Класс сәгате "Гомер бирелә изге эшләргә!"
классный час на тему

Мисалова Гөлия Наилевна

Класс сәгате "Гомер бирелә изге эшләргә!"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл r.fhreddin_nsyyhtlre.docx18.12 КБ

Предварительный просмотр:

                                                               

Гомер бирелә изге эшләргә

Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре

                                                                       

          Тема:  Гомер бирелә изге эшләргә. Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре.  

          Максат:

 1.Укучыларда кешелеклелек, шәфкатьлелек, миһербанлылык, олы җанлылык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү;

2. Изге эшләр эшләргә рухландыру;

3. Тәрбияле бала булу өчен Р.Фәхреддин эшләренә таянып, файдалы киңәшләр бирү;

          Җиһаз: компьютер, мультимедиа, вәгазь язылган видео язма, Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре язылган слайдлар, Р.Фәхреддин портреты, мәкальләр язылган карточкалар.

Дәрес барышы:

1. Оештыру моменты.

-Исәнмесез, укучылар. Матур итеп басыйк. Бер-беребезгә елмаеп, хәерле эш сәгатьләре теләп, дәресебезне башлыйк.

2. Кереш сүз.

Кабатлыйм бер сорауны

Өнемдә һәм төшемдә

“Кеше булып яшәргә

Нәрсә кирәк кешегә?”

Диңгез әйтә: Тирәнлек.

Урман әйтә: Бердәмлек.

Җир эндәшә: Юмартлык.

Ипи әйтә: Олылык.

-Гүзәллек, - диләр гөлләр.

-Иркенлек, - диләр җилләр.

Һәм шушының өстенә

Кирәк тагын иң элек

Кешене кеше иткән

Бер нәрсә - кешелеклелек!

Гомер кешегә бер генә бирелә. Шул гомерне нәтиҗәле, мәгънәле итеп, үкенмәслек итеп яшисе иде. Кошлар очар өчен, кеше бәхет өчен яратылган. Безнең һәркайсыбызның да бәхетле буласы килә. Без кешеләр арасында яшибез. “Үзең яхшы булсаң, кеше дә яхшы, үзең начар – кеше дә начар”, - диелә татар халык мәкалендә. “Кеше кешегә көзге булып хезмәт итә”, - дигәне дә бар.

- Укучылар, сез бу мәкальләрнең мәгънәсен  ничек аңлыйсыз?

- Димәк, башкаларның сиңа уңай мөнәсәбәттә булуын теләсәң, үзең яхшы күңелле кеше булырга тиешсең. Ә моның өчен үзеңдә нинди сыйфатлар тәрбияләргә кирәк дип уйлыйсыз?

(Хезмәтне ярату, намуслы булу, шәфкатьле, мәрхәмәтле, кешелекле, игътибарлы, ярдәмчел булу һ.б.) (слайд)

Болар -  һәр кешене бизи торган асыл сыйфатлар. Шәфкатьле булу – барлык күркәм гадәтләрнең башы.

- Укучылар,  ә сез шәфкатьлелек сүзенең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?

- Әйдәгез, шәфкатьлелек сүзенең мәгънәсен аңлатмалы сүзлектән карыйк.

Шәфкатьлелек – ул шәфкатьле кешегә хас асыл сыйфатлар, әдәплелекнең нигезе.  (слайд)

- Димәк, бары шәфкатьле бала гына бәхетле, тәүфыйклы, мәрхәмәтле, кешелекле, ярдәмчел була ала.

3. Төп өлеш. Р.Фәхреддин хикәясе өстендә эшләү.

-Мин сезгә Р.Фәхреддиннең “Шәкертләр әдәбе” дигән хикәясеннән бер өзек укып китәм. Игътибар белән тыңлагыз.

  Берничә кеше мосафир булып шәһәргә килгән һәм шәһәр халкына : “Шәһәрегезнең яхшылары кемнәр дә яманнары кемнәр икәнен 2 көндә белдек, - ди. Чөнки үз арабыздагы яхшылар һәм яманнар үзебезгә мәгълүм иде инде. Шуларның һәрберсе сезнең шәһәр халкыннан үзләренә иш тапты”, - дигәннәр.

- Укучылар,сез ничек уйлыйсыз, юлчылар арасында нинди кешеләр булган?

- Бу хикәясе белән Р.Фәхреддин ни әйтергә теләгән? (Дөньяда яхшы кешеләр дә, явыз кешеләр дә бар, аларның һәркайсы үз ишен таба).

- Кешеләрнең кылган гамәлләрен ничек итеп яхшыга һәм яманга аералар?

