Милләтебезнең мәшһүр кызы: Мөхлисә Буби
статья

Шайхулова Халидя Габдрахмановна

Үткәндәге ялгышларны кабатламасак иде, узганнардан гыйбрәт алып, халкыбызның нинди асыл затларын югалтканыбызны аңлап, рухыбызның бөтенлеген ныгытсак иде. Милләтебез алдында без барыбыз да җаваплы. Русиядә мөселман хатын-кызлары өчен беренче уку йортларын нигезләгән, шуларда нәтиҗәле хезмәт иткән, татар һәм башка төрки халыкларның милли мәдәнияте өчен авыр көрәш елларын кичергән Мөхлисә Бубиның исеме һич кенә дә, онытылырга, тарих тузаннары эчендә калырга тиеш түгел. Аның үрнәгендә кыз балаларыбызны тәрбияли алсак, киләчәгебез динле, иманлы яшьләр кулында булыр иде.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл milltebeznen_mshhur_kyzy_2.docx30.21 КБ

Предварительный просмотр:

Милләтебезнең мәшһүр кызы: Мөхлисә Буби

Ата вә анагызны, якын кардәшләрегезне ничек сөйсәгез,милләтегезне дә шулай сөегез, милләтегез өчен хезмәт итүне җаныгызга бәхет дип белегез.

Риза Фәхрреддин

Казан ханлыгын басып алу белән, Рус дәүләте көнчыгыштагы җирләрне колонияләштерү өчен киң юл ала. Урал, Себер, Ерак Көнчыгыш халыкларының да туган җирләре Россия кул астына кертелә – Россия күпмилләтле дәүләткә әверелә; рус милләтеннән булган хезмәт ияләре патша тарафыннан сыйнфый, икътисади яктан изелсә, рус булмаган милләтләр, сыйнфый һәм икътисади өстенә, тагын милли изелүгә дучар ителә. Патша хөкүмәте вак милләтләргә карата көчләп чукындыру, руслаштыру, аларны наданлыкта тоту, буйсындырып яшәтү сәясәте үткәрә.

Патша хөкүмәте халыкларның алга, яңалыкка омтылышын гасырлар буе бастырып килде. Хәтта мәгариф өлкәсен дә өстен сыйныфларга сүзсез буйсынучы хезмәтче-коллар тәрбияләү өчен генә файдалана. Рус булмаган халыклар бигрәк тә авыр хәлдә була, күбесенең үз язмалары да, мәктәпләре дә юк, алар туган телдә мәктәп ачу хокукыннан мәхрүм булалар. Ә җәмгыятьнең яртысын тәшкил иткән хатын-кызлар, барлык хокуклардан мәхрүм булып, кол хәлендә яшәгәннәр.

XIX гасыр ахырларында Европа мәдәниятенең тәэсире, капитализм үсү, буржуазия барлыкка килү илдә иҗтимагый тормыш шартларын үзгәртә, прогрессив көчләр барлыкка килә. Халыкның хәлен үзгәртү өчен хәрәкәт башлана.

Татарлар арасында башланган хәрәкәтләрнең берсе – җәдитчелек хәрәкәте. Бу – феодализм калдыкларына каршы көрәш, белемгә, яңалыкка омтылу һәм хатын-кыз мәсьәләсен хәл итүгә омтылу була. Милләтне алга җибәрү, аң-белемле яшьләр тәрбияләү зарурлыгы туа. Андый яшьләрне тик аң-белемле, мәдәниятле аналар гына тәрбияли алуын аңлап, хатын-кызларны – булачак аналарны – укыту,мәдәниятле итү мәсьәләсе алга куела.

Кызганычка, татарлар арасындагы надан фанатиклар һәр яңалыкка каршы төшәләр. Хатын-кыз, янәсе, ирләр белән бертигез була алмый. 1905 нче елгы революция чорында, башка бик күп төрле прогрессив хәрәкәтләр белән берлектә, татар кызлары өчен булган мәктәпләргә яңалыклар кертүне яклаган хәрәкәт җәелә.

