Минем бурычым – гүзәл холыклы кеше тәрбияләү.
презентация к уроку на тему

Валиева Лилия Сагитовна

Урок-презентация

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл prezentatsiya-vls.pptx585.61 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БУА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ АДАВ - ТОЛЫМБАЙ ГОМУМИ УРТА БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ Минем бурычым – гүзәл холыклы кеше тәрбияләү. ВӘЛИЕВА ЛИЛИЯ СӘГЫЙТЬ КЫЗЫ - I КВАЛИФИКАЦИОН КАТЕГОРИЯЛЕ ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ УКЫТУЧЫСЫ

Слайд 2

Визит карточкасы Фамилия се , исеме, әтисенең исеме - В ә лиева Лилия С әгыйть кызы Эш урыны, белгечлеге, фәне –Адав-Толымбай урта гомуми белем бирү мәктәбе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Белеме – югары, К Д ПУ, татар филологи ясе факультеты Педагогик стажы – 24,татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак- 7 ел Һөнәре буенча кумирлары: Я.А. Каменский, Р. Фәхреддин, К. Насыйри Девизы: « Кем дә булса, башкаларның гаепләрен тикшергәнче, беренче чиратта үзеңдә булган кимчелекләрне бетерергә, үзен яхшы кеше итеп тәрбияләргә тырышсын». (Р.Фәхреддин) Яратып укый торган әдәби әсәрләре: М.Мәһдиевнең “Без – кырык беренче ел балалары” повесте, Г.Әпсәләмовның “Яшел яр” романы Яраткан җырлары: «Укытучыма”(И.Хисамов көе, Э.Мөэминова сүзләре), “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” (Г.Сәйфуллин көе, Г.Зәйнашева сүзләре), “Кыңгыраулы мәктәп еллары” (Р.Хәсәнов көе, Ш.Галиев сүзләре)

Слайд 3

ЕЛ УКЫТУЧЫСЫ-2010 конкурсында- лауреат

Слайд 4

Эш тәҗрибәм Һәрвакытта да җәмгыять алдында яшь буынны белемле, киләчәктә таяныч булырдай шәхес итеп тәрбиялү бурычы тора . Татар теле һәм әдәбият укытучысы буларак, бу бурычны үтәүдә минем өлешем дә зур булырга тиеш дип уйлыйм.Төп бурычым-бала шәхесен формалаштыру факторы буларак, хәтер һәм бәйләнешле сөйләм телен үстерү,сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү. Менә җиде елдан артык инде туган телебезнең бай мирасын яшь буынга түкми- чәчми җиткерергә тырышам Укытучы-иҗади шәхес. Аның хезмәте һәрдаим белемне, педагогик осталыкны арттыруны, эзләнүне таләп итә. Хәзерге заман укытучысы тел һәм әдәбият укыту методикасындагы яңалыклар, үзгәрешләр белән танышып барырга, яңа метод һәм алымнарны, эш ысулларын, шул ук вакытта яңалыктан артта калмыйча, борынгы мәгърифәтче-галимнәребезнең хезмәтләрен дә үз эшчәнлегендә кулланырга бурычлы. Мин дә шуларны истә тотып, укытучы һөнәренә тап төшерми, үз бурычымны намус белән үтим.

Слайд 5

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сөйләм һәм язу телен үстерү Укучыларның әдәби тел культурасын гамәли үзләштерүләренә ирешү мәктәптә ана теле укытуның иң мөһим бурычларыннан берсе булып тора.Шуңа күрә мин, ана теле укытучысы буларак, укучыларга әдәби тел нормаларын өйрәтеп, аны гамәлдә дөрес файдалана белү күнекмәләрен бирүгә аеруча игътибар итәргә тырышам. Тел байлыгы җитмәү аркасында, укучылар башка фәннәр буенча да материалны эзлекле итеп сөйләп бирә алмыйлар. Аларда тел күнекмәләре җитәрлек булмау мәктәптә уку-укыту эшләрен тиешле югарылыкта алып барырга комачаулый. Шунлыктан мин тел курсының бөтен тармаклары (фонетика, орфография, морфология, синтаксис һәм пунктуация) буенча үткәрелгән барлык тип дәресләрдә һәм әдәбият дәресләрендә дә, төрле күләмдә һәм төрле метод-алымнар кулланып, укучыларга сөйләү һәм язу күнекмәләре бирү эшенә зур урын бирәм. Хәтта тел байлыгын үстерү буенча аерым дәресләр үткәрәм. Шулай эшләгәндә генә укучыларның гомуми культурасы үсә һәм алар барлык яктан да грамоталы булалар дип уйлыйм.Укучылар мәктәптән дөрес сөйләргә өйрәнеп, оста сөйләшерлек дәрәҗәдә әзерләнеп чыгарга тиешләр бит.