( Яхшы кеше үзенә генә түгел, башкаларга да яхшылык кына тели һәм эшли, ә яман кеше киресенчә).

4. Яхшылык һәм шәфкатьлелек турында мәкальләр һәм әйтемнәр белән эшләү.

- Яхшылыкка, шәфкатьлелеккә карата нинди мәкаль- әйтемнәр беләсез?

- Дөрес, бу хакта бик күп галимнәр, язучылар, гомумән, татар халкы да үз фикерләрен язып калдырган. Әйдәгез, аларга күз салыйк.

(слайдларда күрсәтү)

*Кешегә яхшылык итсәң, үзеңә кире кайтыр.

*Яхшылык иткән кешенең кадерен бел.

*Яхшылык итсәң, яшер, яхшылык күрсәң, белдер.

*Яхшыны ят итмә, яманны якын итмә.

*Олыларны хөрмәт ит,

  Кечкенәләрне шәфкать ит.  Р.Фәхреддин (слайд)

- Бу мәкальләрнең мәгънәләрен сез ничек аңлыйсыз?

5. “Тәрбияле бала”. Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре.

Алтыннан да кыйммәтле, бик кадерле булган нәрсә - тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле баланы һәркем яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр, ә тәрбиясезне бер кеше дә яратмас, йомыш кушмас. Тәрбияле булырга һәр баланың кулыннан килер, көче дә җитәр. “Әтием һәм әнием шатлансын, кешеләр дә миңа рәхмәт әйтсен, мине яратсыннар, үрнәк итеп сөйләсеннәр”, - дигән балаларның барчасы да тәрбияле бала була алырлар, - дигән атаклы педагог, галим Р.Фәхреддин.

- Сез бу фикер белән килешәсезме, укучылар?

- Тәрбияле баланың гадәтләре һәм холкы  нинди булырга тиеш?

(олыларны хөрмәт итәргә, гыйлем алырга, тырышып укырга, әти-әни  сүзеннән чыкмаска, кешеләргә ярдәм кулы сузарга...).

- Дөрес, әйдәгез әле, укучылар, галим Р.Фәхреддиннең нәсыйхәтләренә күз салыйк. Тәрбияле баланың гадәтләре һәм холкы нинди булырга тиеш.

Тәрбияле баланың холкы һәм гадәтләре. (слайдлар)

1.Тәрбияле бала иртә белән йокысыннан зурлар белән бер вакытта торыр;

2.Тәрбияле баланың бит, кул сөртә торган сөлгесе, чәчен тарый торган тарагы үзенә аерым булыр;

3. Тәрбияле бала үз эшен үзе эшләр, кешегә эшләтмәс;

4. Тәрбияле бала, мәктәпкә барырга чыкканда әдәпле һәм инсафлы гына итеп, зур кешеләр шикелле үз юлында йөрер, як-якка карамас, кибет яки башка берәр кызыклы тамаша нәрсәләр янында юанмас;

5. Тәрбияле бала иптәшләренә каты һәм яман сүз әйтмәс һәм аларны һич тә кыйнамас;

6. Тәрбияле бала кеше әйберенә тимәс, ә үз әйберләрен чиста, пакъ итеп тәрбияләп тотар;

7. Тәрбияле бала шәфкатьле булыр;

8. Тәрбияле бала ата-анасының күңелләрен калдырырлык нәрсәләрне һич эшләмәс;

9. Тәрбияле бала өстәл арты кагыйдәләрен яхшы белер;

10.Тәрбияле бала, ялгышлык белән тиешсез бер эш эшләгән булса, аның ярамаганлыгын кешеләрнең күз каравыннан ук белер, аңлар, шунда ук оялыр һәм кызарыр;

11.Тәрбияле бала яхшы белән яманны аера белер;

Балачакта алган тәрбия чәч агарганчы бергә булыр.

Балачакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас. 

6. Татарстанның Үзәк төбәге һәм Казанның баш казые Рөстәм хәзрәт Зиннуровның вәгазен тыңлау.

-Укучылар, мин сезгә барыгызга да Р.Фәхреддиннең тәрбияле бала булу өчен бирелгән файдалы киңәшләре язылган битләр өләшәм һәм һәр көнне иртән өйдән чыгар алдыннан бу нәсыйхәтләрне укыгыз, алар сезгә үзегезне яхшы яктан гына күрсәтергә көч бирер. Р.Фәхреддиннең  үгет-нәсыйхәтләре сезгә файдалы киңәшләр булып барып ирешсен. Әгәр дә бу нәсыйхәтләрне кабул итсәгез - файдасы бик зур булыр. Яхшы нәсыйхәтләрне тиешенчә кабул итмәгән балалар соңыннан үкенерләр, ләкин эш үткәч, үкенүдә файда булмас. Атаклы педагог, галим  Р.Фәхреддин барлык нәсыйхәтләрен дә Коръәнгә таянып язган.

