Доклад. “Туган телне һәм милләтебезне саклау-безнең бурыч!”
материал на тему

Абдрахманова Эльвира Асхатовна

Доклад. “Туган  телне  һәм милләтебезне саклау-безнең бурыч!”

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tema.docx16.67 КБ

Предварительный просмотр:

                               Тема: “Туган  телне  һәм милләтебезне саклау-безнең бурыч!”

             Татар теле  .Тугач  та  иң  газиз кешенең  ишетә башлаган, күп  гасырлык  тарихы  булган, 7 миллион  халык  сөйләшкән  , дөньядагы  иң  дәрәҗәле  14 тел  исәбенә  кергән , чит  илләрдә дә  өйрәнелә  торган , утларга-суларга  салсалар да , чукындырсалар  да , ассалар-киссәләр дә  исән  калган  , иң-иң  авыр кимсетүләргә  дә  түзгән, сынмаган –сыгылмаган  баш  имәгән  горур  татар  теле! Шушы телдә  сөйләшә ,аралаша ,укый –яза .Шушы  телдә  фикер  йөртә т алуыбызга  , шушы  телдә  аңлаша  , аралашуыбызга  чын  күңелдән  горурланып  яшәсәк иде. Һәркемгә үзенең  туган  теле  якын һәм газиз.

             Ләкин  бүгенге  көндә  телебезгә  саксыз, кимсетеп  карау  ,  аны  санга  сукмау  очракларын  адым  саен  очратып  торабыз. Көндәлек тормышта  телебезнең  куллану  даирәсе  кимегәннән  -кими  бара, үзебезнең  булган  сүзләрне  кысрыклап  чыгару , аларны  урыс  телендәге  сүзләр  белән  алыштырып  куллану  нәтиҗәсендә  телебез  ярлылана  бара. Телебезгә  игътибарсыз  , ваемсыз караш , күңелне рәнҗетә  торган фактлар аеруча  соңгы  елларда  көчәйде.

               Туган  телләрен  белмәүчеләргә  ,шул  телдә  сөйләшергә  ,аралашырга теләмәүчеләргә һәрвакытта  да гаҗәпләнеп карыйм.

               Ничек  инде үз  телеңне  шул  дәрәҗәдә  яратмаска  , хөрмәт  итмәскә  мөмкин? Мин моны авыз  эчендәге  телне  өзеп  төкереп  ташлауга  тиңлим.

               Туган телне  белмәү  проблемасы ,  татар теленең  югала  баруы  киң  җәмгыятьчелекне   күптән  борчый.Соңгы  елларда  әнә шул  хаталарны  төзәтү  өстендә  эшли  халык. Әмма  бик авырлык  белән  бара.Ата-бабаларыбызның  дан  һәм намус  варислары  булган   яшьләрдә  туган телгә  кимсенеп  карауны  тиз  көннәрдә  бетерәсе иде. Моның  өчен  Татарстан  хөкүмәте  дә  көч  куя. Бу  өлкәдә  кыю  адымнар  ясала. Гомумән,  татар  телен  саклап  калуда  республикабызның , мәктәпләрнең ,галимнәрнең  роле  зур.

               Әмма – минем  ассызыклап  шуны  әйтәсем  килә – ана телен  өйрәтү  иң  элек  гиләдән  башланырга  тиеш. Чөнки  бала  күп  вакытын  өйдә  үткәрә,шуңа  күрә  телне  ,  тәрбияне  ул  өйдә өйрәнеп  ала . Һәр  өйдә  һәр  әти-әни баласы белән  татарча  сөйләшсен иде. Һәр  гаиләдә татар теле  хөкем сөрсен  иде.

               Тормышта кеше  нинди  генә  югарылыкларга  күтәрелмәсен  , ул  нигездә балачакта , гаиләдә  алган  гадәтләрне  , күнекмәләрне  ташламый  диярлек.”Бала чакта алган  туган  телен һәм инде тәрбияне  соңыннан  бөтен дөнья халкы  да  үзгәртә  алмас”,- дип  юкка  гына  әйтмәгән  бөек   мәгърифәтче  Ризаэддин  Фәхреддин.

