Эссе
материал на тему

Ахметзянов Сальман Музагитович

Эссе к аттестации

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse.docx18.27 КБ

Предварительный просмотр:

“Минем педагогик осталыгым”

Эссе

.

       Укытучы... Күпме мәгънә салынган бу сүзгә.  Минемчә, һәрбер кеше укытучы була алмый. Кечкенәдән, үземне белә башлаганнан бирле, мин укытучы булам дип хыялландым –дип әйтә алмыйм.Урта мәктәпне тәмамлагач кая барырга –дигән сорау тумады.18 яшем тулу белән армия сафларына алдылар.

     Хәрби хезмәтне тәмамлап кайтканнан соң Яңа Бүләк мәктәбендә физкультура  дәресләрен укыта башладым.Балалар белән бик тиз арада уртак тел таптык.Уку елы тәмамланганда мин гомеремне балалардан башка күз алдына китерә алмый идем.

     Әлмәт физкультура техникумын тәмамлап  педагогик хезмәтемне дәвам иттем . Балалар белән өстәмә шөгылләнү ,ярышларга йөрү ,уңышларга куану мине иҗади хезмәткә канатландырды.

    Казан педагогик институтының тарих факультетын тәмамлагач 1992 нче елда мәктәптә тарих фәне дә укыта башладым.

        Еллар үткән саен никадәр зур хезмәткә алынганлыгыңны ныграк  тоясың. Үз эшеңнең остасына әйләнү өчен, еллар дәвамында чарланырга, үз югарылыгыңа күтәрелергә һәм шул дәрәҗәңне саклап, гел үсеп- камилләшеп торырга да кирәк.              

        Мин – тарих укытучысы… Балаларда туган илебезгә мәхәббәт уяту, милли мәдәниятебезне, сәнгатебезне, татар халкының күренекле вәкилләренең тормышын һәм хезмәтен өйрәнү, аларга карата ихтирам хисләре тәрбияләү- тарих укытучысының иң мөһим бурычлары. Еллар узу белән педагогик осталык та арта. Укытучы һәрдаим үз белемен күтәреп торырга һәм заман белән бергә  атларга, киләчәкне күз алдында тотып эш итәргә тиеш.   

        Кечкенәдән үк телевидение, Интернет, компьютер программалары белән аралашып үскән замана баласын укытуны компьютер технологияләреннән  башка оештырып булмый.  Дәресләрем укучыларда кызыксыну уятсын өчен,  заманча техниканы файдаланам. Дәресләрдә презентацияләр куллану, интернет материалларыннан файдалану укучыларның кызыксынуын арттырып кына калмыйча, эшне күпкә җиңеләйтә, вакытны янга калдырырга ярдәм итә. 

         Укучыларым белән яратып эшләгән эш төрләремнең берсе — проект эше.Проект эшләрен аеруча туган төбәк ,күренекле шәхесләр буенча башкарабыз. Укытучы балалар эшендә ярдәмче, дөрес юнәлеш бирүче булырга тиеш.

         Тарих дәресләрендә укучыларның яшь үзенчәлекләренә һәм булдыра алырлыгына карап, аерым карточкалар буенча эшләтүне кулай күрәм, бу эш уңай нәтиҗәләрен бирә. Укучыларның сәләтләре ачыла. Белемнәрне әзер килеш кенә бирүдән читләшү йөзеннән тарих дәресләрендә төрле модельләр куллану отышлы дип саныйм. Алар нәтиҗә ясарга, гомумиләштерергә, белемнәрне аларга таянып тикшерергә, алынган белем һәм күнекмәләр нигезендә сөйләм телен үстерергә ярдәм итә. Ул укытучының эшен җиңеләйтә, ә җавап бирүче укучы таблица-схемага карап күләмле материалны искә төшерә, хәтердә калдыра, баланың фикерләү тизлеге арта.

          Туган якны  һәм күренекле шәхесләрен, халкыбызның гореф-гадәтләрен, традицияләрен, йолаларын өйрәнүгә, торгызуга зур игътибар бирәм.