Патша хөкүмәте мөселман хатын-кызларына белем бирү турында кайгыртмаган. Шуңа күрә хатын-кызлар өчен беренче уку йортлары бары тик аерым кешеләр тарафыннан гына ачылган. Русларда мондый уку йортлары XIX гасырның икенче яртысында, татарларда исә хатын-кызлар мәктәпләре илле ел соңрак, ягъни XX гасыр башларында барлыкка килә.Татар хатын-кызлары өчен мәктәпләрнең иң беренчесе – элеккеге Вятка губернасы Иж-Буби авылында Мөхлисә Буби тарафыннан ачыла. Дөрес, бу рәсми дәүләт рөхсәте белән ачылган мәктәп булмаганлыктан, Мөхлисә ханымга, максатына ирешү өчен,бик күп каршылыкларны җимерергә туры килә.

Мөхлисә Буби 1869 елда Вятка губернасы,Сарапул өязе, Әгерҗе волостендагы Иж –Буби авылында хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе Габделгалләм, әнисе Бәдрелбанат Нигъмәтуллалар, заманасының укый-яза белә торган кешеләреннән булып, татар теленнән тыш гарәп,фарсы һәм төрек телләрен яхшы белгәннәр: газиз балалары Мөхлисә,Габдулла, Гөбәйдуллаларга дөньяви фәннәрдән һәм төрле телләрдән нигезле гыйлем биргәннәр.Мөхлисәне 18 яшендә Минзәлә өязендәге бер хәзрәткә кияүгә бирәләр.Ләкин ире кара фикерле, бозык холыклы адәм булып чыга. Әти-әнисе кебек дус-тату гаилә корып, бергәләп балалар укытып, киңәш-табыш итеп яшәүне күз алдында тоткан Мөхлисә өметләре акланмавына өзгәләнә. Ир аны аңларга теләми.Җиде ел ни эшләргә белми газапланган Мөхлисә бәби тапканда вафат булган асрауның ятимә кызы Наҗияне тәрбиягә ала. Ә бер елдан үзенең кызы Мөнҗия дөньяга килә.Ул иреннән аерылып кайта һәм энеләре укыткан, җитәкчелек иткән мәдрәсәдә кызлар сыйныфлары ачып, мөдирә булып, төрле фәннәрдән укыта башлый. Бу мәктәптә рус теле, татар теле һәм әдәбияты, арифметика, география, тарих, табигать белеме, рәсем, матур язу һәм ислам дине сабагы укытыла. Буби мәдрәсәсе асылда(хөкүмәт тарафыннан татарларга дөньяви уку йортлары тоту тыелган булса да) дөньяви мәктәп-гимназия югарылыгына күтәрелә. Үз вакытында алдынгы югары уку йорты исәпләнгән бу мәдрәсәдә Себердән, Ташкенттан,Пржевальскидан, Бишкәктән һәм башка ерак җирләрдән килеп укучы хатын-кызлар күп булган.

Оренбург шәһәрендә татар халкының мәдәнияте-тарихы өлкәсендә күзәтүләр, тикшеренү-эзләнүләр алып баручы мөхтәрәмә Мәдинә Рәхимколия язмаларының берсендә:”Аналы-кызлы Маһруй бинте Ибраһим вә Фатыйма бинте Гомәр, ирләреннән рөхсәт алып, һәркайсы икешәр-өчәр баласы белән Башкортстанның Слак һәм Олы Кәркәле авылларыннан 1909-1911нче елларда Бубый мәдрәсәсенә укырга киләләр. Күкрәк балаларын карар өчен өлкәнрәк кызларын үзләре белән алып барганнар. Баерак укучы кызларга калфак энҗеләр, камзул чигеп, тереклек өчен азмы-күпме акча юнәтеп, Мөхлисә ханым мәдрәсәсендә төпле белем алганнар”,- дип яза.

1905-1907 нче елгы революциядән соң Столыпин реакциясе шартларында янә авыр көннәр башлана. 1912 нче елның 21 нче гыйнварендә Бубый мәдрәсәсе тар-мар ителеп, күп китап һәм кулъязмаларны җыеп, урамда яндырып, мөгаллим-мөгаллимәләрне кайсысын кулга алып, кайсысын сөргенгә җибәреп, укучыларны тараталар. Мөхлисә Троицкий шәһәренә кызлар башлангыч мәктәбенә укытучы булып китә. Мөгаллимә-галимә Мөхлисә Бубиның шөһрәте бөтен киң Русиягә тарала.