Слайд 6

Сөйләм һәм язу теленең үзенчәлекләре һәм эшләү алымнары Сөйләм һәм язу теле-эчтәлекне тел чараларының бер хокуктагы ике төре белән белдерү юлы.Тел дәресләрендә мин аларның һәр икесенә дә урын бирергә, укучыларда җитәрлек күнекмәләр булдыруга игътибар итәргә һәм эшне бергә үреп барырга тырышам. Моның өчен, дәреслекләрдә бирелгән төрле күнегүләр, мөстәкыйль эшләр үткәрү, төрле диктантлар яздыру кебек эшләр өстенә, тагын түбәндәге эшләрне дә,төрледән - төрле метод һәм алымнар да кулланам. картина,сюжетлы рәсемнәр яки видеоязмалар күрсәтеп, шуларның эчтәлеген сөйләтү һәм соңыннан сочинение итеп яздыру яисә, изложение өчен алынган текстны укып, аның эчтәлеген сөйләтү, соңыннан аны яздыру; чыгыш ясарга өйрәтү; сыйныфтагы чыгышларына яки җавапларына бәя бирү яисә рецензия язу,аның уңышлы һәм кимчелекле якларын күрсәтү; төрле төрдәге иҗади биремнәрне үтәү; укыганнарын чагыштырып,үзгәртеп, яттан, сәнгатьле сөйләү; сүз, эпиграфлар белән эшләү, фразеологик эш, план төзү, докладлар, рефератлар язу, конспектлар,тезислар төзү; әсәр белән танышканда кызыксындырган өлешләрне барлау; анализ вакытында образлар турында эпитетлар, метафоралар кушып сөйләү; яңа технологияләр куллану,компьютерларда эшләү, интернеттан кирәкле материалны алып эшкәртү, үзгәртү, электрон китапханә белән эш.

Слайд 7

Әлеге алымнар укучыларны иҗади эшләргә, игътибарлы булырга, сөйләүчене тыңларга, әңгәмәдә катнашырга, иҗади уйларга,хәтерләрен үстерергә, фикерләргә, эзләнергә, дәлилләргә, нәтиҗә ясарга, грамоталы язарга өйрәтә. Сөйләм һәм язу телен үстерү эшләре грамматика, орфография, пунктуация һәм әдәбият дәресләре белән дә тыгыз бәйләнештә үткәрелә. Билгеле, башка фән укытучылары да укучыларны дөрес һәм әдәби телдә сөйләргә һәм грамоталы язарга өйрәтүгә игътибар итәргә тиешләр. Бу яктан да, фән укытучылары белән берлектә, бәйләнешле сөйләм үстерү буенча төрле эшләр эшлибез. Әлеге темага караган киңәшмәләр (“Фәннәрнең бәйләнеше”), “Лирик һәм физик” исемле бәйгеләр,”Математика бездә кунакта”, “Пушкин һәм Тукай” кебек интеграль дәресләр, брейн-ринглар үткәрү, музейларга, истәлекле-тарихи урыннарга, театрга, табигать кочагына экскурсияләр оештыру, күренекле шәхесләр, язучылар, ветераннар, хезмәт алдынгылары, фән, мәдәният хезмәткәрләре белән очрашу кичәләре уздыру, сәхнә серләренә төшендерү уңай нәтиҗәләр бирә.

