Милләтебезнең күренекле кешеләре.
материал на тему

Гарифуллина Алсу Рафиловна

Төбәгебездән чыккан күренекле шәхесләрне барлау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon milltebeznen_kurenekle_keshelre.doc441 КБ

Предварительный просмотр:

                                     

                   Мамадыш шәһәре беренче урта гомуми белем мәктәбе

                                             

                                      Фәнни-тикшеренү эше          

Тема: “Милләтебезнең күренекле кешеләре”.

                                                                   

                                                                   9 нчы Б сыйныф укучысы

                                                                             Гарифуллина Айгөл Григорий      
                                                                            кызының эше  

                                                                         

                                                                          Эш җитәкчесе  - татар теле һәм

                                                                       әдәбияты укытучысы Гарифуллина                                                                                                                                          
                                       Алсу Рафил кызы

                                                             

                                                     2012 ел

                                                          Эчтәлек  

 I.Кереш.

Туган ягым – Мамадыш.

II.Төп өлеш.

Люция Мәүлиева – Фаршатованың тормыш юлы һәм эшчәнлеге.

III.Йомгаклау.

IV. Әдәбият  исемлеге.

                         

                                                           

                                                             Кереш

           Безнең  Мамадыш районы шәхесләргә бик бай.  Шул сәбәпле максатым - тел язмышы белән кызыксынучыларны күренекле якташларыбызның  берсенең  иҗаты белән таныштыру. Чөнки мин, күп райондашларым кебек үк, туган ягымнан чыккан бөек шәхесләр  белән чиксез горурланам.

         Мамадышның шифалы суын эчеп, хуш исле икмәген ашап,аның борынгы әмма мәңге яшь туфрагында аунап үскән, җиргә баскан саен туган җир җылысын йөрәкләре аша уздырган егет – кызлар турында махсус китаплар, монографияләр иҗат итәргә мөмкин. Мамадышның ургылып аккан чишмәләре һич тә саегырлык түгел, бөтен илгә, дөньяга танылган шәхесләрне тәрбияләп үстерде.

         Республикабызның кайсы гына районында яшәсәк тә, туган ягыбызның үз төбәгенә генә хас булган кабатланмас матурлыгын күрсәтергә, бай тарихын сөйләргә, күренекле шәхесләре белән таныштырырга бурычлыбыз. Туган җир һәр кешегә газиз, кадерле ул.  Анда адәм баласының кендек каны тама, ул җиһанга тәүге аваз сала, шуннан зур тормыш дәрьясына юл яра. Еллар узган саен, туган якка карата олы иң самими хисләр генә көчәя.
         Хәер, матди уңышлар никадәр генә мул булса да, төбәкне дөньяга танытучылар ул – аның күренекле шәхесләре. Мамадыш районы бу яктан да горурлана ала. Дөньякүләм танылган академик Камил Вәлиев, Раиф Васыйлов, илкүләм, республикакүләм дәрәҗәле галимнәр Равия Абдуллина, Илнур Абдуллин, Назим Габбасов, Мансур Гарифуллин, Рөстәм һәм Радик Ильясовлар, Хуҗиәхмәт Мәхмүтов, Нариман Хәсәнов, Алик Шәйхиев, Василий Кибяков, Хәмит Ясәвиев, тагын дистәләгән фән докторлары һәм кандидатлары биредә туган, белем алган. Композиторлар – бертуган Заһидулла, Фәрит, Мирсәет Яруллиннар, язучылар Шәйхи Маннур, Мәхмүт Бөдәйли, Рәис Даутов, Зиннур Мансуров, Шаһинур Мостафин, Әхмәт Гадел, Нәзифә Кәримова, милли сәнгатебезнең чын йолдызлары Мингол Галиев, Георгий Ибушев, Хәлил Мәхмүтов һәм башка күренекле шәхесләр туган ягына дан җырлап, аңа таянып, аннан рухи көч алып яшиләр. 

          Кеше өйдән, ишек алдына үтмичә, олы блга чыга алмый. Шуның кебек безгә, укучыларга, туган як әдипләренең тормышы, эшчәнлеге белән танышмыйча, дөньякүләм танылган олпат шәхесләрнең иҗатын югары дәрәҗәдә күзаллау мөмкин түгел.

            Мәдәният  һәм сәнгать өлкәсендәге күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге  турында, якташыбыз  Люция Мәүлиева-Фаршатова белән таныштырып үтәм.   Минем бурыч - сыйныфташларымны, мәктәбебез укытучыларын һәм укучыларын, фән белән кызыксынучыларны  Мамадыш төбәгеннән чыккан күренекле кешеләр белән таныштыру эшен ахыргача башкарып чыгу.

