Авылымның йөзе – аңың күркәм кешеләрендә
статья на тему

Габдуллина Гульсина Демухаметовна

Кереш

“Яшәр өчен бетмәс көч алырга

Олысына һәм дә кечегә, -

Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле

Туган ягы кирәк кешегә.”

Фәнис Яруллин 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_yagym_yashel.docx26.47 КБ

Предварительный просмотр:

    Габдуллина Гөлсинә Димөхәмәтовна

8(855)62-34-82, 2-34-45,

Шафикова Земфира Димөхәмәтовна

8(855)62-35- 48, 2-34-45

                                    Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы  

                            муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе

                «Түбән Ушмы урта гомуми белем мәктәбе”  

 

Авылымның йөзе –

аңың күркәм кешеләрендә

Кереш

“Яшәр өчен бетмәс көч алырга

Олысына һәм дә кечегә, -

Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле

Туган ягы кирәк кешегә.”

Фәнис Яруллин

     Туган як, туган җир, туган авыл...Һәркем өчен изге, газиз, кадерле ул. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас истәлекле урыннары, горурланырлык күренекле шәхесләре була. Туган төбәгебезнең һәр агачы, һәр сукмагы, һәр кешесе безгә таныш һәм якын. Шуңа күрә без аның тарихын яхшы белергә, табигатен сакларга, кешеләре белән горурланырга тиеш.

   Без Мамадыш районы Түбән Ушмы авылында туып – үскән кызлар. Димәк, без туган авылыбыз турында күбрәк белергә тиеш. Зур, мәртәбәле Ватан шушы авылдан башлана бит. Үзебезнең туган авылыбызны, Ватаныбызга батыр уллар, саф күңелле кызлар үстергән, китапларга язарлык матур эшләре булган, горурланып телгә алырлык - авыл итеп танытасыбыз килә.

       Быел Түбән Ушмы авылына нигез салынуга 772 ел була. Шушындый озын гомер узган кече ватанның киләчәге бармы..?

     Бу эшебездә  түбәндәге максатларны куйдык: 

1.    Туган авылның тарихын өйрәнүне дәвам итәргә.

2      Буыннар чылбырының өзелмәгәнлеген тикшерү.

3.    Авылымның күренекле кешеләрнең эш алымнары белән танышырга.

4.    Һөнәри мәгълүматлар җыйнап, укучыларга җиткезү.

5.    Башка кешеләрдә авылыбыз һәм аның кешеләре  белән горурлану хисе тудырырга.
        Максатка ирешер өчен, музей документлары белән таныштык, китаплардан, интернеттан мәгълүмат алдык, фотолар тупладык, авылыбыздагы өлкән кешеләр белән очраштык.  Авылымның, чыннан да, бай тарихлы булуына һәм бу тарихны тудыручы Кешеләре булуына инандык. 

II. Төп өлеш

 Авылымның күренекле кешеләре

          Шулай да авылларның иң зур байлыгы - аның халкы. Безнең авылда да хөрмәткә лаек кешеләр күп яшәгән һәм яши.  Тукай премиясе лауреатлары академик Хуҗиәхмәт Мәхмутов белән шагыйрь Зиннур Мансуров, Ибрагимова Лилия – фән кандидаты - фольклорчы, язучы- Закиров Локман, художник Гайфетдинов Факил кебек хөрмәткә лаек кешеләрнең дә туган җире.  

   Авылымда беренче хатын-кыз укытучы Юльметова Һафасафа апа Гариф кызы. Гариф ага заманына карата алдынгы карашлы кеше була. Авылда беренчеләрдән булып газета алдыра һәм кызы Һафасафаны 1915 нче елны Бөгелмәгә укырга җибәрә. Фотода-шул вакыттагы укыган чагы. Кулына ачык китап тотып төшкән кыз – Һафасафа апа була.   Ул 1898 елда Түбән Ушмыда туган. Һафасафа апа алдынгы карашлы 18 яшьлек кыз, әтисе Юлмәт бай өендә балаларга дәресләр бирә. Ул чорда әле парталар булмый. Идәнгә утырып, эскәмиягә китап-дәфтәрләр куеп, укырга-язарга өйрәтә, дөньяви белем бирә. Аларның йортлары торган урында - хәзер хуҗалык ашханәсе төзелгән. Ә туган йорт бүрәнәләрен  сүтеп Хафизовка авылында мәктәп итеп салалар. Шулай итеп Юлмәт байның йорты да кешеләргә аң-белем бирүгә хезмәт итә. Һафасафа апа кызы Лируза Гаяз кызы Байкиева бездә - мәктәпкә 2011 елда очрашуга килде. Әнисе, әтисе (Гаяз абый авылда укытучыларның берсе), туганнары турында истәлекләр белән таныштырды.  Ул - буыннар чылбырын өзмичә, әнисе юлыннан киткән – педагогия фәннәре кандидаты, доцент,   хәзәр дә Яр Чаллы дәүләт педагогия институтында студентларга белем бирә.  

