карап күләмле материалны искә төшерә, хәтердә калдыра, баланың фикерләү тизлеге арта.

          Туган якны  һәм күренекле шәхесләрен, халкыбызның гореф-гадәтләрен, традицияләрен, йолаларын өйрәнүгә, торгызуга зур игътибар бирәм.

          Балага белем һәм тәрбия бирүнең дөрес юнәлеше үзлегеннән белем алуга, дөрес итеп аралашуга, матур итеп сөйләшергә өйрәтүдән башлана. Минем методик темам:  “Яңа федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында тарих фәнен өйрәнү”. Яңа таләпләр буенча тарих дәресендә балаларның фикерләү сәләтләрен үстерүгә игътибар итәм. Тарихтагы  бәхәсле мәсьәләләрне чишү балаларда зур кызыксыну уята. Ачыкланмаган мәсәләләрнең берсе- ул репрессия корбаннарын ачыклау. "Кем гаепле?" дигән соруга җавап табарга тырышабыз.Төбәгебездәге сугыш һәм тыл ветераннарын барлау,алар турында материаллар җыю - балаларыбызда горурлык хисе тәрбияли.

     Кеше үзенең эшләгән эше белән матур, диләр. Ә укытучы  эшенең нәтиҗәсе – һәр баланың бүгенге катлаулы чорда үз юлын табуы. Алар иманлы, шәфкатьле, миһербанлы икән, димәк,  хезмәтебезгә яхшы бәя куярга мөмкин.

      Язмыш миңа бәхет бүләк итте: минем яраткан гаиләм, яраткан һөнәрем бар.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

  • В. А. Сухомлинскийның "Йөрәгемне балаларга бирәм" китабы - һәр чор өчен кыйммәтен югалтмый торган хәзинә. Бу китап гомерен бала тәрбияләүгә багышлаган һәр кешенең өстәлендә булырга тиеш.
  • Библия

Моё портфолио

Укытучының иң зур бәхете - үзе горурланырлык балалар тәрбияләүдер,ә балаларның бәхете –горурланырлык мөгалимнәре булудадыр.

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: