Ватанны саклау-изге бурыч
материал на тему

23 нче февраль-Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үткәрелгән ачык чара үрнәге

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 23_fevral_meropriyatie.docx42.96 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы  Түбән Мәтәскә урта мәктәбе

23 нче февраль-Ватанны саклаучылар көне уңаеннан  Бөек Ватан сугышында катнашкан ветеран укытучылар, җирлектә яшәүче сугышчы-интернационалистлар белән үткәрелгән концерт- очрашу

Үткәрде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары-Муллагалиева Гүзәл Нургали кызы

2013 нче ел,

 21 нче февраль

(Чара  9 нчы класс укучыларының  “Катюша” биюе белән башлана. Сәхнәгә ике алып баручы чыга. Чараны  укытучы 1 укучы белән алып барса, яхшырак)

1 А.б.Дуслар, бүген нинди көн,

Сез беләсездер, бәлкем?

Белмәсәгез, үзем әйтәм,

Бүген бездә бәйрәм көн!

2 А.б..Кадерле ир-ат укытучылар, техник хезмәткәрләр, егетләр-булачак солдатлар! Сезне чын күңелдән 23 нче февраль –Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз! Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек, бәхет телибез. Илебезнең тынычлыгын саклау- ир-егетләребезнең изге бурычы.

1А.б.Менә шушы уңайдан без ир-егетләргә сюрприз ясарга булдык та инде .

Сәхнәдә  Шиһабиева Энҗе  җырлый

2 А.б.Ярый әле кыю егетләр бар ,

Туган илебезне сакларга ,

Уяу тора алар ил чигендә ,

Сатмас аны һич тә ятларга.

Ярый әле янда әтиләр бар,

Гаиләбезне якларга, 

Малайлары күреп , ныгып үсә,

Ышанычын аның якларга .

Ярый әле җирдә бабайлар бар, 

Хәтерләтеп сугыш елларын ,

Ярый әле җирдә кыюлык бар,

Тибрәтергә йөрәк кылларын.

Сәхнәдә  Сабирова Азалия чыгышы

1А.б..Бүгенге көндә безнең мәктәпне укып тәмамлаган күпме егетләребез намус белән үзләренең хәрби бурычларын үтиләр. Ир- егетнең ныклыгын да Армия хезмәте сыный.

2А.б..Безнең әтиләр дә Армия хезмәтен үткәннәр бит. Егет кеше өчен Армия хезмәте үтүнең нинди җаваплылык икәнен аңлыйбыз.  Бү көндә без Ватан өчен башларын салучыларны тирән хөрмәт һәм рәхмәт белән искә алабыз. Нинди зур югалтулар булган. Бу югалтуларны үз күзләре белән күргән төрле буын кешеләре бездә кунакта (Бөек Ватан сугышында катнашкан ветеран укытучылар, сугышчы-интернационалистларсанала).Әхәзер сүзне аларга бирик.

2 А.б.Ә хәзер без сүзне мәктәп директоры  Руслан Наилевичка бирик (рәхмәт  җиткерү, бүләкләр тапшыру)

(Видео- “Әфһәнстан-йөрәк ярасы”-куела)

                         2.Солдатка китә егетләр,

Үз илен саклар өчен,

Ватан терәге-ир дигән

Исемне аклар өчен.

1.Әнкәйләр биштәр тутыра,

Үгет-нәсыйхәт сөйләп,

 Күчтәнәч итеп яулыкка

Олы сөюен төйнәп

  Ышанам, эшләрсең барын

Илеңне саклар өчен.

Ир-Ватан терәге дигән

Тәкъбирне аклар өчен

2.Солдат аналарының ачы күз яшьләре түгелмәсен . Ямьсез сүзләр әйтеп, аларның күңелен рәнҗетмәгез.

Сәхнәдә  10 нчы класс укучылары чыгыш ясый

2.Ир-егетләр үткән җирдә

Шаулый  игеннәр.

Әтиләр йөргән җирдә

Яшәрә гөлләр.

Тыныч көннәр бүләк итүче ,

Илебез данын бөек йөртүче

Ир-егетләрдә – туган ил көче.

10 нчы класс укучылары чыгышы “Яратыгыз”

1.Туган илкәй...Б у исемдә-язгы таңнар,

Бу исемдә җанга рәхәт татлы моң бар,

Бу исемдә киләчәгем, бәхетем минем,

Мәңге яшә, мәңге балкы , Туган илем!

Шигырь: 5 нче класс

Еракта-еракта тора,

Минем абый сакта тора .

Әни эштә чакта тора,

Әти юлда чакта тора.

Мин уйнаган чакта тора

Син йоклаган чакта тора.

Сәхнәдә  Зиннәтуллина Рүзилә,Шиһабиева Энҗе чыгыш ясый(бию)

2.Күк йөзләре аяз булсын,

Кояш елмайсын безгә.

Үсеп җиткәч Армиягә

Китәрсез әле сез дә

  Башлангычлар Нәбиуллина Камилә  

Бәхетле мин бу дөньяда

Әти-әни булганга

Туган җирем күкләренең

Күге аяз булганга.

Бәхет кайда?

Минем өчен

Ул бары янда гына

Әтиле – әниле булу -

Зур бәхет була миңа.

Яшәсен әти-әниләр

Сәламәт һәм шат булып ,

Кызларының, улларының

Кадерлеләре булып.

Бер ягымда-әнием,

Бер ягымда- әтием,

Уңымда да, сулымда да

Таянычым бар минем

Якупова Гүзәл “Җыр керсен күңелгә”җыры

1  А.б.Туган илебез бик ямьле,

Эчәр суы бик тәмле ,

Бик бай урман-кырларга,

Диңгезләргә-суларга.

Шундый матур, бай илдә

Бик бәхетле үсәбез,

Укып бетереп, зур үскәч,

Илгә  хезмәт итәрбез

  1. А.б.Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын . Яшь егетләребез Армия сафларында курыкмыйча хезмәт итсеннәр. Ата-аналарның кайгы яше түгелмәсен. Кеше бу дөньяга иҗат итү, Җирне матурлау өчен яратылган. Изге эшләрдә һәр кешегә уңышлар юлдаш булсын.

6 нчы класс кызлары биюе белән тәмамлана


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тәрбия сәгате "Табигатьне саклау - изге бурычыбыз!"

Табигатьне саклау, экологик культура тәрбияләүгә юнәлтелгән тәрпбияви  чара....

Ватанны саклау – изге бурыч.

Ватанны саклаучылар көненә багышлана....

Доклад. “Туган телне һәм милләтебезне саклау-безнең бурыч!”

Доклад. “Туган  телне  һәм милләтебезне саклау-безнең бурыч!”...

Класс сәгате "Табигатьне саклау безнең бурыч".

             Кешене туйдырган, туендырган, киендергән, сусаганда су, суларга һава биргән Табигатъ бүген бездән ярдәм көтә. Табигатьне саклау -һәр кешенең изге...

Балалар сәламәтлеген кайгырту – төп бурыч

Әти-әниләр җыелышы өчен чыгыш...