Имана җире  тамгасы  9 (тотрыклылык, ныклык һәм батырлык аның мәгънәсе) билгеләнгән Мотыйгуллин Гатаулла 1918 елның 1нче гыйнварендә Түбән Ушмы авылында туган, тир түгеп җирдә эшләп, хезмәт тәмен табып яшәгән кеше.

 Бөек Ватан сугышыннан исән-сау кайтып, хуҗалыкның төрле эшләрендә эшли. Үзеннән соң игелекле оныкларын калдырып 80 яшьендә бакыйлыкка китә. Беренче рәсемдә Гата бабай оныклары арасында.

   Икенче рәсемдә әби-бабасына бала-чакта ук”авылга рәис булып кайтам” дип  сүз биргән оныгы. Ә  Рифат Мотигуллин тыныч тормышта батырлык эшли. Банкротлыкка төшкән хуҗалыкны алып, эшен көйләп җибәрә. Авыл халкына спорт комплексы бүләк итә. Гатаулла бабасына ияреп мәчет тау башларында йөргәндәме,  җимеш агачлары  шау чәчәккә күмелгән колхозның алма  бакчасын  күзләгәндәме,  Түбән Ушмыдан гөлбакча ясау  максатын  куйган күрәсең. Бүген  авылыбызда яңа төзелешләр гөрли!  Республика күләмендәге  спорткомплекс, Германиядән кайтарылган агачлар өчен питомник, 5 мең мөгезле эре терлек өчен яңача җиһазландылырган комплекс, Хафизовка авылы янәшәсендә яшь бозаулар өчен комплекс, ашлык, яшелчә белән тулган яңа  складлар, өр-яңа техника өчен парк.

         Кем генә белми икән ул - Факил  Гайфетдиновны? Юк, аны белмәгән кеше юктыр, чөнки аның рәсемнәрендә җылы хис, серлелек бөркеллеп тора. Ул балачактан рәссам булырга хыялланган. Архивында акварель, майлы буяулар белән ясалган пейзажлар, натюрмортлар, портретлар бихисап. 2005 елда Рәсәй күләмендә игълан ителгән Яр Чаллы шәһәр гербы конкурсында – җиңүче.  Рәсәйдәге иң укымышлы милләт гералдика буенча өстенлекне беркемгә дә бирми. Шуңа паспортта да орден-медалләрдә һ.б да да тоташ хач билгесе. Әле герб ясауда бүтән бер генә милләт вәкиленең дә җиңгәне, бүләк алганы юк иде. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Халыкара рәсем сәнгате ассоцициясе әгъзасе, Рәсәй һәм Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасе  Ш.Маннур исемендәге “Татарстан язучылар берлеге” премиясе лауреаты. Бу авылдашыбыз Факил Гайфетдиновның искиткеч зур җиңүедер. Ул туган мәктәбенә 100дән артык картина бүләк итте. Иҗат кичәсенә авылыбызга багышлап “Түбән Ушмы” дигән җыр белән кайтты.

     “Җилләре дә шифа төбәгемнең, 

      Яңгырлары – бәлзәм йөрәккә.             

      Кайт син, туган якка, алҗып йөрмә,

      Күңелеңә дәва кирәксә”  - дип яза авылдашыбыз, Шәйхи Маннур әдәби премия лауреаты  Гөлнур Васыйлова. Үзенең күңел борчылуы – хәвефләрен язган урыннарны укыганда, аның белән бергә борчылырга мәҗбүр буласың. Ул тормышның уртасында кайнап яши, илһамланып эшли, иҗат итә. Рухи ныклыгы туган ягына, якыннарына гомерлек мәхәббәте аша бетмәс-төкәнмәс яшәү уты, иҗади ялкын бирә. Аның баянда уйнап җырлавы – үзе бер күңел җимешләрен кешеләргә җиткезү ул.