                                                         

                                               

                                                         

                                               

                                                       Төп өлеш

            Сүзем  - “ Ватаным Татарстан” газетасының хатлар һәм социаль мәсьәләләр бүлеге редакторы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасы журналистларының иң  мәртәбәле бүләге - “Бәллүр каләм”  премиясе лауреаты, күренекле якташыбыз, Көек-Ерыкса авылы кызы Люция Мәүлиева-Фаршатова  турында.

             Ул   республиканың  1918 елдан бирле чыгып килүче зур тарихлы, гомер-гомергә  җөмһүриятебезнең  рәсми матбугат чарасы булган “Ватаным Татарстан” газетасында  28 ел буе   эшләп, халык арасында олы ихтирам  казанган, республика җитәкчеләре хөрмәт иткән, укучылары язмаларын  көтеп ала торган күренекле  журналист һәм шәхесләрнең берсе.

             Люция Сафа кызы Фаршатова 1954 нче елның 10 ноябрендә Мамадыш районының Көек – Ерыкса авылында  дөньяга килә. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Дүсмәт авылында укуын дәвам итә. Мәктәптә укыганда ук сыйныфташларыннан аерылып тора. Кечкенәдән китаплар укырга ярата. Китапханәдәге барлык китапларны диярлек укып бетерә.

            Мәктәптә укый башлаган елларында укытучы булырга хыяллана Люция Сафа кызы.  Бигрәк тә математиканы ярата.  Тик күп укырга яратуы сәбәпле  үзе дә сизмәстән әдәбият һәм тарих дөньясына  кереп китә.   Матур телле, тирән эчтәлекле иншалары мәктәп күләмендә генә түгел, район күләмендәге бәйгеләрдә дә җиңү яулыйлар.  

           Ул  җиденче сыйныфта укыганда шигырь язу белән мавыга башлый. Шигырьләре районда чыгучы “Коммунистик хезмәт өчен” газетасында  да, республиканың балалар матбугаты “Яшь ленинчы”да да басыла. Сигезенче сыйныфта укыганда ул, йөрәксенеп, шул өйрәнчек шигырьләрен  милләтебезнең күренекле шагыйре Илдар Юзеевка юллый.  Озак та үтми шагыйрьдән аңа хат килеп төшә. Шул көннән башлап олуг шагыйрь белән алар  озак еллар буе, Люция апа урау юллар үтеп  Казанга кайтып төпләнгәнче,  хат алышалар, аннары инде аралашып, иҗат планнары белән уртаклашып яшиләр.

           Ул чагында шагыйрь белән хат язышу аның тормыш юлын бөтенләй икенче юнәлешкә борып җибәрә. Һәм ул, мәктәпне тәмамлагач, документларын алып,   Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә юл тота. Башкалада Илдар абый  белән очрашкач, шагыйрь аңа: “ Син татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укырга тиеш”, – ди.  Тик Люция апа бер классташ кызы белән бергә документларын Казан дәүләт педагогия институтына илтеп тапшыра. Аннары,  үзенең көчсезлегенә ачуы килеп, имтиханнарга бөтенләй бармый... һәм,  кунакка кайткан авылдашларына ияреп, Уралга – тимер юл төзелешенә китеп бара.  

          Анда – Свердловск өлкәсенең Серов шәһәрендә   татар кызлары белән бергәләп  татарча концертлар куялар, урысча да, татарча да стена газетасы чыгаралар.  Ике елдан барыбер үзенекен итә ул  –  Казанга кайтып, КДУга укырга керә һәм аның  журналистика бүлеген тәмамлый. Университетны тәмамлагач,   ул вакытта әле “Социалистик Татарстан” исемен йөртүче газетада  корректор булып эшли башлый. Бу аның өчен  бик яхшы  тормыш һәм иҗат мәктәбе була: шунда ничек язарга һәм ничек язмаска кирәклегенә төшенә.  Аннан ул газетаның авыл хуҗалыгы, иҗтимагый тормыш һәм сәясәт бүлегендә эшләп ала.  Җаваплы секретарь урынбасары булып эшләргә дә туры килә аңа.  Шулай итеп, редакция эшчәнлегенең    барлык     баскычларын да үтә ул. 