           Балага белем һәм тәрбия бирүнең дөрес юнәлеше үзлегеннән белем алу-га, дөрес итеп аралашуга, матур итеп сөйләшергә өйрәтүдән башлана. Минем методик темам -  “Яңа федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында тарих фәнен өйрәнү”Яңа таләпләр буеча тарих дәресендә балаларның фикерләү сәләтләрен үстерүгә игтибар итәм.Тарихтагы  бәхәсле мәсәләләрне чишү балаларда зур кызыксыну уята.Ачыкланмаган мәсәләләрнең берсе- ул репрессия корбаннарын ачыклау.Кем гаепле –дигән соруга җавап табарга тырышабыз.  Төбәгебездәге сугыш һәм тыл ветераннарын барлау ,алар турында материаллар җыю балаларыбызда горурлык хисе тәрбияли

      Кичләрен балалар белән милли көрәш түгәрәгендә шөгылләнү балаларның үз көчләренә ышану һәм ихтяыяр көче тәрбияли .Нәтиҗәләр дә куанычлы.

 Г2012 нче елда “Батырлар бәйгесе”нең җиңүчесе булу –Галиев Илнар өчен генә түгел авыл халкы ,район халкы өчен зур сөенеч булды.Үзебезнең авыл егетенең  “Батырлар бәйгесе” тапшыруында   катнашуы кемне генә битараф калдырды икән.

     2012 нче елда Муса Җәлил призына узган ярышларда 4 нче ,Татарстан беренчелегендә 3 нче урынны яулады.

    2013 нче елда   Муса Җәлил призына уздырылган ярышта Илнарга “Спорт остасы “исеме бирелде. Безнең төбәктә милли көрәш буенча –беренче спорт остасы .

     Муса Җәлил турнирын оту – көрәшчеләрнең  хыялы ,Галиев Илнарның бу хыялы тормышка ашты .75 кг үлчәү авырлыгында Илнарыбыз чемпион булып калды.

  2013 нче елда Унивесиада чемпионы  булуы мәктәбебез ,төбәгебез,илебез өчен зур горурлык булды.

 Укытучының иң зур бәхете-үзе горурланырлык балалар тәрбияләүдер,ә балаларның бәхете –горурланырлык мөгалимнәре булудадыр

О   Кеше үзенең эшләгән эше белән матур, диләр. Ә укытучы  эшенең нә-тиҗәсе – һәр баланың бүгенге катлаулы чорда үз юлын табуы. Алар иманлы, шәфкатьле, миһербанлы икән, димәк,  хезмәтебезгә яхшы бәя куярга мөмкин.                                                                                                                                

         Язмыш миңа бәхет бүләк итте: минем яраткан гаиләм, яраткан һөнәрем бар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Структура эссе. Алгоритм написания эссе.

Структура эссе . Алгоритм написания эссе....

Критерии оценивания эссе. Примеры эссе и их анализ .

Критерии оценивания эссе . Примеры эссе и их анализ....

Эссе. Темы эссе

В помощь сдающим ЕГЭ по английскому языку...

Формирование навыков написания эссе с элементами рассуждения (эссе с выражением собственного мнения)

Статья описывает правила и принципы написания эссе по английскому языку с элементами рассуждения (эссе с выражением собственного мнения), а также типичные ошибки при написании эссе такого типа....

Учебно-методическая разработка "Эссе-мнение: как написать эссе за 50 минут"

УМР учитывает принцип визуализации при подаче материала. Может быть использован как раздаточный материал на вводном уроке по написанию эссе-мнения. (Разработка выполнена для получения зачета на курсах...

Учимся писать эссе: Эссе моих учеников на различные темы на немецком языке

Написание эссе - одно из сложнейших заданий ЕГЭ по ИЯ. Научить писать эссе - нелёгкая задача для любого учителя. Начинать писать эссе стоит уже с 7 класса. Данная публикация содержит оригинальные и не...