Татарстанның Үзәк төбәге һәм Казанның баш казые Рөстәм хәзрәт Зиннуровның сезгә багышлап укыган вәгазен тыңлыйбыз.

- Ә нәрсә соң ул вәгазь?    

Вәгазь- ул үгет-нәсыйхәт, яхшылыкка өндәү. (слайд)

-Игътибар белән тыңлыйбыз. (видеоязма) 

(видеоязма барышында укыла)

Айлы мәчетләр эченнән

Ак нурлар сирпи төсле.

Иман сүзләре яңгырый –

Шундый саф, шундый көчле.

Йөрәкне, җанны уятып,

Шундук җылытыр төсле.

Әйдәгез, бергәләп тойыйк

Шул яктылыкны, көчне.  

7. Йомгак.

Нинди мирас кала бездән

Дәвам итсен өчен

Килер буын без башлаган

Юлдан китсен өчен.

Кыл яхшылык кешеләргә -

Кеше булыйм, дисәң.

Авыр булыр, өсләреңә

Гөнаһ туны кисәң.

Аера бел ак-караны,

Начар юлда йөрмә.

Яхшы белән явызлыкны

Берүк бутый күрмә.

Кеше булып яшим дисәң,

Бул син кешелекле.

Бәхетле көн итим дисәң,

Бул син игелекле.

Шәфкатьсез була күрмә.

Шәфкатьсез кеше – тиран ул,

Шәфкатьсез дөнья – төрмә.

Мәрхәмәтле булыгыз!

Кулыгыздан килгән кадәр

Игелек кылыгыз.


 (“Кеше булыйм дисәң” Г.Гайнетдинова)

8. Җыр тыңлау.  

- Һәр көн әти-әниегез сезгә үгет-нәсыйхәт биреп: “Балам, үзеңне бер үк тәртипле итеп тота күр, кешеләргә яхшылык кына күрсәт, олыларның сүзләрен тыңла”, - дип өйдән озатып кала.  Иң изге, йөрәктән чыккан теләкләрен, әлбәттә, безгә газиз әниләр тели.

- Әйдәгез әле, аларның теләкләрен җыр аша тыңлап китик. Алсу-Фәридә дуэты “Әни киңәшләре”.

9. Нәтиҗә ясау.

- Укучылар, бүгенге дәрестә сез үзегезгә бик күп мәгълүмат, файдалы киңәшләр алдыгыз дип ышанып калам. Һәрберегезнең  дә Р.Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен истә тотып акыллы, тәртипле, шәфкатьле, әти-әнигә миһербанлы бала булып үсүегезне телим.

- Сыйныф сәгатебез тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

Кулланылган әдәбият:

1. Ә.Н.Хуҗиәхмәтов. Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә. Казан, 2001 ел.

2. А.Гайнуллина “Әссәламү галәйкүм!”. Оренбург, 2007 ел.

3. М.Р.Әхмәтҗанов. Гаиләдә әхлак тәрбиясе. Казан: Татар китап нәшрияты, 1985 ел.

4. Р.Фәхреддин. Нәсыйхәт. Әхлак гыйлеменнән. Казан: Мәгариф, 2005ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укытучы – изге һөнәр иясе

Укытучы – изге һөнәр иясе...

Тәрбия сәгате "Табигатьне саклау - изге бурычыбыз!"

Табигатьне саклау, экологик культура тәрбияләүгә юнәлтелгән тәрпбияви  чара....

Ватанны саклау-изге бурыч

23 нче февраль-Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үткәрелгән ачык чара үрнәге...

гаилә елында изге эшләр

Элек-электән татар халкы китапларга хөрмәт белән караган һәм күп укыган. Китап  яхшыны яманнан аерырга, уйланырга, нәтиҗә ясарга өйрәтә.         Китаплар у...

Ребенок-изгой в классе (советы учителям и родителям)

Самое главное - помнить: положение ребенка в классе вплоть до подросткового возраста на 90% зависит от того, как к нему относится учитель. А у первоклашек - на все 100. Поэтому, если у ребенка н...

Ребенок-изгой в классе. Как с этим бороться?

Изгой в классе-это частое и распространенное  явление в школе.  Не подчиняясь требованиям классный лидеров и «звезд», ребенок становится жертвой постоянных издевательств и травли...