Соңгы унөч ел дәвамындагы эш урыны – редакциянең хатлар һәм социаль мәсьәләләр бүлеге. Белүебезчә, нәкъ менә шушы бүлек редакцияләрдә иртәдән кичкә кадәр гел  кайнап тора. Кемнең генә йомышы төшми дә, кем генә теге яки бу гозер белән, йә булмаса эч серләрен бушатырга дип  килми анда.  Яшьләр, студентлар беренче язмаларын китерсә, өлкән яшьтәгеләр йә гаделлек эзли, йә нинди дә булса ярдәм сорый. Ерак авыл-районнардан килгән кешеләрне  кайнар чәй белән сыйлый-сыйлый тыңлый журналист. Бәлки,  бу абый (апа, әби, бабай, ханым, әфәнде) гомерендә беренче һәм соңгы тапкыр редакция бусагасын атлап кергәндер, ул  редакциядә мәрхәмәтле, зыялы кешеләр эшли дип уйласын, үпкәләп, рәнҗеп китмәсен, дип уйлап махсус шулай итә.  Гозерләрен үтәү өчен тегендә-монда шалтырата, кемнәрнедер оялтып, кемнәрнедер шелтәләп ала. Кайчак ярдәм итә алмаса да, ягымлы, тәмле тел белән  сөйләшүдән, бүлдерми тыңлаудан, эч серләрен бушатудан күңелләре  булып, рәхмәтләрен әйтеп китәләр аның яныннан. 

Редакциянең төрле  бүлекләрендә эшләгәнгә күрә аның белмәгән темасы юк диярлек.  Әле газета-журналларда мәхәббәт, гаилә турында өстән-өстән генә язылган елларда  ук ул  “Татарстан хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы ”  белән берлектә баштарак “Сөю-сәгадәт бакчасы”, аннары “Гаилә” кушымтасы чыгара. Ул елларда аның бүлмәсе  үзенә пар эзләүче ялгызлар, мәхәббәттә бәхетле һәм бәхетсез хатын-кыз, ир-атлар белән тула. Хәтта әниләре фаҗигале төстә һәлак булгач ятим калган ике сабыйга әни, аларның әтиләренә хатын да эзләшә ул. Әлбәттә, алар турында газетага язып. Табыла андый мәрхәмәтле хатын-кыз. Соңрак аларның ике уртак балалары да туа әле. Люция апа бүген дә бу гаилә белән аралашып  яши. 

  Гаилә, мәхәббәт һәм егет-кызлар,   ирләр-хатыннар арасындагы мөнәсәбәтләр турында хәзер ялкау журналистлар гына язмый. Хәтта татар телендә дә бер-ике газета, журнал  чыга бу темаларга. Ә журналист Люция Фаршатованың иҗатта яңа юл ярып, аннары бу теманы  кызыгучыларга калдырып, үзе башкасын эзли башлый торган гадәте бар. Күп журналистлар яратмаган карт-коры, гарип-гораба, пенсионерларның социаль хәлен кайгырту, пенсия түләү, социаль-тәэминат, медицина өлкәсендәге үзгәрешләр, яңа законнар белән таныштыруга алына ул соңгы елларда. Районнарга, башка республика-төбәкләргә командировкаларга еш  йөреп тә гаделлек эзли, халык мәнфәгатьләрен кайгырта. Аннары  берсеннән-берсе матур, гыйбрәтле язмалары белән укучыларын  таныштыра.

Гомумән,   гаделлек өчен көрәш – аның канында. Шуңа да аны хезмәттәшләре редакциянең профсоюз оешмасы рәисе итеп сайлап куялар. Менә сигез ел буена инде ул шушы вазыйфаны да башкара.

Ул – Татарстан Республикасы Журналистлар берлегенең президиум әгъзасы һәм шулай ук Журналистлар берлеге каршында эшләүче ветераннар оешмасы рәисе  буларак та республика  гаять мөһим җәмәгатьчелек эше башкара. Берничә милләтне берләштерүче каләм ияләре арасында дуслык, бердәмлек һәм толерантлык  хөкем сөрүгә ярдәм итә.  

Үзебезнең район хәлләре, анда булып торган яңалыклар, гади хезмәт кешеләре, күренекле якташларыбыз турында да күп язды һәм яза ул. Шуңа да аны районыбызда яраталар һәм ихтирам итәләр.

Күренекле якташыбызның тирән эчтәлекле очерклары,  психологик кичерешләргә бай хикәяләре, публицистик язмалары республикабызның “Сөембикә”, “Идел”, “Сәхнә” журналларында да басыла.