1917 нче елда Мөхлисә Буби Мәскәүдә уздырылган Бөтенрусия мөселманнарыныңберенче корылтаенда Мөселман дини идарәсе әгъзасе һәм казый итеп сайлана .Шуннан соң 20 ел дәвамында үткәрелгән барлык мөселман създларында үз вазифасында калдырыла. Аның гаделлеге һәм намуслылыгы хакында халык арасында риваятьләр тарала.

Олуг галимебез Ризаэтдин Фәхреддин җитәкчелегендә хатын-кызлар арасыда, зур оештыру, аңлату эшләре алып барып, җаны-тәне белән

халыкка тәрбия бирү диңгезенә чума. Ул вакытта Уфада нәшер ителгән “Ислам мәҗәлләсе” битләрендә мәкаләләр бастыра, тәгълим-тәрбия өлкәсендә Ләбибә Хәсән, Фатыйма Аитларның уңай тәҗрибәләрен дәвам иттерә. Мөхлисә Бубиның исеме – Русия мөселманнары арасыннан шытып-калкып чыккан дөньяда беренче һәм иң соңгы бердәнбер казыя –хатын буларак аеруча игътибарга лаек. Ләкин шәхес культы чорында, 1937 нче елда нигезсез гаепләнеп, кулга алына,төрмәдә гомере өзелә.

Үз кызы Мөнҗия белән бер яшьлек ятимә калган Наҗияне, күз карасыдай асрап үстерә, икесенә дә югары белем алырга ярдәм итә. Бик иртә, фаҗигале рәвештә вафат булган Мөнҗия Троицкий шәһәрендә укытучы булып эшли. Наҗия исә соңгы елларын Ташкентта яшәп, шунда вафат була.

Мөхлисә Бубиның шөһрәтле булуына,әлбәттә, агалары да зур этәргеч ясагандыр. Авыр чакларда ныклы терәге булганда гына хатын-кыз кыю һәм тәвәккәл адым ясый. Агалы-энеле Бубыйларның бик туган җанлы булулары моны раслый. Мәгърифәтче Бубилар – милләтебезнең данлыклы уллары.

Гобәйдулла Буби – Фәйзи (1866-1938) урта белемне Иж-Бубида ала.Париж университетының табигать белеме факультетын уңышлы бетереп, мәшһүр галим Паскальнең атаклы лабараториясендә практика уза.Күркәм холыклы һәм сәләтле татар егетен Парижда калырга димлиләр.Әмма ул: “Мине газиз Ватаным, сөекле халкым көтә,мин туган илемдә хезмәт итәргә тиеш,” – ди.

Иҗ – Бубида, мәдрәсәдә укытучы булып эшли ул, күп дәреслекләр яза. Гөбәйдулла татар,рус,төрек,фарсы,француз,үзбәк телләрен су кебек эчкән.

1912 елда Иҗ-Буби мәдрәсәсе ябылгач, киң илебезнең төрле мәктәпләрендә физика һәм география укыта, берничә ел Уфада гомер кичерә. 1924-1926 елларда Казан шәһәренә якын гына урында авыл хуҗалыгы техникумында директор булып эшли, 1927-1930 елларда исә Үзбәкстанның Коканд шәһәрендә мәктәп директоры сыйфатында хезмәт итә. Соңгы елларын Ленинградта яши.

Габдулла Буби (1871-1922) – Бәйрут университетының фәлсәфә факультетын тәмамлаган,татар,рус,гарәп,төрек,фарсы,француз һәм уйгыр телләрен белгән. Иҗ-Бубига кайту белән ирләр һәм кызлар мәдрәсәләренә нигез салган, аларда алдынгы ысуллар кертүгә ирешкән, рус теле-әдәбияты өйрәнүне булдырган. Шәкертләр Уфа,Пермь, Казан һәм башка губерналардан мәдрәсәгә укырга килгәннәр. Укучылар түләүсез торак белән тәэмин ителеп, ярлы шәкертләр уку өчен түләүдән дә азат ителгәннәр.