                                                        Йомгак.
           Туган авылыбызны бик-бик яратабыз. Ничек инде яратмыйсың шуның хәтле  әйтеп бетерә алмаслык матурлыкны, серлелекне сеңдергән бит ул безнең Түбән Ушмы авылы. Ул  үзенең иленә  батыр, бөркет кебек көчле ир-егетләр, берсеннән-берсе матур, карлыгач сыман чибәр кызлар үстергән.

     Берәү килә - төссез яши,

Берәү килә биек тәхет өчен,

Берәү килә җиргә намус белән

          Яшәү өчен, тыйнак бәхет өчен.

 Җыр-биюгә оста, эштә дә сынатмаучы Җиһаншиннар, гомерләрен авыл кырларына багышлаган Фәрит Габдуллиннар һәм башка бик күп шундый мактаулы гаиләләр яши бездә. Татарстанның атказанган терлекчесе Сания Насибуллина да бала чагында безнең урамнарда күп уйнаган. Авылның хөрмәтен казанган, бик күп дәүләт бүләкләренә лаек булган ирле-хатынлы укытучылар – Мөхәмәтсалих абый һәм Наһар апа Шакировлар - авылның йөзек кашы. Бер генә чара да, концерт-театр да, Сабантуй-җыен да Хадиуллиннардан башка үтми. Озак еллар дәвамында Фәнис, Илһам һәм Алмаз саф чишмәдәй тавышлары белән авылдашларын сөендерәләр.  
    Түбән Ушмы күп кенә шигырьләргә кертелгән, Г.Х.Андрсен премиясе иясе Рафаэль Газизов үзенең бер шигырьендә  авылыбыз  турында  бик мактап, аның кешеләренә сокланып яза.

...“Сез- ушмылар - мамадышлыларның

Йөзен аклап мәчет саклаган.

Сез – ушмылар-канга батса баткан,

Ләкин динен, җанын сатмаган.

Бөкреш елгасында таң аттыра

Утлап йөргән сыер көтүе,

Бәхет – Саниянең җил-җил атлап

Җәйләүләргә эшкә китүе...”    

       Эшебездә куйган максатка ирештек дип уйлыйм. Авылыбыз турында шактый күп белешмә алдык.  Башкалар сокланырлык матур якларын: данлыклы, эшчән кешеләрен, гүзәл эшләрен күрсәтергә тырыштык.  Еллар үткән саен шактый сандагы авылларның беткәнлеген беләбез. Ләкин безнең авылыбыз яшәячәк, чөнки буыннар чылбыры өзелмәгән. Киләчәгенең матур буласына ышанып, шөкер итеп яши ушмылар.

Кулланылган әдәбият

  1. Багышлама // Газизов Р. Хат. – Казан Тат.кит.нәшер.2000.
  2. Васыйлова Г. Күңелем җимешләре: Шигырьләр һәм җырлар. – Яр Чаллы: Яр Чаллы типографиясе, 2011.
  3. Гарипова Ф. Авыллар һәм калалар тарихыннан. - Казан, 1997
  4. Закиров Л. Добро и зло. – Казан, Изд-ва “Бриг”, 2013
  5. Мамадышым-язмышым. Мамадыш- судьба моя: Историко-краеведческий летопись. Ижевск: Ижевская респуб.тип., 2005.
  6. Мансуров З. Дөреслек катнашкан ялган// Мәйдан, 2009, №7
  7. Миннгалиев М. Нурлы йолдыз // Нократ, 2012, 1 февраль.
  8. Миннгалиев М. Туган авылым // Нократ, 2013, 22 май.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

авылымның киләчәге

югары класс укучылары өчен  профориентацион мероприятие...

«Авылымның күренекле кешеләре»

“Яшүсмерләрнең танып-белү эшчәнлеген үстерүдә туган як тарихының роле”  фәнни-гамәли конференциясендә катнашкан эш...