             Ә бөек шәхес  Садри  Максуди “Телебезне өйрәнми  башлаган  көннән  башлап  без  бетә башлаячакбыз”-дигән. Безнең  бер милләт  булып  тора  алуыбыз  телебезне  саклый  алуыбызга бәйледер. Телебезне саклый  алсак, бер  миләт  булып  тора  алырбыз , әгәр телебезне саклый  алмасак , милләтебездән  мәхрүм  булырбыз”.

            Үз  йөзен  югалтырга  теләмәгән  татар  кешесе  хәзерге заманда  туган  телен  дә  , урыс  телен дә  , кирәксә  инглиз  , француз  телләрен дә  белергә  тиеш. Россия  төбәгендә  яшәсә , шул  төбәкнең  туган  телен дә үзләштерергә  кирәк. Мин  бүген  дөнья – күләм  интернет челтәренә , шуның  аша аралашуга зур өметләр  баглыйм . Дөньяның  төрле  почмакларында яшәүче  татарлар интернет аша менә дигән аралашалар бүген.Татарлар тарафыннан оештырылган сайтларда байтак. Ләкин   ул сайтларның шактые урыс телле .

           Шулай  да  минем  үземне борчыган  ,уйландырган  берничә  мәсьәләгә  тукталасым  килә. Туган  телнең  хәзерге  вакыты  һәм  киләчәге  күпләрне  борчыйдыр ул .Нигә татарлар  татарча сөйләшсә дә нигә телне  бозалар? Нигә теге яки  бу  сөйләмдә  урынлы  кулланылмый? Аралашу  чарасы  буларак ,телнең  бүген  тоткан  урыны  , киләчәге өчен дә борчылам  мин.

          Тел – халыкның ,милләтнең  иң  беренче  , иң  әһәмиятле  билгесе.Тел бетсә ,ул  телнең  иясе  булган  халык  та , милләт тә  югала.  Шуның  өчен  дә  туган  телен  кадерләп   саклау  ,үстерү ,  аның  сафлыгы  , матурлыгы  өчен  көрәшү – мәдәниятле  , зыялы  һәр  кешенең  изге  бурычы.

        Без  татарлар  .Шушы  телебезне киләчәк  буыннарга  да  тапшыру ,  туачак  балаларыбызга  гореф – гадәтләребезне  сеңдерү – милләтебезне  саклауның  мөһим  шарты. Татар  милләтенең  өмете  безгә  - киләчәк  буынга  төбәлгән . Безгә телне  сакларга  , бердәм  сафка  тезелеп , аны  якларга  да  кирәк  булачак.

        “Син кем?” –диеп  сорау  биргәндә ,  күкрәкләрне киереп , көр  тавыш  белән :”Мин –татармын !”- дия белергә  кирәк. Әйдәгез,милләтебез  киләчәктә  дә  чәчәк атсын  өчен  булдыра  алганның  барысын да  эшлик!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ватанны саклау-изге бурыч

23 нче февраль-Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үткәрелгән ачык чара үрнәге...

Ватанны саклау – изге бурыч.

Ватанны саклаучылар көненә багышлана....

Милләтебезнең күренекле шәхесләре

Татар халкының милли горурлыгы булган дин эшлеклесе Ризаэддин Фәхреддин Кичүчат авылында, атаклы мәгърифәтче, галим, язучы Фатих Кәрими Миңлебай авылында туып, халыкны аң-белемгә этәрүче гыйлем ияләре...

Милләтебезнең күренекле кешеләре.

Төбәгебездән чыккан күренекле шәхесләрне барлау....

Класс сәгате "Табигатьне саклау безнең бурыч".

             Кешене туйдырган, туендырган, киендергән, сусаганда су, суларга һава биргән Табигатъ бүген бездән ярдәм көтә. Табигатьне саклау -һәр кешенең изге...

Милләтебезнең мәшһүр кызы: Мөхлисә Буби

Үткәндәге ялгышларны кабатламасак иде, узганнардан гыйбрәт алып, халкыбызның нинди асыл затларын югалтканыбызны аңлап, рухыбызның бөтенлеген ныгытсак иде. Милләтебез алдында без барыбыз да җаваплы. Ру...