Балалар сәламәтлеген кайгырту – төп бурыч
консультация

Зарипова Алинә Әнис кызы

Әти-әниләр җыелышы өчен чыгыш

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл balalar_slamtlegen_kaygyrtu.docx29.21 КБ

Предварительный просмотр:

Балалар сәламәтлеген кайгырту –

төп бурыч

(ата-аналар җыелышы өчен чыгыш)

        Кешенең сәламәтлеге – аның иң зур бәхете, диләр. Бу турыда барлык халыкларда, барлык телләрдә диярлек бик күп мәкальләр һәм әйтемнәр бар. Әгәр кеше сәламәтлеге хакында үзе кайгыртмаса, режим сакламаса, физкультура белән шөгыльләнмәсә һәм начар гадәтләрдән баш тартмаса, аңа бер нәрсә дә ярдәм итмәячәк.

        Дөньяда үзенең сәламәтлегенә битараф караган кеше юк. Сәламәт булырга теләү – һәр кешенең табигый омтылышы. Сәламәт тормыш рәвеше күнекмәләре балачактан гаиләдә һәм мәктәптә үзләштерелергә тиеш. Чөнки физик һәм рухи яктан сәламәт бала гына яхшы укый, ата-анасына, җәмгыятькә файда китерә ала.

        Дөрес туклану, көндәлек режимны төгәл үтәү, физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнү, организмны чыныктыру сәламәтлеккә уңай тәэсир итә.

        Сәламәтлек турында сөйләгәндә шуны истән чыгармаска кирәк: ул табигать биргән гомерлек бүләк түгел. Кешенең сәламәтлеге кеше туганнан алып ул тулысынча “өлгереп җиткәнчегә” кадәр формалашырга, һәм, кеше җәмгыятьнең актив члены булып калсын өчен, мөмкин кадәр озак еллар буена сакланырга тиеш.

        Сәламәт кешегә җәмгыятьтә файдалы хезмәттә катнашу хас. Ә сәламәтлеге чамалы булган кеше үзенә эшне, шөгыльне мөмкинлегеннән чыгып кына таба.

        Урта гасырларда мәшһүр табиб Әбүгалисина, сәламәтлекне кеше чамасын белеп кенә, ләкин системалы рәвештә физик күнегүләр белән шөгыльләнгәндә генә сакларга мөмкин, дигән.

XIX гасырда күренекле рус тәнкыйтьчесе В.Г.Белинский: “Сәламәтлек булмаса, бәхет тә юк”,- дигән катгый бер фикер әйткән иде. Бөек рус революционер-демократы Н.Г.Чернышевский да шундыйрак фикердә торды. “Сәламәтлек...-дип язды ул, - кешенең күз алдында беркайчан да үзенең бәһасен югалтмый, чөнки бөтен җирең җитеш булса да, исәнлегең булмаса, яшәве авыр.”

Сәламәт булу өчен бик мөһим шартларның берсе – ул шәхси гигиена таләпләрен дөрес үтәү. Кече яшьтән үк тешләрне чистартырга өйрәнергә кирәк. Моның өчен һәр кеше үзенең аерым теш щеткасын булдырырга тиеш. Көндәлек режим, чыныгу күнегүләрен үткәрү, физзарядка ясау, саф һавада йөрү, дөрес туклану, чиста һәм пөхтә булу – болар барысы да сәламәтлекнең нигезе.

Яшьләрнең сәламәтлеге мәсьәләсе бүген илнең иң югары ноктасына күтәрелде. Алар өчен теләсә-нинди спорт төре белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр тудырылган. Спорт – вакыт үткәрү өчен генә кирәкле чара түгел, ул – сәламәт яшәү рәвеше, яшәү өчен көрәшнең бер формасы. Спорт белән дус булган кешенең үз-үзенә ышанычы арта, яшәү дәрте көчәя, ул җәмгыятьтә үз урыныңны табарга да булыша.

Баланы тормыш бәһасен ачык аңларга, нәрсәгә ирешергә омтылуы хакында уйланырга, үз алдына максат куярга һәм аны гамәлгә ашыру өчен билгеле бер физик һәм рухи халәт тудырырга – сәламәт булырга өйрәтүне мин мөгаллимнең иң мөһим бурычы дип саныйм.