Мәдрәсә бөтен төрки-мөселман дөньясында зур абруй казанган.Анда укыган шәкертләрнең күбесе соңыннан мәшһүр мәгърифәтче-педагоглар, күренекле дәүләт һәм партия эшлеклеләре, 1917 елда революция солдатлары,гражданнар сугышы батырлары булып җитештеләр.Алар Габдулла Бубиның соңгы көннәренә кадәр аңа тирән ихтирам саклыйлар.

1917 ел башында мәдрәсә рәхимсез туздырылып ябылгач, мәктәп җитәкчеләре, шул исәптән мөхтәрәм Габдулла әфәнде дә кулга алынып, Сарапул өязе төрмәсенә ябыла. 1913 елда Габдулла Буби һәм аның хатыны Хөсни-Фатыйма (1884-1941) ШәркыйТөркстанның Гөлҗа шәһәренә сөреләләр. Алар монда да ирләр һәм кыз балалар өчен мәдрәсәләр ачалар. Халык арасында наданлыкка каршы көрәш җәелдерәләр.

1912 елгы февраль революциясеннән соң Бубилар Русиягә кайту бәхетенә ирешәләр. Алар Троицкий шәһәренә килеп төпләнәләр.Бу вакытта Мөхлисә Буби кызлар мәдрәсәсенең мөдирәсе булып хезмәт итә. Ул үз вазифасын укымышлы газиз абыйсына тапшыра. Габдулла Буби төрле телләр өйрәнү-укыту буенча методик кулланмалар төзи, М.Е.Салтыков-Щедрин әсәрләрен тәрҗемә итә, үзе дә сатира жанрында хикәяләр яза.Габдулла Буби 51 яшендә дөнья куя.

Буби ларның халкыбыз тарихында хезмәтләре ифрат зур. Алар һәрвакыт үз Ватанының һәм халкының тугрылыклы уллары һәм кызлары, халкыбызның мөкатдәс мәгарифе,фәне, рухи мәдәниятен гәүдәләндерүче шәхесләр булдылар. Алар мисалында без һәм килер буыннар бер нәрсәне сабак итеп алырга тиешбез – беркайда да,беркайчан да, - авыр, гадәттән тыш кыен, әмма ләззәтле хезмәттән гайре дан-шөһрәт тә, гомумән, бернәрсә дә бирелмәгән, бирелми һәм бирелмәячәк.

Милли тарихыбызны яшьләргә җиткерү безнең бурычыбыз булып тора. Әдәбият, тарих фәне дәресләрендә күренекле шәхесләребез турында нигезле белемнәр бирсәк иде, битараф булмасак иде. Әлбәттә, без, гади мәктәп укытучылары, ил күләмендә бик зур эшләр башкара алмасак та,сүзебезне килер буынга җиткерергә тиешбез. Әгәр мәгариф системасы белән мәдәният өлкәсендә уртак милли эшләребез күбрәк булса, алга куйган максатларыбызга ирешә алыр идек.Яшь режиссер Илгиз Зәйниев бу эшне башлады дисәк тә була.Ул “Үлеп яратты” драмасы аша, милләтебезнең горурлыгы булган Мөхлисә Бубиның язмышын, бүгенге буын аңларлык итеп күрсәтә алды.

“Үлеп яратты”... Язучы,шагыйрь Ркаил Зәйдулла пьесасы буенча режиссер Илгиз Зәйниев тарафыннан Г.Камал театры сәхнәсендә куелган драма шулай дип атала.

Төп героиня – тарихи шәхес – Мөхлисә Буби.Фаҗигале язмышлы, батыр йөрәкле, бөек татар хатыны кемне үлеп яраткан соң? Спектакль Мөхлисә Бубины кулга алу күренешеннән башланып китә. 1937нче елның 20 нче ноябре. “Башкортстандагы контрреволюцион буржуаз милләтчел оешма әгъзасы”булуын күрсәткән яшерен белешмә нигезендә, аны һәм тагын алты мөселман зыялысын, революциягә каршы милләтчел эшчәнлек алып баруда, чит ил разведкасы белән элемтә тотуда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итәләр. 1937 нче елның 23нче декабрендә Мөхлисә Бубига чыгарылган хөкем карары җиренә җиткерелә”, дигән юллар бар спектакльнең программасында.

