Казанда яшәгән бөек кешеләр.
план-конспект урока (9 класс) по теме

Ширеева Алсу Сагитовна

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен 9 нчы класста бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Казанда яшәгән бөек кешеләр.19.37 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. Казанда яшәгән бөек кешеләр.

Максат. Укучыларның башкалада яшәгән бөек кешеләр турындагы белемнәрен тирәнәйтү.

Бәйләнешле сөйләм һәм иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

Күренекле шәхесләр белән горурлану,кызыксыну хисләре тәрбияләү.

Тибы:бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Методы:сорау-җавап (“Умники и умницы”  исемле тапшыру үрнәгендә)

Җиһазлау:кәгазьдән ясалган кызыл,яшел,сары юллар; презентация.

I.Оештыру өлеше.

Уңай психологик халәт тудыру.

II.Белемнәрне актуальләштерү.

Укучылар, сез өйдә “Казанда яшәгән бөек кешеләр” дигән темага бирелгән сорауларга җавап табарга тиеш идегез.Әйдәгез бу тема буенча белемнәрегезне  тикшереп карыйк.Без моны интеллектуаль бәйге аша башкарырбыз.Сезгә тапкырлык та, уй тизлеге дә, иҗади һәм логик фикерләү сәләтләрегез дә кирәк булыр.

Уен тәртибен аңлату.

III.Уен барышы.

1.Сайлап алу туры өчен сораулар.

а)Авылда мулла гаиләсендә туа, мәдрәсә тәмамлый, әмма мулла булудан баш тарта.Университетта ирекле тыңлаучы була.Татар халкына аңлаешлы әдәби телгә нигез сала.Күп белем бирә торган календарьлар чыгара.Рус теленнән татар теленә дәреслекләр тәрҗемә итә. ( К.Насыйри)

ә)Беренче мәртәбә Казанга асрау бала буларак килә, ә 1907 елда  өлгергән журналист, канатлары ныгыган шагыйрь, ачы телле сатирик, сәяси көрәшче һәм публицист буларак килә.(Г.Тукай)

б)Казан ханлыгының күренекле шәхесе, руханилар башлыгы, дәүләт эшлеклесе, шагыйрь. Явыз Иван гаскәренә каршы көрәштә, Ватанны саклап, батырларча һәлак була. (Колшәриф)

2.Кызыл юл.2 сорау, ялгышырга ярамый.

а)Чистай шәһәрендә 1828 елда туган.Казан гимназиясендә һәм Казан университетында укыган.1854 елда физика һәм химия фәннәре докторы исемен алган.Матдәләр төзелеше теориясен эшләгән.Рус химия мәктәбенә нигез салучы.Казан университетында аның тарафыннан оештырылган химия лабораториясе, аның янында эш кабинеты әле дә саклана.(А.Бутлеров)

ә)Бөек рус артисты. Казанда туа. Казан театрында булу аның язмышын хәл итә.Театр сәнгатен чын күңеленнән ярата башлый, зур тырышлыклар белән үзлегеннән белем алып, күп санлы уңышсызлыклар аркылы опера артисты булып китә.Ел саен Казанда аның исемендәге фестиваль үтә.(Ф.Шаляпин)

3.Яшел юл.3 сорау,1 тапкыр ялгышырга ярый.

а)Беренче татар галиме, татар әлифбасын, грамматикасын, сүзлеген һәм хрестоматиясен төзүче. Рус теленнән татар теленә беренче тәрҗемәләрне эшләүче .(С. Хәлфин )

ә)1820-1850 нче елларда иң зур галим һәм Казан университетының рухландыручысы,даһи математик, профессор, университетның беренче ректоры. XIX гасырда ук Казанда аңа һәйкәл куела. (Н. Лобачевский)

б)1897-1900 елларда Казанда эшли. Бу вакыт эчендә ул күп кенә зур рольләрдә үзен күрсәтә һәм киң таныла. Соңыннан Москва художество театры сәхнәсендә уңышлы чыгышлар ясый. Зур драма театрына аның исеме бирелде.(В. Качалов)

4.Сары юл. 4 сорау, 2 тапкыр ялгышырга мөмкин.

а)Яшьләге Казанда үткән. Казанда университетында укыган. Рухи яктан үзен Казанда тудым, дип саный. Рус пролетар язучысы. (М. Горький)

ә)Казан шәһәрендә һөнәрче гаиләсендә туган. Театрның тууы, үсүе танылуы талантлы драматург,актер,режисер,тәрҗемәче,шагыйрь,рәссам-карикатурачы белән турыдан-туры бәйле. (Г.Камал)

б)Күренекле тарихчы, Казан татарлары көнкүрешен һәм мәдәниятен тикшерүчеләрнең беренчесе. “Казан” милли-мәдәни  узәк янындагы бакчада аңа һәйкел куелган.(К.Фукс)

в)16 яшендә Казанга килә. Советлар Союзы Герое, каһарман шагыйрь. Аның поэзиясен фашизмны “гаепләү акты” дип кабул итәләр. (М. Җәлил)

 Йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйныф сәгате: "Төбәгебезнең хөрмәтле кешеләре"

Тема: Максат:              Туган ил, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү, укучыларны     ...

Авылымның йөзе – аңың күркәм кешеләрендә

Кереш“Яшәр өчен бетмәс көч алыргаОлысына һәм дә кечегә, -Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтлеТуган ягы кирәк кешегә.”Фәнис Яруллин...

Класс сәгате "Без кешеләр арасында яшибез"

Класс сәгате "Без кешеләр арасында яшибез"...

«Кешеләр һәм язмышлар” (Ф.Яруллин,К.Шафикова,Р.Мөхәммәтдинов иҗатлары буенча үткәрелгән иҗади –эзләнү дәресе.)

Римма Имаева Казандагы79 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысыИҗади-эзләнү дәресе фаҗигале язмышка дучар булган,ләкин авыр сынауларны җиңеп иҗат юлына баскан шагыйрьл...

"Туган ягыбызда талантлы кешеләр" - эзләнү эше. Автор: Хәйретдинова Адилә

Һәр як үзенең талантлы шәхесләре белән горурлана....

И.Курчатов Казанда.

Сценарий. Суд над Курчатовым...

И.Курчатов Казанда

Сценарий. Суд над Курчатовым...