Слайд 8

Татар теле һәм әдәбият дәресләре укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстереп кенә калмый, тәрбия дә бирә. Әдәбият-тәрбия фәне. Риза Фәхреддин бу хакта: ” Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр,”-дигән. Фән буларак татар теле һәм әдәбият курсларын укытуда Риза Фәхреддин хезмәтләрен куллану-киләчәк буынны шәхес итеп тәрбияләүдә отышлы чара. Аның кыйммәтле сүзләрен татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, сыйныфтан тыш чараларда, сыйныф сәгатьләрендә бик теләп кулланам. Шуны ассызыклап китәсем килә: “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабы һәр укытучының, һәр сыйныф җитәкчесенең өстәл китабы ул.” Баланы тормышны аңларга, җәмгыятьтәге бозык һәм күркәм гамәлләрне аера белергә, мөстәкыйль яшәргә өйрәтергә кирәк. Бала нәтиҗәгә үзе килсен, үзе мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәнсен, ярый белән ярамыйны, ак белән караны аерырга өйрәнеп үссен. Әдәби әсәрләрне, халык авыз иҗатын өйрәнеп нәтиҗә ясаганда, ул үзе әдәп-әхлак нормаларын аңлап калсын һәм тормышта аларны куллана белсен.

Слайд 9

Бала тирә-якны танып белергә иң башлап гаиләдә өйрәнә. Гаилә аша урамга, олы дөньяга чыга.”Оясында ничек,очканында шулай” дигән мәкалебез дә шуннан килә.Әлеге эшкә ата-аналарны җәлеп итү минем төп бурычымның берсе. Әниләрне чакырып, ачык дәресләр, әтиләр белән әдәби кичәләр, интеллектуаль уеннар, кара-каршы сөйләшүләр, “Гаилә бәйрәмнәре” уздыру балаларга белем,тәрбия бирүдә бер зур файдалы алым булып тора. Гаилә, мәктәп бербөтен булганда гына тәрбия ныклы, укыту үстерешле булачак. Мәктәпләрдә бер генә укытучы түгел,аларның һәрберсе хөрмәткә лаек. Шулай булса да, яшь буынны гүзәл кеше итеп тәрбияләүдә әдәбият укытучысының җаваплылыгы,тоткан урыны аеруча зур. Чөнки ул үз фәненнән дәрес кенә биреп калмый, яхшы билгеләр белән генә канәгатьләнми. Аның бурычы-гүзәл холыклы кеше тәрбияләү. Чөнки аның фәне шундый.Әдәбият укучының аңына гына тәэсир итеп калмый. Ул аның хисләренә дә йогынты ясый. Укытучы шул бик зур байлыктан һәм мөмкинлектән тулысынча файдалана белергә тиеш.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хезмәтле кеше-хөрмәтле кеше

Татар теле һәм әдәбиятыннан һөнәрләр темасы буенча презентация...

Хезмәтле кеше-хөрмәтле кеше

Ачык дәрес "Хезмәтле кеше- хөрмәтле кеше" 9 сыйныф (рус балалары өчен)...

Минем гаиләм- минем шәҗәрәм. Тәрбия сәгате.Моя семья-мое родословное.Классный час.

Тема : Минем гаиләм- минем шаҗәрәмМаксат: укучыларда гореф- гадәтләргә, гаилә традицияләренә,ядкарьләренә кысыксыну уяту, буыннар бәйләнеше, исем, фамилияләр, аларның килеп чыгышы, әһәмияте туры...

Ватанны саклау-изге бурыч

23 нче февраль-Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үткәрелгән ачык чара үрнәге...

План-конспект урока “Минем әбием-бик тә кызык кеше ул”.

Этот урок был проведен 5 классе,русская группа....

Ватанны саклау – изге бурыч.

Ватанны саклаучылар көненә багышлана....

Доклад. “Туган телне һәм милләтебезне саклау-безнең бурыч!”

Доклад. “Туган  телне  һәм милләтебезне саклау-безнең бурыч!”...