Сәхнәдә гомеренең санаулы көннәре калган 68 яшьлек милләт анасы. Аның иман ныклыгына, ихласлыгына сокланмый мөмкин түгел. Ул шулкадәр мәгърур ки, аның янында төрмә диварлары да, үзен җәзалаучылар да мескен булып күренә. Булмаган гаебен танырга мәҗбүр итү милләт анасын һич кенә дә сындыра алмый.

“Сез бердәм Русия гражданнарының иминлегенә яныйсыз, панисламизм, ваһһабизм идеяләрен таратасыз”,- дигән гаепләр ташлыйлар аңа. Әмма М.Буби ваһһабчы да, фанатик та түгел. Әйе, нәкъ менә шул эпизодларында мин, ирексездән,язучы Фәүзия Бәйрәмованы күз алдына китердем. Милләтебез өчен көрәш юлында нәрсәләр генә күреп бетермәде бүгенге көн Мөхлисәсе. Ул да, Бубилар шикелле,рухыбыз иреге өчен тырыша. Күренекле язучыбыз Туфан Миңнуллин:”Җаны бәйсез булган милләт кенә үзен саклап кала алачак. Фәүзия дә шуның өчен көрәшә, иманга кайтырга чакыра. Моның өчен аны берәүнең дә гаепләргә хакы юк.

...Фәүзия Бәйрәмованың 2010 нчы елда Чаллы шәһәр судында ясаган чыгышы татар тарихына аерым сәхифә итеп теркәп куярлык факт. Анда көрәшче кызыбыз дөньякүләм әһәмияткә ия чыгыш ясаган, үзен бөек сәясәтче итеп күрсәткән, аны хөкем итәргә алынучыларның мескенлеген раслаган”, - дип яза “Казан утлары” журналындагы “Фәүзия Бәйрәмова” мәкаләсендә.

Никадәр уртак язмыш! Шул уңайдан шагыйрә Лена Шагыйрьҗанованың “Татар хатыны”шигырен искә төшереп үтәсем килә.

Түземлекләр җиткәч чигенә,

Сынау килгәч туган иленә,

Килеп басты татар хатыны

Көрәш сызыгының чигенә,

Як яулыгын салып иңенә.

Аумасын дип, биек манарам,

Терәк булыйм диеп аңарга,

Ялкын булып үзе янарга,

Ватанына кайнар сүз бирде

Сокландырып бүген һәр ирне.

...Халык диңгезенең төбеннән

Берәмтекләп, сөеп җыелган

Сөембикәләре милләтнең

Кан-көрәштә күпме җуелган...

Исемнәре җырга уелган.

“Үлеп яратты” спектаклендә Мөхлисә кемне яраткан соң? “Мин тормышны үлеп яраттым”, - дигән сүзе ишетелә аңардан. Тормышны ярату ничек була? Үз гомерендә күпме авырлыклар күрсә дә, ул тормыштан ваз кичмәгән, яшәү дәртен сүрелдермәгән. Югыйсә, 20 ел казый булып торып, меңләгән кеше өчен борчылып, аларның проблемаларын хәл итү өчен бик зур көч-куәт, энергия кирәк бит! Тормышны ярату, димәк, дөньялыкта үз бурычыңны үтәп, бары яхшы гамәлләр генә кылып, намусыңа тугры калып яшәү, дигән сүз.

“Бертуган Бубыйлар һәм Иж-Бубый мәдрәсәсе” дип аталган тарихи- документаль җыентыктагы “Габдулла һәм Гобәйдулла әфәнделәр” мәкаләсендә мондый юллар бар:”Хәзерге көндә хәбесханәдә ята торган Бубый мәхдүмнәр хакында хәбәр алырга муәфәкъ булдым... Аларга язарга һәм мөселман китапларын укырга мөмкин түгел. Хәбесханәнең көтепханәсеннән русча китаплар бирелә. Алар шул китапларны укыйлар.”