Ул әдәби һәм публицистик китаплар, төрле альбомнар, буклетларны редакцияләүдә дә актив катнаша. Мәсәлән,   “Рухият” нәшриятында басылган “Көмеш чишмәләр җыры”, “Атларым – канатларым”,  “Татнефть: вчера, сегодня, завтра”, язучы Альберт Хәсәновның “Әкиятләр”, Заһид Фәйзинең “Чүплектә” китаплары редакторы, “Табибка мәдхия” китабының, “Служба судебных приставов Татарстана”, Татарстан Республикасының  күренекле хатын-кызларына багышланган “Женщины Татарстана”  альбомнарының  автор-төзүчесе дә ул. “Кара – каршы” тапшыруындагы әңгәмәләрдә актив катнаша. Үзенең сүзен туры әйтергә курыкмый торган журналист.

             Чын журналистның иҗаты – җәмгыятьне сәламәтләндерүгә юнәлдерелгән дару ул. Дару татлы булмый. Шунысы бар: эчкәндә йөзләрен чытсалар да, сырхаулары узгач, рәхмәт әйтүчеләр  табыла. Менә шул яшәтә журналист кавемен. Шул яңа газапларга этәрә журналистны. Люция Мәүлиева-Фаршатова әнә шундый журналист, әнә шундый шәхес.

           

                                         

         

                                             

                     Йомгак.

               Минемчә, Люция апаның эшчәнлеген өйрәнү - гади шөгыль генә түгел, ә яшәешенең төп мәгънәсе.Ул үзенең фикерен курыкмыйча, туры әйтә белүче журналист. Люция Фаршатова социаль өлкәгә караган бөтен яңалыкларны, проблемаларны укучыларабызга җиткереп бара. Минем үземнеңдә Люция апа кебек үз фикеремне курыкмыйча әйтә ала торган кеше буласым килә. Ул кешенең фикерен ахырына кадәр тыңлап бетерә, үзенең төпле киңәшләрен бирә. Сөйләм теле бик бай. Кешене сәгатьләр буе үзенә каратып тотарга мөмкин. Мин шундый шәхесләр булуы белән горурланам, аннан үрнәк алам.

         Бөек мәгърифәтчебез Ризаэтдин Фәхретдиннең бик тә кыйммәтле һәм гыйбрәтле сүзләре бар : ”Әдип вә галимнәре булмаган халык бәхетсез, мәшһүр кешеләрен оныткан халык көчсез...”

       Без бик тә бәхетле,чөнки әдипләребез, галимнәребез чиксез күп безнең. Олуг затларыбызны онытырга, көчсез халык булырга хакыбыз юк!

         Үземнең фәнни эшемне Р.Миңнуллинның “Яхшылык” шигыре белән тәмамлыйсым килә.

                      Кешеләргә без яхшылык эшлик!
                     Эшләмәсәк -  гарьлек.

                   Тик яхшылык эшләү җиңел түгел

                   Ул – зур фидакарьлек.

                                Кулланылган әдәбият

1.“Мамадышым – язмышым” китабы. 2005 нче ел
2. “Ватаным Татарстан” газетасы. Люция кабызган җылы учак. 2009 нчы ел.
3. «Нократ» газетасы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

9 нчы сыйныфта әдәбият дәресе Кол Галинең " Кыйссаи Йосыф" әсәре- татар әдәбиятының күренекле ядкәре

Дәрес Кол Галинең " Кыйссаи Йосыф" әсәрен өйрәнүнең йомгаклау дәресенең бер варианты буларак татар теле һәм әдәбияты укытучыларынатәкдим ителә....

Казанда яшәгән бөек кешеләр.

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен 9 нчы класста бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе....

Милләтебезнең күренекле шәхесләре

Татар халкының милли горурлыгы булган дин эшлеклесе Ризаэддин Фәхреддин Кичүчат авылында, атаклы мәгърифәтче, галим, язучы Фатих Кәрими Миңлебай авылында туып, халыкны аң-белемгә этәрүче гыйлем ияләре...

«Авылымның күренекле кешеләре»

“Яшүсмерләрнең танып-белү эшчәнлеген үстерүдә туган як тарихының роле”  фәнни-гамәли конференциясендә катнашкан эш...

Доклад. “Туган телне һәм милләтебезне саклау-безнең бурыч!”

Доклад. “Туган  телне  һәм милләтебезне саклау-безнең бурыч!”...

Тел турында күренекле кешеләр фикере.

Тел турында күренекле кешеләр фикере....

Милләтебезнең мәшһүр кызы: Мөхлисә Буби

Үткәндәге ялгышларны кабатламасак иде, узганнардан гыйбрәт алып, халкыбызның нинди асыл затларын югалтканыбызны аңлап, рухыбызның бөтенлеген ныгытсак иде. Милләтебез алдында без барыбыз да җаваплы. Ру...