Яшь кеше ниндидер әйберләрнең аның сәламәтлеге өчен зарарлы булуы турында уйламый, һәм аны моңа инандыру шактый кыен. Минем уйлавымча, кешене укырга өйрәтүгә караганда, яшәргә өйрәтү мөһимрәк. Яшәү сәнгате – син нинди эш белән шөгыльләнсәң дә, сәламәтлекне ныгыту сәнгате ул. Укучы белем алганда үзенең сәламәтлеген белем ярдәмендә ныгыта, эш белән шөгыльләнгәндә гәүдәсен чыныктыра. Йоклаганда форточканы ачып куярга һәм саф һава суларга кирәк. Яшәү сәнгате нигезен сәламәт тормыш рәвеше тәшкил итә.

Сәламәт тормыш рәвеше – кешенең һәрьяклап үсешен, хезмәткә сәләтлелеген тәэмин итә торган билгеле бер кагыйдәләрне үтәү ул.

Сәламәт тормыш рәвешенең төп кагыйдәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  1. иң мөһиме – үзеңне сәламәт тормыш рәвешенә көйләргә, сәламәт булырга тырышырга;
  2. чиста булырга, эш белән ялны аралаштырырга, сәламәтлекне ныгытуда табигать байлыкларыннан – кояш, һава, судан – киң файдаланырга;
  3. дөрес тукланырга өйрәнергә;
  4. физкультура белән шөгыльләнергә;
  5. үз хисләрең, рухи халәтең белән идарә итә белергә, тирә-юнь белән дустанә яши белергә кирәк.

Режим – гигиенаның бер таләбе, сәламәтлекне саклауның бер шарты.

Без класс сәгатьләрендә, физкультура дәресләрендә укучыларга кешенең  сәламәтлеген ныгытуда, эшкә сәләтлелекне үстерүдә режимның зур әһәмияткә ия булуын төшендерәбез.

Үсеп килүче организмның туклануын дөрес оештыруның мөһимлеген һәрберебез аңлый. Балалар арасында коры-сары белән генә тукланып йөрү, аксымнарга, витаминнарга һәм микроэлементларга ярлы, майлы, углеводлы ризыкларны күпләп ашау, җитәрлек ашамау очраклары юк түгел.

Хәзерге вакытта сәламәтлеккә зыян китерүче иң төп проблема – ул да булса, наркомания, эчкечелек, тәмәке тарту. Миңа калса, бу яман гадәтләр эшсезлектән, буш вакытыңны файдалы иттереп үткәрә белмәүдән барлыкка килә. Безнең мәктәптә исә бу проблемалар юк, чөнки укучыларның һәр минуты исәптә. Без төрле түгәрәкләргә йөрибез, кичәләр оештырабыз, күңелле ял итәбез.

Без сезнең белән, җәмгыять белән бергә, бердәм булып көрәшсәк кенә, без бу яман күренешләрдән котыла алачакбыз. Шул чакта гына без сәламәт булачакбыз. Ә җәмгыять бары сәламәт кешеләр аркасында гына үсәчәк, алга китәчәк.

Кеше һәрчак камиллеккә омтыла, начар гадәтләрне бетерү өстендә эшли. Шушы гадәтләрне бетерү өчен көрәшкәндә, без үз-үзебезне яхшырак аңлыйбыз, ихтыяр көчебезне ныгытабыз, тәртипле булырга өйрәнәбез. Безнең мәктәптә һәр иртә физзарядкадан башлана. Физкультура дәресләрендә төрле комплекслы күнегүләр эшләп, үзебезнең сәламәтлегебезгә сакчыл караш тәрбиялибез.

Гаилә хәле, эштәге уңышы, милек казанышлары нинди генә булса да, һәр кешенең иң кадерле байлыгы – сәламәтлек. Югалткан сәламәтлекне кире кайтаруның бик авыр, еш кына уңышсыз эш икәнен балаларга кече яшьтән хәреф танырга өйрәткән кебек өйрәтергә кирәк. Бу катлаулы эшне намуслы иттереп башкару – гаиләнең һәм мәктәпнең уртак төп максаты.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сәләтле балалар белән эшләү программасы

Безнең балаларыбыз тиз үсә. Тик шуны истә тотарга кирәк: бүген без сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала. Аеруча сәләтле балаларны...

Ватанны саклау-изге бурыч

23 нче февраль-Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үткәрелгән ачык чара үрнәге...

Ватанны саклау – изге бурыч.

Ватанны саклаучылар көненә багышлана....

Доклад. “Туган телне һәм милләтебезне саклау-безнең бурыч!”

Доклад. “Туган  телне  һәм милләтебезне саклау-безнең бурыч!”...

Класс сәгате "Табигатьне саклау безнең бурыч".

             Кешене туйдырган, туендырган, киендергән, сусаганда су, суларга һава биргән Табигатъ бүген бездән ярдәм көтә. Табигатьне саклау -һәр кешенең изге...