Әйе, тарих кабатлана. Бүгенге көндә шәрык классиклары Нәваи , Руми, үзебезнең татар язучысы милләттәшебез Ф. Бәйрәмованың кайбер китапларын безнең китап киштәләреннән алырга маташалар. Ә бит Нәваи, Руми кебек шагыйрьләребезнең кайбер әсәрләре 9 нчы сыйныф әдәбиятында да урын алган. Әдәбиятыбызны да “тентү” көтәме инде?

Кабат Т.Миңнуллинның мәкаләсенә игътибар итик әле. “...Фәүзиянең әлеге һәм аңа чаклы чыккан китапларында бары тик бер генә максат – татар халкын югалтудан саклап калу. Аның өчен бәйсезлеккә ирешү. Бу бөтен милләтпәрвәрнең дә максаты.”

Үткәндәге ялгышларны кабатламасак иде, узганнардан гыйбрәт алып, халкыбызның нинди асыл затларын югалтканыбызны аңлап, рухыбызның бөтенлеген ныгытсак иде. Милләтебез алдында без барыбыз да җаваплы.

Русиядә мөселман хатын-кызлары өчен беренче уку йортларын нигезләгән, шуларда нәтиҗәле хезмәт иткән, татар һәм башка төрки халыкларның милли мәдәнияте өчен авыр көрәш елларын кичергән Мөхлисә Бубиның исеме һич кенә дә, онытылырга, тарих тузаннары эчендә калырга тиеш түгел. Аның үрнәгендә кыз балаларыбызны тәрбияли алсак, киләчәгебез динле, иманлы яшьләр кулында булыр иде.

Язмамны яраткан язучым Туфан Миңнуллинның “Татарның әхлакый кодексы”ндагы өндәмәләр белән тәмамлыйсым килә.

“Татар кешесе!Син җир йөзендәге барлык халыклар белән дә тыныч һәм тату яши беләсең. Синең өчен барлык халыклар да тигез. Әмма бүтәннәрне хөрмәт иткәндә үзеңнең дә гадел хөрмәткә лаек икәнлегеңне онытма!

Татар кешесе! Уяу бул! Кайбер милләтләрне үз куллары белән юк итү сәясәте әле һаман бетмәгән. Тарихтагы ялгышлар кабатлана күрмәсен. Хөсетлек, көнчелек, вак мәнфәгатьчелектән өстен торыйк! Бер-беребезгә игътибарлы булыйк. Бергә булыйк, бердәм булыйк!”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гөлзадә Әхтәмова иҗатында МӨХЛИСӘ БУБЫЙ

Гөлзадә Әхтәмова иҗатында мәгърифәтчелек темасы киң чагылдырылган. Бу тема аңа бик якын, чөнки, Гөлзадә апа туган ягының, торган җиренең үткәнен һәм киләчәген яхшы белүче, халкын яратучы, үзенең шигыр...

Милләтебезнең күренекле шәхесләре

Татар халкының милли горурлыгы булган дин эшлеклесе Ризаэддин Фәхреддин Кичүчат авылында, атаклы мәгърифәтче, галим, язучы Фатих Кәрими Миңлебай авылында туып, халыкны аң-белемгә этәрүче гыйлем ияләре...

Доклад. “Туган телне һәм милләтебезне саклау-безнең бурыч!”

Доклад. “Туган  телне  һәм милләтебезне саклау-безнең бурыч!”...

Тезисы к выступлению на V республиканских педагогических чтениях имени татарского просветителя, педагога и общественного деятеля Мухлисы Буби

21 апреля в МБОУ "Средняя общеобразовательная татарско-русская школа № 71 с углублённым изучением отдельных предметов" Ново-Савиновского района г.Казани прошли V республиканские педагогические чтения ...

Милләтебезнең күренекле кешеләре.

Төбәгебездән чыккан күренекле шәхесләрне барлау....

К-Э.К. Кудажыныӊ «Кызыл- Бѳрттүг»-деп чогаалынга түӊнел кичээл «Кызыл-Бѳрттүг-ёзулуг маадыр.»

К-Э.К. Кудажыныӊ «Кызыл- Бѳрттүг»-деп чогаалынга түӊнел кичээл  «Кызыл-Бѳрттүг-ёзулуг маадыр»...